3 489
Татар халык биюнең үсеш тарихы һәм аның формалашу проблемасы.
Кайбер китапларда тасвирланган беренче чыганак болгар чорына карый. Бу, биюче пар сурәтләнгән, чигелгән сөлге табылу. Бүген без күргән хәзерге татар биюенә килсәк, ул XIX нчы гасырдан килә. XIX нчы гасырда беренче телгә алынулар барлыкка килә, ягъни беренче фольклор экспедицияләре барлыкка килә башлый.
Татар биюе ярлы. Ни өчен? Татар профессиональ сәнгате, ягъни Татарстанда, Казанда татар профессиональ бию сәнгатенә өйрәтү 47 нче еллардан башлана. Музыкаль училищеда татар хореографиясе бүлеге ачалар. Ә хореография училищесы монда 93 нче елда гына барлыкка килә. Әгәр дә бер, XIX нчы гасыр ахырында ачылган Ваганов академиясен алсак, анда халык сәхнә сәнгате биюе өйрәтелгән. Шул вакытта ул, классификациясе һәм мәктәбе булган, “характерлы” бию дип аталган. 30 нчы елларда советлар союзының барлык хореографик училищелары укыткан, “Народно-сценический танец” дигән китап чыгарылган.
Хәзер татар биюен рус бию мәктәбе аша классификацияләргә җыеналар. Тик ул аерыла бит. Әйе, татар биюенә рус биюе хәрәкәтләре кертелгән була, тик шулай да, минем фикеремчә, татар биюе төрки халыклар биюе белән охшаш. Шул ук Урта Азия биюләре белән. Анда милли биюнең милли мәктәбе бик зур үсеш алган. Ягъни анда бөтен мәктәпләрдә үзбәк биюе дәресе булса, бөтенесе дә әлеге дәресне билгеле бер кануннар аша үтә. Бөтенесенең дә беренче, икенче һәм өченче торышлар бар. Алар теркәлеп куелган, төрле китаплар чыгарылган, Шунысы кызык, әлеге китапларны шунда яшәүче татарлар язган.
Шуңа да, татар биюе ярлы түгел, бай булсын өчен, бөтен хәрәкәтләр һәм классификацияләр сурәтләнгән татар бию мәктәбе төзергә кирәк. Шул ук кулларның торышы яулык артында, алъяпкыч янында, жилет янында гына түгел, һәр торышның үз номеры булырга тиеш. Ягъни Сәнгать институтында, балалар сәнгать мәктәпләрендә, Хореография училищесында татар биюен бөтен кеше бер система буенча үтәчәк. Шул вакытта ул, әлбәттә, бай булачак.
Первый источник, который вот описывается в некоторых книгах, относится к булгарским временам. Это находка, по-моему, полотенца, на котором была изображена танцевальная пара, вышита. Но, что касается современного татарского танца, в таком понятии фольклорного, который мы сейчас видим, он всё- таки идет от XIX века. В XIX веке появляются первые упоминания, то есть проводятся первые фольклорные экспедиции.
Татарский танец беден. Почему? Татарское профессиональное искусство, то есть обучение танцевальному профессиональному искусству в Татарстане, в Казани началось с 47-го года. В музыкальном училище открыли отделение татарской хореографии. А училище хореографическое здесь появилось только в 93-м году. Если мы возьмем академию Ваганова, которая открыта в конце XIX века, то там преподавали народно-сценический танец, тогда это назывался характерный танец, который имеет свою классификацию, школу. В 30-х годах был издан учебник «Народно-сценический танец», по которому работали все хореографические училища Советского союза.
И еще, сейчас пытаются классифицировать татарский танец через школу русского танца. Но он же отличается. Да, в татарский танец были привнесены движения русского танца, но, мне кажется, татарский танец он схож всё-таки с танцами тюркских народов. С теми же танцами Средней Азии. Где как раз так и очень развита национальная школа национального танца. То есть там во всех школах, если есть урок того же узбекского танца, все проходят этот урок по определенным канонам. У всех есть первое положение, второе и третье. Оно зафиксировано, изданы книги и что интересно, написали книги татары, которые жили там.
И для того, чтобы татарский танец не был беден, а был богат, нужно создать именно школу татарского танца, в которой будет описано от и до все движения и по классификациям. Те же положения рук, не только положение за платочек, за фартучек, за жилеточку или еще что-то, а у каждого положения будет свой номер. И то есть и в Институте культуры и в детских школах искусств, в Хореографическом училище все будут проходить по одной системе весь татарский танец. То тогда, естественно, он будет богат.