Бу подкастта балалар дөнья буйлап сәяхәт итә һәм яңа илләр белән таныша алачак. Алып баручылар: Айгөл Әюпова — укытучы һәм язучы, Эльза Нәбиуллина — укытучы, сәяхәтче.

RSS iTunes

Австралия
Сәфәри

 
 
00:00 / 28:26
 
1X
 

«Көнгерә» сүзе нәрсәне аңлата? Бумеранг һәрвакыт кире кайтамы? Дөньядагы иң агулы елан кайда яши? Бу сорауларга җавапны бу чыгарылышта таба аласың.

Грузия
Сәфәри

 
 
00:00 / 37 мин
 
1X
 

Борынгы греклар Грузия турында мифлар чыгарганмы? Хачапурины ничек итеп дөрес ашарга? Кемне «генацвале» дип атый алам? Бу сорауларга җавап — «Сәфәри» подкастының Грузиягә багышланган чыгарылышында.

Индонезия
Сәфәри

 
 
00:00 / 36:06
 
1X
 

Меңнәрчә утрауда урнашкан, йөзләгән актив янартаулары булган, дөньядагы иң зур кәлтә — Комодо аҗдаһалары яшәгән ил — Индонезия турында күбрәк белергә телисең икән, «Сәфәри» подкастының яңа чыгарылышын тыңла

Мисыр
Сәфәри

 
 
00:00 / 32:57
 
1X
 

Әссәламегаләйкем!
Фиргавеннәр кемнәр алар? Мисырда нинди дөнья могҗизалары урнашкан? Тутырылган күгәрчен ите тәмлеме?
Бу сорауларга җавап — «Сәфәри» подкастының 3 нче чыгарылышында! Бу тапшыруда без Мисыр турында сөйләшәбез!

Норвегия
Сәфәри

 
 
00:00 / 30:40
 
1X
 

Халю! Викинглар мөгезле башлыклар кигәнме? Бозлык теле нәрсә ул? Ничек итеп оста балыкчы булырга? Бу сорауларга җавап — Норвегиягә багышланган яңа чыгарылышта.