14 мин
5 421

Татар профессиональ музыкасы барлыкка килү тарихы. Аңа нигез салучы композиторлар.

Татарча
Русча

Рус музыка сәнгатенә нигез салучы Михил Иванович Глинка дип санала. Күп кеше “Нишләп нәкъ менә Глинка, аңа кадәр дә композиторлар булган бит?!” дигән сорау бирә. Хикмәт нәрсәдә? Глинкага кадәр язган композиторларның миллилеге булмаган, алар итальян, немец композиторларына охшатып музыка язганнар. Шуңа күрә алар рус композиторлары булып җитә алмаганнар. Бездә дә шулай. Безнең татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев дип саныйлар. Әлбәттә, шул ук сорау туа. Сәйдәшевка кадәр татар композиторлары булмаган мени? Әлбәттә, булган. Ләкин аларга рус һәм чит ил музыка сәнгате зур йогынты ясаган. С.Сәйдәшев үзенең иҗатының нигезе итеп, безнең милли хәзинәбезне куйган. Шуңа күрә ул – безнең татар профессиональ музыкасына нигез салучы. Аның иҗаты бик бай. Хәзерге көндә дә ул – безнең иң танылган композиторларыбызның берсе. Ни өчен? Әйтеп киткәнемчә, С.Сәйдәшев иҗатының нигезе миллилектән тора. Бик күп татар халык җырларын куллана.

Аның төп әсәрләре бизәүле. Иң танылганнарының берсе – “Зәңгәр шәл”, Наемщик”, “Кандыр буе” һ.б. Хәзерге заманда аның җырлары һәм көйләре шушы спектакльләрдән өзекләр буларак билгеле. Ни өчен Сәйдәшев әсәрләрендә миллилек күп? Аның беренче уен коралы нинди булганын беләсезме? Сәйдәшев гармунчы булган. Хәзерге колхоз базары дип белгән базарга йөргән көн саен диярлек. Шунда гармунчыларны күргән. Шул гармунның тавышына сихерләнеп, шул уен коралында уйнарга теләк белдерә. Аны тәрбияләүче Ахмеров С.Сәйдәшевка гармун сатып ала. Аннан соң фортепианода уйнарга өйрәнә. Музыка техникумына укырга керә, музыка белеме ала. Шулай да иң беренче аның күңеленә халык җырлары сеңә. Шуңа күрә Сәйдәшев иҗаты халык җырларына нигезләнеп эшләнә. Сәйдәшев көйләрен халык җыры дип кенә йөртүләре, бутауларының сәбәбе дә шул. “Кандыр буе”, “Хуш авылым” әсәрләре шундыйлардан.

Салих Сәйдәшевтан соң бик күп яшь композиторлар барлыкка килә. Солтан Габәши, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Захит Хәбибуллин – барысы да шул бер елларда туган, XX гасыр башында үзләренең иҗатларын башлаган кешеләр. Әлбәттә, күбесенә Сәйдәшев йогынтысы күп була. Һәр композитор, иҗаты, популярлыгы миллилектән тора. М.Мозафаров, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин иҗатлары безнең милли хәзинәбезгә нигезләнеп язылган. Рөстәм Яхинны алсак, аның җырлары да милли хәзинәгә нигезләнеп эшләнгәнелеген күрәбез. “Керим әле урманнарга” – татар халкы җырлары интонацияләренә нигезләнеп язылган һәм иң популярлар җырлардан санала. Рөстәм Яхин – татар музыка сәнгатендә яңа жанр барлыкка китерүенә нигез салучыларның берсе. Ул да булса – романс. Романс – җыр сәнгатенең бер төре, ләкин образлары ягыннан, мәгънә ягыннан тирәнрәк, катлаулырак жанр.

Күп кенә яңа жанрларның барлыкка килү үрнәкләрен Сәйдәшевтан да алырга була. Мәсәлән, Сәйдәшевның “Наемщик” әсәренә кадәр татарда вальс булмаган. Марш жанры да татар сәнгатенә хас түгел. Ләкин С.Сәйдәшев маршы иң популяр маршларның берсе булып тора. Башка жанрларны барлыкка килүе дә безнең композиторлар белән бәйле. Мәсәлән, оркестр һәм фортепиано өчен жанр. Бу бит татар халкына хас түгел, ләкин Рөстәм Яхин үзенең беренче фортепиано әсәрен язып, яңа жанрның барлыкка килүенә китерә. Опера сәнгате дә безгә хас түгел. Беренче татар операларын язучылар – С.Гәбаши, Ю.Виноградов. 1939 елда Нәҗип Җиһановның “Качкын” дигән операсы барлыкка килә. Скрипка өчен яңа жанрны М.Мозафаров булдыра. Хор өчен әсәрләр дә бар. Безнең халыкта хор белән җырлау булмаган. Ләкин Ключаревның, Мозафаровның, З.Хәбибуллинның хор өчен язган әсәрләре бар. Заманалар үзгәрә. Совет вакытында, 30 елларда күмәк җырлар популярлаша.

Балет сәнгате дә безгә хас түгел. Салих Сәйдәшев музыкаль драмаларда бию күренешләре бар, бигрәк тә шәрык музыкасында, “Наемщик” әсәрендә бию элементларын күрергә була. Беренче балетлар – Нәҗип Җиһановның “Зөһрә”, М.Яруллинның “Шүрәле”се.

Оратория дип сөйлибез. Оратория – хор һәм ялгыз җырчылар өчен язган әсәр. М.Яруллинның “Кеше” дигән ораториясенә игътибар итәр идем.

Хәзер рок опера дигән нәрсә бар. Рәшит Кәлимуллин, мәсәлән. Э.Низамов бу өлкәдә эшли. Профессиональ музыканың барлыкка килүенә музыка уку йортлары барлыкка килү дә тәэсир итә. Көнчыгыш консерватория, Казан дәүләт музыка техникумы, музыка мәктәпләре барлыкка килә башлый. Аннары 1945 елда консерватория ачыла. Бүгенге көндә безнең Татарстанда музыка белеме бирә торган 4 урта уку йорты бар. 5нче культура училищесы. Югары уку йортлары исәбенә Мәдәният һәм сәнгать институтын, КФУның музыка бүлеген, Казан дәүләт консерваториясен кертә алабыз. Хәзер кластер дигән күренеш бар: музыка мәктәбе, урта белем бирү йорты, югары уку йорты.

Татар профессиональ музыкасының барлыкка килүенә нигез салучы – Салих Сәйдәшев.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Сәгыйт Хәбибуллин