3 мин
3 042

Татар халык биюнең үсеш тарихы һәм аның формалашу проблемасы.

Татарча
Русча

Кайбер китапларда тасвирланган беренче чыганак болгар чорына карый. Бу, биюче пар сурәтләнгән, чигелгән сөлге табылу. Бүген без күргән хәзерге татар биюенә килсәк, ул XIX нчы гасырдан килә. XIX нчы гасырда беренче телгә алынулар барлыкка килә, ягъни беренче фольклор экспедицияләре барлыкка килә башлый.

Татар биюе ярлы. Ни өчен? Татар профессиональ сәнгате, ягъни Татарстанда, Казанда татар профессиональ бию сәнгатенә өйрәтү 47 нче еллардан башлана. Музыкаль училищеда татар хореографиясе бүлеге ачалар. Ә хореография училищесы монда 93 нче елда гына барлыкка килә. Әгәр дә бер, XIX нчы гасыр ахырында ачылган Ваганов академиясен алсак, анда халык сәхнә сәнгате биюе өйрәтелгән. Шул вакытта ул, классификациясе һәм мәктәбе булган, “характерлы” бию дип аталган. 30 нчы елларда советлар союзының барлык хореографик училищелары укыткан, “Народно-сценический танец” дигән китап чыгарылган.

Хәзер татар биюен рус бию мәктәбе аша классификацияләргә җыеналар. Тик ул аерыла бит. Әйе, татар биюенә рус биюе хәрәкәтләре кертелгән була, тик шулай да, минем фикеремчә, татар биюе төрки халыклар биюе белән охшаш. Шул ук Урта Азия биюләре белән. Анда милли биюнең милли мәктәбе бик зур үсеш алган. Ягъни анда бөтен мәктәпләрдә үзбәк биюе дәресе булса, бөтенесе дә әлеге дәресне билгеле бер кануннар аша үтә. Бөтенесенең дә беренче, икенче һәм өченче торышлар бар. Алар теркәлеп куелган, төрле китаплар чыгарылган, Шунысы кызык, әлеге китапларны шунда яшәүче татарлар язган.

Шуңа да, татар биюе ярлы түгел, бай булсын өчен, бөтен хәрәкәтләр һәм классификацияләр сурәтләнгән татар бию мәктәбе төзергә кирәк. Шул ук кулларның торышы яулык артында, алъяпкыч янында,  жилет янында гына түгел, һәр торышның үз номеры булырга тиеш. Ягъни Сәнгать институтында, балалар сәнгать мәктәпләрендә, Хореография училищесында  татар биюен бөтен кеше бер система буенча үтәчәк. Шул вакытта ул, әлбәттә, бай булачак.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Нигина Әхмәдулина