3 745
ХХ гасыр башында татар көнкүреш теле: тормышта, гәҗиттә, мәчеттә.
XIX гасырның ахырына кагылганда, ул вакыттагы көнкүреш шактый зур үзгәрешләр кичергән һәм ул тарихның бар дәрәҗәләрендә дә, барлык катлауларында да шактый күренә, бар аспектлларда да. Дискурс та үзгәрә бара,үзгәрә бара социология да, ул заман өчен дин дә үзгәрә бара. Һәм инде көнкүрешнең үзгәрүләре, алар күп очракта шушы көнкүрешнең иң мөһим аспектларына кагыла торган булган. Монда күп кенә мисаллар китерергә була, мәсәлән, кием мисалы, күп кенә вакытта мондый әйберләрне сөйләгәндә, спикуляциялар да була. Мәсәлән, нәрсә ашарга ярый, ярамый, бер яктан, икенче яктан, ураза тотылу проблемасы. Менә тоже зур проблема булган ул заман өчен. Анысы инде 20нче гасыр башындарак. Аннан соң, җир мәсьәләсе шактый кагылган инде, исереклек мәсьәләсе, димәк, мәскәрәтнең, гомумән, проблемалары булган. Аның өстән, 19 гасыр ахырында 1883 еллардан татар дөньясында, татар галәмендә Руссияның мөселманнары арасында гомумән СМИ дигән бер яңа иҗтимагый тармак барлыкка килә, һәм инде аның, мәсәлән, беренче гәҗит чыга башлый, Исмәгыйль Гаспарлы тарафыннан “Тәрҗемән” газетасы. “Тәрҗемән” газетасы ул вакыт өчен дөрестән дә бик зур таяныч була. Таяныч була ул кайсы өлкәләрдә: беренче чиратта коммуникация, дин һәм алдынгы фикерне киң катлауларга җиткерү мәсәләләрендә. Һәм шушы мәсьәләгә кайтканда берничә аспектнны әйтеп үтәргә кирәк, ул ,мәсәлән, беренче очракта — тел проблемасы, тел мәсьәләсе. Менә көнкүрешкә кайтканда, иң электән, хәзер дә инде аны шулай итеп өйрәнәләр, тел мәсьәләсе ул күп әйберләре дөрес коннотация, димәк, дөрес аңлаешның юлы, ягъни ысулы дип әйтергә кирәк. Чөнки, мәсәлән, кайтканда шушы гәҗитләргә, монда беренче сорау туа. Менә бит инде Исмәгыйл Гаспарлы Кырым татары булган, тел мәсьәләсе ничегрәк булган? Кырым татары Казан татарын аңлаганмы, аңламаганмы? Ул бер проблема. Әгәр дә инде без сезнең белән әз генә бу проблеманы әдәбиятта өйрәнсәк, без сезнең белән беләбез: Кырым татары ул аерым бер тел, Казан татары теле бер аерым тел. Әмма дә ләкин, аларның бер-берсен аңлый торган формалары булган һәм инде ул форма дөресен генә әйткәндә, гади сүз белән әйткәндә, гарәп, фарсы һәм төрек телләрен катнаштыру бер шундый «Native language» түгел, ясалма тел була инде бу. Һәм инде аны гадәтенчә әдәбиятта иске татар теле дип атыйлар. Гомумән, бу телне динчеләр һәм голумә суфилар теле дип әйтәләр. Чөнки, бу очракта шушы ике категория дип әйтергә кирәк инде, шушы телне кулланган. Матур әдәбият булмаганга ул вакытта, күп кенә әсәрләр алар языла торган булганнар инде, алар дини конспектта язылганнар һәм инде, дини проблемаларны күтәргәннәр, аннан тыш ул әхлак проблемалары булган. Мәсәлән, әдәп һәм башка шушындыерак проблемалар һәм инде менә шушы текстларда шул тел кулланылган булган һәм аның таралышы география тарафыннан караганда ул шактый гына булган. Чөнки бу телне, кулланучылар дип әйтергә кирәк, алар Казанда да булган, Кырымда да булган, Казахстанда да табып була аны, Себердә дә табып була. Димәк, бу шундый ясалма конструкция була. Әмма дә ләкин, ясалма булса да, үзенең өчен, элемтә өчен төрле тарафта торучы татарлар өчен, бу бик тә уңайлы бер ысул булган шушы элемтәне тотыр өчен. Әмма дә ләкин, “Тәрҗемән” газетасы икенче юл белән китә, һәм алар әз генә бу телне үзгәртеп аның нигезенә төрки телләрне салалар. Димәк, аларның ниятләре инде баштан була әз генә дөньяви итәргә татар телен. Димәк, татар телен генә түгел инде, гомумән Россиянең төрки телләрен дип әйтергә була. Әмма дә ләкин, бу да бик дөрес булмый, чөнки ул заман дөньяви дигән әйбер татар мөхитендә, татарларның көнкүрешендә, татарларның иҗтимагый проблмаларында, гомумән социумда булмаган дип әйтергә була. Чөнки менә, мәсәлән, монда инде социологияга кереп китсәк, дөньяви белем алган, университетларда укыган кешеләр, студентлар дип әйтергә кирәк, алар бик аз була. Социологик яктан караганда, аларның өлеше, урысча әйткәндә, “статистическая погрешность”, димәк, статистик хатага гына керә торган булган. Һәм инде, Исмәгыйл Гаспарлының шушы менә беренче омтылышы дип әйтергә кирәк, ул күбрәк Кырым татарларына нигезләнгән була. Чөнки алар арасында гадәттә шушы менә дөньяви белем алган кешеләр, аларда офицерлар күп була, һәм инде гәҗит алар тарафыннан күбрәк укыла. Бу бер мәсьәлә. Икенче мәсьәләгә киткәч инде, әгәр дә инде хәзер безнең гәҗиткә карганда ул шул заман өчен социаль челтәр кебек үк әйбер була. Чөнки, мәсьәлән, безнең Казан губернасының берәр Мамадыш өязендәге берәр авылыннан берәр мулла язып җибәрсә бер хат, аңа Кырымнан бер иптәш, мәсьәлән, җавап бирсә, ягъни берәр комментарий бирсә, димәк инде, без географик яктан караганда әллә нинди якларда, бик ерак җирләрдә булган кешеләрне тоташтыра алабыз һәм дә инде, менә шундый үзенә карата социаль челтәр барлыкка килә. Монда тагын бер аспект бар, менә көнкүрешкә төшкәндә тел мәсьәләсе, ул күп очракта кешенең ул замандагы идентичностен тел үз…
Димәк, тел үз билгеләренең бер аспекты була. Димәк, бу инде, беренче очракта, дин әһелләренә кагыла, монда бик уңайлы гына мантыйк, димәк, логика. Әгәр дә мин шушы “матур тел”не дип әйтик инде, куштырнаклар эчендә, югары тел дип кулланам икән, димәк, мин үземне башка гәвам халыктан өстенрәк итеп хис итәм. Чөнки, минем телем аларныкына караганда остарак. Чөнки минем телем, аларның теленә караганда матуррак. Чөнки, мәсьәлән, мин анда “Җәүҗәте-тәхсис” дигәндәй, шушындыерак сүзләр куллана алам һәм аның мәгънәсен аңлыйм. Менә, димәк, шушы позициядан караганда, дин әһелләре, шушы менә голамә, шундый менә конкрет сызык сыза. Һәм менә гавами халык арасында һәм дә голумә арасында. Һәм инде тел шушы менә сызыкның бер нигезе була дип әйтергә кирәк. Бу бер проблема. Икенчедән, әле ике тел дип кенә, ике вариант ди әйтеп кенә булмый, чөнки алар әз генә күбрәк булган. Менә мин әйтеп киткән “Тәрҗеман” газетасы 20нче гасыр башында, аның үзенең теле формалаша һәм инде ул телне кайбер фән әһелләре “Тәрҗеман” газетасының теле дип атыйлар. Димәк, инде менә шушы, бу шул дөньяви телнең әсәре дип әйтергә кирәк. Чөнки, гадәттә ул тел белән сөйләшмәгәннәр. Голама, мәсәлән, үз телен ул шактый кулланган. Ул язма тел генә булмаган, алар анда сөйләшкәннәр, чөнки, тагын бер кат әйтәм, аларның шушы телне куллану, урысча әйткәндә “речевая артикуляция” — дөрес итеп сөйләү, ул аларның белеменең бер шундый дәрәҗәсе һәм күрсәткече булган. Ә менә “Тәрҗеман” газетасының теле, ул сөйләшә торган тел булмаган һәм инде менә “Тәрҗеман” газетасыннан, дөресен генә әйткәндә, тыш чыкмаган да. Ул инде Казан татарларына кагылган да. 1905 елда мөхиттә үзгәрешләр көчәеп китә, чөнки революция башлана. Һәм, шушы революция башлангач анда күп кенә уңайлыклар барлыкка килә һәм инде, мәсәлән, хокук дигән әйбер мөселманнар тарфында да алар шактый гына үсеп килә дигәндәй. Мәсәлән, хокук дигән әйбер мөсеманнар тарафында да алар шактый гына үсеп килә дигәндәй. Мәсәлән, анда барлыкка килә, гәҗит чыгару хокукы, дин сайлау хокукы, гади тел белән әйткәндә. Һәм барлыкка килә күп кенә газеталар. Мәсәлән, Питербургта Гатаулла Баязитов тарафыннан чыгарыла башлый “Нур” газетасы һәм 4нче номерда, 4нче санда, Гатаулла Баязитов укучылардан, гәҗит укучыларыннан, гәҗит алучылардан сорый: “Ня делдә язабыз?” дип. Димәк, кайсы телдә язабыз, нинди телдә сезгә була уңайлырак аны укырга. Менә монда ул бер ни күрсәтә. Ул үзенә күрә бер маркер. Ул, дөрестән дә, дискурс маркер, икенчедән, социология маркеры һәм, гомумән, ретроспектив маркер. Чөнки шушы вакытта без менә әйтә алабыз, менә әгәрдә Гатаулла шулай иттереп сорауны куйгач, димәк, телләр күп булган. Телләр күп булган дип әйткәндә инде димәк, татар теленең вариацияләре, варитивлыгы ул шактый булган, ким дип әйтеп булмый, өч моментын инде әйтеп киттек. Һәм шушуы телләрне кулланучылар да шактый күп булган. Алар төрле тарафта яшәгәннәр, һәм мондый контекстта Баязитов сорауны куйгач, димәк, аның өчен менә шушы мәсьәләдә укучыларның фикере алдынрак булган, чөнки бу аның өчен бу инде “маркетинговый ход”, русча әйткәндә, чөнки кайсы телдә кеше күбрәк сөйләшә, шуның кадәр кеше гәҗит ала. Безнең өчен инде бу бер күрсәткеч, нинди вариацияләр булган һәм алар ничек таралган булган. Аннан соң, мәсьәлән, шушы тел проблемасын дәвам иткәндә, “Шура” журналында, ул “Шура” журналы Оренбургта чыга иде Риза Фәхретдин тарафыннан, анда менә шушы проблеманы күтәрәләр анда. Әз генә икенче төрле итәләр аны, анда “Тәрҗеман” газетасы кебек бер уртак тел тапмыйча тапмакчы булалар. Һәм шушы телне эзләү өчен алар бер метод табалар — телне чистарту. Димәк, башка телләрдән кергән сүзләрне алып атабыз да, чиста татар телен табабыз. Һәм шушы чиста татар теле белән инде даими рәвештә куллана башлыйбыз. Әмма дә ләкин ул алай гына асат кына булмый, менә шушы чистарту процессы ул тел ярышына, “тел ярышы” дип исем ала, һәм инде аннан соң аны Риза Фәхретдин аерым китап итеп чыгара һәм инде бу ярышта, беренчедән, Мәҗит Гафури җиңә, ә икенчедән, алар бер нәтиҗәгә киләләр.Татар телендә, саф татар телендә язышып булмый, сөйләшеп булмый, фикер йөртеп булмый. Чөнки күп кенә концепцияләрнең, күп кенә категорияләрнең татар телендә синоним һәм аңлатмалары юк. Ну ул, мәсәлән, дингә кагылышлы. Икенче проблема – мәсәлән дингә дип әйткәндә инде, аның дәвамы ул — юриспруденция проблемасы. Димәк, шәригатьнең күп кенә категориясен аны берничек тә тәрҗемә итеп булмый. Һәм инде, димәк, чеп-чи татар телендә сөйләшә алмыйбыз. Чөнки ул юк, вообще. Ислам динен кабул иткәчтен, димәк, инде без ул телне югалттык дигән сүз дип әйтергә була инде.
Касаясь конца XIX, во всех аспектах, во всех степенях и уровнях истории видно, что быт потерпел сильные изменения. Изменяется и дискурс, и социология, для того времени изменяется и религия. Изменения быта во многих случаях влияла на эти важные аспекты жизни. Можно привести много примеров, например, одежда, во многих случаях говоря об этом появляется спекуляция. Например, с одной стороны, что можно есть, что нет, с другой, проблема как держать пост. Это тоже была большое проблемой для того времени. Это уже в начале ХХ века. После появилась проблематика землевладения, пьянства, то есть, в общем, были проблемы. В конце XIX века, с 1883 года в мире татар, среди мусульман России появляется новая социальная ветвь, СМИ. Например, выпускается первая газета “Тәрҗемән” (перевод) под покровительством Исмагыля Гаспарлы. Эта газета в то время была действительно сильной опорой. В таких областях как, коммуникация, религия и в вопросах продвижения передовых мыслей. Возвращаясь к этому вопросу нужно сказать о нескольких аспектах. Например, в первую очередь, проблематика языка.
Говоря о быте, раньше и сейчас изучали его так же, надо сказать проблематика языка — это правильная коннотация, способ и прием правильного понимания многих вещей. Так как, например, вернемся к этим газетам, вопрос возникает первым отсюда. Ведь Исмагыйль Гаспарлы был Крымским татарином, каким было состояние его речи? Понимал ли Крымский татарин язык Казанского татарина или нет? Это одна проблема. И если мы изучим эту проблему в литературе, то узнаем, что язык Крымского татарина — отдельный язык, и язык Казанского. Но была форма, которая позволяла им понимать друг друга. Честно говоря, эта форма, это производный язык, а не соединение арабского, фарси и тюркских языков как «Native language». И в литературе его обычно называют старым татарским языком.
В общем, этот язык называют языком верующих и «голумә суфи». Потому что эти две группы использовали этот язык. По причине отсутствия красивой литературы многие произведения писались ими, и они были в религиозном контексте. Поднимали проблемы религии, так же проблематику нравственности. Например, благовоспитанность и другие такие проблемы. И этот язык применяли в этих текстах, и география его распространения была большой. Потому что пользователей этого языка можно найти и в Казани, и в Крыму, и в Казахстане, и в Сибири. То есть это была производная конструкция. Но если и так, это был очень удобный способ для поддержания связи разных местностей.
Но газета “Тәрҗемән” идет по другому пути, они меняют этт язык, внедряя в основу тюркские языки. Значит, они хотели сделат татарский язык мировым языком. То есть, можно сказать, не только татарский язык, а тюрские языки России. Но это не совсем правильно, потому что для того времени татарской среды, социума, быта и социальных проблем не было такого явления “мирской”. Потому что, углубляясь в социологию, увидим было мало студентов учащихся в университетах, людей с мировыми знаниями. С социологической стороны, эта часть- это социологическая погрешность. И вот первые порывы Исмагыйля Гаспарлы были основаны большей частью на Крымских татар. Потому что среди них было много людей в мировыми знаниями, офицеров, много читающих людей. Это одна проблема.
Вторая проблема – это, смотря сегодняшним взглядом, социальная сеть газеты того времени. Например, если мулла какого-нибудь села Мамадышского уезда Казанской губернии напишет письмо, если ему ответит, оставит комментарий приятель из Крыма, то со стороны географии можно увидеть, мы можем соединять людей, находящихся очень далеко друг от друга, таким образом, создавая социальную сеть.
Язык является аспектов своих признаков. Значит, в первую очередь это касается религиозных лиц, это очень логично. Если я буду использовать этот «красивый язык» как высший язык, значит, я ставлю себя выше другого народа. Потому что мой язык умелее, чем у них. Потому что мой язык красивее, чем у других. Например, там я могу употребить такое слово как “Җәүҗәте-тәхсис” и понимаю его смысл. Значт, с этой позиции, религиозные люди подверкивают это конкретно. И среди ученых и среди простого народа. Это одна проблема.
Во-вторых, нельзя говорить только о двух языках, о двух вариантах, их было немного больше. В начале ХХ века газета “Тәрҗеман” формирует свой язык и многие религиозные лица называют его языком этой газеты. Значит, можно сказать, что этот язык – мирское творение. Потому что не разговаривали обычно этим языком. Например, ученый широко пользовался своим языком. Это была не только письменная речь, но и разговорная, потому что использование этого языка для них — это речевая артикуляция, она была показателем и престижем их знаний.
А вот язык газеты “Тәрҗеман” не был разговорным и не выходил за рамки газеты. Это касалось именно Казанских татар. В 1905 году начинается изменения в среде в связи с революцией. С началом революции появляются многие удобства и, например, у мусульман увеличиваются права. Например, право выпускать газеты, право выбора религии, говоря простым языком. Вот и появляется много газет. Например, в Петербурге Гатиаулла Баязитов начинает выпускать газету “Нур”. И в 4ом номере газеты он спрашивает у читателей “На каком языке будем писать?”. Значит, на каком языке вам будет легче его понимать. Здесь он показывает своеобразный такой маркер. И правда это дискурс маркер, во-вторых, маркер социологии, в общем, ретроспективный маркер. В этом случае мы можем сказать, что было много различных языков, раз Гатаулла так спросил. Говоря о множестве языка, о его вариациях, о вариативности, нельзя сказать, что их мало, ведь о 3 мы уже упомянули. И пользователей этого языка тоже было много. Они жили в разных местах, и раз он ставил вопрос под таким углом, значит ему было важно мнение его читателей. Потому что для него это был маркетинговый ход, чем больше людей разговаривает на определенном языке, тем больше читателей. Для нас это один из показателей того какие вариации существовали и как они распространились.
Например, эта проблематика продолжалась и в журнале «Шура», которую издавал Риза Фахретдинов в Оренбурге. Только немножко изменяют ее. Они не хотят находить один единый язык как делала газета “Тәрҗеман”, а ищут другой. Для поиска они выбирают метод очистки языка. То есть, убираем из языка все заимствования и остается чистый татарский язык. И начинаем постоянно пользоваться этим чистым языком. Но это не так то легко. Об этом процессе очистки в “состязании языка”, как это назвалось потом, Риза Фахретдин выпускает книгу. И в этом состязании, во-первых, побеждает Мазит Гафури, а, во-вторых, они приходят к единому заключению: невозможно писать, разговаривать, мыслить на чистом татарском языке. Потому что в татарском языке нет синонимов и объяснений для многих концепций. Например, в связи с религией.
Вторая проблема – например, говоря о религии, является ее продолжением – проблема юриспруденции. Значит, многие категории шариата просто невозможно перевести. Поэтому получается мы не можем разговаривать на чистом татарском языке. Потому что его просто не существует. Можно сказать, что мы потеряли его, когда приняли Ислам.