4 788
Сабантуй бәйгеләренең килеп чыгышы һәм ритуаль мәгънәсе.
Сабантуйның күчмә тормышка мөнәсәбәтле нәрсәсе барлыгын карыйк. Сабантуйның икенче, ягъни мәйдан өлеше безнең күчмә системабыздан килә. Бик күп халыклар традицияләренә мөнәсәбәтле рәвештә, Сабантуйда да кавемнең, ыруның Тәңрегә тиң иң көчле егетен, батырын билгеләү ята. Барлык ярышларның шәхси ярышлар булуын һәм теләге булган бөтен кешенең ярышу мөмкинлеге булуын искәртергә кирәк. Без дөньяны спиранль буенча үсештә дип карыйбыз, һәм кешелек цивилизациясе дә шушындый рәвештә яши. Цивилизация кагыйдәләре дә, мондагы борынгы ыруглык системасы да гаҗәп демократик үзенчәлекле идарә итү системасы. Шул системаның бер билгесе – Сабантуйларга салынган бәйгеләр. Бүгенге көндә көрәшчеләр авырлыкларын үлчәп, шул кагыйдәләр буенча көрәшәләр. Бу – милләт күрсәткече. Ә асыл Сабантуй бәйрәме турында сөйләгәндә, халык күрсәткече турында сүз бара. Ә халыкта бөтен кеше бертигез. Көрәшче булсаң, синең авырлыгыңны да, көндәшеңнең авырлыгын да үлчәмиләр. Көндәш сүзенең ясалма булуы күренеп тора, биредә мәйдан тотучы дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Бүгенге күзлектән чыгып караганда, мәйданда бар ярышлар һәм бар күңел ачу бәйгеләре, уеннар. Ярыш системасының билгеле-бер тотрыклы кагыйдәләре буенча үткәрелә торган бәйгеләрне караганда, беренче чиратта көрәшне карарга. Көрәш беткәч, мәйдан бетә. Төп максат – батырны сайлау.
Икенче бик үзенчәлекле бәйге – ат чабышы. Шулай ук гаҗәп кызыклы һәм борынгы традицияләр нигезендә формалашып, бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән тагын бер бәйге ул – чүлмәк вату, авырлык күтәрү. 80 елларның урталарына кадәр кайбер авылларда таш күтәргәннәр. Махсус Сабантуй ташлары булган, беренчесен, унынчысын күтәргәннәр. Никадәр күбрәк күтәрәсең, шул кадәр көчлерәк. Тагын бер бәйге – капчык сугышы, туры һәм авыш колгага менү. Асылында, әлбәттә, гореф-гадәт булып килә торган ыруг сакчыларын, хәрбиләрен сайлау билгеләү ята. Мәсәлән, авыш баганага менү төркиләр, һуннар, кирмәннәр дөньясы билгесе. Авыш багана ул – кирмән алу.
Терминнар мәсьәләсе дә бик кызыклы. Төрки халыклар терминологиясендә искиткеч уртаклык күзәтелә. Алай гына да түгел. Безнең белән күрше булып яшәүче фин-угор халыкларын терминнарын караганда да, төрки-татар терминнарын күрәсең.
Алтай төркиләрендә бәйгеләрнең эчтәлеге күңел ачу, шаяру түгел, киресенчә, безнең кебек.
Мәйдан уртасында колга булырга тиеш. Колгага менү бәйгесе гаҗәп кызыклы. Колга булдымы – җир аталанды.
Чүлмәк вату уенын чынлап торып карасаң, ул бит чүлмәк түгел, ә баш сөяге вату. Караңгыда да ыруны сакларга кирәк. Караңгыда да ырулар арасында көрәш булырга мөмкин. Кешенең, гомумән, яшәү системасы шундый. Аңа һәрвакыт нәрсәдер алырга кирәк.
Капчык белән сугышу. Бу бәйгене җайдаклар сугышын символлаштыра. Сиңа каршы килә торган җайдакны вакытында бәреп төшермәсәң, ул сине бәреп төшерә. Бу җитезлек, осталык, атта утыра белү – болар барысы безнең борынгы төрки чорларыбыздан килгән, беркадәр хәрбиләштерелгән бәйгеләребез.
Татарлар кайда гына яшәми. Бер танышым Ухта шәһәрендә яши һәм миңа шундый сорау бирде: тәкә урынына болан булса ярыймы ди. Җавабым: «Ярамый». Ни өчен? Беренчедән, болан төркиләрдә – изге хайван. Икенчедән, тик торганнан гына тәкә сайламаганнар бит. Гади тәкә дә түгел бит, мөгезле, чормалы мөгезле тәкә сайланган Сабантуйларга. Тауларда яши торган тәкәләргә охшаш булуы хуплаган. Безнең аң системабызда Тәңрегә иң якын урын, иң изге урын – тау. Ул бездә дә, буддизм диннен тотучыларда да шулай. Шулай булгач, Тәңрегә иң якын җан иясе – тау тәкәләре. Менә бу адәм баласын үзен Аллаһка иң якын иягә, Аллаһның кашка тәкәсенә лаек дип табу батырны Тәңрегә якынайту дип атала. Тәңре белән тәңгәлләштерү түгел! Шушы кавемнең иң яшь, иң лаеклы батырын Тәңрегә якынайту. Сабантуй дип әйтәбез икән, безнең бик үзенчәлекле уртак тормышлы, игенчелек белән шөгыльләнә торган татарлар һәм күчмә традицияләр синтезенда барлыкка килеп, бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итүче гаҗәп бәйрәмнәребезнең берсе булуын беләргә тиешбез.
Давайте, рассмотрим что связывает Сабантуй и кочевой образ жизни. Вторая часть Сабантуя, то есть площадь или арена Сабантуя связана с кочевым образом жизни. В Сабантуе, как и во многих народах, выбирают самого сильного молодого человек, батыра, который смог бы стать достойным Тенри. Все соревнования Сабантуя частные, и вних может принять участие любой желающий.
Мы считаем, что весь мир движется по спирали, значит человечество тоже. В правилах цивилизации, в древней системе родов есть удивительная драматическая система правления. Один из признаков – соревнованиея проводимые во время Сабантуя. Сегодня измеряют вес борцов. Это – показатель нации. А во время настоящего Сабантуя никого не взвешивали, все были равны.
Сегодня на площади Сабантуя есть соревнования, развлекательные конкурсы и игры. Если рассматривать соревнования, которые проводятся по правилам системы соревнований, то в первую очередь, нужно обратитьь внимание на көрәш (борьба). Как только заканчивается көрәш, заканчивается праздник. Основная цель – выбрать батыра.
Второй удивительный праздник – скачки. Еще одно интересное и древнее соревнование, сформировавшееся по древним традициям и дошедшее до нас – разбивание горшка, поднимание тяжести. Еще до середины 80 годов в некоторых деревнях поднимали камни. Были специальные камни для Сабантуя. Еще одно соревнование – битва мешками, преодоление прямого и наклонный шест. В основе всех этих соревнований лежит подготовка военных, солдат.
Очень интересен и вопрос терминологии. В терминологии тюркских народов прослеживается удивительное сходство. Кроме этого можно увидеть тюрко-татарские термины и в фино-угорских языках.
Содержание соревнований Алтайских тюрков так же направлены на выявление батыра, а не развлечение.
По середине площади должен быть шест. Если есть шест, значит земля оплодотворена.
Рассмотрим соревнование разбивание горшка. Горшок на самом деле это – голова, череп. Разбивание с закрытвыми глазами означает темноту. Племя нужно было охранят и в темноу время суток.
Битва мешками. Это соревнование символизирует всадников. Если не сбить вовремя наездника, то он собъет тебя. Это соревнование вырабатывало ловкость, мастерство, умение седеть в седле.
Многие удивляются в чем же своеобразие Сабантуя. Где только не живут татары. Одна знакомая живет в городе Ухта. Она задала мне вот такой вопрос: «Можно ли использовать оленя вместо барана?» Мой ответ: «Нельзя» Почему? Во первых, олень – священное животное у тюрков. Во вторых, предки выбрали барана не спроста. У барана должны быть рога. Было желательно чтобы баран был похож горных коз. В нашем подсознании самое близкое к Тенри место – гора. Это так и у нас и буддистов. Так что горные козлы самые близко находящиеся животные. Поэтому на Сабантуе батыру дают барана как признание его приближения к Тенри. Но ни в коем случаи не отождествление Тенри! А приближение самого молодого и достойного молодого человека к Тенри.
Рассказывая о Сабантуе, мы должны помнить о том, что это один из праздников, созданный на синтезе кочевого и оседлого образа жизни и дошедший до наших дней.