18 мин
4 068

Кытай татарларының теле үзгәрү факторлары, аларның яшәү рәвеше.

Татарча
Русча

Кыскача әйтеп үткәндә, мәсәлән Финляндиядагы татарлар алар мишәр диалекты вәкилләре. Алар заманында, хәзерге Түбән Новгрод өлкәсеннән киткәннәр, сәүдә эшләре белән киткәннәр һәм шунда төпләнеп калганнар. Һәм шуны да әйтергә кирәк, бу диаспора үзенчә генә яши торган диспора. Чөнки, бу диспораның яши торган мөхите аның үз мөхитеннән аерыла тел ягыннан. Чөнки финнар арасында яшәгән татарлар, үзләренең телләнрен моннан 150 ел элек ничек алып китсәләр, шулай саклыйлар. Бернинди бозусыз, башка сүзләрне кертмичә, үзләренең әби-бабалары ничек сөйләшкәннәр, 4-5 буын Финляндиядагы татарлар  да шулай сөйләшә.

Шундый ук күренеш Япония, Америка татарларында күзәтелә. Ләкин кызыклы диаспоралар Төркиядә, Кытайда яшәүче татарларның телләре бик нык үзгзәргән. Моның сәбәбе булып алар барып урнашкан җирлек тора. Чөнки Төркиядә дә, Кытайда да татарлар төрки халыклар арасында яши. Бигрәктә Кытайның Синҗан-Угор автоном округындагы татарлар. Чөнки тарихтан мәгълүм булганча, Кытайның ике төбәгендә татарлар үзләренә җәмгыять корып яшәгәннәр: берсе аның Харбин төбәге, бүгенге көндә инде анда татарлар калмаган, алар инде таралып беткәннәр. Бер төркем Төркиягә киткән, бер төркем Америкага киткән. Ә менә Синҗан-Угор районындагы татарлар бүгенге көнгә кадәр үзләренең менә шушы татар икәннәрен белеп, татар җәмгыятьләренә оешып, угорлар  арасында бик матур гомер итәләр .

Бүген киңрәк шушы проблемага тукталырбыз. Ни өчен дигәндә инде 2005 елдан башлап Татарстан хөкүмәте Кытайда яшәүче милләттәшләребезнең балаларын Татарстан югары уку йортларында укыту проектын башлады. Хәзер инңде алтынчы төркем Татарстан вузларныда белем ала. Шул нисбәтле Татар конгрессы Казан университеты укытучыларын әлеге балаларны сайлап алырга дип, Кытайга безне җибәргән иде. Шуннан башлап кытайдагы татарлар белән кызыксыну, аларның телләрен өйрәнү безнең алдыбызда шундый бер кызыклы әһәмиятле мәсьәләне куйды. Шуннан башлап, без берничә тапкыр Кытайга сәфәр ясадык. Андагы тел үзенчәлекләрне язып алып, өйрәнеп фәнни әйләнешкә керттек. Кытайда татарлар Синҗан-Угор автоном районында нигездә Урымчы, Гөлҗа, Чаучәк, Алтай шәһәрләрендә яшиләр. Барлыгы 5000гә якын татар бар. Кайбер мәгълүматлар әзрәк дип әйтә. Мәсәлән 4500, 3000нән артык дигән мәгълүматлар да бар. А кайбер мәгълүматлар 5000дә артык диләр. Әлбәттә, мондагы милләттәшләребез инде шундагы төрки халыклар белән бәйләнешкә кереп, гаилә корып уртак бер тел барлыкка китергәннәр.

Монда яшәгән татарларның телендә 19 гасырда яшәгән әби-бабалар алып киткән татар теле, җирле Уйгыр, Казах, Үзбәк элементлары белән бик баеган. Яшь буын телендә инде татар теле белән беррәттән, бездә татар телендә рус алынмалары өстенлек итсә, аларда инде татар телендә Кытай алынмалары өстенлек итә. Шундый ук вәзгыять күзәтелә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларыннан башлап хәтта-ки Кытай балалар бакчасы, Кытай мәктәбе, Кытай югары уку йорты Татар теленең кулланыш даирәсе бары гаилә генә кала. Әгәр дә тарихка игътибар итсәк, безнең танылган галимебез, тарихчы Миркасыйм ага Госмановның язып калдырган хезмәтләре бар. Мәсәлән: “Ябылмаган китап” тулысынча шушы Кытайдагы милләттәшләребезнең тормышын чагылдыра. Инде белүебезчә Миркасыйм абый үзе дә шушы җирлектә туып үскән кеше. Аның хезмәтләрендә Кытайга булган эмиграциясе турында, андагы яшәү рәвеше турында сүз бара.  Шул китапка таянып, үзебезнең эзләнүләргә таянып берничә фактны әйтеп үтәсе килә: төп татар яши торган районнар-шәһәрләр, ул Гөлҗа, Урынчи. Бигрәк тә Гөлҗада татарларын искә төшереп тора торган урыннар шактый күп. Мәсәлән татар мәчете, татар зираты, анда Хәбиб Юнич урамы бар, элек Тукай урамы булган, татар мәктәбе бар —  ансы бик шатлыклы хәл. Бу мәктәп бүгенге көнгә хатле сакланган. Аңа хәзер ремонт эшләре башкарылды һәм мәктәптә музей эшләп килә. Бу мәктәптә татар укытучылары эшләгәннәр, татар телендә укытканнар. Мәсәлән: математика, тарих, бик күп фәннәрне. Татар әдәбияты укытылган. Мәктәп бездән киткән китаплар белән тәэмин ителгән. Мәктәптә шактый зур китапхпнә булган, мәктәп коллективы халыкны татар мәдәнияты белән таныштырган, төрле-төрле спектакльләр куйганнар, Тукай кичәләре үткәргәннәр. Әлбәттә, бу традицияләр бүген дә дәвам итә. Ләкин укыту татар телендә алып барылмый, уйгур мәктәпләре бар. Әмма өстенлек кытай телендә. Татар теле татар җәмгыятләрендә, татар мәктәпләрендә саклана. Шунысы куанычлы, Кытайда яшәүче милләттәшләребез ел саен Сабантуе үткәрәләр, алар ел саен Тукай кичәсе, Нәүрүз бәйрәме үткәрәләр. Һәм бу кичәләрдә төп игътибар татар милли музыкасына бирелә, татар җырлары җырлана, татар биюләре биелә, әмма ләкин татар биюе дигәндә шунысы да кызыклы, татар биюен алар “Однуш” дип атыйлар. Ул безнең рус биюенә туры килә. Хәтта алар безнең белән бәхәсләшәләр монда килгәч, татар биюен белмисез, ул бездә сакланган һәм безнең биюебез чын татар биюе дип әйтәләр алар. Кулъяулык тотып менә бездә ничек итеп рус биюен бииләр, менә шулай итеп татар биюе биибез дип әйтәләр алар.

Татар җырларын, тарихи җырларны бик күп беләләр.Үзләрендә генә сакланып калган җырлар бар. Ләкин соңгы елларда, бигрәк тә чикләр ачылгач, 90 нчы еллардан башлап бу өлкәләргә дә яңа татар музыкасы барып кергән. Алар безнең популяр җырчыларыбызнын җырларын бик яхшы беләләр. Үзләре дә бик яхшы җырлыйлар.

Татар теле ничек яшәгән Кытайда? Беренчедән, татар теле ул әйткәнемчә мәгариф теле булган. Татарлар, кая гына барсалар да, мәктәп ачканнар. Менә шушы без әйткән Кулҗада татар мәктәбе булганчы, Үчәктә татар мәктәбе булган, Үремчедә татар мәктәбе булган.Бу инде XX гасырның 30 нчы елларына кадәр мондый мәктәпләр яшәп килгән. Шуннан соң, татар теле матбугат теле булган, татарча газеталар чыгарылган Кытайда. Мәсәлән, Кулҗада “Ага” дигән газета чыгарылган. Татар теле – сәүдәгәрләр теле булган. Мәсәлән Кулҗаның уртасында Ташләпкә, Таш лавка дигән сүздән барлыкка килгән шундый базар. Анда алтмышлап татар сәүдәгәре үзенең сәүдәсен башкарган.

Татар теле – дин теле булган. Ни өчен дин теле дип әйтәбез? Әлбәттә гыйбадәт мәчетләрдә гарәп телендә, ләкин вәгазьләр татар телендә сөйләнгән. Татар теле, әйткәнемчә, гади аралашу теле булган. Татар гаиләләре үзләренең балалары белән, үзләренең гаилә вәкилләре белән татарча сөйләшкәннәр. Хәтта татар мәктәбендә укыган уйгур, казак, дүнгән милләтеннән булган кешеләр дә татар телен бик яхшы белгән һәм аралашып   яшәгәннәр.

Татар телендә иҗат ителгән әсәрләр дә барлыкка килгән, алар басылып килгән.  Әле соңгы вакытларда да, мәсәлән анда яшәп, иҗат иткән  Ильяр Габитовның шигырь җыентыгы Казанда дөнья күрә. Димәк, күргәнебезчә татар теле бүгенге көнгә кадәр Кытайда актив кулланылышта тел буларак яши дип әйтә алабыз.

Телләренә килгәндә, нинди кызыклы фактлар бар соң? Без монда үзебезгә иң якын булган темаларга тукталып үтсәк, мәсәлән туганлык атамалары. Кытай татарларында әти, әни сүзләре бездән әз генә үзенчәлеклерәк. Алар әтине  “әттә” дип әйтәләр, әнине- “тәтә” дип әйтәләр. Әти, әни дигән сүзләрне алар монда килгәч кенә өйрәнәләр. Шунысы үзенчәлекле: кытайларда әни мәгънәсендә “апа” сүзе дә бик актив. Чөнки уйгырлар әнине апа дип әйтәләр. Шулай ук катнаш гаиләләр булуы, туганлык терминнарына үзгәреш кертә. Мәсәлән, күп очракта семьяда әгәр дә ир кеше татар, аның хатыны уйгур милләтеннән булса, ул гаиләнең балалары әтиләренә әттә дип, әниләренә апа дип эндәшәләр. Һәм әби-бабай да милләт ягыннан аерылып тора. Мәсәлән, әгәр дә әтисенең әнисе булса, ул  әннә була. Ә әнисенең әнисе булса ул чуң апа була. Ягъни “зур әни” дигәнне аңлата. Бик кызыклы күренешләр бар.

Әгәр дә без ризык атамаларына игътибар итсәк, ризык атамалары хәзерге татар әдәби телендәге ризык атамалары белән  күп очракта уртак. Мәсәлән, кытай татарлары да пәрәмәч пешерә, алар да бәлеш пешерә, әмма бездә булмаган кат-кат,  бакали дигән ризыклар анда сакланып калган. Бу кат-кат , җамали авыл кызлары, камыр ризыклары ул пешеререгә ярата. Һәм шунысы да тагын әйтеп үтәргә кирәк, уйгурлар менә шушы ризык мәдәниятен, бигрәк тә камыр ризыклары мәдәниятен татарлардан өйрәнгәнннәр.Уйгурларда бу мәдәният булмаган, чөнки табигать шартларында карасак, алар камыр ризыклары бик ашамаганнар. Яшелгә, җиләк- җимеш белән көн күргәннәр. Татарлар баргач, аларга менә шушы мәдәниятны керткәннәр. Мәсәлән, бездә дә бик популяр булган гөбәдия, чәк-чәк кебек ризыклар анда пешерелми. Гаетләрдә самза дигән бер ризык пешерәләр, безнең чәк-чәк камырыннан. Ләкин бик зур итеп уралган камыр ризыгы.Камыры – чәк-чәкнеке кебек түгәрәк итеп җәелгән рәвештә эшләнә.

Шулай ук, уйгурларда лагман бик популяр. Ләгманны күбрәк гадәти ризык итеп, һәркөнне дә бешерәләр. Ләкин туган көннәргә ләшман пешерәләр. Ни өчен? Чөнки ләгманның камыры, токмачы бик озык була. Кешегә озын гомер теләр өчен, алар ләгман пешереп туган  көнне шулай бәйрәм итәләр.

Шулай ук бик кызыклы күренеш – хайван атамалары, җиләк-җимеш, яшелгә атамаларында чагылыш таба. Хайван атамаларыннан, мәсәлән безнең әтәч аларда хорас, безнең тавык аларда тухо. Бусы уйгырлардан кергән. Бездәге мәче аларда мошык. Менә шундый кызыклы гыйбарәләр бар. Бездәге кәҗә аларда үчкә.

Мин бу мәсьәлә белән шөгыльләнә башлаганда, бер мәкалә язган идем. Иосиф Гиганов сүзлеге белән менә шушы Кытай татарларындагы берәмлекләрне чагыштыра. Шунда миңа безнең танылган галимәбез Халисә Алишина әйтте “ Әллә Кытай татарлары Себердән киткән микән?”-дип. Ләкин алар Себердән китмәгәннәр. Себер татарлары белән Кытай татарлары сөйләшендәге уртаклыклар: сез беләсез, Себердә Бохарлылар, Бохарцы дигән бер этник төркем бар. Болар кайчандыр Үзбәкстан территориясеннән Себергз күчеп утырган халык. Ә уйгурлар белән үзбәкләрләр бик якын. Башкорт белән татар кебек, алар бер гаиләгә керә. Шуңа күрә менә уйгур теленнән кергән атамалар безнең Себер телләре диалектларында да актив кулланыла. Менә шундый уртак параллельләр үткәрергә мөмкин.

Фольклорга килгәндә, аларның үзрәренә генә хас җырлары бар, аларның үзләренә генә хас көйләре бар. Шулай ук без җырлый торган “Каз канаты”н җырлыйлар, ләкин көйләре башка. Һәм шулай ук алар әйтәләр бездә тарихи чынлык, дөреслек саклана. Сез башка мәдәният тәэсирендә бу җырларның көйләрен дә үзгәрткәнсез, җырлау темпын да, тизлеген дә үзгәрткәсез, ә бездә тарихи сакланып калган дип әйтәләр.  Үзләренең җирдегендә барлыкка килгән такмаклар бик кызыклы. Алар җырлыйлар “Насыйп булса күрешербез Кулба бакчаларында”дип менә шундый татар такмакларына үзенчәлек кертәләр. “Казанга китәм әле, хатын биргән акчаларның башына җитәм әле” дип менә шундый җырлар җырлыйлар.

Халык бик музыкаль.Ике кешенең берсе җырлый, гармунда уйныйлар, үзләренең мәдәниятен саклап калырга тырышалар. Без беренче төркем булып барганда, безнен белән бергә Фәнзилә Хакимовна Җәүхәрова да барган иде. Ул бик күп үзенчәлекле бәетләр, шундый җыр-такмаклар, әкиятләр, легендалар язып кайтты. Әлегә аерып китап булып басылып чыкмады, ләкин менә шушы безнең фольклор үзәге фондында бу язмалар бар. Киләчәктә эшкәртелеп, дөнья күрер дип мин ышанам.

Тагын бер нәрсә әйтеп үтәсем килә, бу, әлбәттә, тел мәсьәләсе түгел, гомумән халыкка, безнең милләттәшләребезгә килгәндә,татарларлар Кытайда сан ягыннан иң аз булган милләт. Илле алты миллләтнең иң ахыргы урынында торалар. Ә ләкин белемлелек ягыннан, алар беренче. Димәк, монда сыйфат өстенлек итә. Татарлар арасында бик күп галимнәр бар. Бигрәк тә медицина өлкәсендә галимнәребез күп, техник өлкәдә. Татарлар арасында министрлар бар бүгенге көндә дә. Мәсәлән, Чинҗа автоном районының сәламәтлек саклау министры-татар. Татарлар арасында Бөек Кытай мәҗлесенең депутатлары бар.Гомумән әйткәндә, университет галимнәре бик күп. Һәм, шулай ук, табиблар, укытучылар. Кытай бик зур ил. Анда халыкның яшәү рәвеше төрле.Ләкин эшсез, фәкыйрь татар юк. Әгәр дә татар икән, димәк ул үзенең эшен дә тапкан, ул үзенең тормышын да җайлаган. Ул баласын да укыта һәм ул, үзенең милләтенә туры килә торган горур кеше булып яши бирә.

Менә минем әйткәнем бар күп чыгышларда, читтәге татарлар бик горур. Аларда миллилек, милли хис бик горур чагылыш таба, милли горурлык көчле. Шуңа күрә дә алар татарга ничектер үзләренең татар булулары белән горурланып, әле чикләр ябык вакытта да, төшләрендә Казанны күреп, “Казан кичләре”н кычкырып җырлап татарның, Казанның  көченә ышанып яшәгәннәр.

Һәм тагын бер бик кирәкле һәм бик яхшы эш дип уйлыйм, менә шушы Кытайда яшәүче милләттәшләребезнең балалары монда килеп уку. Әлбәттә, менә шундый глобализация заманында без күрәбез телләр, бигрәк тә менә шундый зур милләт арасында яшәгән телләрнең юкка чыгуы процессын бер һәр көнне күреп торабыз. Менә шушы 2005 нче елда башланган әлеге яхшы проект булмаса, Кытайда яшәгән татарларның балаларын Казанга килеп укыту проекты булмаса, анда татар теле бу кадәр сакланган дәрәҗәдә калмаган булып иде.Әлбәттә, монда килеп укучы студентлар барысы да татар теленнән, тарихтан белгеч тә булмас, галим дә булмас. Ләкин монда килеп укып, татар телен өйрәнеп киткән яшьләр үзләренең гаиләләрендә телне саклыячаклар. Алар үзләренең балаларына өйрәтәчәкләр һәм Аллах бирса шулай дәвам итеп, Кытайда татар теле әле киләчәктә дә сакланыр дип без өметләнәбез. Балалар, менә аннан килүчеләр бездән аермалы буларак, җирле халыктан еармалы буларак, милли горурлыкның югары булуы белән аерылып торалар.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Әлфия Юсупова