5 385
Татар телендә антонимнар турында кыскача мәгълумат.
Антонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр. Капма-каршылык – абсолют төшенчә. Шуңа күрә, тел белемендә капма-каршылыкны исә, бары тик шартлы төшенчә буларак кына карарга гына мөмкин.
Сәбәбе нәрсәдә соң? Беренчедән, һәрнәрсәне дә капма-каршы итеп куеп булмый. Бары тик охшаш, мәнтыйкый яктан, логик яктан бер-берсенә якын булган төшенчәләр генә капма-каршылыкка ия. Нигездә, бу билгене белдерә торган сүзләр. Мәсәлән, төсләр, вакыт, аралык, ераклык төшенчәләрен без нәкъ менә капма-каршы төсмерендә билгели алабыз. Ак дип әйтәбез икән, телгә шунда ук кара төшенчәсе килә. Чөнки аклык – яктылык, чисталык, пакьлек төшенчәсен белдерсә, кара төшенчәсе астында, буяу булсынмы ул, яисә күчерелмә мәгънәдә кулланыла торган начар гамәлләрне күз алдына китерәбезме, кара төшенчәсе нәкъ менә шул сыйфатларга ия була. Зур дигән вакытта –кечкенә, вак булган очракта – эре төшенчәләрен без күрсәтә алабыз.
Ләкин, әйткәнемчә, һәр сүзләрнең дә капма-каршы төшенчәсен билгели алмыйбыз. Мәсәлән, вакыт төшенчәсен белдергән вакытта, безнең атна көннәре бар. Ләкин бары тик нинди дә булса бер контекст эчендә генә, бер атна көнен икенче атна көненә карата капма-каршы куя алабыз. Дүшәмбе дип әйтәбез икән, халык телендә бу беренче эш көне дип күзаллана, әлбәттә, Россия шартларында. Һәм дүшәмбе сүзенә контекст эчендә, билгеле бер сөйләм гыйбәрәсендә атнаның соңгы эш көнен – җомга көнен, яисә шимбә көнен күрсәтә алабыз. Әммә һәр очракта да, дүшәмбегә шимбә ул антоним сүз дип әйтү мөмкин түгел. Әмма, кояш дип әйткән очракта, күк җисеме буларак, бер үк мәнтыйкый юнәлештәге форманы күз алдына китерсәк, айны капма-каршы мәгънә итеп бирәләр. Ул бигрәк тә халык мәкальләрендә, җырларда, сөйләмдә актив кулланыла. Зурга кечкенә антоним булган кебек үк, эш-гамәлләрне, процессларны белдерә торган сүзләр арасында да, капма-каршы мәгънәле сүзләребез күп була. Керәбез икән, һичшиксез аннан чыгу урыны була, керү – чыгу үзара капма-каршылыкны белдерә. Яктылык караңгылыкка каршы куелып күрсәтелә. Хәтта абстракт төшенчәне белдерә торган сүзләрдә дә, яхшылык – начарлык, нәфрәт – киресенчә шатлану, кайгы-хәсрәт сүзләренә сөенеч, шатлык сүзләрен антонимик сүзләр итеп, капма-каршы мәгънәле сүзләр итеп китерергә мөмкин.
Антоним сүзләр бер тел берәмлекләре арасында да, берничә тел берәмлекләре арасында да булырга мөмкин. Ләкин капма-каршылыкны уйлап тапкан очракта, капма-каршылыкны мисал булып китергән очракта, кайсы тел берәмлеге булуы игътибарга алынмый. Бары тик нинди җирлектә, нинди контекст эчендә куллануыбызны гына без антоним сүзләр ясауда файдаланабыз. Бу текстларда кулланабыз, әдәби әсәрләр вакытында, чагыштырулар вакытында капма-каршылык аша чагыштыру бик уңышлы була. Чөнки нәрсәнеңдер зурлыгын башка әйбергә карта, кечкенә әйбергә карата чагыштырабыз икән, бу инде кешенең күзаллавын, әлеге предметны күз алдына китерү өчен яхшы тәэсир калдыра, уңыш китерә.
Һәр сүзнең дә антонимы булмый дидем. Әйе, нигездә терминнарның, ягъни бары тик бер генә мәгънәгә ия булган сүзләрнең, антонимнары булмый. Чөнки бу сүзләрне башкача күзаллау мөмкин түгел. Тагын һәр процесска карата дагын, антоним ясау мөмкин түгел. Абстракт төшенчәләрне белдергәндә дә, мәсәлән, җиһан сүзенә, галәм сүзенә антонимнарны табу кыенрак. Бары тик, әйткәнемчә, әдәби әсәрдә нәрсәне дә булса сурәтләү процессы вакытында, билгеле бер шушы шарлар өчен генә уйлап табылган капма-каршылык төшенчәсен уйлап табырга мөмкин. Табарга, күрсәтергә, аңлатырга мөмкин. Әмма, сез уйлаганча, башка кешеләр дә нәкъ шулай уйлый дип әйтергә, уйларга һич ярамый. Чөнки мин ак дигән вакытта,антоним буларак караны күзаллыйм, әмма кем өчендер соры да, билгеле бер мөхит җирлегендә, акка карата тискәре, капма-каршы мәгънәдәге сүз була ала. Шуңа күрә, һәрнәрсәнең билгеле бер җирлеге, билгеле бер чагыштыру объекты булырга тиеш.
Антонимы – это слова с противоположным значением. Противоположность – абсолютное понятие. А в языкознании противоположность можно рассматривать только как условное понятие.
А в чем же причина? Во-первых, не все можно противопоставить. Лишь понятия, которые схожи и близки друг к другу с логической стороны, обладают противоположностью. В основном, это слова, обозначающие признак. Например, цвета, время, пространство и расстояние мы можем обозначить противоположными словами. Если мы говорим белый, то на язык сам по себе нарывается черный. Так как белый означает светлость, чистоту и свежесть, то черный, будь это краска или плохие деяния, употребляемые в противоположном значении, будет обладать именно этими свойствами. Когда говорим большой, можем сказать маленький, мелкий – крупный.
Но, как я уже сказала, не у всех слов есть противоположные. Например, при определении понятия время, есть дни недели. Но мы можем противопоставить один день недели другому только в каком-нибудь контексте. Если мы говорим понедельник, то это среди народа, первый рабочий день, в условиях России. И внутри какого-либо контекста, мы можем противопоставить понедельнику последний рабочий день – пятницу или субботу. Но нельзя сказать, что суббота всегда антоним понедельнику. Но когда мы говорим солнце, как небесное тело, можем противопоставить луну, если мы представим схожую логическую форму. Это очень активно используется в народных поговорках, песнях и речи. Как большому антоним будет маленький, так, среди слов обозначающих действия, процесс много слов с противоположным значением. Если мы заходим, то обязательно должен быть выход, вход и выход обозначают противоположность. Светлость противоположена темноте. Даже к словам, относящимся к абстрактным понятиям, можно привести антонимы: добро – зло, гнев – радость, беда – счастье.
Антонимы могут быть как среди одной единицы языка, так и среди нескольких единиц. Но, когда приводишь в пример противоположность, не учитывается то, какая это единица языка. Учитывается только то, в каком контексте мы используем слова, когда создаем антонимы. Мы используем их в текстах, литературных произведениях, при сравнении, так как сравнение через противоположности является очень удачным. Если мы что-то большое сравниваем с чем-то маленьким, это помогает людям представить этот предмет.
Как я сказала, что не у всех слов бывают антонимы. Да, в основном, у терминов, то есть слов, которые имеют только одно значение, не бывает антонимов. Как так эти слова невозможно представить как-то иначе. И к каждому процессу нельзя найти антоним. Так же трудно найти антонимы к абстрактным понятиям, например, к словам космос и вселенная. Только в литературных произведениях, в определенных условиях для того чтобы описать что-либо можно придумать противоположное понятие. Но нельзя сказать, что все люди думают так, как думаете вы. Например, когда говорят белый, я представляю как антоним черный, но для кого-то и серый, в определенных условиях, может быть противоположным слову белый. Поэтому у всего должно быть определенное основание, определенный объект сравнения.