2 мин
3 138

Шәһәр биюенең үзенчәлекләре, бу үзенчәлекләрнең барлыкка килү сәбәпләре.

Татарча
Русча

Шәһәр татар хатын-кызлар биюе, беренчедән, костюм белән аерылып тора. Ягъни күлмәкләр чатмадан тегелгән һәм нәрсә белән бизәп була, шуның белән бизәлгән. Шуңа күрә кызлар, әлбәттә, авыр күлмәкләрдә нык сикерә, сикерә-сикерә бара алмаганнар. Монда шулай ук тыпырдау бар, тик инде ниндидер орнамент алган. Читекләрдә үкчә барлыкка килә. Һәм шул хәрәкәтләрнең хәзерге татар биюенә күчүенең дә сәбәбе шунда. Шулай ук шәһәр хатын-кызлар биюенә бик матур куллар хәрәкәте хас. Чөнки кызлар үзләренең балдаклары, йөзекләре, матур беләзекләре белән мактанырга теләгәннәр. Шулай ук татар шәһәр биюе хәрәкәтләрнең схемачылыгын күз алдында тотмаган, ягъни, ни телибез, шуны биибез. Һәм еш кына бу иркен хәрәкәтләр булган, монда аяк һәм кулларның төгәл торышы булмаган. Моны әле авыл биюендә дә күреп була. Ә монда, ничек телим, шулай биим, тик шул ук вакытта, кызларга кагылышлы булганда, тыйнак итеп. Һөнки без авыр күлмәкләрдә сикерә алмыйбыз.

Нигина Әхмәдулина