5 мин
3 368

Татар милли көйләрендә пентатоника роле. Аның киләчәге.

Татарча
Русча

Ангемитоника яки ангемитониканың бер өлеше буларак пентатоника, гомумән, дөньядагы халыкларның музыкасының  күпчелегенең нигезендә ята. Кытай музыкасы булсын ул, хәтта бик күп славян халыклары әлеге җайны кулланалар. Хәтта Африка җырларында да, шул ук spiritual, блюз – болар барысы да ярымтонсыз музыкага, ягъни пентатоникага, нигезләнгән.  Пентатоника – “Penta” сүзеннән алынган, ягъни бу ярымтоннары булмаган биш аваз. Фольклор да, этник музыка да моңа нигезләнә. Әлбәттә, халык музыкасының башка үрнәкләре дә бар, ләкин безгә билгеле булган фольклорның күпчелеге ярымполутонсызлыкка нигезләнгән.

Шулардан татар музыкасы безгә якынрак һәм танышрак. Нәкъ менә татар музыкасында булган пентатоника. Һәм без, халык музыкасына стильләштерелгән музыка барлыкка китерергә теләгәндә, пентатоника иң отышлы ысул. Ул һәрчак халыкчанлыкны чагылдырачак.

Мин бик еш әлеге биш ярымтонсыз авазлар белән импровизировать итеп, тәҗрибәләр ясый башлыйм. Шул вакытта халык музыкасы, күбрәк татар музыкасы хисе тоела башлый. Ягъни безнең нинди борылышлар куллануыбызга карап, монда пентатониканы башка төрле кулланырга мөмкин дип әйтә алабыз. Бу кытай, япон яки мари пентатоникасы булырга мөмкин. Мариларда да пентатоника күп. Татарларда да. Минемчә, татар музыкасы инде күптән пентатоника рамкаларыннан чыккан һәм моңа күп мисаллар бар. Рөстәм Яхинның без яратып тыңлаган һәм белгән җырларын яки романсларын тыңлаган вакытта, пентатониканың юк икәнен күрә алабыз. Җайлы-гармоник музыка күпкә мулрак, ягъни анда мажор-минор системасының тулы ряды кулланыла. Ә кайбер вакытта, гармоник баскычлар да кушыла : мажор-минорлы, башка төр читкә тайпылышлар һәм моңа карап, бу татар музыкасы булудан туктамый.

Гомумән, нәрсә соң ул татарныкы? Без еш “моң” сүзен кулланабыз. Минемчә, моңны музыканың үз структурасы эченнән эзләргә кирәкми. Моң — ул күбрәк рухи төшенчә. Күбрәк башкарылышның тәэсиренә караган категория. Без “моң”ны ничек тәрҗемә итә алабыз?  Ул җан, эчкерсезлек, моңсулык, тирәнлек, борчулар, сагыш. Барлык бу сүзләр бу төшенчәгә туры килә. Монда сүз еш кулланыла торган җай яки мелизм турында түгел. Моң турында сөйләгәндә, минемчә, алар беренчел түгел. Моң төшенчәсе пентатоникада гына түгел, теләсә кайсы җайлы системада кулланыла ала. Шуңа күрә, татар музыкасы пентатоника түгел, ә нәкъ менә моң булганда барлыкка килә.

Пентатоника – татар музыкасының хосусый төре. Бүгенге көндә без аңардан шактый еракка китсәк тә, һаман да куллана алабыз. Тулысынча пентатоникага нигезләнеп җыр, җырның нигезен язып була. Тик нәкъ менә шул моң анда булмаячак. Бу төгәл әйтергә һәм аңлатырга кирәк булмаган, бик нәзберек төшенчә.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Эльмир Низамов