10 мин
273

Туй лексемасына лингвокультурологик анализ.

Татарча
Русча

Төрки халыкларда, шул исәптән татар халкында да, гомернең өч туе дигән гыйбарә бар: бәби туе, яшьлек туе һәм кеше гомеренең соңгы туе, дини чыганакларда ул җеназа туе дип тә бирелә. Һәм татар халкында бу туйларга кагылышлы бик матур һәм үзенчәлекле гореф-гадәтләр дә бар. Һәрберсенеке, үзенеке аерым-аерым. Ләкин, аерым-аерым булсалар да, уртак сыйфатлар да бар. Бәби туена да, яшьлек туена да , кеше гомеренең соңгы туена да караган уртак сыйфатларның берсе — ул нинди дә булса яңа этапка, тормышның башка формасына күчү дигәнне аңлата бу туйлар. Мәсәлән, әни карнында йөргәннән соң, яңа бәби бу дөньяга барлыкка килә, тормышның башка формасына күчә дип әйтик. Аннары соң, үзе генә яшәгәннәң соң башка кеше белән гаилә корып, гаилә төзеп, туганлык мөнәсәбәтләр булдырыла һәм яңа формада кеше яши башлый дип әйтик. Һәм кеше гомеренең соңгы туе – ул шулай ук бу дөньяда яши дә, үлгәч теге дөньяга күчә булып санала, ягъни дини хезмәтләр буенча карасак, без бу дөньяда сыналырга гына килгән, өч көнгә кунакка гына килгән. Һәм без сыналганнан соң без күчәбез теге дөньяга. Һәм менә бу кеше гомеренең соңгы туе да шушы этапны билгеләүче бер күренеш булып тора дип әйтик.

Икенче уртак сыйфат – ул төсләр символикасы, ак төснең куллануы. Бәби туенда да, яшьлек туенда да, кеше гомеренең соңгы туенда да ак төс өстенлек итә. Ул чисталык һәм пакьлык билгесе булып тора. Бәби дөньяга килгәч аны ак биләүләргә төреп, салып дип әйтик инде, каршы алалар. Һәм кеше кияүгә чыкканда ак күлмәкләр киеп кияүгә чыга. Һәм соңгы юлга озатканда да аны ак кәфенлеккә төреп озаталар. Дөрес, яшьлек туенда ак күлмәк киеп кияүгә чыгу ул әле чагыштырмача яңа барлыкка килгән күренеш дип әйтергә була, 60нчы елларда. Ләкин татар халкы бик ак төсне сайлаган. Билгеле булганча, без белгәнебезчә, башка халыкларда төрле төстәге киемнәр кию очраклары бар. Ләкин татар халкы ак күлмәк киюне өстен күргән һәм кызны ак күлмәк киеп кияүгә бирәләр.

“Туй” сүзенең этимологиясенә игътибар итсәк, Әхмәдияновның хезмәтендә бирелгәнчә, ул борынгы төрки сүз. “Туй” хан үткәргән тантана, тантаналы мәҗлес дигән сүзгә барып тоташа. Җәмал Вәлидинең “Татар теленең тулы сүзлеге”нә мөрәҗәгать итсәк, анда да шушы фикер җиткерелә: хан үткәргән тантана, мәҗлес дип. Бу сүзлектә тагын бик кызыклы бер фикер әйтеп үтелә: туй сүзенең төрекчә “дөгюн” сүзенә барып тоташушы турында. Ягъни “дөгюн” – ул туй дигәнне аңлата. Үз чиратында бу сүз “дөгюн” “тюк” сүзенә барып тоташа: “тюк көн” — “төк көн” – “туй көн” – “туй” шуннан килеп чыкмады микән дип фаразлана. Чөнки төркиләрдә туй көнне үзеңне дә, йорт җиреңне дә төкләр белән, йон белән бизәү гадәте булган. Һәм, әгәр искә төшерсәк, киленне каршы алганда, әти-әни аны “төкле аягың белән” дигән сүзләр белән каршы ала. Һәм бәлкем, менә бу “төкле аягың белән” дигән гыйбарә дә менә шул вакытларга ук кайтып каладыр, шул вакытларны күрсәтәдер.

Бүгенге көндә “туй” сүзе күбесенчә яшьләрнең бергә кушылып, никахлашу көнен, бергә гаилә кору көнен аңлата. Ә тантаналы мәҗлес формасы – аның бәби туе, өй туе, сабан туе, хезмәт туе дигән формаларында сакланып калган. Ә борынгы формасын без тарихи романнарда, аеруча Нурихан Фәттахның тарихи романнарында очрата алабыз. Мәсәлән, аның романнарында шундый юллар бар: “ Койтымбикә бүген үлем туе ясады” – “ Тотышның җиңү уңаеннан Алмаш хан туй үткәрде, туй җыйды” дигән мәгънәдә. Бу очракта, ул тантаналы мәҗлес формасында катнаша.

Бу “туй” сүзенең бүгенге көндә үк шулай ук бик үзенчәлекле, күчерелмә мәгънәгә корылган, нинди дә булса күплекне, кеше җыелган җирне, тавышны, машәкатьне, ыгы-зыгыны белдергән очракларда кулланылган вариантлары да бар. Ул да булса, “бака туе”,”эт туе”, “шайтан туе” һәм бүгенге көн әдәбиятында очраштыргалый “яфрак туе” дигән вариантлары да.

Кеше бу әйтеп киткән туйларда, яшьлек туенда аңлы рәвештә катнаша. Һәм шуңа күрә, бу туйга мөнәсәбәтле гореф-гадәтләр күбрәк, кешенең аңында берегеп калган. Һәм матур әдәбиятта да, халык авыз иҗатында да, мәкаль-әйтемнәрдә дә аеруча шушы формасы, кеше гомеренең менә бу яшьлек туе өстенлек ала. Без, мәкальләргә мөрәҗәгать итсәк, татар халкы туйның нинди булырга тиешлеген, анда кемнәрне күрергә теләгәнлеген һәм анда ничек итеп киенеп барырга, үзеңне ничек тотарга. Һәм, гомүмән, бу нинди бәйрәм икәнлеген күзалларга мөмкинлек биргән мәкаль-әйтемнәр бар. Мәсәлән, тубәндәге мәкальләрдә туйга карата этик характеристика, ягъни үз-үзеңне туйда ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат бирелә:

“Туйга барсаң, туеп бар, бала-чагаң куеп бар” дигән мәкаль бар. Ягъни туйга ашарга түгел, ә күңел ачырга барырга кирәклеге һәм бала-чагаларны бәйрәмгә өстерәп йөрергә кирәкмәгәнлеге хәбәр ителә.

“Туйга барсаң, туеп бар, шырт-портыңны куеп бар” дигән мәкаль дә бар. Ягъни туйга барсаң, яхшы, күтәренке кәеф белән, күңел ачырга барырга кирәклеге ассызыклана.

“Туйга барсаң, туеп бар, ата казың суеп бар” дигән мәкаль дә  бар. Шулай ук “Туйга барсаң, туеп бар, алтын күзлек киеп бар” дигән мәкаль бар. Бу мәкальләрдә туйга барсаң, буш кул белән барма, яңа гына гаилә коручы яшьләргә күчтәнәчеңне дә, үзеңнең дә бүләгеңне дә алып барырга кирәклеге әйтелә. Һәм “алтын күзлек киеп бар” дигәндә, бәлкем әле, үзеңнең тышкы кыяфәтеңә дә игътибар итергә кирәклеге. Ягъни кеше янына килгәндә матур итеп, пөхтә итеп киенеп барырга кирәклеге дә әйтелә. Шулай ук эстетик яктан, менә бу матур итеп киенеп бару “Туйга барсаң, туеп бар, туркы туның киеп бар” дигән мәкаль дә бар. Бу очракта да, кеше янына барганда матур итеп, пөхтә итеп киенеп барырга, шул рәвешле кешегә карата үзеңнең хөрмәтеңне белдерегә кирәклеге дә әйтелә.

Туйда күбесенчә уен-көлке, күтәренке рух өстенлек итә һәм бу мәкаль-әйтемнәрдә дә чагылыш таба. Мәсәлән, “Туйның күрке уен да көлке”, “Биисе килмәгәнгә туй килешми” дигән мәкальләр бар. “Туйда бии тукмак та” дигән мәкаль шулай ук туйда бөтен кеше хәрәкәттә, бөтен кеше күтәренке кәеф белән булганлыгын аңлата. Ләкин шул ук вакытта туйның тискәре ягын күрсәткән мәкальләр дә бар. Мәсәлән, “Якасыз тун булмас, үпкәсез туй булмас”, “Туйлаганга – туй, ясаганга – уй” дигән мәкальләр. Алар чагыштырмача күп тугел, ләкин бар. Бу мәкальләрне анализлап, без түбәндәге нәтиҗәләрне чыгара алабыз. Туйда төрле-төрле кешеләр катнаша, кешелек факторы дип әйтик инде катнаша, шуңа күрә туйда бөтен кешене тигезләп бетерү бик авыр эш, кешеләр үпкәләргә дә мөмкин һәм шуңа бәйле рәвештә менә бу мәкаль дә барлыкка килгәндер, туй үпкәсез булмас дип. Һәм “Туйлаганга – туй, ясаганга – уй” дигән мәкаль, шулай ук, “Әнә туй, менә туй, ат өстенә кәҗә суй” дигән мәкальләр туйның чыгымлы күренеш икәнлеген дә ассызыклый. Һәм шуңа бәйле рәвештә кайбер кыенлыклар тудыруын күрсәтә. Чөнки бөтен кешедә дә материаль яктан моның хатле бәйрәмне күтәрергә чаралар булмаска мөмкин. Бу шуның белән аңлатыла булса кирәк.  

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Фәнүзә Габдрахманова