11 мин
630

Татар телендә омонимнар турында кыскача мәгълүмат.

Татарча
Русча

Татар телендә, башка телләрдәге кебек үк аваз составы һәм аларның язылышлары бертөрле булган сүзләр яши. Аларны икенче төрле аваздаш сүзләр, ягъни омомнимнар дип атыйлар.

Нәрсә соң ул омоним? Икенче төрле, мәктәп дәреслекләрендә исә, аларны бертөрле язылышка ия булган, төрле мәгънә белдергән сүзләр дип тә атыйлар. Укучыларга, киң җәмәгатьчелеккә әлеге төшенчә хас.

Ни өчен барлыкка киләләр һәм ни өчен бер үк телдә, бертөрле әйтелешкә, язылышка ия булган сүзләр бар?  Әмма мәгънәләре белән алар төрле. Беренче карашка, бу, әлбәттә, экспромт форматта барлыкка килгән сүзләр. Ягъни уйлап-нитеп тормастан, очраклы рәвештә туган сүзләр дип атарга мөмкин. Мәсәлән, без ат дибез һәм “ат” сүзенең кая да булса еракка ат – “выбрасывай”мәгънәсендә кулланыла торган төшенчәсе да бар, мәгънәсе дә бар. Ат дигәндә без, борынгы телдә исә, кешенең исемен атаганбыз. Исем сүзе ат сүзе белән алышынган. Ләкин шушы ук телдә, хайван хәзерге вакытта тояклы, матур тояклы хайванны да без ат дип атыйбыз. Шуңа күрә, синең атың, ничек дигәндә, әлбәттә, һайваныгызның хәлен белергә теләүчеләр дә булырга мөмкин, яисә сезнең исемегез ничек дип атарга теләүче кешеләр дә булырга мөмкин. Бу сорауларны сез кайда булуга, нинди мохиттә булуга карап, сорауларга җавап бирергә тиеш буласыз.

Омонимнар үзләре төрле-төрле булалар. Барлыкка килешләре ягыннан, лексик омонимнарны тематик, ягъни мәгънәләре ягыннан аерыла торган омонимнарны аералар. Бары тик язылышлары гына бер төрле, ә әйтелешләре белән аерыла торган омонимнар да була. Киресенчә, әйтелешләре бер төрле, язылышлары белән аерыла торган омонимнарны да тел белемендә күрергә мөмкин.

Омоним сүзләр, очраклы рәвештә барлыкка килә дибез. Әмма сөйләмдә алар шактый күп һәм аларның булуы телне өйрәнүдә, чит тел өйрәнүдә, яисә әлеге телнең тирәнрәк серләрен өйрәнүдә шактый гына кыенлыклар да тудыра икән. Сәбәбе нәрсәдә соң? Омоним булганда төп вазыйфа итеп, әлеге сүзләрнен бер-берсенә бәйле булмавын, бер-берсеннән ниндидер мәгънә үзлекләре белән охшаш булмаулыкны күрсәтәләр.

Мисал өчен: Әгәрдә без “туп” дип атыйбыз икән, туп дигәндә иң беренче кечкенә балалар уйный торган, яисә спорт төрләрендә кулланыла торган туп – түгәрәк, шар формасындагы катырак уенчык күз алдына килә. Ләкин әлеге туп безнең ядрәне дә аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, “Сугышта туплардан аттылар”, — дип әйтәләр икән, бу очракта туп – ядрә, корал мәгънәсен белдерә.

Икесе дә бер үк төрле әйтелешкә, бер үк төрле язылышка ия. Хәтта сөйләмдә кулланганда да аларны грамматик яктан бер төрле кушымчалар ялгап файдаланалар. Әмма әлеге сүзләрне мәгънәсе аерылу һәм мәгънәсе икесе ике төрле, яисә тагын әле күчерелмә мәгънәләрне кулланган очракта башка бик күп төрле төсмерләр белән, башка бик күп төрле сүзләр җыелмасында кулланылуын да исәпкә алырга кирәк.

Омоним сүзләр бер-берсенә охшаш булмаска тиешләр. Сүзләребез, әйткәнемчә, бер тел сүзләре төрле мохиттә төрлечә барлыкка килә, сөйләмдә төрлечә файдаланыла ала. Мәсәлән, барыбызга да таныш булган төшенчәләр бар. Мәсәлән, без телдә алка дигән сүзне беләбез. Алка дигәндә, бизәнү әйбере күз алдында тора. Һәм гадәттә хатын-кызлар боҗрасыман бизәнү әйберен колакларына тагып йөриләр. Төрле-төрле металлдан ясалган бизәнү әйбере бу алка. Әмма алка нәкъ менә шушы формасына охшатыптыр инде, күрәсең, әдәби телдә клиндер, ягъни ризык мәгънәсен белдергән форма диалектларда исә нәкъ менә шушы формада ясалган ризыкны да белдерә ала икән. Урта диалектта, мәсәлән, алкалар пешерәләр. Алар, әлбәттә, безнең шушы көнкүрештә кулланыла ала торган бизәнү әйберләреннән зуррак күләмдә. Урта диалектта аның пәрәмәч дигән өлешен дә, кабартма дигән формасын да күрергә мөмкин. Ләкин алка дигән сүз бар.

Ягъни моның белән нәрсә әйтергә телим? Омоним сүзләр әдәби тел сүзләре һәм диалекталь тел сүзләре арасында барлыкка килә ала. Омонимнарның кулланылышында бер сүзнең мәгънәсе үзгәрү, ягъни исем фигыль формасында кулланыла торган вариантларның башка мәгънә белдерә башлау варианты да була ала. Мәсәлән, барыбызга да таныш буяу дигән сүз бар.  Буяу без инде нәрсәне дә буяу, идәнне буярга тиешбез, мисал өчен, яисә рәсемне буярга бирәбез. Анда без буяу процессын башкарабыз. Әмма нәрсә белән буйыйбыз? Әлбәттә, буяулар белән буйыйбыз. Бу очракта буяу һәм буяу сүзләре үзләренең беренчел мәгънәләрен югалтып, берсе – нинди дә булса төс белән процесс башкару, ә икенчесе инде предметны белдерә торган төшенчәләргә әйләнгәннәр.

Тагын фонетик үзгәрешләр нигезендә барлыкка килгән омонимнар да булырга мөмкин. Кайчан да булса сүзебезнең билгеле бер формасы әйтелешкә яраклаштырып, алар башка төрле формада әйтелә башлыйлар һәм башка сүзгә охшаш формага киләләр. Мисал өчен, карагыз, туры дигән сүз бар. Туры сүзе – төз гәүдәле, төз дигәнне аңлата. Ләкин сүз турында сөйләгәндә, “туры сүзле кеше”, – дигәнне шулай ук ишеткәнегез бар.  Ул кайчандыр тугры, ягъни бары тик дөресен әйтә торган һәм үз сүзе өчен үзе җавап бирә торган кеше өчен кулланылган. Хәзер исә,  тугры  формасы туры формасына күчкән. Һәм шуның белән тагын омоним сүзләр барлыкка килгән.

Алынмалар арасында да омоним сүзләр бик еш очрый. Чөнки бер тел берәмлеге икенче тел берәмлеге белән охшаш яңгырашка, кайбер очракта охшаш язылышка ия була башлый. Һәм шуның нәтиҗәсендә сүзләребезнең мәгънәләре аерыла. Иң классик мисаллардан: тир һәм тир мисалы. Тир – ату урыны, атырга өйрәнү урыны, ә тир исә – кеше организмыннан бүленеп чыга торган сыекча турында сүз бара, әлбәттә. Монда карта сүзе һәм карта сүзенә мисал, атлас һәм атлас сүзләре нәкъ менә шул формаларга ия була.

Һичшиксез, алынма сүзләрне файдаланганда безнең сүз басымы зур урынны ала. Чөнки ике яки берничә сүз берәмлекләрен файдаланган вакытта, басым һәрвакытта да бер үк урынга төшмәскә мөмкин. Безнең мисаллар нәкъ менә шуны күрсәтә: кАрта – картА, Атлас – атлАс вариантлары шул турыда сөйли.

Әйтелеш белән язылыш арасында аерма булган сүзләр турында да әйтеп китәргә кирәк. Чөнки, мисал өчен, бездә шундый классик мисаллар Габдулла Тукай шигырьләреннән алынган классик мисалларыбыз бар. Мәсәлән, балавыз һәм бал авыз. Без аларның һичшиксез омофоннар икәнен беләбез, ягъни әйтелешләре бертөрле, ә язылышлары белән аерыла торган сүзтезмәдән тора торган сүзләр һәм бер сүзне белдерә торган сүзләр. Картаю һәм карт аю мисаллары шуны күрсәтә.

Омографлар исә, бу – язылышлары бертөрле, ә әйтелешләре белән аерыла торган бермлекләр. Бу оракта без балл һәм бал мисалы, тир һәм тир мисалы шуңа мисал булып тора.

Тагын әле омоформалар да бар. Бу очракта исә, безнең омоним сүзләребез, авазда сүзләр, бары тик билгеле бер формада гына, билгеле бер грамматик форма, билгеле бер кушымчалар алган очракта гына башка сүз белән омоним мөнәсәбәткә керә ала. Мәсәлән, сала – авыл мәгънәсен белдерә торган сүз бар, ләкин стаканга су сала дип әйтәбез икән, бу очракта фигыль формасын күз алдына китерәбез. Ләкин язылышлары белән алар һәм әйтелешләре белән бер-берсеннән бернәрсә белән дә аерылмыйлар. Бары тик сөйләм телендә башка сүзләр белән мөнәсәбәткә кергән очракта гына без аларның мәгънәләрен аера алабыз. Шулай ук ага. Ага – өлкән кешегә эндәшү сүзе. Яисә ага – фигыль формасы. Ак сүзен дә шуңа мисал китерә алабыз. Төсне белдергә сүзләр һәм, әлбәттә, боерык фигыль формасы шуны аңлата.

Сере омонимның нәкъ менә шунда да инде. Сүзлекләрдә әлеге омоним сүзләр аерым төшенчә буларак теркәләләр. Алар нигездә аңлатмалы сүзлекләрдә, яисә терминнар сүзлекләрендә теркәләләр. Һәм анда һәрберсе бер-берсенә охшаш булмаган төшенчә буларак, аерым бер сүз буларак беркетелеп куела. Әмма сөйләмдә кулланган вакытта аларга инде башка кушымчалар ялгану, башка формалар ялгануга бәйле рәвештә мәгънәсен аеру һәм әлеге сүзнең сүзлектә нинди мәгънәдә кулланылуын табу, әлбәттә, телне камил белгән, яхшы үзләштергән кешеләргә генә бик җиңел табарга мөмкин була мәгънә төшенчәсен. Чөнки әгәр дә омоним сүзнең бер мәгънәсен генә алабыз икән, икенче контекст эчендә без аны башкача аңларга мөмкин. Серле сүзләребез, омоним сүзләребез шуның белән катлаулылык тудыра.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Эльвира Денмөхәммәтова