5 мин
4 186

Татар халкының генеалогиясен өйрәнүдә соңгы ачышлар.

Татарча
Русча

Татарлар – европеоид халык. Без Европага барсак, безне артык аермыйлар, аермасын күрмиләр. Руслар белән дә аерманы күрмиләр. Без руслар белән бик каты кушылган, русларга татарлык кергән. Русларга финннардан күп кергән. Шуңа монда бар да аңлашыла кебек. Моноголоид дигәндә, 8-11% кеше турында гына сүз бара. Җирлеккә карап аерыла, әлбәттә. Шуңа күрә күпчелек галимнәр дә, гади халык та безне Европа халкына якынрак күрә. Биредә бүтән мәсьәлә кызыклырак. Хәзер генетиканы тикшерү, ДНК анализ ясау модага кереп бара. Гадәттә, у-хромосоманы тикшерәләр. Ул бик сирәк үзгәрә: 1000 ел 2000 елга бер тапкыр. Хатын-кыз генетикасы тиз үзгәрә. Шуңа күрә тарихи эзләнүләрдә хатын-кыз генетикасына таянып булмый. Ирләр генетикасы стабиль булганга, тарихи яктан ул бик кызыклы. Гаплогруппаларны карасак, бездә Европаныкы да булуын күрәбез. Анда финнарныкы мондый, русларныкы мондый, алманнарныкы мондый, татарларныкы мондый дип бүленми. Татарның төгәл нинди гаплогруппага керүен әйтеп булмый. Ләкин иң кызыгы шул: татарда монгол гаплогруппасы юк, гомумән юк.

Татаро-монгол изүе дип күп сөйлиләр, монголлар белән безне кушалар, бутыйлар, берләштерәләр. Ә без үзебез арабызда кайда монгол булуын да аңламыйбыз. Антропологиядә чагылмый. Әле казахларда, кыргызларда, үзбәктә күпме булса да күренә ул, ә татарда бер дә күренми. Мәдәниятта да, телдә дә күренми. Кайбер кешеләр монгол сүзләре татар теленә кергән ди. Ләкин чынлыкта, киресенсә, татар сүзләре монгол теленә кергән, монголдан татар теленә кергән сүзләр юк, табып булмый.

Монголларның С гаплогруппасы татарда очрамый. Бүгенге көндә 2-3 кеше бар, ләкин аларның да бирегә күчеп килеп, яшәргә калган калмык булу ихтималы бар.

Бу мәсьәлә безне аптырата. Монда ханнар утырган, аларны Чыңгыз ханнан чыккан диләр (Чыңгыз ханны монгол булган диләр), Бату монда булган, Гәрәйләр биредә күмелгән. Ә аларның эзе кайда соң? Аларның хатыннары, балалары күп булган бит. Бернинди эз юк. Шуңа күрә Чыңгыз хан монгол булганмы икән дигән шик барлыкка килә. Чыганаклар буенча, Чыңгыз хан һәм аның балалары татардан килеп чыккан. Алар кара татар дип атала. Күчмә халык булганнар. Ак татарлар булган. Алары җирдә эшләгән, Кытайга якынрак булганнар. Әле тагын кыргый татар да булган. Алар Байкал тирәсендә, урманнарда яшәгәннәр. Чыңгыз ханның килеп чыгуы кара татарга бәйле.

ДНК анализ барысын да исбатлый, күп нәрсәләрне ачыклый. Шәҗәрәләр тамырларның кайда булуын күрсәтми, ә ДНК анализ аша кемнең кайдан килеп чыкканын әйтә алабыз. Бөтенесен дә әйтеп булмый, әлбәттә. Ләкин кайбер вакытта яхшы гына мәгълүмат алабыз.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Рафаэль Хәкимов