10 мин
4 461

Сабантуй бәйрәменең килеп чыгышы, аның борынгы мәгънәсе һәм эчтәлеге, бүгенге вакытта югалган йолалары.

Татарча
Русча

Карга боткасыннан соң, язгы бәйрәмнәргә бәйле тагын бер бик үзенчәлекле бәйрәмебез бар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә без аны шул кадәр дәрәҗәдә рәхәтләнеп тиражлыйбыз дип әйтик. Тиражлыйбыз дигән сүз без аны, әлеге бәйрәмнең татарның бер брендына әйләндердек. Бәйрәмнең атамасы ул – Сабантуй. Аның брендка әйләнүенең, әлбәттә, зур бер плюсы бар. Физика законнарының берсе: плюс белән минус һәрвакыт бергә. Плюс ул татар традицияләренең унификацияләнүендә, калыплашуында. Календарь йола булуыннан бигрәк, иҗтимагый-сәяси эчтәлек ала бара. Бу безне беркадәр борчый. Ләкин ничек кенә булмасын, Сабантуй татарың бүгенге көндә татарларның асыл бәйрәмнәренең берсе булып исәпләнә. Сабантуй үткәрмәгән әйтик берәр татар социумы, бер 20 кешелек бөтенләй климатик шартта, әйтик, Колумбиядә яшәп ята торган  15-16 татар да үзләренең Сабантуйларын үткәреп яталар. Әйтик, Австралия контитентында декабрь аенда Сабантуй үткәрелә. Бу очракта без алдан әйткән календар системасына аның бернинди бәйләнеше юк. Үзебезнең татарлар яшәгән климатка хас булган асыл Сабантуйны аңларга теләсәк, аның безнең климатик шартларга яраклашкан һәм календарик аңга утыртылган бәйрәмнәрнең берсе булуын аңларга тиешбез. Бүгенге көндә без традицион язгы бәйрәмнәр системасында карыйбыз. 1930-1931 елларга кадәр ул язгы чәчүгә кадәр үткәрелгән бәйрәм булган. Аннан соң Совет идеологиясе нигезендә Сабантуй халык бәйрәменнән Совет бәйрәменә әйләнә һәм бөтеләй башка функцияләр үти, бөтенләй башка календарь вакытта үткәрелә башлый.  Моны шулай ук аера белергә, аңларга кирәк. Традицион Сабантуй XX гасырның 30 елларына кадәр ул язгы бәйрәм, чәчүгә кадәрге бәйрәм була.

Бүгенге Сабантуйны календарьга бәйләп утырта башлыйбыз икән, аның календарьгә бик аз гына бәйле булуын һәм мифологик системага утыртылган булуын да бик аз күрербез. Бүгенге көндәге Сабантуй иҗтимагый бәйрәмнәр системасына кергән. Сабантуй бәйрәменә хас булган ышанулар системасы Казан арты татарларында гына сакланып калган.  Саклануның асыл билгесе – Сабантуйга бирнә җыю (биредә бүлешү, әйбернең уртак булуын исәпкә алырга кирәк). Бәйрәмгә син үзеңнән нәрсә дә булса бирергә тиешсең. Буржуаз мөнәсәбәтләр урнашканнан соң, безнең капиталистик системага утыртылган шушы өстәмә кыйммәт халык акылында шактый куркыныч әйберләрнең берсе буларак күзаллана. Халыкта син артыгын җитештерергә тиеш түгелсең. Табигатьтән тиешлене генә аласың да, аның белән дә уртаклашасың. Бүлешкән, син дә күршеңдә дәбулган очракта гына гармония була. Синдә булып, күршеңдә булмаса, бу – дизгармония. Аның өчен җәзаны Тәңре бирә. Барысын да ул билгели. Җирне вакытында эшкәртү, эшкәрткән җиреңә орлык салу, аның вакытында шытып чыгуы синнән тормый. Тәңредән тора. Ә Тәңренең сиңа яхшы мөнәсoбәттә булуы, синең менә бу кагыйдәләрне тотып бетерүеңә бәйле. Сабантуй бәйрәмендә дә менә шул күренеш бар: бүлешү – үземнән бүләккә нәрсәдер бирәм. Ләкин орлык түгел, бу очракта үзең җитештергән, синең өчен материаль кыйммәткә ия булган нәрсәдер: тастымал, сөлге, күлмәк һәм башка көндәлек яшәештә кирәк булган әйберләр. Ләкин монда да бик үзенчәлекле кагыйдә бар. Бу социумга яңа кабилә, ыру, нәселдән, гаиләдән төшкән килен. Безнең халыкта киленнең гаилә анасы, гаилә анасыннан әби булу, түр карчыгы булуны тәэмин итүне күрсәтеп тора торган бер гаҗәп гыйбарә бар: «Көл булмыйча, гөл булып булмый». Көл булырга тиешле киленнең дә шушы социумдагы бүлешүләре башланып китә. Теләсә нәрсә түгел. Үзенең иң затлы бирнәсе белән бүлешергә тиеш. Ул иң затлы бирнә – батырга. Сабантуйның тагын бер асыл билгесе – йомырка җыю. Йомырка бөен дөнья халыклары аңында макро космоның микросы: юктан бар була. Анда бөтен нәрсәнең регламентациясе бар. Бөтен нәрсәгә җылы гына кирәк. Җылы булдымы, бөтен әйбер килә дә чыга. Дөнья да, җир шары да, галәм дә шундый. Ул – макросистема. Менә шул макроны микрога әйләндерү, җирнең көчен арттыру, аталандыру өчен кирәк тә ул. Безнең тарафтан язып алынган, тагын бер гаҗәп йола бар. Бүгенге көндә бу йола Нократ татарларында гына сакланып калган. Ул – сөрән йоласы. Биредә репродуктив функциясе булган, ягъни чын мәгънәсендә ир булырга әзер егетләр, өйдән-өйгә кереп, бирнә җыялар. Сөрән йоласында катнаша тоган бөтен егетләрнең аякларында киез итекләр булырга тиеш. Киез, йон бу дөньяны теге дөнья затларыннан чистарта. Бу күренеш татарларда еш күзәтелә. Киленне төпле аягың белән дип, йонга (я эче кайтарылган кайры тун, йон мендәргә) бастырабыз. Шундый сорау бар: ни өчен Сабантуй мәйданында да, бирнә җыйганда да колга бар? Бирнә җыю колгасы бары тик егетләр кулында гына. Алар колганы вакыты-вакыты белән җиргә бәреп-бәреп алалар. Монысы нәрсә өчен? Монда Карга боткасы йоласын искә алырга кирәк. Карга боткасында кыз образы һәм аталандыру күзәтелә. Ә Сабантуйда җирне аталандыруны күрәбез. Колганы гел җиргә тидерү Европалардагы фалс символын аңлата. Болар барысы да – чистарту магиясе. Җирне егетләр чистарталар һәм аталандыралар.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Фәнзилә Җәүһәрова