5 мин
59

Татар телендә антонимнар турында кыскача мәгълумат.

Татарча
Русча

Антонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр.  Капма-каршылык – абсолют төшенчә. Шуңа күрә, тел белемендә капма-каршылыкны исә, бары тик шартлы төшенчә буларак кына карарга гына мөмкин.

Сәбәбе нәрсәдә соң? Беренчедән,  һәрнәрсәне дә капма-каршы итеп куеп булмый. Бары тик охшаш, мәнтыйкый яктан, логик яктан бер-берсенә якын булган төшенчәләр генә капма-каршылыкка ия. Нигездә, бу билгене белдерә торган сүзләр. Мәсәлән, төсләр, вакыт, аралык, ераклык төшенчәләрен без нәкъ менә капма-каршы төсмерендә билгели алабыз. Ак дип әйтәбез икән, телгә шунда ук кара төшенчәсе килә. Чөнки аклык – яктылык, чисталык, пакьлек төшенчәсен белдерсә, кара төшенчәсе астында, буяу булсынмы ул, яисә күчерелмә мәгънәдә кулланыла торган начар гамәлләрне күз алдына китерәбезме, кара төшенчәсе нәкъ менә шул сыйфатларга ия була.  Зур дигән вакытта –кечкенә, вак булган очракта –  эре төшенчәләрен без күрсәтә алабыз.

Ләкин, әйткәнемчә, һәр сүзләрнең дә капма-каршы төшенчәсен билгели алмыйбыз. Мәсәлән, вакыт төшенчәсен белдергән вакытта, безнең атна көннәре бар. Ләкин бары тик нинди дә булса бер контекст эчендә генә,  бер атна көнен икенче атна көненә карата капма-каршы куя алабыз. Дүшәмбе дип әйтәбез икән, халык телендә бу беренче эш көне дип күзаллана, әлбәттә, Россия шартларында.  Һәм дүшәмбе сүзенә контекст эчендә, билгеле бер сөйләм гыйбәрәсендә атнаның соңгы эш көнен – җомга көнен, яисә шимбә көнен күрсәтә алабыз.  Әммә һәр очракта да, дүшәмбегә шимбә ул антоним сүз дип әйтү мөмкин түгел. Әмма, кояш дип әйткән очракта, күк җисеме буларак, бер үк мәнтыйкый юнәлештәге форманы күз алдына китерсәк, айны капма-каршы мәгънә итеп бирәләр.  Ул бигрәк тә халык мәкальләрендә, җырларда, сөйләмдә актив кулланыла. Зурга кечкенә антоним булган кебек үк, эш-гамәлләрне, процессларны белдерә торган сүзләр арасында да,  капма-каршы мәгънәле сүзләребез күп була. Керәбез икән, һичшиксез аннан чыгу урыны була, керү – чыгу үзара капма-каршылыкны белдерә.  Яктылык караңгылыкка каршы куелып күрсәтелә. Хәтта абстракт төшенчәне белдерә торган сүзләрдә дә, яхшылык – начарлык,  нәфрәт – киресенчә шатлану, кайгы-хәсрәт сүзләренә сөенеч, шатлык сүзләрен антонимик сүзләр итеп, капма-каршы мәгънәле сүзләр итеп китерергә мөмкин.

Антоним сүзләр бер тел берәмлекләре арасында да, берничә тел берәмлекләре арасында да булырга мөмкин.  Ләкин капма-каршылыкны уйлап тапкан очракта, капма-каршылыкны мисал булып китергән очракта, кайсы тел берәмлеге булуы игътибарга алынмый.  Бары тик нинди җирлектә, нинди контекст эчендә куллануыбызны гына без антоним сүзләр ясауда файдаланабыз.  Бу текстларда кулланабыз, әдәби әсәрләр вакытында, чагыштырулар вакытында капма-каршылык аша чагыштыру бик уңышлы була. Чөнки нәрсәнеңдер зурлыгын башка әйбергә карта, кечкенә әйбергә карата чагыштырабыз икән, бу инде кешенең күзаллавын, әлеге предметны күз алдына китерү өчен яхшы тәэсир калдыра, уңыш китерә.

Һәр сүзнең дә антонимы булмый дидем. Әйе, нигездә терминнарның, ягъни бары тик бер генә мәгънәгә ия булган сүзләрнең, антонимнары булмый.  Чөнки бу сүзләрне башкача күзаллау мөмкин түгел. Тагын һәр процесска карата дагын, антоним ясау мөмкин түгел. Абстракт төшенчәләрне белдергәндә дә, мәсәлән, җиһан сүзенә, галәм сүзенә антонимнарны табу кыенрак. Бары тик, әйткәнемчә, әдәби әсәрдә нәрсәне дә булса сурәтләү процессы вакытында, билгеле бер шушы шарлар өчен генә уйлап табылган капма-каршылык төшенчәсен уйлап табырга мөмкин. Табарга, күрсәтергә, аңлатырга мөмкин. Әмма, сез уйлаганча, башка кешеләр дә нәкъ шулай уйлый дип әйтергә, уйларга һич ярамый. Чөнки мин ак дигән вакытта,антоним буларак караны күзаллыйм, әмма кем өчендер соры да, билгеле бер мөхит җирлегендә, акка карата тискәре, капма-каршы мәгънәдәге сүз була ала.  Шуңа күрә, һәрнәрсәнең билгеле бер җирлеге, билгеле бер чагыштыру объекты булырга тиеш.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Эльвира Денмөхәммәтова