14 мин
7 163

Татар халкының килеп чыгышы турында нинди теорияләр бар, аларның көчле һәм йомшак яклары.

Татарча
Русча

Татар дигән халык бар. Ул халыкның саны Кырым татарларын да кертеп 11 млн чамасы. Безгә билгеле татар милләте дип сөйләшсәк, ул 7 млн тирәсе халык була һәм аның күпчелек өлеше хәзерге вакытта Россиядә яши. Билгеле: бу халык бик борынгы, аның атамасы, ягъни «татар» дигән сүз борынгы төрки каһанлыклар вакытындагы документаль материалларда да чагыла. Анда тугыз татар, утыз татар дигән сүзләр бар, һәм бу исем таш язмаларда да сакланган. Борынгы замандагы татарлар бүгенге көнге татарларга турыдан-туры барып тоташамы дигән мәсьәлә бар, әлбәттә. Шушы мәсьәләләр буенча берничә теория бар.

Бер төркем галимнәр татар халкын болгарлардан «чыгаралар». Әмма аларның бер проблемалары бар: болгар атамасыннан татар сүзе ничек килеп чыккан? Бу гади генә чишелә торган әйбер түгел.

Икенче теория яклылар татарларны монгол татарларына бәйләп карыйлар.

Өченче төркем (мин үзем шул төркем тарафдары) татарларны төрки-татар дөньясыннан чыгаралар. Борынгы төрки каһанлык вакытында булган татарлар үсә-үсә, төрле компонентлар җыеп, хәзерге татарларга килеп җиткән дип саныйлар.

Хәзерге вакытта татарларның төрки-татар һәм Алтын Урда чорыннан чыккан дигән фикерне алгарак чыгардылар галимнәр. Татарның этногенезына караган вакытта төп этаплар түбәндәгеләр: Борынгы Төрки каһанлык,  Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм татар ханлыклары аркылы килә торган этногенез җебе. Минемчә, шушы караш чынлыкта дөрес.

Монгол татар теориясенә килгәндә, соңгы вакытта ул карашка яңалыклар өстәлде. Шул исәптән яңа чыганаклар барлыкка килде. Бик кызыклы мәгълүматлар бар: борынгы татарлар белән хәзерге татарларның тоташуы урта гасырларга барып тоташа. Борынгы заман төркиләрнең  Алтын Урда чорына килеп кергәнче булган этник процесслар аркылы үтүе. Нәрсә дигән сүз соң бу? Татар теле кыпчак телләр төркеменә караганын барыбыз да беләбез. Бу төшенчәгә төпләбрәк карасак, татарларның формалашуында кыпчакларның зур роль уйнаганлыгын күрәбез. Билгеле моны Алтын Урда вакытындагы кыпчакларга бәйләп карыйлар. Әмма соңгы мәгълүматларга карасак, безгә Кимак каһанлыгын да искә алырга кирәк. Кимак каһанлыгы – Азияда, борынгы төрки каһанлык һәм уйгур каһанлыгы егылганнан соң барлыкка килгән дәүләт. Ул Иртыш бассейнында урнашкан, анда шәһәрләр дә булган. Шушы Кимак каһанлыгыннан кыпчаклар чыгалар. Кыпчаклар – шул кимакларның бер төркеме. Тарихи мәгълүматларга караганда, Кимак каһанлыгын оештыруда катнашкан затлы төркемнәр, ягъни элита барысы да татар кабиләсеннән булганнар.11 гасырда Кимак дәүләте җимерелгәннән соң, кимаклар күпләп урта Азиядан төньякка күчеп килгәннәр һәм монголлар килгән вакытта шунда яшәгәннәр. Алар Урта Азияда һәм Иранның бер өлешендә булган Харезм шах дәүләте белән бәйле булганнар. Харезмшах дәүләте соңгы династиясе вәкилләре шушы кимаклар арасыннан чыккан шәхесләр булганнар. Аларның бөтен гвардиясе шушы сугышчы кимаклардан торган.  Болар татарлар белән бәйле төркемнәр. Харезмшахлар монголлар белән бик каты сугышканнар. Монголлар соңыннан аларны үз составларына керткәннәр. Кимаклар Алтын Урда составында да зур роль уйнаганнар. Кыпчак дигән төркем көнбатыштагы безгә билгеле булган половцы белән генә түгел, көнчыгыш кыпчаклар – кимаклар белән дә бик нык бәйле.

Менә шулай караганда, без үзебезнең этногенезне башкачарак күз алдына китерәбез хәзер. Ягъни борынгы татарлар булган һәм урта гасырның  башлангыч чорларында яшәгән кимаклар да шул ук татарлар дип каралырга мөмкин. Ул татарлар Урта Азиядә генә түгел, монголларга якын урыннарда да булганнар. Мәсәлән, Чыңгыз хан сугышкан вакытта, найман һәм меркетлар белән бәрелешә. Баксаң, документаль чыганаклар нигезендә, бу ике төркем дә татар булып чыктылар. Бу безнең карашларны нык үзгәртә. Кытай чыганаклары аркылы безгә билгеле булган монгол-татар дигән төшенчә ул эчтәлекле нәрсә булып чыкты. Бу монгол-татар эчендә монголлар үзләре дә һәм алар кул астына эләккән, алар белән бәйләнешкә кергән татарлар да булганнар. Алар монголлар белән бергә соңрак урта Идел буларына да күчеп килгәннәр. Урта Идел буенда элегрәк яшәгән болгарлар шулар тарафыннан соңыннан йотыла, татар дигән исем өскә калка.

Алтын Урда чорын документлар нигезендә карасак, Алтын Урда чорында болгар дигән исемнең юкка чыгуын күрәчәкбез. Бөтен халык татар дип, я мөселман дип атала башлый. XV-XVI гасырларда татар ханлыклары вакытында безгә татар дигән төшенчә генә очрый, бернинди болгарлар да юк.

Шушы күзлектән караганда, татар дигән халык күп тармаклы, күп төркемле булса да, этносны формалаштыручы иң төп компоненты ул татарлар дигән нәтиҗә ясый алабыз. Бу татарлар борынгы заманнардан бирле Үзәк Азиядә яшәп, соңыннан безнең якларга күченеп килгән төркем булып чыга. Ул зур һәм көчле төркем булган һәм цивилизация ягыннан югары дәрәҗәдә торган.

XIV гасырда яәгән фарсы галиме Рәшит-әт-Дин үзенең төп хезмәтендә татарларга бик югары бәя бирә. Анда әгәр дә бу татарлар берләшеп торсалар, бөтен халыкларга да хуҗа булырлар иде дигән фикерләр бар. Ул татарларны борынгыдан килгән данлыклы төркем буларак күз алдына китерә. Алар элита булганнар һәм борынгы каһанлык заманында ук Азиядә зур рольләр уйнап, соңыннан шул рольләрне саклап кала алганнар. Билгеле-бер дәвердә алар монголларга буйсынганнар, ләкин монголлар кул астында да үзләренең йөзләрен югалтмаганнар. Хәтта шундый мәгълүмат бар: Үзбәкхан хакимияткә килер алдыннан, 1312 елда Такта хан үлгәннән соң, бер шәхес Чыңгызый булмаса да, тәхетне үз кулына эләктерә. Ул хәтта үзен хан дип игълан итеп өлгерә ала. Соңыннан  аны Үзбәкхан белән килүчеләр үтерәләр. Шул шәхеснең кабиләсе уйгур дип әйтелгән. Чынлыкта бу уйгур кабиләсе дә татарлар белән бәйле булып, бик көчле кабилә булган.

Бүген Кытайда яшәүче уйгырларның телләренә карасак, аның безнең телгә бик якын һәм аңлаешлы булуын күрәчәкбез. Берсе дә юктан гына барлыкка килгән нәрсә түгел. Димәк, әле XIV гасыр башында да татарлар белән бәйле төркемнәр, Чыңгызыйлар кул астында булсалар да,  хакимиятне кире үз кулларына кайтарырга тырышып караганнар һәм үзләрен лаеклы дип санаганнар.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: бу татар дигән халык – борынгы халык, VII-VIII гасырлардан бирле Үзәк Азиядә яшәгән. Икенчедән, ул сан ягыннан аз санлы булмаган. Алда әйтелгән утыз һәм тугыз дигән компонентлар чынлыкта зур берләшмәләрне күз алдына китерәләр. Үзәк Азиядә татарларның алты дәүләтләре булган дигән мәгълүмат та бар, алар зур һәм кече төркемнәр булып яшәгәннәр. Өченчедән, татарлар, үзләренең этник йөзен югалтмыйча, урта гасыр чорыннан ук соңгы дәвергә кадәр яшәп килә алган. Үз составында башка төрки булган һәм төрки булмаган халыкларны эреткән, юкка чыгарган һәм хәзерге заман татарын формалаштырган.  

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Дамир Исхаков