13
7 073

Татар теленең дөнья телләре арасындагы урыны һәм төп үзенчәлекләре.

Татарча
Русча

Татар теле турында сөйләшәбез икән, иң элек безгә аңларга кирәк: татар теле дөнья телләре  арасында нинди урынны алып тора. Хәзер дөньяда 2500дән алып,  6000-7000 меңгә кадәр тел бар дип санала.  Шулар арасында татар теле нинди урынны ала икән? ЮНЕСКОның карары буенча, татар теле дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе булып тора.

Телләрне төркемләгәндә, гадәттә, берничә классификациягә нигезләнәләр. Шуларның беренчесе – килеп чыгышы ягыннан, ягъни генеологик классификация. Бу классификация буенча, тел гаиләләре аерып чыгарыла һәм алар үзләре төркемнәргә бүленә. Мәсәлән, татар телен алып карасак, ул безнең Урал-алтай телләре гаиләсенә һәм шул Урал-алтай телләре эчендә Алтай тармагына һәм төрки телләр төркеменә керә. Төрки телләр үзләре тагын берничә төркемчәгә бүленәләр. Мәсәлән, кыпчак, угыз, болгар телләре. Шулар арасыннан татар теле кыпчак телләре төркеменә керә. Аның иң якын кардәшләре башкорт, казах, кыргыз, Кырым татарларының төньяк диалектлары, үзбәк теленең кайбер диалектлары, комык, ногай, уйгыр һ.б. Чагыштыру өчен карап китсәк, безнең төрек теле, мәсәлән, угыз теле төркемчәсенә керә. Аның белән бергә, шулай ук, әзербәйҗан теле, төрекмән, трухмен теле һ.б. Ә чуваш теле – безнең күршебез – ул болгар теле төркемчәсенә керә. Башка телләрнең берничәсен карап үтсәк, мәсәлән, рус яисә инглиз, алман, француз телләре – алар һинд-европа телләре гаиләсенең төрле төркемнәренә керәләр. Мәсәлән, рус теле – көнчыгыш славян төркемчәсенә, инглиз, голланд яисә алман телләре – алар көнбатыш герман төркемчәсенә керә.

Бу генеологик, ягъни килеп чыгышы ягыннан татар теленең урыны булды. Кайчакта гарәп теле дә татар теленең кардәше дигән фикерне очратырга туры килә. Тик гарәп теле ул симит-хәми телләренең симит төркеменә һәм ана иң якын булган тел борынгы иврит теле. Алар үзара бик якыннар. Ул яктан, гарәп теле безнең кардәш тел түгел.

Алга таба икенче классификацияне карап үтсәк, безнең морфологик, ягъни структур-типологик классификация бар. Структур-типологик классификация буенча, телләр берничә төргә аерылалар. Безне татар теле керә торган агглютинатив телләр кызыксындыра. Бу авыр термин бер дә борчымасын, аның асылы бик җиңел. Агглютинация латин теленнән тәрҗемә иткәндә, ябыштыру дигән мәгънәне белдерә. Кемдер сүзләрне ябыштыру дип аңларга мөмкин. Ләкин монда сүзләрне түгел, ә кушымчаларны ябыштырган кебек бер-берсенә кушалар. Гади тел белән әйткәндә, тамыр,нигездә, үзгәрми. Аңа бер-бер артлы, билгеле бер тәртиптә кушымчалар ялгана. Һәр кушымча, нигездә, бер генә мәгънәгә ия була һәм шул тәртиптә бик күп кушымча ялгарга мөмкин. Мәсәлән, бүл тамыры (фигыль), шуннан ясыйбыз исем: бүлмә, тагын бер исем — бүлмәдәш, бүлмәдәштегеләрнекеннәндер. Ягъни бер-бер артлы кушымчаларны ялгап барабыз. Аңлау өчен авыр түгел. Барлык төрки телләр дә шушы агглютинатив телләргә кертеләләр. Моннан тыш фин-угор телләренең дә кайберләре агглютинатив телләргә керә.

Чагыштыру өчен: рус теле бөтенләй башка системага карый. Ул флектив телләргә керә. Флектив телләр сгибание, яъни бөгелү-бөгү дигән мәгънәне бирә. Анда үзгәрешләр барлыкка килә. Шул исәптән, инглиз, француз, һинд-европа телләренең барысы да диярлек флектив телләргә кертеләләр. Аларда эчке үзгәрешләр барлыкка килә, тамыр үзгәрүчән була, кушымчалар, нигездә, берничә мәгънә белдерәләр. Бер үк вакытта алар атны да, санны, килеш мәгънәсен дә белдерә ала. Бу икенче морфологик кассификация булды.

Татар теленең тагын нинди үзенчәлекләре бар? Гадәттә, фонетик үзенчәлекләрдән сингармонизм законын еш искә алалар. Күбегезне ишеткәне бардыр. Сингармонизм гармония сүзеннән алынган. Гадәттә, бу теманы мәктәптә үтәләр, укыталар. Башка төрки телләрдә, моннан тыш кайбер фин-угор телләрендә, шул исәптән, мари, мордва, коми-пермяк, венгр телләрендә сүздә сузыклар я калын гына, я нечкә генә була. Сүзгә кушымча ялгаганда да, берничә варианттан без кирәклесен сайлап алабыз: калын сузыклар булса — калын, нечкә сузыклар булса нечкәсен кулланабыз. Шул рәвешле кушымчалар ялгану тәртибе барлыкка килә. Калын-нечкә сузыкларны аңлау авыр түгел, татар телендә алар парларны тәшкил итәләр. А сузыгы калын, ә аның нечкә пары. У–калын, ү–нечкә пары. Шул ук тәртиптә ә-ө, и сузыгының калын пары юк. Мәсәлән, урам сүзендә ике сузык та калын, шуңа күрә кушымча ялгаганда, без калын сузык кулланабыз; урам – урамнар. Венгр теленнән мисал китерергә мөмкин. Мәсәлән, кенв (китап) дигән, кенивем (китабым), кенвемет (китабымны). Һәрбер кушымчаның калын варианты бар. Тик без нечкә сузыклы кушымчаны сайлыйбыз. Бу күренешне икенче төрле сузыкларның гармониясе, яки сузыклар ассимиляциясенең бер төре дип тә атыйлар. Сингармонизм законының асылы шуннан гыйбарәт. Ләкин шушы законның чыгармалары да бар. Уларның беренчесе — алынма сүзләр. Беренче чиратта, гарәп теленнән кергән мәһабәт, вөҗдан кебек сүзләрне китерергә була, икенче чиратта, рус теле һәм рус теле аша Европа телләреннән кергән сүзләр, шулай ук сингармонизм законына буйсынмыйлар. Икенчесе чыгарма — кушма, ягъни ике тамыр кушылып ясалган сүзләр. Мәсәлән, өчпочмак, Гөлнур, суүсем. Өченче чыгарылма — татар теленең кайбер үз сүзләре. Мәсәлән, сиңа, миңа формасы, яисә су кушымчасы белән ясалган сүзләр. Мәсәлән, зәңгәрсу, көлсу һәм мыни (шулаймыни) сингармонизм законына буйсынмый. Болар сингармонизм законыннан чыгармалар булды.

Татар теленә һәм башка төрки телләргә ирен гармониясе хас. Биредә иренләшкән сузыклар турында сүз бара. Бигрәк тә 4 сузык аваз — о-ө, ы-э авазлары күз алдында тотыла. Билгеле булганча, о-ө авазлары иренләшкән, ягъни реннәр катанашында ясалалар һәм үзләреннән соң килгән ы-е авазларын иренләштерәләр. Бу безнең орфографиядә кайбер авырлыклар да китереп чыгара. Барыбыз да борон, болон. колон, толом дип әйтәбез, ләкин язганда беренче иҗектә генә о яки ө язабыз, ә калган иҗекләрдә ы-э языла. Бу орфографик закон буларак кабул ителгән һәм без моны истә генә калдырырга тиешбез. Әлбәттә, моны үзгәртеп крараганнар. Латин графикысына күчкән чорларда (1927нче елдан) ничек ишетелсә, шулай яза башлаганнар. Ләкин инде 1927нче елда кире шушы тәртип белән язуга кайтканнар.

Ирен гармониясе, о-ө, ы-э авазлары турында сүз алып барганда, шуны да искәртеп үтәргә мөмкин. Безнең кардәш башка төрки телләрдә дә ирен гармониясе шулай ук бик көчле. Башкорт, тува, якут телләрендә бик көчле, хәтта язуда да чагылыш таба. Ничек әйтәләр, шулай язалар.

Яңадан о-ө, ы-э авазларына әйләнеп кайтыйк. Алар тагын бер аваз үзгәрешенә дучар ителәләр: редукцияләнәләр, ягъни кыскаралар, яки төшеп калалар. Монда ике генә момент бар. Алар ачык иҗектә булсалар, төшеп калырга мөмкиннәр, ябык иҗекә булсалар, кыскарак әйтеләләр. Мисаллар карап үтик. Күңел, күңелле дигәндә, икенче иҗектәге э авазы кыскарак әйтелә. Аваз төшеп калуга мисал: күңеле дип язабыз, ләкин кызу сөйләм барышында, күңле дип әйтәбез. Бу язуда чагылыш табарга тиеш түгел. Татар телендә язуда да чагылыш таба башлаган редукция күренеше бар. Мәсәлән, халык сүзе. Татар халкы дип әйткәндә, ы авазы төшеп кала, халыгы дип сөйләү хаталы була. Шул ук тәртиптә холык — холкы, милек-милке, шигырь — шигъри әсәр сүзләре. Кайбер фигыльләрдә дә моны очратырга өмкин. Ләкин алар сирәгрәк кулланылалар: бөрек, ләкин су бөрке, калык — калкырга диләр. Нигездә, редукция турында шулар.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Зоя Кириллова