10 мин
249

Туй турында ассоциатив эксперимент нәтиҗәләренә күзәтү.

Татарча
Русча

Халык менталитетын өйрәнүче алымнар арасында, ассоциатив эксперимент алымы шактый еш кулланыла башлады.  Ассоциатив эксперимент ул телне йөртүчеләрнең аңына мөрәҗәгать итү дигән сүз. Ягъни,сораштыручыларга билгеле бер сүзләр тәкъдим ителә һәм алар бу сүзләргә, уйламыйча, башына килгән беренче фикерне, татарча әйтсәк, тел очына килгән беренче фикерне язып куярга тиеш булалар.  Бирелгән сүз белән сораштыручының биргән җавабы арасында вакыт ни хәтле азрак булса, эксперемент шул хәтле чистарак дип кабул ителә. Ягъни җаваплар шул кадәр дөресрәк дип фаразларга була.

Бу нисбәттән туй лексемасына лингво-культурологик анализ ясаганда, без дә ассоциатив эксперемент үткәрдек. Эксперементта биш йөзләп кеше катнашты унсигез яшьтән алып алтмыш яшькә кадәр булган ир-егетләр, хатын-кызлар, әбиләр дә булды, студент кызлар һәм төрле профессия кешеләре.  Аларга биш төрле сорау тәкъдим ителде: нәрсә ул туй, туй нинди була, туй кемсез яки нәрсәсез булмый, туйда нишлиләр һәм нинди туйлар була дигән сораулар бирелде.

Бу сораулар, нәрсә ул туй, нинди туйлар була, туй кемсез яки нәрсәсез булмый дигән сораулар туйны татар халкында туй сүзенә нинди мәгънәсалына, аны ничек күзаллый һәм анда кемнәр катнаша итеп күргәнлеген ачыклар өчен бирелсә, туй нинди була, туйда нишлиләр дигән сораулар – туйга халыкның бирелгән бәясе: уңай бәясе, тискәре бәясе. Ул нинди бәйрәм булырга тиеш, ягъни аңы сыйфатлаучы билгеләр дип әйтик инде, шуларны ачыклар өчен тәкъдим ителде бу сораулар. Һәм бу алынган сораулар өч аспекттан чыгып тикшерелде. Ул да булса, гендер аспекты, ягъни ир-атлар ничек җавап бирде, хатын-кызлар ничек җавап бирде бу сорауга . Икенче аспект – возрастная категория, ягъни яшьләр ничек җавап бирде, өлкәнбуындагы кешеләр ничек җавап бирде. Һәм тел буенча, ягъни руслар ничек җавап бирде һәм татарлар ничек җавап бирде. Шушы аспектлардан чыгып, анализладык.

Гендер аспектта анализлау буенча, түбәндәге нәтиҗәләр алынды: нәрсә ул туй дигән сорауга, күбесенчә ир-атлар да, хатын-кызлар да, туй ул – бәйрәм, мәҗлес, яшьләрнең кавышуы, шатлыклы бәйрәм, күңел ачу бәйрәме дигән җаваплар әйттеләр. Беренче урында, бәйрәм – мәҗлес дигән җаваплар өстенлек алып тора. Үзенчәлекле яклардан, татар ирләренең җавапларында дип әйтик инде, хатын-кызларга караганда ике йөрәкнең кавышуы, мәхәббәтле кавышуы, яратып кавышуы, ике йөрәкнең бәйрәме дигән җаваплар сирәгрәк. Бу хатын-кызларның эмоциональ булуын һәм бу бәйрәмгә эмоциональ яктан күбрәк өстенлек бирүен дип әйтик инде, шул турыда сөйли булса кирәк.

Һәм нинди туйлар була дигән сорау тәкъдим ителгән иде, ул сорауны без татар халкында, гомернең өч туе, бәби туе, сабан туе, өй туе кебек бәйрәмнәр дә сакланып калдымы икән дигән фикерне тикшереп карар  өчен бирдек. Һәм бу сорауларга җавап безне бик канәгатьләндерде, чөнки җаваплар арасында ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да гомернең өч туе, яшьлек туе,бәби туе, сабан туе, бака туе, шайтан туе кебек шундый җаваплар алынды. Әлбәттә, иң беренче урында , җавапларның ешлыгы буенча, яшьлек туена кергән сүзләр дип әйтик инде: яшьләрнең кушылуы, ике йөрәкнең бәйрәме, яшьлек бәйрәме, яшьлек туе, кызыл туй дигән җаваплар күбрәк булды. Ә икенче урында – бәби туе дип әйтергә була инде, бәби туе, сөннәт туе, исем кушу туе дигән вариантлар да очрады. Һәм өченче урында, тематикалап карасак, бака туе, шайтан туе, хезмәт туе дигән менә шундый җаваплар да очрады.

Туй нинди була дигән сорауга күбесенчә алынган җаваплар : кызыклы, уен-көлкегә корылган, шатлыклы, матур, җырлы-биюле, уен-көлкеле дигән җаваплар алынды. Һәм шулай ук алтын туй, көмеш туй, бронза туй, ситса туй була дигән җаваплар да бирелде.  Бу сорауга җаваплар ир-атлар тарафыннан да, хатын-кызлар тарафыннан да , тулаем алганда, бертөсле: онытылмаслык, күңелле, уен-көлкеле һәм җырлы-биюле, онытылмас мизгелләр белән бай – менә шундый җавапларган тора.

Туйда нишлиләр дигән сорауда бераз гына аермалыкларны күрергә була. Ешлыгы буенча иң беренче урында, туйда нишлиләр дигән сорауга, ир-атлар җавап бирделәр күңел ачалар дип, ә хатын-кызлар – котлыйлар дип. Икенче урында ир-атларның тора  — котлыйлар, ә хатын-кызларда – күңел ачалар. Аннан соң, җавапларның ешлыгы буенча, бер дәрәҗәдә шул ук бәйрәм итәләр, яшьләрне котлыйлар, күңел ачалар дигән җаваплар бер тирәдә тора.

Шунысы ды үзенчәлекле, хатын-кызларның биргән җаваплары арасында, җырлыйлар, бииләр, уйныйлар, яшьләрне котлыйлар дигән җаваплар күбрәк. Ә ир-атларда күбесенчә, бәйрәм итәләр, аралашалар, ашыйлар, эчәләр, сөйләшәләр дигән җаваплар күбрәк. Бу җаваплардан чыгып, туйны хатын-кызлар өчен актив ял формасы, ә ир-атлар өчен пассив ял формасы буларак күзаллана ахыры дип әйтергә мөмкин. Чөнки алар күбрәк аралашып, сөйләшеп, бер-берең берән фикерләр алышып, дуслашып, туганлашып дип әйтик инде, шуны күз алдында тотса, ә хатын-кызлар өчен чыгып уйнап, җырлап керү, биеп керү, тостлар әйтү.

Туй кемсез яки нәрсәсез булмый дигән сорау да бик кызыклы җаваплар бирде. Ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә туй, беренче урында, әлбәттә, кияү һәм кәләшсез булмый. Ләкин икенче урында, ир-атлар өчен —  тамадасыз булмый дигән җавап тора, ә хатын-кызлар өчен —  үпкәсез булмый дигән җавап. Бу бик кызыклы җавап, минем уйлавымча, чөнки бу хаман да шул хатын-кызның күбрәк эмоциональ булганлыгын аңлата. Ир-атлар, бәлкем, андый әйбергә бик үк игътибар бирмиләрдер яки эчтән генә, сабыр рәвештә дип әйтик инде, үз эченә генә йотылып уздырып җибәрәләрдер, ә хатын-кыз эмоциональ булуы нәтиҗәсендә, үпкәсен тышка да белдерергә мөмкин. Һәм аңа ниндидер килеп җитмәгән сыйфат булса, борчылып та йөрергә мөмкин.

Ә ир-атларның җавабы – тамадасыз булмый, димәк бәйрәмдә, татар туенда тамаданың ниндидер бер хөрмәтле дип әйтик инде урыны булуы турында сөйли. Һәм аннан башка туй бармый һәм ул мәҗлесне оештырып җибәрергә тиешлеге турында күрсәтә ахыры.

Җаваплар арасында әти-әнисез, әти-әни ризалыгыннан башка дигән җавалар да шактый, туганнардан башка дигән җаваплар да бар. Бу, әлбәттә,әти-әниләргә карата, бер яктан, хөрмәт турында сөйләсә, икенче яктан, әти-әниләрнең туйны үткәрүләре, ягъни материаль яктан алар туйны күбесенчә үзләре күтәрүләре турында сөйли булса кирәк.

Шулай ук җаваплар арсында, чәкчәксез, казсыз, кыз сораудан башка, кыз урлаулан башка, бәби туенда бәбисез һәм балдакларсыз, туй күлмәксез дигән җаваплар да бар. Бу исә, туйның гореф-гадәтләр белән бәйле булуын һәм үзенә күрә бер символик атрибутика белән бәйле булуын сөйли булса кирәк.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Фәнүзә Габдрахманова