6 мин
91

Татар телендә сүз, предмет һәм төшенчә арасындагы мөнәсәбәтләр.

Татарча
Русча

Сүз, предмет һәм төшенчә. Ни өчен без шулай атыйбыз? Сөйләшкәндә без сүзләр белән сөйләшәбез, аларны кулланабыз. Шуңа күрә сүз ул – тел берәмлеге. Сүзгә без мәгънә салабыз, ул төшенчә белдерә. Грамматистлар һәм галимнәр аларны теге яки бу төркемнәргә бүлеп карыйлар. Ләкин һәр сүз артында нинди дә булса аңлатма, мәгънә ята. Әгәр дә сүзләр мәгънәгә ия түгел икән, димәк без аны чын сүз, сөйләмдә куллану берәмлеге дип файдалана да алмыйбыз. Шуңа күрә сүзләр сөйләм калыбында төрле-төрле үзенчәлекләргә ия булалар.

Без, мәсәлән, “тиен” дибез. Һәр кеше күңеленә якын булган төшенчәне яки предметны күз алдына китерә: тиен ул – җәнлек, урманда яши, бер агачтан икенче агачка сикерә. Ләкин “тиен” дигән сүз сөйләм телендә акча берәмлеге функциясен дә башкара. Чөнки вак акчаларны без тиен дибез. “Миңа сумнар түгел, тиеннәр генә бир,” – дигән төшенчәне дә әйтә алабыз. Әмма элегрәк әлеге “тиен” дигән төшенчә тиеннең (ягъни җәнлекнең) тиресен дә аңлаткан. Шуның нигездә элегрәк түләү, сату-ау, сәүдә вакытында аның белән исәп-хисап та алып барылган. Төшенчәләр бер үк сүз белән аңлатылырга мөмкин. Ягъни бер үк төшенчәне берничә сүз күрсәтә ала. Мәсәлән, без кеше дибез. Әмма әдәби телдә, язма телдә адәм дигән сүзне күрергә мөмкин, мәкальләрдә инсан дигән сүз дә очрый. Ләкин кеше дигән төшенчә, әлбәттә, күбрәк кулланыла.

Шул ук вакытта төшенчә белдергәндә, без бер үк тел берәмлегендә булган, бер үк телгә караган формаларны да күрсәтә алабыз. Бер үк әйбер, әмма төрлечә аңлатыла. Мәсәлән, җиһан, галәм, Җир йөзе дибез. Бу – төшенчә, ләкин шул ук вакытта һәрберсе – аерым сүз. Шуңа күрә төшенчә сүзгә бәйле булмый. Һәр сүз теге яки бу телдә барлыкка килә. Сүз булсын өчен әлеге телдә сөйләшүче кешеләр бу сүзләрне аңларга тиеш булалар һәм, әлбәттә, аның артында нинди мәгънә булуны исләрендә калдырырга тиеш. Әгәр дә кешегә без үзебезчә сүз дип аңлаткан хәрефләр җыелмасын башкалар аңламый икән, без аны тулы хокуклы сүз дип атый алмыйбыз.

Сүз ул төрле авазлар җыелмасыннан тора (безнең очракта татар телендә кулланыла торган авазлар җыелмасыннан торырга тиеш). Һәр сүз предмет, яки аның билгеле-бер өлешен, чынбарлыктагы күренешне, теге яки бу предметка, кешегә, затка нисбәтле өлешләрне белдерергә тиеш. Шул очракта гына алар сөйләмдә актив кулланылышка керә.

Ни өчен шулай атыйбыз дибез? Бер үк сүз бер үк халыкта, бер үк җирлектә дә төрлечә аталырга мөмкин. Әмма бу сүз әлеге халык, әлеге кешеләр төркеменә аңлаешлы булсын өчен һәр мәгънәне, һәр төшенчәне барлык кешеләр дә аңларга тиеш. Мәсәлән, татар теленең әдәби сүзләреннән язучылар, мәктәпләрдә укытучылар әлеге сүзләрне укучыларга өйрәтәләр, без дә, гомумән алганда, шул сүзләрне кулланып сөйләшәбез. Һәр җирдә шул мәгънәне белдерә торган диалекталь, урынчалыкта кулланыла торган сүзләр дә бар. Бу сүзләрне әлеге урынчалык кешеләре яисә шушы урынчалык һәм аның сөйләме белән кызыксына торган галимнәр генә белә. Диалекталь сүзләрне бар кеше дә аңламаганлыктан, без аларны тулы хокуклы, һәркемгә аңлаешлы сүзләр дип атый алмыйбыз. Бу исә предметнең сүзгә карата нисбәтен белдерә. Сүз булсын өчен мәгънә аңлашылырга тиеш. Аңлашылмаган сүзләр белән сөйләү әңгәмәдәшкә кызыклы түгел. Аны аңлап булмый, фикеребезне сүзләр белән әйтсәк, белдерсәк тә, аңлаучы булмаганлыктан, нәтиҗәсе күренми. Шуңа күрә һәр сүз үз мөхитендә яши, үзенең тышчасы була, ягъни авазлар җыелмасыннан тора, предметны белдерүгә карата аның үз нисбәте күренә.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Эльвира Денмөхәммәтова