10 мин
152

Татар телендә басым һәм интонация турында кыскача мәгълүмат.

Татарча
Русча

Сүз басымын икенче төрле сүзнең җаны дип тә атыйлар. Әлеге төшенчәне беренче тапкыр фәлсәфәче, галим Диамед әйткән. Моны чыннан да шулай атарга мөмкин, чөнки  сүзнең дөрес яңгырашка ия булуы, әйтелеше, кешегә тәэсире булсын өчен, аны дөрес басым белән әйтергә кирәк.

Телләр арасында төрле басымга ия булганнары бар. Татар теле, башка төрки телләр кебек үк, көч басымына  ия. Ләкин әле тагын динамик басымга, ирекле, тотрыксыз басымга ия булган, гомумән, тональ һәм музыкаль басымга ия булган телләр дә бар. Татар теленең чагыштырмача тотрыклы басымга ия булуы ул басымның соңгы иҗеккә таба юнәлдерелүе, аңа омтылуы белән аңлатыла.

Гадәттә татар кешеләре башка тел берәмлекләрен файдаланырга, сөйләмгә кертергә телиләр икән, алар үзләре күнеккән, соңгы иҗеккә төшә торган басымны файдаланырга тырышалар. Әлбәттә, бу очракта инде сүзнең башкача яңгырашына тап булалар, акцент барлыкка килә дип әйтәбез.

Киресенчә, басымы даими, тотрыклы булган телләрдә беренче иҗеккә төшә торган, яисә гарәп телендәге кебек, ахырдан өченче иҗеккә төшә торган сүзләр татарчалаштырып әйтелгән вакытта, бөтенләй башка яңгырашка ия була. Татар телендә басымның соңгы иҗеккә омтылышы нигездә саклана. Әмма, һәр кагыйдәдә искәрмәләр булган кебек үк, татар телендә дә мондый искәрмәләр бар. Беренчесе турында инде мин бераз әйтә башладым. Телдә кулланыла торган алынма берәмлекләр һәрвакытта да татарчалаштырылып әйтелмиләр. Ягъни, әгәр дә рус, Европа (нигездә әлеге сүзләр барыбер рус теле аша татар теленә кергән) алынмалары татар телендә кулланылалар икән, аларның нигез телдәге басымнары соңгы иҗеккә төшмәгән очракта, бу басым үзенчә шул килеш саклана. Мәсәлән, без мондый мисалны китерә алабыз. Татар телендә алынма буларак кулланыла торган арена, аренда сүзләре бар. Нигез телдә аларның басымы икенче иҗеккә төшә, соңгы иҗеккә түгел. Татар телендә әлеге сүзләрне җөмлә калыбы эчендә кулланабыз икән, башка кушымчалар ялганган очракта да, без әлеге басымны шулай сакларга тиеш булабыз. Мәсәлән, без аре’ндага алабыз, арендага’ түгел. Аре’нада чыгыш ясыйбыз. Аренада’ түгел.

Нигез телдә сүз басымы соңгы иҗектә килгән очракта бу вариантлар татар теленең калыпларына яраклаша. Ул очракта, күпме генә кушымча ялганмасын, сүз басымы соңгы иҗеккә таба омтыла. Мондый мисаллар бездә күп.

Икенче калып, татар теленең үз сүзләре турында сөйләгән очракта, басым соңгы иҗеккә төшмәгән вариантларга без тагын берничә искәрмә вариантны күрсәтәбез. Беренче очракта бу, һичшиксез, сорау берәмлекләре. Сорау берәмлекләрендә, сорау алмашлыкларында сүз басымы беренче иҗеккә төшәргә тиеш. Сөйләмдә элизиия – бер сүзнең икенче сүз белән кушылып китүе вакытында, сүз басымы үзгәреп, яраклаштырылып, сөйләм телендә, сөйләм агымына яраклаштырылып әйтелергә мөмкин. Әмма дөрес сөйләм, һәр сөйләм тактындагы һәр берәмлекне башкалар дөрес аңласын өчен, басым дөрес куелган очрак уңышлырак санала. Мәсәлән, Ни ‘нди кешеләр белән очрашу? Ка’йчан барырга кирәк?

Шул рәвешле күрсәтү, билгесезлек, һәм өлешчә  билгеләү алмашлыкларында да безнең, һичшиксез, сүз басымыбыз беренче иҗеккә төшә. Татар телендә ике яки берничә элементтан торган кушма сүзләребез шактый еш очрый: һичшиксез, һәркайда, һәркем, аккош, ашъяулык сүзләре.  Мондый очракта ике сүзнең дә аерым басымы була. Ләкин төп басым – беренче сүз басымы, һичшиксез, көчлерәк булуга нигезләнә. Икенче сүздәге басым өстәмә басым булып исәпләнә. Ул бөтенләй басымсыз әйтелә дип әйтү дөрес булмас, әгәр дә интонацион яктан аны тикшерсәң, һичшиксез, икенче сүзнең дә басымы була. Әмма беренче сүзнең басымы бу очракта көчлерәк.

Искәрмә очракларга тагын берничә вариантны өстәргә кирәк. Рәвеш ясый торган -ча/чә, -дай/дәй кушымчалары татар телендә басымны үзенә алмый дигән кагыйдә яшәп килә. Соңгы вакытларда, әлбәттә, бу кагыйдәдән тайпылышлар ешрак очрый. Ләкин сәнгать белгечләре, сөйләм теленә, ораторлык осталыгына өйрәтүчеләр бу кагыйдәне истә тотарга һәм хәзерге көндә дә әлеге кагыйдәнең актуаль булуына басым ясыйлар. Шуңа күрә без кыш көне аю’дай йокларга тиеш түгелбез.

Татар телендә кулланыла торган гарәп, фарсы сүзләрендә дә рус сүзләрендә кебек үк алынма нигездәге басым күп очракта саклана. Мәсәлән, без респу’бликабызда дип сөйлибез икән, лә’кин дип гарәп вариантындагыча кулланабыз.

-ча/чә, -дай/дәй кушымчалары белән ясала торган татар рәвешләре шулай ук үзенчәлекле әйтелешкә ия. Чөнки бу кушымчалар үзләре аша басымны үткәрмиләр һәм үзләренә әлеге басымны алмыйлар. Шуңа күрә без фи’лдәй көчле, аю’дай ятарга тиеш түгелбез. Кушымчалар турында сөйләгәндә тагын бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк. Юклык формасында килгән фигыль вариантлары шулай ук үзенчәлеккә ия. Чөнки татар телендә юклык формасын белдерүче кушымчалар басымны беркайчан да үзләренә алмыйлар һәм үзләре аша үткәрмиләр. Шуңа күрә мин кибеткә бүген ба’рмадым, бармады’м түгел.   Алар безгә иртәгә ки’лмәячәкләр.

Боерык фигыльләрне әйткән очракта да, басымны беренче иҗеккә куеп әйтсәк, безнең сүзләребез үтемле һәм, һичшиксез, аңлаешлы булачак. Безгә кунакка ки’легез, начарлыклар эшлә’мәгез формалары уңышлы булыр.  

Басымның дөрес куелышы сөйләмнең интонациясенә дөрес тәэсир итә. Чөнки һәр сүзнең басымы сөйләмдә кулланыла торган фраза басымына да тәэсир итә. Сөйләмдә кайсы сүзгә ныграк игътибар итәргә тиеш булабыз, логик басымны без әлеге сүзгә куярга тиеш булабыз.

Татар телендә нигездә төп өч интонацион калып яши. Беренчесе – хикәяләү интонациясе. Тыныч тойгы белән әйтелгән хикәя җөмләләрне без шулай әйтәбез, алар сөйләмдә еш кулланыла. Әгәр дә теге яки бу нәрсә турында белергә телибез икән, сорау интонациясен файдаланырга тиеш булабыз. Әлеге интонация сорау алмашлыклары аша, сорау кисәкчәләре аша ешрак файдаланыла. Рус теленнән аермалы буларак татар телендә бары тик интонация формасы белән генә белдерелә торган язма берәмлекләребез яшәми. Алар мимика, жест белән сорау формасын белдерергә мөмкин, ләкин аны камил, татар җөмләсе дип әйтү дөрес булмас. Һәм өченче – бу тойгы интонациясе. Без әгәр дә көчле тойгы белән шатлык хәбәрен җиткерергә телибез икән, яки, киресенчә, кайгылы хәбәр булырга да мөмкин. Бу очракта, һичшиксез, тойгылы интонацияне файдаланабыз. Сөйләмебездә тембрны көчлерәк әйтергә тиеш булабыз. Соңгы сүзләргә басымны ныграк төшерергә, басымны дөресрәк куеп, әйтергә тиеш булабыз. Интонация белән басым бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнештә. Аларны аерып карап, бары тик берсен генә дөрес әйтеп, икенчесендә хаталану, дөрес булмас.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Эльвира Денмөхәммәтова