10 мин
2 861

Туй турында ассоциатив эксперимент нәтиҗәләренә күзәтү.

Татарча
Русча

Туй буенча үткәрелгән ассоциацив эксперимент нәтиҗәләрен без телне йөртүчеләрнең нинди милләттән булуларына да карап анализладык. Ягъни татарлар, үзләрен татар дип санаган, ләкин аралашу телен рус дип күрсәткән татарлар, һәм рус милләте кешеләренең җавап биргән реакцияләрен, дип әйтик инде, анализладык.

Русларга һәм үзен татар дип санаган, ләкин аралашу телен рус дип билгеләгән татарларга без русча сораулар тәкъдим иттек. “Что такое свадьба?”, “Свадьба она какая?”, “Какие бывают свадьбы?”, “Что делают на свадьбе?”, и “Свадьба не бывает без …?” – менә шундый сораулар тәкъдим ителде.

“Свадьба она какая и какие бывают свадьбы?” – бик зур гаҗәпләнү тудырды. Чөнки русларда гомернең өч туе дигән төшенчә юк. “Свадьба” сүзе белән бары тик яшьләрнең бергә кушылуы һәм менә шушы обряд бракосочетания дип әйтик инде русча, аларның гаилә корулары белән бәйләнгән бәйрәм генә атала – “свадьба”.

Шуңа күрә аларда бу сорау гаҗәпләнү тудырды һәм җавапларда күбесенчә “Я уже писал”, “Смотрите второй ответ”, “Золотая свадьба, бронзовая свадьба” – менә шундыйрак җаваплар алынды. Ә татарларда исә бу сорау: гомернең өч туе, бака туе, Сабан туе, өй туе, хезмәт туе кебек җавапларны алыр өчен эшләнелгән иде. Һәм без ул җавапларны алдык та. Һәм русларда бу сорауның гаҗәпләнү тудыруы, ә татарларда шундый үзенчәлекле җаваплар алынуы тагын бер кат татарларда, шул исәптән төрки халыкларда гына, гомернең өч туе бар дигән гыйбарәне раслый.

“Что такое свадьба – нәрсә ул туй?”- дигән сорауга күбесенчә татарлар да, руслар да “праздник, веселье, пир” —  дигән мәгънәдәге җавапларны бирделәр. Һәм әйтеп узганымча инде, татарларда, руслардан аермалы буларак, “бәби туе, сөннәт туе, Сабантуй”- дигән җаваплар да очраштыргалады. Һәм үзләрен татар дип санаган, ләкин рус телле татарларда шулай ук “Сабантуй” дигән җавап булды. Ләкин инде “гомернең өч туе, бәби туе, шайтан туе, бака туе” – дигән җаваплар күзәтелмәде.

“Туй нәрсәсез, кемсез булмый?”- дигән сорауга беренче урында, татарлар арасында да, руслар арасында да “кияү белән кәләшсез – без жениха и невесты” дигән җавап өстенлек ала. Һәм бу сорауда шактый гына процентлар белән дип әйтик аерылып тора “аракысыз, спиртлы эчемлексез” дигән җавап. Руслар арасында ул икенче урында тора, ә татарлар арасында икенче урында “тамадасыз” дигән җавап тора.

“Туйда нишлиләр?” – дигән сорауда да шулай ук “пьют, ягъни эчәләр” дигән җавап руслар арсында процентлар буенча икенче урында тора, татарлар арасында да бар эчәләр дигән җавап, ләкин ул соңгы рәтләрдә тора.

Бу җаваплардан чыгып, шуны әйтергә була : христиан динендә спиртлы эчемлекләрне куллану, мөселман дине белән чагыштырганда, тыелмый. Хәтта кешене соңгы юлга озатканда да, поминки дип әйтик, анда спиртлы эчемлек кулланыла, кешене күпме хөрмәт итсәң, шул хәтле аны искә алырга кирәк, спиртлы эчемлек кулланырга кирәк. Һәм русларның элек сакланып килгән гореф-гадәтләре буенча, шәраб белән кызның намуслы булуы да үлчәнелгән, билгеләнгән. Мәсәлән, беренче зөффаф төненнән соң, әгәр кыз намуслы булса, шәраб тутырган бокалны егет эчеп бетергән. Әгәр ул намусын югалткан кыз булып чыкса, ул очракта инде, бу шәраб тулы бокалны ул төшереп ватырга тиеш булган. Менә руслардан алынган җаваплар арасында, шушындый эчтәлекле җавапларның булуы, бәлкем, менә шушы факторларга килеп бәйләнәдер һәм шуның белән аңлатыладыр.

Шулай ук тагын бик аерылып торган җавапларның берсе – татарлар арсында күбрәк “әти-әнисез, туганнарсыз, гореф-гадәтләрсез” дигән җавалар күбрәк кулланыла. Ә руслар арасында җавапларда —  “без веселья, без эмоций, без шариков, без цветов, без хлопушек” менә шундый җаваплар күбрәк. Бу татарларның гаиләдәге менә шул мөнәсәбәтләрне саклап калуга күбрәк өстенлек ясаулары турында сөйләсә, ә русларның исә, эмоциональ булулары турында, бигрәк тә эмоциональ булулары, ягъни “без веселья, без танца, без пляски, без смеха, без хохота, без задора” – менә шундый җаваплар бу турыда сөйли. Татар халкына элек-электән менә шундый тыйнаклык, сабырлылык хас һәм ул туйда үзенең тотышында да чагыла дип әйтсәк була. Ә русларда эмоцияләрнеңне тышка чыгару, татар халкына караганда, күбрәк. Һәм алар туй иткәндә дә, оялмыйча, кеше нәрсә әйтер икән, тегеләй әйтмәс микән, болай дип гаепләмәсләр микән дип утырмый күбесенчә, чыгып биеп тә керә, уйнап та керә һәм ул гаеп тә ителми дип әйтик. Бу аларның менә шушы җавапларында да чагылыш таба булса кирәк.

Шулай ук “без шариков, без цветов, без хлопушек” дигән руслардан алынган җаваплар аларның бәрәмне үткәргәндә, туйны үткәргәндә бизәлешкә ныграк игътибар итүе турында сөйли. Димәк, алар өчен әле туйның эстетик яктан дип әйтик инде бик матур булу да әһәмиятлерәк булып чыга.

Шулай ук тагын бер кызыклы җавап бар, ул да булса: “свадьба не бывает без драки”, “и что делают на свадьбе – дерутся”. Татарлар арасында “сугышалар, туй сугышсыз булмый” дигән җавап алынмады. Бары тик алынды “туй үпкәсез булмый” дигән, үз чиратында руслар арасында “свадьба не бевает без обиды” дигән җавап юк. Димәк, татар халкында берегеп калган стереотип дип әйтик инде, “туй үпкәсез булмый” дигән әйбер берегеп калган һәм ул җавапларда да чагылыш тапты. Ә русларда бу “дерутся” дигән сүзнең булуы, бәлкем, аларның шул эмоциональ яктан көчлерәк булулары һәм спиртлы эчемлекләр куллангач, эмоцияләренең тагын да тышкы яктан белдерелүе белән аңлатыладыр.

Шулай ук үзенчәлекле җаваплардан дип әйтик инде, бик кызык һәм шул ук вакытта кызганыч та дип атарга була, бер фактны китерәсе килә. “Туйлар нинди була” дигән сорауга “золотая”, “серебряная”, “веселая”, “интересная”, “задорная”, “кызык”, “күңелле”, “алтын туйлар”, “бриллиант туйлар”, “фарфор туйлар”, “гәүһәр туйлар” шундый вариантлар белән бергә үзләрен татар, ләкин аралашу телен рус дип санаган татарлар арасында “лейсбийская”, “голубая”, “на небе”, “неинтересная” – менә шундый җаваплар алынды. Татарлар арасында да юк андый җаваплар, руслар арасында да юк андый җаваплар. Минем әйтәсе килгән фикерем: кеше теленнән ераклашкач, ул бераз гореф-гадәтләреннән дә, диненән дә ераклаша бара һәм, кызганычка каршы, менә шундый, күңелсез дип әйтик инде, зәгыйфь булган күренешләр барлыкка килә. Чөнки, мин әйтмәс идем ул русларның тәэсире дип, аларда андый җавап юк. Алар әле монда да кереп бетмәгән, чөнки җаваплар арасында шундый бирелгән реакцияләр бар: “свадьба не бывает без драки, без спиртного ” – андый җаваплар бар. Һәм татарлардан да чыгып бетмәгән. Җаваплар арасында бар: “без чак-чака” дигән җаваплар да бар, “без хлеба и соли” дип һәм “без гостинцев” дигән җаваплар бар. Әлбәттә, рус халкында да мин әйтмәс идем хлеб-соль, ипи-тоз белән каршы алалар, гореф-гадәтләр …, менә әйтәсе килгән фикерем: гореф-гадәтләрдән алар читләшкән, монда кереп бетмәгән, моннан чыгып бетмәгән, кайдадыр уртада асылынып калган дип әйтик.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Фәнүзә Габдрахманова