15 мин
3 171

ХХ гасыр башында татар көнкүреш теле: тормышта, гәҗиттә, мәчеттә.

Татарча
Русча

XIX гасырның ахырына кагылганда, ул вакыттагы көнкүреш шактый зур үзгәрешләр кичергән һәм ул тарихның бар дәрәҗәләрендә дә, барлык катлауларында да шактый күренә, бар аспектлларда да. Дискурс та үзгәрә бара,үзгәрә бара социология да, ул заман өчен дин дә үзгәрә бара. Һәм инде көнкүрешнең үзгәрүләре, алар күп очракта шушы көнкүрешнең иң мөһим аспектларына кагыла торган булган. Монда күп кенә мисаллар китерергә була, мәсәлән, кием мисалы, күп кенә вакытта мондый әйберләрне сөйләгәндә, спикуляциялар да була. Мәсәлән, нәрсә ашарга ярый, ярамый, бер яктан, икенче яктан, ураза тотылу проблемасы. Менә тоже зур проблема булган ул заман өчен. Анысы инде 20нче гасыр башындарак. Аннан соң, җир мәсьәләсе шактый кагылган инде, исереклек мәсьәләсе, димәк, мәскәрәтнең, гомумән, проблемалары булган. Аның өстән, 19 гасыр ахырында 1883 еллардан татар дөньясында, татар галәмендә Руссияның мөселманнары арасында гомумән СМИ дигән бер яңа иҗтимагый тармак барлыкка килә, һәм инде аның, мәсәлән, беренче гәҗит чыга башлый, Исмәгыйль Гаспарлы тарафыннан “Тәрҗемән” газетасы. “Тәрҗемән” газетасы ул вакыт өчен дөрестән дә бик зур таяныч була. Таяныч була ул кайсы өлкәләрдә: беренче чиратта коммуникация, дин һәм алдынгы фикерне киң катлауларга җиткерү мәсәләләрендә. Һәм шушы мәсьәләгә кайтканда берничә аспектнны әйтеп үтәргә кирәк, ул ,мәсәлән, беренче очракта — тел проблемасы, тел мәсьәләсе. Менә көнкүрешкә кайтканда, иң электән, хәзер дә инде аны шулай итеп өйрәнәләр, тел мәсьәләсе ул күп әйберләре дөрес коннотация, димәк, дөрес  аңлаешның юлы, ягъни ысулы дип әйтергә кирәк. Чөнки, мәсәлән, кайтканда шушы гәҗитләргә, монда беренче сорау туа. Менә бит инде Исмәгыйл Гаспарлы Кырым татары булган, тел мәсьәләсе ничегрәк булган? Кырым татары Казан татарын аңлаганмы, аңламаганмы? Ул бер проблема. Әгәр дә инде без сезнең белән әз генә бу проблеманы әдәбиятта өйрәнсәк, без сезнең белән беләбез: Кырым татары ул аерым бер тел, Казан татары теле бер аерым тел. Әмма дә ләкин, аларның бер-берсен аңлый торган формалары булган һәм инде ул форма дөресен генә әйткәндә, гади сүз белән әйткәндә, гарәп, фарсы һәм төрек телләрен катнаштыру бер шундый «Native language» түгел, ясалма тел була инде бу. Һәм инде аны гадәтенчә әдәбиятта иске татар теле дип атыйлар. Гомумән, бу телне динчеләр һәм голумә суфилар теле дип әйтәләр. Чөнки, бу очракта шушы ике категория дип әйтергә кирәк инде, шушы телне кулланган. Матур әдәбият булмаганга ул вакытта, күп кенә әсәрләр алар языла торган булганнар инде, алар дини конспектта язылганнар һәм инде, дини проблемаларны күтәргәннәр, аннан тыш ул әхлак проблемалары булган. Мәсәлән, әдәп һәм башка шушындыерак проблемалар һәм инде менә шушы текстларда шул тел кулланылган булган һәм аның таралышы география тарафыннан караганда ул шактый гына булган. Чөнки бу телне, кулланучылар дип әйтергә кирәк, алар Казанда да булган, Кырымда да булган, Казахстанда да табып була аны, Себердә дә табып була. Димәк, бу шундый ясалма конструкция була. Әмма дә ләкин, ясалма булса да, үзенең өчен, элемтә өчен төрле тарафта торучы татарлар өчен, бу бик тә уңайлы бер ысул булган шушы элемтәне тотыр өчен. Әмма дә ләкин, “Тәрҗемән” газетасы икенче юл белән китә, һәм алар әз генә бу телне үзгәртеп аның нигезенә төрки телләрне салалар. Димәк, аларның ниятләре инде баштан була әз генә дөньяви итәргә татар телен. Димәк, татар телен генә түгел инде, гомумән Россиянең төрки телләрен дип әйтергә була. Әмма дә ләкин, бу да бик дөрес булмый, чөнки ул заман дөньяви дигән әйбер татар мөхитендә, татарларның көнкүрешендә, татарларның иҗтимагый проблмаларында, гомумән социумда булмаган дип әйтергә була. Чөнки менә, мәсәлән, монда инде социологияга кереп китсәк, дөньяви белем алган, университетларда укыган кешеләр, студентлар дип әйтергә кирәк, алар бик аз була. Социологик яктан караганда, аларның өлеше, урысча әйткәндә, “статистическая погрешность”, димәк, статистик хатага гына керә торган булган. Һәм инде, Исмәгыйл Гаспарлының шушы менә беренче омтылышы дип әйтергә кирәк, ул күбрәк Кырым татарларына нигезләнгән була. Чөнки алар арасында гадәттә шушы менә дөньяви белем алган кешеләр, аларда офицерлар күп була, һәм инде гәҗит алар тарафыннан күбрәк укыла. Бу бер мәсьәлә. Икенче мәсьәләгә киткәч инде, әгәр дә инде хәзер безнең гәҗиткә карганда ул шул заман өчен социаль челтәр кебек үк әйбер була. Чөнки, мәсьәлән, безнең Казан губернасының берәр Мамадыш өязендәге берәр авылыннан берәр мулла язып җибәрсә бер хат, аңа Кырымнан бер иптәш, мәсьәлән, җавап бирсә, ягъни берәр комментарий бирсә, димәк инде, без географик яктан караганда әллә нинди якларда, бик ерак җирләрдә булган кешеләрне тоташтыра алабыз һәм дә инде, менә шундый үзенә карата социаль челтәр барлыкка килә. Монда тагын бер аспект бар, менә көнкүрешкә төшкәндә тел мәсьәләсе, ул күп очракта кешенең ул замандагы идентичностен тел үз…

Димәк, тел үз билгеләренең бер аспекты була. Димәк, бу инде, беренче очракта, дин әһелләренә кагыла, монда бик уңайлы гына мантыйк, димәк, логика. Әгәр дә мин  шушы “матур тел”не дип әйтик инде, куштырнаклар эчендә, югары тел дип кулланам икән, димәк, мин үземне башка гәвам халыктан өстенрәк итеп хис итәм. Чөнки, минем телем аларныкына караганда остарак. Чөнки минем телем, аларның теленә караганда матуррак. Чөнки, мәсьәлән, мин анда “Җәүҗәте-тәхсис” дигәндәй, шушындыерак сүзләр куллана алам һәм аның мәгънәсен аңлыйм. Менә, димәк, шушы позициядан караганда, дин әһелләре, шушы менә голамә, шундый менә конкрет сызык сыза. Һәм менә гавами халык арасында һәм дә голумә арасында. Һәм инде тел шушы менә сызыкның бер нигезе була дип әйтергә кирәк. Бу бер проблема. Икенчедән, әле ике тел дип кенә, ике вариант ди әйтеп кенә булмый, чөнки алар әз генә күбрәк булган. Менә мин әйтеп киткән “Тәрҗеман” газетасы 20нче гасыр башында, аның үзенең теле формалаша һәм инде ул телне кайбер фән әһелләре “Тәрҗеман” газетасының теле дип атыйлар. Димәк, инде менә шушы, бу шул дөньяви телнең  әсәре дип әйтергә кирәк. Чөнки, гадәттә ул тел белән сөйләшмәгәннәр. Голама, мәсәлән, үз телен ул  шактый кулланган. Ул язма тел генә булмаган, алар анда сөйләшкәннәр, чөнки, тагын бер кат әйтәм, аларның шушы телне куллану, урысча әйткәндә “речевая артикуляция” — дөрес итеп сөйләү, ул аларның белеменең бер шундый дәрәҗәсе һәм күрсәткече булган. Ә менә “Тәрҗеман” газетасының теле, ул сөйләшә торган тел булмаган һәм инде менә “Тәрҗеман” газетасыннан, дөресен генә әйткәндә, тыш чыкмаган да. Ул инде Казан татарларына кагылган да. 1905 елда мөхиттә үзгәрешләр көчәеп китә, чөнки революция башлана. Һәм, шушы революция башлангач анда күп кенә уңайлыклар барлыкка килә һәм  инде, мәсәлән, хокук дигән әйбер мөселманнар тарфында да алар шактый гына үсеп килә дигәндәй. Мәсәлән, хокук дигән әйбер мөсеманнар тарафында да алар шактый гына үсеп килә дигәндәй. Мәсәлән, анда барлыкка килә, гәҗит чыгару хокукы, дин сайлау хокукы, гади тел белән әйткәндә. Һәм барлыкка килә күп кенә газеталар. Мәсәлән, Питербургта Гатаулла Баязитов тарафыннан чыгарыла башлый “Нур” газетасы һәм 4нче номерда, 4нче санда, Гатаулла Баязитов  укучылардан, гәҗит укучыларыннан, гәҗит алучылардан сорый: “Ня делдә язабыз?” дип. Димәк, кайсы телдә язабыз, нинди телдә сезгә була уңайлырак аны укырга. Менә монда ул бер ни  күрсәтә. Ул үзенә күрә бер маркер. Ул, дөрестән дә, дискурс маркер, икенчедән, социология маркеры һәм, гомумән, ретроспектив  маркер. Чөнки шушы вакытта без менә әйтә алабыз, менә әгәрдә Гатаулла шулай иттереп сорауны куйгач, димәк, телләр күп булган. Телләр күп булган дип әйткәндә инде димәк, татар теленең вариацияләре, варитивлыгы ул шактый булган,  ким дип әйтеп булмый, өч моментын инде әйтеп киттек. Һәм шушуы телләрне кулланучылар да шактый күп булган. Алар төрле тарафта яшәгәннәр, һәм мондый контекстта Баязитов сорауны куйгач, димәк, аның өчен менә шушы мәсьәләдә укучыларның фикере алдынрак булган, чөнки  бу аның өчен бу инде “маркетинговый ход”, русча әйткәндә, чөнки кайсы телдә кеше күбрәк сөйләшә, шуның кадәр кеше гәҗит ала. Безнең өчен инде бу бер күрсәткеч, нинди вариацияләр булган һәм алар ничек таралган булган. Аннан соң, мәсьәлән, шушы тел проблемасын дәвам иткәндә, “Шура” журналында, ул “Шура” журналы Оренбургта чыга иде Риза Фәхретдин тарафыннан, анда менә шушы проблеманы күтәрәләр анда. Әз генә икенче төрле итәләр аны, анда “Тәрҗеман” газетасы кебек бер уртак тел тапмыйча тапмакчы булалар. Һәм шушы телне эзләү өчен алар бер метод табалар — телне чистарту. Димәк, башка телләрдән кергән сүзләрне алып атабыз да, чиста татар телен табабыз. Һәм шушы чиста татар теле белән инде даими рәвештә куллана башлыйбыз. Әмма дә ләкин ул алай гына асат кына булмый,  менә шушы чистарту процессы ул тел ярышына, “тел ярышы” дип исем ала, һәм инде аннан соң аны Риза Фәхретдин аерым китап итеп чыгара һәм инде бу ярышта, беренчедән, Мәҗит Гафури җиңә, ә икенчедән, алар бер нәтиҗәгә киләләр.Татар телендә, саф татар телендә язышып булмый, сөйләшеп булмый, фикер йөртеп булмый. Чөнки күп кенә концепцияләрнең, күп кенә категорияләрнең татар телендә синоним һәм аңлатмалары юк. Ну ул, мәсәлән, дингә кагылышлы. Икенче проблема – мәсәлән дингә дип әйткәндә инде, аның дәвамы ул — юриспруденция проблемасы. Димәк, шәригатьнең күп кенә категориясен аны берничек тә тәрҗемә итеп булмый. Һәм инде, димәк, чеп-чи татар телендә сөйләшә алмыйбыз. Чөнки ул юк, вообще. Ислам динен кабул иткәчтен, димәк, инде без ул телне югалттык дигән сүз дип әйтергә була инде.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Илдар Шәфыйков