17 мин
2 106

Татар халкының язу тарихы: рун, гарәп, латин һәм кирилл алфавитлары.

Татарча
Русча

Татарларның язу тарихына тукталып үтсәк, үзенең тарихында татар халкы берничә төрле язуны алыштырган. Әлбәттә, бу турыда төрле фикерләр бар. Мәсәлән, безнең эрага кадәр үк төрки халыклар, аларның дәүләтчелеге булган, димәк аларның үз язулары да булган дигән фикер бар. Нинди язу куллангалыкларын, кызганычка каршы, бүген төгәл әйтеп булмый. Чөнки һуннарга бәйле ике төрле фикер яши. Бер фикер буенча, һуннар кытайлылар язуын кулланганнар, икенче фикер: аларның үз язу рәвешләре булган, хәттә рун язуын файдаланган дигән фикер бар. Скифлар төрки халык булса да, грек язуыннан файдаланганнар дигән фикер бар. Монда фикер төрлелеге бик көчле.

Традицион татар тел белеменә карасак, гадәттә, рун язулары күрсәтелә. Безнең эраның V-X гасырлары (кайбер чыганакларда VI-IX гасырлар дип күрсәтелә), гомумиләштереп әйткәндә безнең эраның X гасырына кадәр төркиләр төрки рун язуын кулланганнар. Бу язу үрнәкләре күп җирләрдә табылган. Иң беренче чиратта, Орхон һәм Енисей елгалары буенда, икенчедән, Азов, Дон тирәләрендә, көнчыгыш Ауропада, Венгриянең Сент Миклош җирлегендә, Алтайда, Урта Азиядә, Идел һәм Урал буйларынңа табылган язу үрнәкләре. Аларның таралу урыны бик киң.

Рун язуы, нигездә, уңнан сулга таба һәм астан өскә язылган. Ләкин шул ук вакытта Х.Курбатов китергән язу үрнәкләрендә сулдан уңга һәм горизонталь рәвештә язылган язмалар да урын алган. Моннан тыш рун алфавитында бер авазны белдерү өчен берничә хәреф кулланыла алган, хәтта 10, уннан артык хәреф тә була алган. Моны алфавитларның төрле территориягә каравы белән аңлаталар, монна тыш язма авторларының белем дәрәҗәсе белән аңлату очраклары да бар. Гадәттә, Орхон-Енисей буйларында табылган үрнәкләр – каберташ язмалары. Моннан тыш төрле коралларга (кылыч, мәсәлән) язылган төрле үрнәкләр, чүлмәк һәм башка савыт-сабаларга, бизәнү әйберләренә, таш кисәкләренә, хәтта орчык башларына язган үрнәкләр дә бар. Рун сүзенең килеп чыгышына бәйле шундый фикер яшәп килә: Скандинавия халыкларында сер һәм серле сүзләрен рун дип атаганнар. Барлык язмалар алар өчен аңлашыймый торган нәрсә булып күренгән. Шуңа күрә язуларны рун дип атый башлаганнар дип уйлыйлар.

Төрки халыкларның тарихында мең елдан артык кулланылган икенче язу – гарәп язуы. 922 елда Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү нәтиҗәсендә, гарәп язуы кулланылышка килеп керә. Галимнәр фикеренчә, моңа кадәр үк гарәп сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре, китаплар аркылы төрки халыклар тормышына гарәп язуы үтеп керә башлаган. Гарәп язуы үзгәрми, тартыклар күпчелекне тәшкил итә, сузык авазлар өчен 3 кенә хәреф кулланыла. Моның татарларга туры килмәгәнлеген күптәннән әйтеп килсәләр дә (бу хакта Каюм Насыйри 1895 елда язылган “Әнмүзәҗ” китабында бигрәк тә зурлап сөйли), бары тик 20гасыр башында гына гарәп алфавитына үзгәрешләр кертергә кирәк дигән фикерләр барлыкка килә башлый. Бигрәк 1905-1908 елларда Әхмәтхади Максуди бу эшне бик нык күтәрә. Үзенең газетасында да, китапчыклар рәвешендә дә нинди реформалар ясарга кирәклеге хакында яза.

Иң беренче реформа 1915 елда ясала. Ул вакытта ике төрле каршылыклы фикер була. Яңа имля һәм урта имля дигән ике юнәлеш алып барыла. Яңа имля 10 сузык аваз (М.Корбангалиев, Г.Нугайбәк һ.б.), урта имля яклылар (Г.Ибраһимов, Г.Шәрәф, Ә.Максуди һ.б.) 6 сузык аваз кертергә кирәк дип белдерәләр. Ахыр чиктә барыбер 6 сузык авазны яклаучылар җиңеп чыга, реформа шулар файдасына хәл ителә. 1915 елдан алып гарәп шрифты кулланылуның соңгы елларына кадәр шундый үзгәрешләр була. 1927 елда латин шрифтына күчеш барлыкка килә. Моның алшартлары 1911-12 елларда ук күзәтелә. 1924 елларга таба “Латин дусы” дигән җәмгыять оеша, татар теленә латин шрифты туры килә дигән фикер үткәрелә. Ләкин зур этәргеч биргән вакыйга ул 1926 елда Бакуда үткән Беренче Бөтендөнья тюркология съезды була. Бу вакытта төрки халыклар өчен, хәтта Иран халыклары өчен латин графикасы күбрәк туры килә дигән карар кабул ителә. Ләкин ул вакытта ТАССРдан барган барган делегация моңа каршы килә, аның башында Галимҗан Ибраһимов була. Бу хакта зур мәкаләләр дә бастырыла. Мең еллык тарихны алып ташлау, чыганаклар, китаплар, дәреслекләр барысы да юкка чыгачак дип саныйлар. Реформа ясау белән генә кәнәгатьләнергә кирәк диләр. Ләкин бу күренешне инде туктатып булмый. Нәтиҗәдә, 1927 елның 3 июлендә Халык комиссарлары советы тарафыннан рәсми рәвештә латин графикасына күчү турында карар кабул ителә.

Әлбәттә, монда латин язуы татарлар өчен иң туры килә торган, әйтелеш нормаларын үзенә туплаган графика дип әйтәләр. Бу күпмедер күләмдә дөреслеккә туры килә. Гарәп графикасы белән чагыштырганда, латин графикасы күпкә кулайрак була. Ләкин монда да авырлыклар килеп чыга. Бөтен төрки халыкларның графикасын берләштерү (унификацияләү) юлында эш алып барыла башлагач, шул ук графиканы берничә тапкыр үзгәртергә туры килә. Ул яктан галимнәргә бик авыр була. Латин графикасы 30 елдан әкренләп кереп бетә.

10 едан артык кына вакыт уза. 1939 елда татар халкы кириллицага күчәргә мәҗбүр була. Моның төп сәбәбен сәясәт белән аңлаталар. Рус һәм татар телләрен өйрәнгәндә әле бер, әле икенче графикага күчүнең кирәге юк, берсен генә өйрәнсәк җитә дигән фикер үткәрәләр. Ул вакытта татар теленә бик күп рус алынмалары, рус алынмалары аркылы Ауропа алынмалары үтеп керә. Алынмаларны чыганак телдәгечә язу җайлы булсын дигән сәбәп тә күрсәтелә. 1939 елда рәсми язу буларак кириллица кабул ителә. 1941 елдан башлап тулысынча гамәлгә кертелә. Ләкин бик зур проблемалар кала. Беренче чиратта, [къ], [гъ] һәм [w] авазларын белдерә торган хәрефләр булмау. Бу тел өйрәнүчеләр өчен зур авырлыклар тудыра. Орфография ягыннан да авырлыклар килеп чыга.

Бу хакта җәмәгатьчелек бик борчылган. Бигрәк тә 50 елларда яңадан реформа ясау һәм орфографияга үзгәрешләр кертү, алфавитка махсус хәрефләр кертү турында реформалар языла. Реформа проектында махсуc къ, гъ хәрефләре кертелә, ләкин [w] буенча каршылыклар, сораулар хәл ителми. 1960 елда Хөкүмәт комиссиясе бу проектны раслый. Ләкин ахыр чиктә җәмәгатьчелек бу проекты расламавы, [w] авазын белдерә торган хәреф булмавы яхшы түгел дип гамәлгә ашырылмый кала.

80 еллар ахыры – 90 еллар башында кабат бер күтәрелеш булып алды. Гамәлдәге кириллицига кабат өстәмә хәрефләр кертергә кирәк дигән мәсьәлә күтәрелә. Икенче юнәлештә баручылар Яңалифны кире кайтаруны яклап чыгалар. Ләкин алар уңай нәтиҗәгә килмәделәр. Ахыр чиктә РФдә бары тик кириллица гына гамәлдә булырга тиеш дип хәл ителде. Бәлки киләчәктә татар теленең үзенчәлекләрен күрсәтә торган махсус хәрефләр өстәлер.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Зоя Кириллова