10 мин
176

Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнү халәте.

Татарча
Русча

Гомумән алганда, республикабызда мәктәпләрдә татар телен өйрәнү бик нык хуплана. Әлеге проблема хәзер генә түгел, ә инде 2000 нче елларда ук югары күтәрелгән, һәм актив рәвештә сөйләшүләр алып барылган.  Гомумән, татар булмаганнарга татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнергә кирәк.  Шунысын әйтә алам: без үткәргән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тикшеренүебездә катнашучыларның 2/3е татар теле мәктәпләрдә булырга тиеш дип саныйлар. Безнең респондентларыбызны борчыган икенче сорау ул татар телен мәктәпләрдә нинди формада өйрәтергә.  Ә кайберәүләр татар телен өйрәнү сәгатләрен кыскарту турында уйланалардыр. Ә кемдер аны факультатив формада кертеп була дип әйтә. Факультатив формада укытырга, кыстартырга дип әйтүчеләр һәм татар телен нинди күләмдә бар, шулай саклап калырга кирәк дип әйтүче группа саны – безнең катнашучыларыбыз арасында якынча 30ар %.  Бу бүген безнең республикабызда татар телен ничек укыту турында бердәм фикер булмавы турында әйтә. Кабатлыйм,  республикабыз халкының татар булмаганнарның һәм русларның төп өлеше татар телен өйрәнергә, аның статусын саклап калырга кирәк дип әйтүе бик мөһим.

Руслар татарлар үз телләрен, үз мәдәниятен саклап калырга тиешлеген, шуңа татар телен мәктәпләрдә өйрәнү кирәклеген һәм алар белән күршедә яшәгән халыкларның аларга мондый омтылышларында терәк булырга тиешлеген аңлыйлар.  Шуңа күрә бүген татар теленә булган караш шактый уңай, тик менә аның ничек мәктәпләрдә укытыласы актуальмы икән, мәгариф системасы ни дәрәҗәдә эффектив булыр, мәктәпләрне тәмамлаучыларга татар телендә белем алырга никадәрле мөмкинекләр булыр һәм татар теле ни дәрәҗәдә соралган булыр. Бүгенге көндә татар теле белән бәйле иң мөһим сорау – ул, кызганычка каршы, аны өйрәнүгә югары мотивация.  Яшьләр, аларның ата-аналары, мәктәп балалары, студентлар безгә : “Безгә татар теле белән алга таба нишләргә соң, әйе, без аны мәктәптә өйрәнәбез, тик алга таба без аны кая куллана алачакбыз”, — дип әйтәләр. Сакланып калу өчен, гореф-гадәтләрдә үз балаларыбызны тәрбияләү өчен татар теленең кирәклеген аңлаган күпмедер өлеш татарлар барлыгы аңлашыла. Тик татарлар арасында да, руслар арасында да үзләре өчен татар телен белүнең кирәклеген һәм мәгънәсен күрмәүчеләр бар. Бүгенге көндә төп мәсьәлә – кешеләр татар теленең ниәрсәгә кирәк икәнен аңласыннар һәм белсеннәр өчен мотивация үстерү. Чынлыкта татар теле өчен бу мөмкинчелекләр һәм перспективалар бик күп. Татар теле – ул төрки дөньяга кертүче ресурс. Бүгенге көндә татар теле ниндидер илләргә чыгарга, икътисади, сәяси проектлар төзергә мөмкинчелек бирә. Шуңа күрә дә, әгәр без татар телен белүнең уңай якларын күрсәтсәк, татар теле ярдәмендә бизнес-проектлар оештырып булырлык мөмкинлекләр бирсәк, бәлки татар теленә карата мотивация үсүен көтергә була.

Совет заманы ахырына татарларда милли белем бирү юкка чыкты дияргә була. 90 нчы еллар башында Казанда бары тик бер генә татар мәктәбе барлыгын әйтү җитә. Барлык калган мәктәпләр авыл җирлегендә эшләгән һәм чикләнгән күләм татарлар өчен билгеләнелгән, ягъни авылда яшәүчеләр өчен генә. Шәһәр татарлары, кызганычка каршы, милли белем бирүдән мәхрүм дисәк була. Әйтергә кирәк, 90 нчы еллар башында Татарстанда милли белем бирүне үстерү активлаша: Татарстан республикасының дәүләт телләре турында, белем бирү турында кабул ителгән законнар буенча Татарстандагы 2 дәүләт теле дә – татар теле һәм рус теле – бертигез дәрәҗәдә өйрәнелә дип игълан ителде. Республиканың бөтен мәктәпләрендә дә мәҗбүри рәвештә татар телен өйрәнү белән беррәттән, Татарстанда милли татар гимназия һәм мәктәпләре системасы кертелә. Мондый татар гимназия һәм мәктәпләре Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә барлыкка килә башлый. Шул ук вакытта мәктәпләрдә укытучылар, педагоглар составы формалаша башлый, Татарстанның югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерлекләр башлана. Шул вакыт аралыгында республика мәктәпләре өчен, татар телен өйрәнергә теләүчеләр һәм өйрәнергә тиеш булган кешеләр өчен актив рәвештә дәреслекләр языла башлый. Ягъни 90 нчы елларда төп тырышлыклар мәктәп белеменә каралган була. Акрынлап шуның белән беррәттән республиканың мәктәпкәчә уку йортларында, балалар бакчасында, урта-махсус белем бирү һәм югары уку йортарында татар телен кертү үсеш ала. Ягъни теге яки бу белгечлекләрне татар телендә өйрәтүче факультетлар барлыкка килә башлый. Мәсәлән, татар телендә белем биреп шәфкать туташларын әзерлиләр. Югары уку йортларында аерым белгечлекләрне укыта башлыйлар. Аерым алганда, Казанның төзү институтында төзүче белгечлеге буенча татар телен үзләштерә алган эшчеләр әзерләү башланды. Шулай ук иҗтимагый эш белән шөгыльләнүчеләргә татар телен актив рәвештә өйрәтү бара. Ягъни 90 нчы елларда татар телен укыту буенча зур ыргылыш ясала.

2000 нче елларда бу система бераз үзгәрә башлый. Бу милли белем бирү системасын кысрыклаучы федераль законнарның кабул ителүе белән бәйле. Алар татарларга гына түгел, илебезнең күпчелек халыкларына да кагылалар. Кызганычка каршы, милли телләр өйрәнү һәм куллану мөмкинлекләрен чикләүче аерым региональ компонетка кертеләләр. Кызганычка каршы, ул вакытта Рәсәйнең кайбер регионнарында татар мәктәпләре ябыла. Татар теле укытучыларын әзерләүчу югары уку йортлары ябыла. Ягъни, кызганычка каршы, 2000 нче еллар милли мәгарифне нык кыскан.

Татарстан республикасының мәктәпләрендә татар телен өйрәтүнең сыйфаты белән бәйле мәсьәләләр күтәрелә башлый. Балалар һәм ата-аналарны 90 нчы елларда чыккан әдәбият һәм татар теле дәреслекләре канәгатьләндерми башлады. Татар телен укыту приоритетларын үзгәртү буенча тәлапләр күтәрелә башлый. Искәртәсе килә, 90 нчы елларда әлеге приоритетлар балаларга татар теленең филологик нигезләрен генә укытудан хасил булган. Кызганычка каршы, болар катлаулы грамматика һәм кыен дәреслекләр булганнар, шуңа күрә балалар  татар теле буенча бик югары булмаган белемнәр белән чыкканнар. Бүгенге көндә, соңга елларда ата-аналар балаларны коммуникатив күнекмәләргә өйрәтергә чакыралар. Ягъни балалар мәктәпне бетергәч нинди дә булса гади темаларга татар телендә җиңел аралашсыннар өчен.

Соңгы елларда татар  теле буенча яңы буын китаплары әзерләнгән. Монда, әлбәттә, татар телен укытуның приоритетлар һәм максатлары алмашы күзәтелә. Яңы инновацион методикалар кертелә, аерым алганда татар телен өйрәнүдә сингапур методикасы актив кертелә. Ягъни милли мәгариф системасы актив рәвештә яңадан карала. Тик, күзәткәнебезчә, болар татар гимназияләренә кагыла.  Әлеге милли гимназияләрдә укытуның сыйфаты һәм конкурсы, кызганычка каршы, яхшырыр дип өметләнергә калдыра. Буген анда да билгеле бер проблемалар күзәтелә. Аларның берсе – милли мәгариф системасында белем баскычларының күчүчәнлек булмау. Ягъни милли гимназияләрне бетергән, яисә рус телле мәктәпләрдә татар телен укыган балалар, кызганычка каршы, алга таба татар телендә белем ала алмыйлар.

Кызганычка каршы, бүген, Татарстан республикасында югары белем бирү татар телен һәм әдәбият укытучыларын әзерләү белән генә чикләнә, нәкъ тә алар татар телендә белем ала. Татар телендә белем алып була торган башка белгечлекләр юк диярлек. Югары уку йортларында нигездә татар теле факультатив формасында гына алып барыла. Укучылар бу факультативларга бик зур теләк белән йормиләр, ягъни республикабыз вузларында татар телен өйрәнү мөмкинчелекләре юк.

Кызганычка каршы, урта-махсус белем бирү йортларында, ягъни элекке заманнардагы ПТУ, ССУЗларда, монда һәрвакыт уңай ситуация күзәтелми. Беренчедән, алар татар телен мәктәптә укыткан күләмдә үк укытырга тиеш, чөнки алар урта белем алырга тиеш. Тик без, кызганычка каршы, әлеге уку йортларында мәктәптәгегә караганда әзрәк уку сәгатьләре булуын күрәбез. Анда татар телен тизләтелгән программа буенча ярты яки бер ел эчендә үтәләр, бу, әлбәттә, татар телен үзләштерү өчен җитми. Шунысына игътибар итәргә кирәк, урта-махсус белем бирү йортларында укыр өчен Казанга һәм республиканың башка шәһәрләренә татар авылларынан бик күп балалар киләләр. Алар татар телен бик әйбәт беләләр, шуңа ул алар өчен аралашу теле булып тора, алар рус телен начар беләләр. Аларның рус телен кирәкле дәрәҗәдә белмәүләре һәм татар теленең белем бирүдә сирәк кулланылуы аларга кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә мондый балалар бик зур авырлыклар кичерә.

Тик безнең күзәтүләр буенча балалар бакчаларында берникадәр уңышлар күренә, анда бүгенге көндә укыту-методик комплексы яхшы әзерләнгән. Тәрбияче, уеннар, мультфильмнар һәм ниндидер кызыклы китаплар аша балаларга татар телен өйрәтү мөмкинчелегенә ия. Ягъни, бүген балалар татар телен җиңел һәм тыныч формада өйрәнә ала.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Гөлнара Габдрахманова