13 мин
5 155

Бу спектакль ни өчен популяр, үз вакытындагы һәм хәзерге вакытта акутальлеге нәрсәдә, идеясе һәм сюжет үзенчәлекләре.

Татарча
Русча

«Зәңгәр шәл» – татар театрының чын мәгънәсендә йөзек кашы. Без аны рус телендә татар театрның бренды дип тә әйтәбез. Бүгенге көндә Галиәскәр Камал исемендәге дәүләт театры «Зәңгәр шәл» белән үзенең сезонын башлап җибәрә һәм әлеге әсәр белән сезонны яба икән, бу инде «Зәңгәр шәл» әсәренә һәм Кәрим Тинчуринга хөрмәт белдерү, баш ию дигән сүз.

Татар театрында Зәңгәр шәлнең, ялгышмасам, 6-7 куелышы булды. Режиссерларыбыз бу әсәр язылган 1926 елдан соң, аңа һәр ун ел саен диярлек мөрәҗәгать итәләр икән, бу аның бүген дә заманча яңгыравы билгесе.

Шулай да «Зәңгәр шәл» әсәренең үлемсезлеге һәм укучыларда, тамашачыларда зур кызыксыну уятып, төрлечә шәрыкләнүе нәрсә белән аңлатыла соң?

«Зәңгәр шәл» турында сүз алып барган вакытта, бер мөһим әйберне истә дә тотарга кирәк: әсәр 1926 елда язылган. Ә бу чор – татар әдәбияты һәм мәдәниятының җитди үзгәреш кичергән чоры, һәм ул вакытта ике мәсьәлә, Совет чоры тудырган миф буларак, алга куела. Берсе үткән тормышны, татарның элекке тарихын зур сызлану, борчылу, кайгы-хәсрәт аша тасвирлау, бигрәк тә патша самодержавиясенә тәнкыйди күзлектән карау булса, икенчесе – совет чорын, яңа җәмгыятьне мактау, зурлау, аның киләчәгенә мәдхия уку. Кәрим Тинчурин үз чоры язучысы, драматургы буларак, әлеге мифлардан азат була алмаган. Шуңа күрә дә без «Зәңгәр шәл» дә әлеге ике мәсьәләнең үрелеп, кушылып баруын күрәбез. Җитди сорау куябыз: Кәрим Тинчурин үз укучысына нәрсә әйтергә теләгән? Нинди идеяне үткәргән? Бу сораулар бер каршылыкка китереп чыгара.

Әсәрнең төп геройлары булган Булат һәм Мәйсәрә язмышы беркемне дә битараф калдырмый. Ә автор сурәтләгән вакытта, аларның язмышы нәрсә белән бетә, әсәрнең финалы тамашачыга нәрсәне аңлата? Татар театрыннан, драматургиясеннән һәм, гомумән, классик әсәрне аңлауда бер яклы юл белән генә барганда, беркатлы нәтиҗәгә дә килергә мөмкин. Булат белән Мәйсәрә бит зур гөнаһ кылдылар. Алар бит, бер яктан Ишан хәзрәт йортына ут төртүчеләр арасында. Мәйсәрә Ишанның никахлы хатыны бит, Булат бит аны урлап китә. Аларның киләчәге бармы? Алар бәхетле гаилә кора аламы? Җавап бирү мөмкин түгел. Авылга, шәһәргә китеп яши алмыйлар, аларны каторга көтә. Чөнки Булат алдарак Мәйсәрәнең абыйсы Җиһаншаны үтерә. Дөрес, ул аны ялгышлык белән, үз-үзен яклаганда үтерә, ләкин ул барыбер җинаять кылган. Җинаятьне үзенең дуслары качкыннар белән Ишан хәзрәт йортына ут төртү аша да арттыра. Менә шундый каршылыклы сораулардан да читкә китәргә тиеш түгел без. Әмма икенче яктан караганда, без классик әсәрләгә бәя биргәндә, беренче чиратта, әсәрнең үз чоры сорауларына җавап бирүен истә тотарга тиешбез. Икенче яктан, без аның классик  әсәр дип саныйбыз икән, без анда урын алган мәңгелек кыйммәтләрнең якланышын-сакланышын да күрергә тиешбез. Алар бармы? Булса, нәрсәдә? Әйдәгез, җавап биреп карыйк.

Иң беренче, һичшиксез, Кәрим Тинчурин үз чоры укучысына җавап бирә. Һәм бу яктан ул Ишан хәзрәтне кара көч буларак тасвирлый. Бу яктан, 20 елларда алып барылган сәясәттән котыла алмаган. Бүгенге көнге дин әһелләреннән әлеге әсәрдә сурәтләнгән Ишан хәзрәтнең кара ямьсез образына бәйле кайбер таләпләрен мин аңлыйм. Әгәр дә без – татар җәмгыяте бүгенге көндә дингә йөз белән борылганбыз икән, дин әһеленең кара буяуларда, әдәпсез-әхлаксыз кеше итеп сурәтләнүен кабул итү кыенрак. Дөрес, без бу очракта авторның Аллаһы Тәгалә, динне түгел, дин әһелләренең әдәпсез эш-гамәлен фаш итүен ассызыклыйбыз. Ләкин моның бүгенге көн таләпләренә бәйле билгеле-бер каршылык тудырганын да күрәбез.

Әсәрнең исеме – «Зәңгәр шәл». Әлеге зәңгәр шәлул – мәхәббәт билгесе, мәхәббәт символы. Булат әлеге шәлне Мәйсәрәгә шахтадан мәхәббәт истәлеге, бүләге итеп алып кайта. Мәйсәрә ул шәлне иптәшләре арасында үзенең осталыгы,  булдыклылыгы, тапкырлыгы белән яулап ала. Әсәрдә, спектакльдә зәңгәр шәл, мөһим символ буларак, зур  урын алып тора. Әсәрдә төрле урында Мәйсәрәнең хәл-халәтенә бәйле зәңгәр шәлнең иңендәге халәте дә үзгәреш кичерә. Шәл башка бөркәнелгән икән, кызның күңелендә бәхеткә, мәхәббәткә омтылыш, юл ачык дигән сүз. Аерым күренешләрдә «Зәңгәр шәл»аның иң өстендә. Мәхәббәткә, бәхеткә киртә туса, кыз шәлне кулына гына ала. Әсәр ахырында да Булат «Мәйсәрә, бөркән шәлеңне. Әйдә, киттек,» а – ди. Ягъни шәлне бөркәнү кыз белән егетнең бәхетенә, мәхәббәтенә юл ачылу дигәнне аңлата. Шуның  белән дә әсәр мәхәббәткә олы мәдхия булып яңгырый. Әсәрнең үз вакытында да, бүген дә яратып укылуы, каралуының сәбәпләренең берсе шул.

Икенче мөһим мәсьәләне түбәндәгедә күрәм. Әсәрнең төп идеясе, төп яңалыгы, казанышы һәм бүген дә куелып килүенең төп нигезе ул – әсәрнең гуманистик асылы. Автор Мәйсәрә белән Булат язмышына бәйле шәхес, мәхәббәт иреге мәсьләсен күтәрә. Мондый нәтиҗәгә китерә: әлеге мәхәббәткә, бәхеткә лаек яшьләр әнә шундый социаль хокуксызлык хөкем сөргән заманда бәхеткә ирешә алмый. Булат белән Мәйсәрә бәхеткә ирешсен өчен яшәп килгән тәртипләрне үзгәртергә тиешбез. Тинчурин социаль революцияне яклый. Кара көч буларак тәкъдим ителгән Ишан хәзрәт яклаган-саклаган җәмгыятьне үзгәртеп корганда гына бәхеткә ирешә алалар ди. Шуның белән ул нинди генә шартларда да үз асылын югалтмаган шәхес иреге төшенчәсенә бик югары бәя бирә. Әсәрнең яратып каралган,  укучы-тамашачы күзлегендә зур хуплау, яклау тапкан күренеше качкыннар белән бәйле. Анда төрле милләт вәкилләре яши: яһүд, рус, мари, чуваш, татар. Алар барысы да үзләре яшәгән җәмгыятьтә хаксызлык, хокуксызлыкка бәйле кыенлык күргәннәр. Үзләренең бәхеткә лаек булуын законлы юл белән хәл итә алмаганга, барысы да хокук бозганнар. Кемдер байлар йортына ут төрткән, кемдер десятникны кыйнаган, Булат исә Җиһаншадан котылу өчен үз-үзен саклап, балта күтәрергә мәҗбүр булган. Әлеге кешеләрнең эш-гамәле тамашачыда теләкләшлек уята. Ни өчен? Чөнки ул – яшәештә, тормышта хаксызлык, хокуксызлык күренешләрен җимерү омтылышы. Шуңа күрә Кәрим Тинчурин яклаган төп фикер аның әсәренең гуманистик асылы шуңа кайтып кала. Ул чорда Булат-Мәйсәрәлә, качкыннар яшәгән җәмгыятьтә кеше үз бәхетенә ирешә алмый. Без аны социаль революция аша гына кеше бәхетенә килә алабыз дигән фикергә кайтып калабыз. Кәрим Тинчуринның нәкъ шушы фикерләре укучы-тамашачыда теләкләшлек таба. Шул рәвешле «Зәңгәр шәл» спектакленең заманчалыгы нигезе шуннан гыйбарәт. Берсе – татарның үткән тормышын гыйбрәтле вакыйгалар аша безгә тәкъдим итсә, икенчесе – социаль тигезлеккә, бәхеткә хокукының мәңгелек булуын һәм моның өчен көрәшеп яшәргә кирәклекне, моның кеше күңелендә һәрвакыт булуын, яшәвен күрсәтү. Әсәрнең кыйммәтен мин шулай аңлыйм.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Әлфәт Закирҗанов