8 мин
522

Татар телендә алынмаларны куллану. Аларның саны һәм чыганаклары. Пуризм.

Татарча
Русча

Мондый сорау бирү кайбер очракта бәлки урынлы да түгелдер. Чөнки һәр тел бары тик үз калыбында гына үсми, үз калыбында гына ясалмый. Һәр телдә үз тел берәмлекләреннән тыш, башка тел берәмлекләре дә була. Аерым бер җирлектә, изоляцияләнеп яшәгән кешеләр генә үзләренә генә хас булган, үзләре генә аңлаган телдә сөйләшәләрдер. Әмма җәмгыятьтә кешеләр бер-берсе белән аралашып яшиләр, бер халык икенче халык белән төрле мөнәсәбәткә керә, сәүдә эшләре, сәяси, иҗтимагый күренешләр дәвам итә. Шунлыктан сөйләмгә яңа сүзләр керә һәм, сөйләмдә тотрыклы урын алып, яшәп калалар. Татар тлендәге гарәп-фарсы алынмалары нәкъ шундый җирлеккә ия. Тарихка күз салсак, X гасырлардан башлап татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары кулланыла башлаган дигән мәгълүмат күрергә була. Төгәл X гасыр дип әйтү дөрес тә булмас. Аңа кадәр дә гарәп илләре һәм фарсы сәүдәгәрләре белән сәүдә итү эшләре алып барылган. Әлеге сәүдәгәрләр товарларын рекламалау өчен, һичшиксез,  үз сөйләмнәрен файдаланганнар, товар атамалары да үз телләрендә булган. Шул көннәрдә бирле әлеге сүзләр телдә әкрен-әкренләп файдаланыла башлаган. Хәзерге татар телендә дә гарәп һәм фарсы теленнән кергән сүзләребез шактый. Аңлатмалы сүзлектә телдә иң мөһим саналган сүзләр һәм сүз тамырлары урын алган. Аңлатмалы сүзлекне тикшереп карасак, аның өчтән бер өлешен гарәп һәм фарсы тамырлы сүзләр алып тора дип әйтергә мөмкин. Ни өчен тамырлы дип әйтәм? Ул сүзләр гарәп һәм фарсы телендәгечә кулланылмый, алар татарчалаштырылганнар, үзләштерелгәннәр, аларга татар кушымчалары ялганган, төрки телләргә хас кануннар тәэсир иткән. Шуңа күрә кайвакытта сүзнең гарәп сүземе, фарсыныкымы, әллә татар сүземе икәнен аера да алмыйбыз. Көндәлек тормышта эчә торган кәхвә (соңрак Европа аша ул безгә кофе сүзе буларак килеп кергән), без укый торган китап, яза торган каләмебез, дәфтәр, кәгазь – алар барысы да гарәп һәм фарсы теленнән кергән берәмлекләр. Гадәттә, гарәп һәм фарсы алынмаларын гарәп-фарсы дип, парлы сүз формасында өйрәтәләр. Сәбәбе нәрсәдә? Сүзнең төгәл кайсы телдән: гарәпме, әллә фарсымы икәнен төгәл аерып карау кирәк булмаганлыктандыр дигән фикердә торам. Чөнки күп кенә гарәп алынмалары фарсы теле аша (әдәбият аша) татар теленә кергән. Фарсы әдәбиятының татар теленә тәэсире гарәпнекенә караганда көчлерәк дип исәпләнә. Шуңа күрә күп гарәп сүзләре фарсы теле аша крегән. Фарсы теленә яраклаштырылып, яңадан татар теленә үзләштерелгән. Чөнки фарсы авазлары татар теленә якынрак: аларның әйтелеш үзенчәлекләре, сузык авазларның кулланылышы, тартык авазларның байлыгы ягыннан да татар теленә якынрак. Бу алынмаларны кулланырга кирәкме, кирәк түгелме дигән сорау 90 елларда киң җәмәгатьчелектә еш очрады. Алынмалардан качарга кирәк, кирәк түгел, аларны үз сүзләребез белән алыштырырга кирәк дигән фикерләр еш ишетелде. Вакытлы матбугат чараларында да болар турында күп яздылар. Бу – башка телләрдән кергән алынмалардан качу күренеше. Аны пуризм дип атыйлар тел белемендә. Бары тик үз тел берәмлекләрен генә кулланып сөйләү кебек күренеш, агым булырга мөмкин. Мондый күренешне ясалма рәвештә телгә кертеп була. Әмма, әйткәнемчә, ясалма рәвештә. Халык без теләгән, без уйлап тапкан сүзләр, төрки сүзләр белән  генә сөйләшерме соң? Гасыр дәвамында яшәп килгән “кәгазь”, “китап”, “дәфтәр”, хәтта вакыт төшенчәсен белдергән атна көннәребез дә безнең гарәп һәм фарсы телләреннән кергән берәмлекләребез. Борынгы төрки телдә яшәп килгән төрки атна атамалары, кызганычка каршы, хәзер инде сакланмаган. Аларны бик борынгы язма истәлекләрдән генә табарга мөмкин. Кеше исемнәрендә, бер-беребезне сыйфатлый торган сүзләр дә – гарәп һәм фарсы алынмалары. Хәтта мин бүген кулланган сөйләм сүзләренең дә өчтән бер өлеше гарәп һәм фарсы тамырлы сүзләр. Мәгълүмат, мәсьәлә, мисал, мәсәл, шигырь, иҗат, әсәр, иҗтимагый, сәяси төшенчәләре барысы да гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сөйләм берәмлекләре. Алар татарчалашканнар, без аларга күнеккәнбез инде. Шунлыктан, бу алынмаларны татар телендә кулланырга кирәкме, әллә кирәк түгелме дигән сорауны мин ачык килеш калдырам. Һәркем бу сорауга җавапны үзе таба, үзенчә хәл итә. Әмма бу алынмалар алынма буларак түгел, ә татарчалашкан гарәп тамырлы сүзләр буларак кулланылырга лаек дип саныйм. Хәзерге вакытта бик күп яңа сүзләр, яңа төшенчәләр ясала. Күп кенә инглиз, латин тамырлы сүзләрне (аларның мәгънәсен) татарчалаштырырга тырышып, гарәп яки фарсы берәмлеге файдаланалар. Моңа тәэсир итә торган ике сәбәп бар. Беренче сәбәп: милли аңны формлаштырырга тырышып, гарәпчә, төрекчә белем алган яшьләребез гарәп-фарсы берәмлекләрен якынрак күрәләр һәм кулланалар. Әмма киң җәмәгатьчелектә, язма әдәбиятта латин, инглиз тамырлы сүзләр яки француз сүзе ешрак кулланыла. Мондый сүзләр зуррак аудиториягә аңлаешлы була. Шунлыктан, ясалма рәвештә гарәп һәм фарсы алынмасын керткәнче, барлык җәмгыятькә (татарларга гына түгел, төрки дөньяга да, Европага да) аңлаешлы, фәнни әдәбиятта да кулланыла торган нигез терминны куллану уңышлырак дип саныйм.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Эльвира Денмөхәммәтова