3 мин
2 980

Татарларда аяк киеме тарихы буенча кыскача мәгълүмат.

Татарча
Русча

Идел-Урал татарларының традицион аяк киеме турында сөйләгәндә, күн аяк киеме инде Болгар заманында ук гадәти кулланышта икәнен әйтеп китергә кирәк. Мәсәлән, Казан кремлендә һәм Болгарда казыну эшләре барганда еш кына күн аяк киеме өзекләре, яисә күн мозаикалар табыла. Күн аяк киеме бөтен халык катламнарында булуга да карамастан, ул күбрәк шәһәр җирлеге яки бәйрәм аяк киеме.

Ир-ат аяк киеме бөтенләй бизәлмәгән дип әйтергә була. Ир-ат аяк киеменең үкчәсен бизәүне аларның элекке вариантларында күрергә мөмкин. Әлбәттә бизәү хатын-кыз читекләре өчен үзенчәлеклерәк булган, каюлы читек. Аларның бөтен җирен күн мозаикалы бизәк белән бизәгәннәр.

Күн аяк киеме нигездә башмак сыман аяк киеме. Нинди аяк киеме соң ул? Ул ике аерым өлештән тегелгән аяк киеме. Ягъни табан аерым, өске өлеш аерым.

Йомшак аслы өй читекләре ир-атлар өчен дә  характерлы булган.  Аякларны тәхарәтләү кирәк булмаганга күрә, ул бик уңайлы булган, чөнки алар чиста,  үзенчәлекле күн оекбашлар кигән дип әйтсәк була. Урамда да андый юка, күн читекләрдә йөргәннәр, әмма өстеннән чабата, яисә кәвеш киеп. Чабата авыл җирлеге өчен характерлы булган аяк киеме. Ягъни курыстан ясалган аяк киеме авылларда күбрәк кулланылган. Чөнки ул уңайлы һәм җылы.

Шулай ук киез күн дә кигәннәр, киез итекләр. Мәсәлән, безнең Кукмара итекләре хәзер дә сакланып калган. Бу җитештерүнең тирән тамырлары һәм традицияләре бар. XIX гасыр ахыры – XX гасырларда киез итекләрне Казан губернасында гына түгел, бөтен Рәсәй буенча таралган ярминкәләрдә сатып алганнар. Кукмараның традицион бизәкләре булып кызыл киезле ак итекләр тора.

Шулай ук хатын-кызларның башмаклары, түфлиләре үзенчәлекле формага ия булганын әйтеп китергә кирәк. Ягъни алгы өлеш аерым, арткы өлеш аерым тегелгән. Ягъни алар урта өлештә йомылалар.

Хатын-кызларның башмакларының иң традицион формасы булып бераз озынайтылган, өскә каратылган аяк башы тора. Ул үкчәсез дә, яисә тәбәнәк үкчәле дә булырга мөмкин, 3-4смдан артык түгел, чәркә формасында. Бу инде XIX гасыр ахырындагы модага хөрмәт буларак карала.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Динә Гатина-Шәфыйкова