12 мин
262

Үзаң концепциясен ничек аңлыйлар, үзен «татар» дип ни өчен саныйлар?

Татарча
Русча

Без, этносоциологларны, беренче чиратта, әлеге этник хисләр һәм хәзерге татарларның  этник тәңгәллегенең актуальлеге кызыксындыра.  Без төрле методлар белән эш итәбез, беренче чиратта ул этносоциологик сораштыту. Без дәүләтебезнең төрле почмакларында яшәүче  меңләгән татарларда сораштыру уздырабыз. Һәм безнең сораштыруларыбыз нәтиҗәсендә, 85% татарлар үзләренең татар милләтеннән булуларын беркайчан да онытмыйбыз диләр. Ягъни хәзерге тикшеренүләр  татарлар өчен аларның этник тәңгәллеге актуальләшүен күрсәтә.  Алар өчен үзләрен татар булып тою мөһим. Без тикшергән тагын бер аспект – татарларның  үзләрен ник татар булып тоюында һәм бу татарлык нидә чагыла. Безнең эшебезнең нәтиҗәләре күрсәткәнчә, этник тәңгәллекнең  төп компоненты булып тел тора.  Һәм бу компонент республикада һәм шулай ук Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен үзенең актуальлеген югалтмый. Мәсәлән, Көнбатыш Себердә эшләгән чакта, без әлеге регионның 90% халкы үзенең татар икәнен онытмаганын белдек. Этник хисләрнең бик зур актуальлеге Кырым татарлары арасында күзәтелә. Шулай ук этник хисләрнең югарылыгы татар яшьләре өчен, гомумән, Татарстан Республикасында яшәүче татарлар өчен хас.

Этник тәңгәллекнең икенче мөһим компоненты- килеп чыгыш. Соңгы елларда тарихи тамырларга карата булган кызыксыну арта. Бик күп кешеләр безгә үзләрен татар булып тоюлары турында әйтәләр. Чөнки аларның бабалары татар булган , алар татар гаиләләрендә туганнар . Шунлыктан бүгенге көндә өлкә тикшеренүләре үсеш ала.Төрле җыеннар, бәйрәмнәр үткәрелә, алар янында нинди дә булса регион яки авыл халкы берләшә. Без төрле виртуаль һәм чын проектларда татарларның килеп чыгышы соравын күрәбез. Татарлар тарихы белән бәйле төрле видео, китап продукцияләрәренә сорау арта. Безнең  тарих институты төшергән төрле роликлар бик зур популярлык казаналар . Аларны бик күп кеше карый һәм алар караучылардан бик күп комментарияләр  һәм җаваплар алалар.

Бик зур кызыксынуны тагын дин җәлеп итә. Чыннан да, бүген татарлар өчен ислам бик мөһим, ул үсешнең төрле этапларында мөһим була.Соңгы елларда бу компонент бик нык актуальләште, чөнки традицияләр, традицион ислам белән бәйле бик күп сораулар туа. Бу карашлар һәм сораулар, әлбәттә, актуаль һәм бу татарларда ислам традицияләрен өйрәнүгә кызыксыну барлыкка китерә.

Татарлыкны тәэмин итеп торган тагын бер компонент- мәдәният. Әлбәттә, без барыбыз да хәзер бер төрле йортларда торабыз һәм бер төрле кием киябез. Шулай да традицион татар мәдәнияте бик зур роль уйный һәм этник тәңгәллекне сиземләүдә мөһим компонент булып тора.  Ул күбрәк символик роль уйный, хәзер яшь татарлар өчен традицион киемнең аерым бер элементлары кызыклы. Мәсәлән, дизайнда татарларның нинди дә булса традицион торак элементларын куллану. Ягъни бүген татар этнографиясенең аерым фрагментлары зур уңыш казана.

Һәм, ниһаять, тишкеренү эшебез вакытында без хәзерге татарларның  характерын, менталитетын  ачабыз. Бүгенге көндә бик күпләр татарларның аерым тотышы, аерым характеры, татарларның яңа технологияләрне үзләштерүгә һәм тагын бик күпкә булган омтлышы  19 гасырда, 20 гасыр башындагылар заманыннан сакланып калга һәм бу татарларны башкалардан аерып тора. Ягъни элеге копмонентлар татарлыкны тәэмин итеп тора. Ләкин нигездә алар нидидер символик харктерда . Мәсәлән,  2010 телда узган Бөтенруссия халкын язуда безнең илебезгең Европа ягында урнашкан татарларның һәр өченчесе үзен татар телен белә дип саный һәм аны үзеңнеке итеп танымау татарларның этник хисләрен оныту белән бәйле.  Шулай да тел бик мөһим компонент, ул аның үзенчәлекле булуын ассызыклый. Татарстан Республинкасының икъдисат, мәдәният, спорт, туризм өлкәсендәге әэшчәлнеге этник хисләрне ныгыта. Шуңа күрә Россияда һәм аның чикләрендә яшәгән татарлар өчен республика – этник хисләр һәм этник үзаң бирүче символик территория.

Этник тәңгәллекнең тагын бер халәте , аның толерантлык дәрәҗәсен күрсәтә. Ягъни социологиядә һарвакыт этник хиснең башка милләтләрнекабул итүенә йогынты ясый. Безнең тикшеренүләр татарларда толерантлылык бик югары булуын күрсәтәләр. Татарларның 90% башка милләтләр беләнт аралашырга, эшләргә риза.  Якынча 60-70%  үзләренең киләчәк ирләре һәм хатыннары  булып башка милләт кешеләрен  күрергә риза. Ягъни татарлар бик ачык, толерантлы һәм этник тәңгәлләштерү өчен әйбәт үрнәк.

Татарларның дисперслы урнашкан  халык икәнен истә тотырга, этник тәңгәллекне саклап калган вакытта, бу бик мөһим. Һәм соңгы елларда без интернетта үткәрелгән бик күп кызыклы процесслар күрә алабыз. Бик күп санда милли төркемнәрнең төзелүе күзәтелә. Мәсәлән, Вконтакте социаль челтәрендә 6000 татар группасы табыла. Нигездә бу 17-35 яшьтәге кешеләр, алар нинди дә булса татар темасына сөйләшүләр алып барганда берләшәләр. Татар мәдәнияте, татар юморы, татар музыкасы, икъдисаты темалары кызыксыну уята.Ягъни татар яшьләренә кызык булган барлык әйберләр.  Һәм милли, татар интернетының үсеше белән, без Россиядәге бик күп халыкларны уздырабыз. Һәм бу татарларның этник хисләрен чагылдыруның кирәклеген исбатлый.

Тагын бер кызыклы процесс яшьләрнең активлыгы белән бәйле. Бүгенге көндә бу  проектлар яшьләрне бик нык җәлеп итә. Нигездә, бу проектлар татар телен саклау белән бәйле, тик шулай да бу – активлык баскычына беренче адым, алар соңрак ниндидер формалар барлыкка китерәләр. Шуда күрә татарларда тарих, мәдәниятне белүгә ихтыяҗ зур һәм җәмгыять организацияләре әлеге ихтыяҗларга әкренләп күз сала башлый.

Ләкин этник тәңгәллек  татарларда символик характер ала. Ягъни мин бүген татар телендә кешеләрнең сөйләшүе әзәйгәне турында сөйләдем. Кызганычка каршы, әлеге тенденция Россиядә үсәчәк кенә. 1990-2000 елларда татарлар мәчеткә бик еш йөрмәгәннәр, ягъни бездә киңрәк итеп әйткәндә, ислам культурасының үзенчәлекле бирелеше. Без традицион культураны бик кулланмыйбыз, аларның аерым элементларын көнкүрешкә кертү бар. Тик шулай да, чит территориядә яши торган татарлар белән сөйләшсәк, алар үзләренең татар икәннәрен беркайчан да онытмыйбыз дип җавап бирәләр һәм безгә үзебезнең татар булуыбызны тою, сизү кирэк диләр.Объектив булсак, кайбер процесслар ассимиляцион рәвештә баралар: кайбер татарлар үзләренең милли тәңгәллеген югалталар, тик менә Татарстан Республикасында бик кызыклы тенденция бара. Катнаш гаиләләрдәге балалар, рус-татар гаиләләрендә балалар үзләрен татар дип күбрәк таный башладылар.Татар телен рус теле белән берлектә куллана башладылар. Ягъни  әлеге катнаш гаиләләр хисабына ниндидер үсеш тенденциясе бар.Татар тәңгәллеге татар зыялылары, югары мәдәният кешеләренә, яшь буын  хисабына татар телен һәм мәдәниятен саклауга йөз тота.

Татарларның этник тәңгәллеге турында әйтергә теләгән тагын бер кызык әйбер , аның 25 ел буена гомумроссия тәңгәллеге белән бер рәттә булуы .Ягъни татарлар арасында үзләрен руссияле дип танучылар саны арта.Һәм бу бик әйбәт күрсәткеч: Россия хакимияте Россия җәмгыятенең интеграциясенә һәм гомумруссия  тәңгәллеге оештыруга нигезләнгән. Татарстанда яшәүче  татарларның  60-70%үзен руссияле итеп саный .Ләкин бу Россия тәңгәллеге региональ тәңгәллек белән янәшә яши, татарлар үзләренең этник хисләрен онытмыйлар.Алар үзләрен руссияле дип атыйлар, ләкин шул ук вакытта үзләрен Татарстанда яшәүчеләр буларак тоялар.Һәм менә бу  Россия этник региональ тәңгәллеге Татарстанда һәм читтә яшәүче татарларның шундый үзенчәлеге.

Тагын этник тәңгәллекнең күпмегә позитив булуы, аның күпме алар өчен уйнавы, чыннан да позитив характер тотуы мөһим. Кызганычка каршы, этник тәңгәллек  Кырым татарларында әлегә шундый яралы төсмердә. Бу депортация, Кырымга кайтарылу белән бәйле. Һәм кызганычка каршы, карт буын арасында шундый этник тәңгәллек күренә. Шул ук вакытта яшь Кырым татарлары үзләренең конструктив диалогка, кырым-татар  этник тәңәллеген барлыкка китерергә, аның өстендә эшләргә һәм сакларга әзер булулары турында әйтәләр.  Ягъни ул әлегә ниндидер этник үсештә тора. Татарстан Республикасы татарларына килгәндә, без инде бу этапны уздык. Бу 80-90 еллар башы аралыгында була. Безнең яралы этник тәңгәллек рәткә килгән вакытта бик актуальләштерелгән була һәм ниндидер интолерант җайланма йөрткән. Татарларның кайбер бик радикаль рухландырылган өлеше башка милләтләргә караганда негатив  җайланмалар чагылдырганнар. Ләкин бу этап инде үтте һәм бүгенге Татарстан Республикасының татарларының этник тәңгәллеге позитив рухта, күп эшләү , тырышу, республика, гомумән, илең өчен барлыкка китерү теләгенә нигезләнгән.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Гөлнара Габдрахманова