5 512
Татар телендә алынмаларны куллану. Аларның саны һәм чыганаклары. Пуризм.
Мондый сорау бирү кайбер очракта бәлки урынлы да түгелдер. Чөнки һәр тел бары тик үз калыбында гына үсми, үз калыбында гына ясалмый. Һәр телдә үз тел берәмлекләреннән тыш, башка тел берәмлекләре дә була. Аерым бер җирлектә, изоляцияләнеп яшәгән кешеләр генә үзләренә генә хас булган, үзләре генә аңлаган телдә сөйләшәләрдер. Әмма җәмгыятьтә кешеләр бер-берсе белән аралашып яшиләр, бер халык икенче халык белән төрле мөнәсәбәткә керә, сәүдә эшләре, сәяси, иҗтимагый күренешләр дәвам итә. Шунлыктан сөйләмгә яңа сүзләр керә һәм, сөйләмдә тотрыклы урын алып, яшәп калалар. Татар тлендәге гарәп-фарсы алынмалары нәкъ шундый җирлеккә ия. Тарихка күз салсак, X гасырлардан башлап татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары кулланыла башлаган дигән мәгълүмат күрергә була. Төгәл X гасыр дип әйтү дөрес тә булмас. Аңа кадәр дә гарәп илләре һәм фарсы сәүдәгәрләре белән сәүдә итү эшләре алып барылган. Әлеге сәүдәгәрләр товарларын рекламалау өчен, һичшиксез, үз сөйләмнәрен файдаланганнар, товар атамалары да үз телләрендә булган. Шул көннәрдә бирле әлеге сүзләр телдә әкрен-әкренләп файдаланыла башлаган. Хәзерге татар телендә дә гарәп һәм фарсы теленнән кергән сүзләребез шактый. Аңлатмалы сүзлектә телдә иң мөһим саналган сүзләр һәм сүз тамырлары урын алган. Аңлатмалы сүзлекне тикшереп карасак, аның өчтән бер өлешен гарәп һәм фарсы тамырлы сүзләр алып тора дип әйтергә мөмкин. Ни өчен тамырлы дип әйтәм? Ул сүзләр гарәп һәм фарсы телендәгечә кулланылмый, алар татарчалаштырылганнар, үзләштерелгәннәр, аларга татар кушымчалары ялганган, төрки телләргә хас кануннар тәэсир иткән. Шуңа күрә кайвакытта сүзнең гарәп сүземе, фарсыныкымы, әллә татар сүземе икәнен аера да алмыйбыз. Көндәлек тормышта эчә торган кәхвә (соңрак Европа аша ул безгә кофе сүзе буларак килеп кергән), без укый торган китап, яза торган каләмебез, дәфтәр, кәгазь – алар барысы да гарәп һәм фарсы теленнән кергән берәмлекләр. Гадәттә, гарәп һәм фарсы алынмаларын гарәп-фарсы дип, парлы сүз формасында өйрәтәләр. Сәбәбе нәрсәдә? Сүзнең төгәл кайсы телдән: гарәпме, әллә фарсымы икәнен төгәл аерып карау кирәк булмаганлыктандыр дигән фикердә торам. Чөнки күп кенә гарәп алынмалары фарсы теле аша (әдәбият аша) татар теленә кергән. Фарсы әдәбиятының татар теленә тәэсире гарәпнекенә караганда көчлерәк дип исәпләнә. Шуңа күрә күп гарәп сүзләре фарсы теле аша крегән. Фарсы теленә яраклаштырылып, яңадан татар теленә үзләштерелгән. Чөнки фарсы авазлары татар теленә якынрак: аларның әйтелеш үзенчәлекләре, сузык авазларның кулланылышы, тартык авазларның байлыгы ягыннан да татар теленә якынрак. Бу алынмаларны кулланырга кирәкме, кирәк түгелме дигән сорау 90 елларда киң җәмәгатьчелектә еш очрады. Алынмалардан качарга кирәк, кирәк түгел, аларны үз сүзләребез белән алыштырырга кирәк дигән фикерләр еш ишетелде. Вакытлы матбугат чараларында да болар турында күп яздылар. Бу – башка телләрдән кергән алынмалардан качу күренеше. Аны пуризм дип атыйлар тел белемендә. Бары тик үз тел берәмлекләрен генә кулланып сөйләү кебек күренеш, агым булырга мөмкин. Мондый күренешне ясалма рәвештә телгә кертеп була. Әмма, әйткәнемчә, ясалма рәвештә. Халык без теләгән, без уйлап тапкан сүзләр, төрки сүзләр белән генә сөйләшерме соң? Гасыр дәвамында яшәп килгән “кәгазь”, “китап”, “дәфтәр”, хәтта вакыт төшенчәсен белдергән атна көннәребез дә безнең гарәп һәм фарсы телләреннән кергән берәмлекләребез. Борынгы төрки телдә яшәп килгән төрки атна атамалары, кызганычка каршы, хәзер инде сакланмаган. Аларны бик борынгы язма истәлекләрдән генә табарга мөмкин. Кеше исемнәрендә, бер-беребезне сыйфатлый торган сүзләр дә – гарәп һәм фарсы алынмалары. Хәтта мин бүген кулланган сөйләм сүзләренең дә өчтән бер өлеше гарәп һәм фарсы тамырлы сүзләр. Мәгълүмат, мәсьәлә, мисал, мәсәл, шигырь, иҗат, әсәр, иҗтимагый, сәяси төшенчәләре барысы да гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сөйләм берәмлекләре. Алар татарчалашканнар, без аларга күнеккәнбез инде. Шунлыктан, бу алынмаларны татар телендә кулланырга кирәкме, әллә кирәк түгелме дигән сорауны мин ачык килеш калдырам. Һәркем бу сорауга җавапны үзе таба, үзенчә хәл итә. Әмма бу алынмалар алынма буларак түгел, ә татарчалашкан гарәп тамырлы сүзләр буларак кулланылырга лаек дип саныйм. Хәзерге вакытта бик күп яңа сүзләр, яңа төшенчәләр ясала. Күп кенә инглиз, латин тамырлы сүзләрне (аларның мәгънәсен) татарчалаштырырга тырышып, гарәп яки фарсы берәмлеге файдаланалар. Моңа тәэсир итә торган ике сәбәп бар. Беренче сәбәп: милли аңны формлаштырырга тырышып, гарәпчә, төрекчә белем алган яшьләребез гарәп-фарсы берәмлекләрен якынрак күрәләр һәм кулланалар. Әмма киң җәмәгатьчелектә, язма әдәбиятта латин, инглиз тамырлы сүзләр яки француз сүзе ешрак кулланыла. Мондый сүзләр зуррак аудиториягә аңлаешлы була. Шунлыктан, ясалма рәвештә гарәп һәм фарсы алынмасын керткәнче, барлык җәмгыятькә (татарларга гына түгел, төрки дөньяга да, Европага да) аңлаешлы, фәнни әдәбиятта да кулланыла торган нигез терминны куллану уңышлырак дип саныйм.
Иногда такой вопрос кажется неуместным. Потому что язык развивается не только в своем русле. В каждом языке кроме своих языковых единиц есть еще и другие языковые единицы. Только люди, живущие в изоляции, говорят на языке, которую понимают только сами. Но в обществе люди общаются друг с другом. Один народ взаимодействует с другим народом, продолжаются торговые, политические и общественные отношения. Поэтому в речи появляются новые слова и занимают устойчивое место. Арабские и персидские заимствования в татарском языке имеют такую же основу. Если взглянуть в историю, можно увидеть информацию о том, что начиная с X века, в татарском языке начали появляться арабские и персидские заимствования. Но говорить конкретно о X веке будет ошибочно. Еще до этого народ взаимодействовал с персидскими торговцами. Торговцы для рекламы своего товара много рассказывали о нем. Наименования товаров так же было на персидском языке. С тех самых пор эти слова начали входить в повседневную речь и активно использоваться.
В современном татарском языке довольно много слов заимствованные с арабского и персидского языка. В толковом словаре заняли место самые важные для речи слова и корни слов. Если проверить толковый словарь, то можно убедиться, что одна треть состоит из слов с арабским и персидским корнем. Почему говорим арабский и персидский корень? Слова, которые мы используем на сегодняшний день, видоизменены. Они используются не в таком виде как в арабском или персидском языке, они приспособлены к татарскому языку. К ним присоединяются татарские суффиксы и аффиксы, они подчиняются правилам тюркских языков. Поэтому иногда очень сложно понять арабское это слово, персидское или исконно татарское. Напиток, который пьем каждый день «кәхвә» (позже вслед за Европой начали называть кофе), «китап» (книга), «каләм» (ручка), «дәфтәр» (тетрадь), «кәгазь» (бумага) – все они были заимствованы из арабского и персидского языка.
Обычно, термин арабские и персидские заимствования пишут через дефис, как парное слово. В чем же причина? Я считаю, что это связано с тем, что нет острой необходимости, в точном определении из какого языка было заимствовано слово. Большинство арабских заимствований вошли в татарский язык через персидскую литературу. Считается, что влияние персидской литературы на наш язык было намного сильнее у чем арабской литературы. Поэтому большинство арабских слов вошли в наш язык через персидский язык. Сначала слова были приспособлены персидскому языку, потом татарскому. Персидские звуки ближе к татарским звукам. Особенности звучания, использование гласных, согласных — все близко к татарскому языку.
Вопрос «Нужно ли использовать заимствования или нет?» был особенно популярен в 90-е годы. Часто можно было услышать и о том, что не надо использовать заимствования, и что надо, и о том, что надо менять их исконно татарскими словами. Много писали об этом в средствах массовой информации. Это – попытка избежать от заимствований. В языкознании ее называют пуризм. Может быть такое явление, когда люди будут разговаривать, используя только свои языковые единицы. Это можно вызвать искусственным путем. Но будут ли люди разговаривать, используя только те слова, которые мы придумаем и предложим? Использовавшиеся на протяжении веков слова «кәгазь», «китап» даже названия дней недель были заимствованы из арабского и персидского языка. К сожалению, исконно тюркские (татарские) названия дней недель уже не сохранились. Их можно найти лишь в исторических документах, и источниках. Имена людей, большинство слов характеризующие нас тоже арабские и персидские заимствования. Даже одна треть слов, которые я сегодня говорила, имеют арабские и персидские корни. Понятия «мәсьәлә», «мисал», «мәсәл», «шигырь», «иҗат», «әсәр», «иҗтимагый», «сәяси» также были заимствованы из арабского и персидского языка. Они приспособлены татарскому языку, мы привыкли их использовать. Поэтому вопрос о том нужно ли использовать эти заимствования в татарском языке я оставляю открытым. Пусть каждый сам ответит на этот вопрос. Но считаю, что эти слова достойны занимать место в нашем языке и использоваться, как слова с арабским и персидским корнем.
Появляется много новых слов и понятий. Для того, чтобы избежать слов с английским, латинским корнем, начинают использовать арабский и персидские заимствования. Есть две причины, которые влияют на это. Первая причина: молодым людям, получившим образование на арабском или турецком, ближе слова на этих языка. Так же они пытаются сохранить национальное самосознание. Но в речи большинства, в литературе чаще используются слова с латинским, английским, или французским корнем. Эти слова понятны большей аудитории. Поэтому считаю, что использование понятной всем терминологии будет намного удачней, чем искусственное внедрение арабских и персидских слов.