23 мин
61

ХIX гасырда Россиядә чыккан татар теле сүзлекләренә күзәтү.

Татарча
Русча

XIX гасыр ул татар теле өчен Алтын чор. Бу чорда татар әдәби теле халык теле элементлары белән байый, ул халыкка якыная. XIX гасырда татар теле Россия киңлекләрендә функциональ дәүләт теле статусында була. Бу телдә төрле рәсми документлар языла, бу телдә әдәби әсәрләр иҗат ителә, бу телдә дәреслекләр языла. Һәм иң мөһиме, XIX гасырда татар теле төрле типтагы уку йортларында  укытыла башлый.

1804 нче елда Казан университеты ачылгач, бу уку йортында да татар теле махсус курс буларак студентларга өйрәтелә башлый. Әлбәттә, беренче чиратта татар теле XIX гасырда югары уку йортларында татар булмаган милләтләр өчен өйрәтелә. Моның сәбәбе ачык: Россиягә Көнчыгыш сәясәте өчен белгечләр кирәк була, Россиягә яхшы тәрҗемәчеләр кирәк була. Һәм Россиядә миссионерлык хәрәкәтен үткәрергә шул милләтләр телен белгән белгечләр кирәк була.

Шул нисбәттән, төрле уку йортларында татар теле укытыла башлагач, әлбәттә, татар теле укыту өчен грамматикалар, дәрес китаплары, хрестоматияләр, сүзлекләр кирәклеге көн тәртибенә куела. Һәм укытучылар, үзләре дәрес бирү белән бер рәттән, грамматикалар язалар, грамматикага кушымта итеп, төрле сүзлекләр төзиләр. Беренче сүзлек итеп без 1801 нче елда басылган Иосиф Гиганов сүзлеген күрсәтәбез. Иосиф Гиганов ул Себердә Тубыл шәһәрендә, Халык училищесында татар теле укытучысы булып эшләгән. Исеменнән күренгәнчә, милләте буенча татар түгел. Димәк ул, шушы төбәктә татар теле укытканда, тәҗрибәсеннән чыгып, грамматика яза студентлар өчен. Һәм шушы телне өйрәнер өчен, грамматикага өстәмә итеп, сүзлек чыгара.

Сүзлек 1801 нче елда Санкт-Петербургта басыла. Сүзлек бик үзенчәлекле, ул сүзләрне тематик төркемнәргә бүлеп төзелгән сүзлек була. Һәм, авторның үзе әйтүенчә, грамматикага кушымта итеп эшләнә. Гигановның бу сүзлегенең тагын бер үзенчәлеге – Гиганов, сүзлекне төзеп бетергәч, аны җирле муллаларга биреп тикшертә. Бу гамәл сүзлекне тагын да баета: муллалар, Гиганов төзегән сүзлеккә, үзләреннән дә өстәмәләр кертәләр. Әгәр дә ки, мәсәлән, сүзлеккә Гиганов татар теле баганасына үзе белгән татар сүзләрен һәм шул ук вакытта диалекталь берәмлекләрне теркәгән булса, Себер татарларында актив кулланылган берәмлекләрне, муллалар шушы берәмлекләргә туры килгән гарәп-фарсы алынмалары яисә шушы сүзләрнең синонимнары белән баетып чыгалар.

Сүзлек, беренчедән, XIX гасырдагы шушы телнең традицияләрен чагылдыра. Ягъни монда язма тел традицияләре чагылыш таба. Икенчедән, фонетик яктан Себер татарларына хас булган үзенчәлекләр өстенлек итә. Мәсәлән, яңгырауларның саңгыраулашуы, ц-лаштыру күренеше фонетик яктан сүзлектә чагылыш таба. Ә икенче яктан, сүзлектә, әйткәнемчә, әдәби тел берәмлекләре белән бер рәттән, Себер татарлары диалектларына хас булган берәмлекләр дә урын ала.

Сүзлекнең темалары – кешенең тормышына якын булган темалардан башлана. Әлбәттә, иң беренче итеп дини сүзләр бирелә, чөнки дин, Аллаһы Тәгалә кешегә иң якын булган зат итеп тасвирлана. Ә шуннан соң инде, тормыш-көнкүреш предметларын тәкъдим итеп китә. Мәсәлән, туганлык терминнары, үсемлек атамалары, ризык атамалары, кешенең тән төзелеше һәм башка шундый темалар тәкъдим ителә. Гигановның әлеге сүзлегендә кеше күңеленә якын терминнардан тыш тагын – уку бирелә һәм хәтта астрологияга караган йолдыз атамаларын да Гиганов үз сүзлегендә бирергә кирәк таба. Ягъни бу сүзлек, әйткәнемчә, 1801 нче елда басылып чыга.Алга таба сүзлек төзү практикасы тагын да активлаша һәм 1833 нче елда Казанда бик зур сүзлек дөнья күрә. Ул Троянский сүзлеге. Троянский үзе тумышы белән хәзерге Арча районына кергән Апаз авылыннан була. Аның әтисе рухани була. Югары белем алганда ул, әлбәттә, дини белем ала. Рухани семинариясендә, Казанда рухани академиядә укый, әмма бу вакытта әле Рухани академиядә татар теле укытмаганнар. Троянский үзлегеннән татар телен өйрәнгән. Һәм инде берникадәр авылларда эшләгәннән соң, аны үзе укыган Казан рухани академиясенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Һәм бу академияда ул мөселманнарга каршы төзелгән миссионерлар бүлегендә укыта, эш тәҗрибәсеннән чыгып, шулай ук грамматика яза. Һәм грамматикага өстәмә итеп, ике томнан торган татарча-русча сүзлек төзи. Сүзлек гаять зур күләмле, ун меңгә якын сүзне берләштерә һәм бу инде алфавит тәртибендә төзелгән академик сүзлек була.

Беренче, димәк, сүзлек нәзариятенә килгәндә, монда сүзлекләрне активлыгы-пассивлыгы ягыннан бүлү күренеше бар. Бу сүзлек татарлар өчен актив сүзлек. Чөнки әгәр дә сүзлек татарча-русча икән, димәк аның беренче адресаты татарлар була. Шуңа күрә татарлар өчен актив сүзлек дип аталган әлеге сүзлек. әйткәнемчә, алфавит тәртибендә төзелә, ул вакытта татар телендә кулланылган алфавит өстенлек итә. Татар сүзләре гарәп графикасында бирелгән, ә рус сүзләре – кирилл графикасында бирелгән. Транслитерация – бер телдән икенче телгә хәреф күчерү бу сүзлектә күзәтелми.

Лексик яктан караганда сүзлек гаять бай. Тормышның төрле өлкәләренә караган сүзләр бар. Шулар белән беррәттән, сүзлек матдәләрендә географик терминнар да күренә. Географик терминнар арасында бүгенге көндә безнең телебездә кулланылмый торган берәмлекләр очрый. Мәсәлән, Әрмәния Кәбир, Әрмәния Сәбир — Большая Армения, Малая Армения, Париз шәһәре, Катар вилаяте, Чинмачин, Кытайны Чинмачин дип күрсәтә. Менә шундый үзенчәлекле берәмлекләр бар.

Диалекталь берәмлекләргә дә игътибар итәргә кирәк, әлбәттә, Троянский үзе диалекталь берәмлек дип белеп язмагандыр дип уйлыйм мин. Әмма ләкин, үзенең балачагы үткән, үзе яшәгән менә шушы Казан арты төбәгенең диалекталь үзенчәлекләре дә сүзлектә урын ала. Мәсәлән, терекөмешне ул кенә суы дип бирә. Ул галимнәребез диалектологлар күрсәтүенчә әлеге берәмлек Казан арты сөйләшләрендә актив була. Шулай ук төрле ризык атамаларын күрсәтеп үтә Троянский, төрле тормыш-көнкүрешкә караган берәмлекләрне бирә.

Шушынан соң, димәк, хронологик яктан барсак, 1859 нчы елда бик кызыклы бер сүзлек басыла. Бу сүзлек – Салихҗан Кукляшев сүзлеге. Мәгълүм булганча, әдәбият фәнендә, Салихҗан Кукляшев, Мартемьян Ивановның хрестоматиясе бар, бу мәктәп дәреслекләреннән үк таныш. Менә шушы авторлар үзләренең грамматикасына өстәмә итеп хрестоматия төзиләр,  хрестоматияга өстәмә ителеп, сүзлек төзиләр.

Башта берничә сүз әйтеп китик Салихҗан Кукляшевның үзе турында. Салихҗан Кукляшев тумышы белән Оренбург өлкәсеннән, ул Оренбург өлкәсендә туып үсә. Ул вакытта бик танылган Оренбург кадет корпусында укый. Һәм шушы кадет корпусын тәмамлаганнан соң, аны Казанга университетка укырга җибәрәләр. Бу вакытта университет факультетларына татарларны кабул итмиләр, бары тик медицина факультетында гына татар милләтеннән булган кешеләр  кереп белем ала алган. Салихҗан Кукляшев та медицина факультетына укырга керә. Ләкин бу факультетта укыганда ул медицина фәннәрен әйбәт үзләштерә, ләкин практик дәресләрдә аңа бик авыр була. Ул кабул итә алмый практик дәресләрне, шуңа күрә университет ректорына гариза язып, үзен филология факультетына күчерүен сорый. Аның гаризасына ризалык бирәләр һәм Кукляшев филология факультетына күчә.

Салихҗан Кукляшев өчен Көнчыгыш телләре бик якын була. Чөнки бу Неплюев кадет корпусы христиан булмаган милләтләрнең балаларын Россия хөкүмәтенә тәрҗемәчеләр итеп әзерләгән. Һәм Кукляшев та шушы төркемдә укып, гарәп-фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән була. Монда да үзенең белемен филология өлкәсендә дәвам итеп, Көнчыгыш телләрен белүче галимнәрдән әлеге телләрне тагын да ныграк үзләштереп, үзенең университетын тәмамлап, яңадан үзе укыган Неплюев кадет корпусына укытучы итеп билгеләнә. Менә күрәбез өченче шундый автор үзенең хезмәт нәтиҗәсендә дәреслек тә яза, сүзлек тә төзи.

Без алда әйткән ике сүзлектән Салихҗан Кукляшев сүзлеге аерылып тора. Әйткәнемчә, ул хрестоматияда урын алган хикәяләрнең сүзләреннән гыйбарәт сүзлек. Ягъни бу сүзлектә көнкүрештә актив кулланылган сүзләр булмаска да мөмкин. Хикәядә нинди сүзләр булса, сүзлектә шундый сүзләр урын алган. Бу сүзлек ул чорның әдәби тел сүзлеге булып санала һәм бүгенге көндә бик популяр булган, мәсәлән, язучы теле сүзлекләре чыгарыла хәзер. Мәгълүм булганча, Пушкин теле сүзлеге бар, Лермонтов теле сүзлеге, татарларда Тукай теле сүзлеге, Җәлил теле сүзлеге бар. Бу сүзлек тә шушы сүзлекләрнең беренче яралгысы булып санала ала.

Хрестоматиядәге текстлар барсы да гарәп һәм фарсы телләреннән тәрҗемә ителгән булганнар. Шуңа күрә дә укучыларга җиңел аңлашылсын өчен, Кукляшев бу сүзләрнең сүзлекчәсен тезеп, аларның рус телендәге тәрҗемәләрен бирә. Кайбер хәрефләргә караган сүзләр тулаем гарәп-фарсы алынмаларыннан гына торалар, татар сүзләре бөтенләй аз, кайбер хәрефләрдә татар сүзләре дә шактый күп. Әгәр дә алдагы әйтеп үткән сүзлекләрдә диалекталь берәмлекләр, җирле үзенчәлекләр чагылыш тапкан булса, бу сүзлектә диалекталь берәмлекләр бөтенләй юк диярлек. Чөнки әдәби телгә нигезләнгән сүзлек. Ләкин барыбер Салихҗан Кукляшев берничә элементны күрсәтә. Мәсәлән, ул анда Оренбургта яз көне үткәрелә торган “сур базары” дигән берәмлекне бирә. Һәм шунда ук аңлатма бирә: бу базар Оренбургта май аенда үткәрелә һәм монда йомраннар сатылганын әйтә.  Шулай ук, мәсәлән, ул “хаҗ” дигән сүзгә, “мәдрәсә” дигән сүзгә аерым тукталып аңлатма бирә, нәрсә аңлатканнарын күрсәтә. “Старшина” дигән сүзне аңлатып үтә, “дөлдел” дигән сүзне аңлатып үтә, калган сүзләр үзләренең рус телендәге эквивалентлары белән күчерелә.

Сүзлек зур түгел, якынча 3000 сүзне берләштерә. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге методистлар әйтүенчә дә, әгәр дә кеше телдә иркен аралашсын өчен 3000 сүзне белсә, шул җитә. Һәм менә XIX гасырда дөнья күргән сүзлекләрнең күбесе менә шушы 1500, 2000, 3000 сүздән тора. Димәк ки, ул вакытта ук тел өйрәтүче авторлар, безнең менә шушы XIX гасырда дөнья күргән сүзлек авторлары, бу карашны, бу үзенчәлекне белгәннәр, шуңа үзләренең, мәсәлән, мәктәп өчен яисә укучылар өчен тәкъдим ителгән сүзлекләренә 3000 гә якын яисә әз генә артык берәмлекләрне кертеп төзегәннәр сүзлекләрне.

Тагын бер сүзлек турында әйтеп үтәргә кирәк. Бу сүзлек, минемчә, тыңлаучыларыбызга бәлки мәгълүмдер – ул бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри сүзлеге. Каюм Насыйриның берничә сүзлеге мәгълүм: беренче аңлатмалы сүзлеге – “Ләһҗәи татари”, без бу турыда тукталмыйбыз, чөнки ул аңлатмалы сүзлек. Икенче сүзлеге – татарча-русча сүзлек. Бу сүзлек 1878 нче елда дөнья күрә. Шулай ук укучылар өчен, шәкертләр өчен атап чыгарылган сүзлек. Сүзлекне Ямашевлар дигән татар байлары чыгара. Сүзлек мәдрәсә шәкертләренә дә, шулай ук “учительская школа” шәкертләренә дә адресланган була, 3000 сүзне берләштерә. Алфавит буенча төзелгән һәм кирәкле булган иң актив берәмлекләрдән генә торган сүзлек. Сүзлектә Каюм Насыйри һәм татар, һәм рус укучысының мәнфәгатен искә алып төзи. Татар сүзе гарәп графикасында һәм кирил графикасында транслитерациясе белән бирелә һәм рус сүзе дә кирил графикасында һәм гарәп графикасында транслитерация белән бирелә. Әйткәнемчә, актив лексик берәмлекләрдән гыйбарәт, ләкин шулай ук үзенчәлекле сүзләрне дә табарга мөмкин. Бигрәк тә Урта диалектның Тау ягы сөйләшенә хас булган берәмлекләрне күрсәтергә була бу сүзлектә. Чөнки Каюм Насыйри үзе дә шул сөйләшнең вәкиле буларак, ул турыдан-туры әлеге берәмлекләрне сүзлекләренә кертеп җибәргән.

XIX гасырның беренче яртысында нигездә мәктәп өчен, татар телен өйрәнүчеләр өчен чыгарылган сүзлекләр өстенлек итә. Бу сүзлекләргә килгәндә, аларның уртаклыгы – “русларга татар телен өйрәнү өчен” дип аталган сүзлекләр була. Сүзлекләрнең, күрәбез, авторлары да нигездә рус фамилияле кешеләр. Алар инде үзләре, мөгаен, миссионерлар булгандыр, Каюм Насыйридан башка. Әмма ләкин без бу очракта аларның тарихи, сәяси эшчәнлекләренә, аларның тарихи, сәяси фикерләренә карамыйбыз. Безгә аларның сүзлек төзүче буларак, менә шушы гасырдагы телнең берәмлекләрен теркәп калдырган кеше буларак, безнең аларга хөрмәтебез зур. Һәм бу сүзлекләр татар телен, бигрәк тә XIX гасыр татар телен өйрәнүдә бик дәлилле чыганак булып торалар.

Сүзлекләрнең авторларын килгәндә, болар барысы да югары белемле кешеләр, үз чорына күрә бик мәгърифәтле кешеләр. Аларның, күрәбез, дини уку йортларында эшләүләрен. Аларның дини уку йортларында укуы мәгълүм. Шулай ук, мәсәлән, безнең Троянский рухани академиядә укыган булса, Каюм Насыйри Казанда мәшһүр Апанай мәдрәсәсендә укыган була. Аларның яшәү шартлары да төрле була: кемдер авылда яши, кемдер шәһәрдә яши. Шуңа күрә дә сүзлектәге берәмлекләр үзенчәлекле дип саналалар.

Гомумән алганда, XIX гасыр сүзлекләре бүгенге көнгә кадәр әле ныклап, тирәнтен өйрәнелмәгәннәр. Ни өчен шулай дип әйтәләр, мин бу өлкәдә үзем зур хезмәтләр язсам да, һәр сүзлек аерым-аерым монография язарлык хәзинә. Без сүзләребез җитми дип әйтәбез, без төрле-төрле башка, мәсәлән, Европа телләреннән сүзләр алабыз, ләкин XIX гасыр сүзлекләрен өйрәнеп андагы булган, онытылган лексик берәмлекләрне кире телебезгә кайтарсак, актив әйләнешкә кертсәк, бу татар теле өчен әйтеп бетергесез зур бер файда булыр иде. Шуңа күрә киләчәктә дә бу юнәлеш дәвам итәр дип уйлыйм мин. Безнең студентларыбыз, шәкертләребез әлеге юнәлештә үзләренең тагын эзләнүләрен дәвам итеп, төрле-төрле фәнни хезмәтләр язырлар. Әлбәттә, бик әйбәт, бик күркәм эш булыр иде, бу сүзлекләр хәзерге графикага ничектер күчерелеп яңадан бастырылып чыгарылса. Беренчедән, менә без караган сүзлекләр, әйткәнемчә, бигрәк тә уку сүзлекләре, алар 3000 гә кадәр лексик берәмлекне туплаган сүзлекләрдә, телнең үзгәрүе алай чагылмый, чөнки ул дәрес өчен әзерләнгән минимум сүзлекләр дип әйтик. 3000 сүз ул аралашу өчен кирәк булган берәмлек. Ә зур сүзлекләргә, мәсәлән, Троянскийда, анда бик күп, бик күп бүгенге кулланышта булмаган, пассиврак булган, диалекталь булган, тарихи булган сүзләрне табырга була. Аннан да алда китеп, мәсәлән, Каюм Насыйриның русча-татарча сүзлегендә күпләп без Европа алынмаларын күрәбез, андый хәл дә бар. Миссионерлар төзегән сүзлекләрдә, мәсәлән, гарәп-фарсы алынмаларыннан качыр өчен диалекталь берәмлекләрнең күбәюен күрәбез. Бигрәк тә Остроумов, Воскресенский сүзлекләре – XIX гасырның икенче яртысында. Алар хәтта үзләре дә әйтәләр, гарәп-фарсы алынмаларыннан азат итү өчен телне, керәшен сөйләшләренә таянырга кирәк. Иң чиста, иң камил сакланган татар теле – ул керәшен сөйләшләре. Һәм бу сөйләшләргә хас булган берәмлекләрнең күбесен үзләренең хезмәтләренә кертәләр. Менә шундый күренешләрне күрсәтергә була, ләкин фонетик яктан сүзлекләр барыбер күпмедер күләмдә язма тел традициясендә чагылдыра. Мәсәлән, т-д күчешләре, яисә киң әйтелешле, тар әйтелешле авазларның параллеллеге күренә, аннан соң, әлбәттә, фигыль -мак формасында бирелә, аны да күрсәтергә кирәк, аннан соң, сүз башы, иҗек башы позициясендә “е” белән “җ”ның тотрыклы булмавы – барлык сүзлектә дә чагылыш таба бу вакытта. Ул инде ничектер кабул ителгән була. Хәтта ки, без бүгенге көндә е-лаштыруны, җ-лаштыруны диалекталь вариант итеп күрсәтсәк тә ул сүзлекләрдә ул параллель кулланылган вариант кебек тәкъдим ителә.

Татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр бик кирәк булган, ихтыяҗ бик зур булган. Мин хәтта шундый чагыштыру, санау үткәреп караган идем, мәсәлән, XIX гасырда рус теле белән бәйләнешле дип әйтәбез, ике телле 140 телле сүзлек чыккан. Болар арасында: русча-инглизчә, русча-немецча, русча-французча һәм башка телләр. Һәм шул сүзлекләрнең 13е русча-татарча яисә татарча-русча – бу Россиядә феномен, чөнки бер генә башка Россия халкы теле белән дә моның кадәр күп сүзлек чыкмаган. Мәсәлән, бар анда 1-2 сүзлек чуваш теленнән, 1 сүзлек казах теленнән, 1 сүзлек кыргыз теленнән, 2 сүзлек башкорт телненнән, ә 13 сүзлек татар теленнән. Ул инде татар теленең ул вакыттагы дәрәҗәсен күрсәтә.

“Ласковый” дигән сүз, татарча ничек әйтәбез? Мөлаем дип әйтәбез, гарәп теленнән кергән. Ул вакыта, мәсәлән, Троянский “алчак” дигән суз бирә, матур сүз бит. Диалектларда бар, минемчә, ишеткәнем бар алчак кеше дип әйтәләр. Бик шундый рәхәт, мөлаем кешене без, әлбәттә, әдәби телдә мөлаем дип кулланабыз.

Дунай елгасын, мәсәлән, төрекләр дә Туна диләр, Троянский да Туна дип белә, без Дунай дип әйтәбез. Менә шундый берәмлекләрне кертеп җибәрергә мөмкин булыр иде. Тимсах – аны кертеп булыр иде, 90 нчы елларда бер активлаша башлаган иде  “крокодил” дигән мәгънәдә, хәзер ул бетте.  

Шулай ук безнең диалекталь вариант бар, мәсәлән, “перчатки” дигән сүз бар русча, татарча ничек була. Диаклектларда бик матур сүзләр бар, мишәр диалектында “бишбармак” диләр. Ләкин әдәби телдә “бишбармак” дигән сүз “перчатки” мәгънәсендә кулланмый, ул – казахларның милли ашы. Троянский сүзлегендә “әль-дәван” дигән сүз бирелә, “әль” – кул дигән. Бу  төрекләрдә сакланган “әль-даван”, димәк, Троянскийда бар, ләкин бездә онытылган. Менә шундый берәмлекләр бар.

Башка шулай ук мисаллар китерергә булыр иде һәм Каюм Насыйри сүзлегеннән, һәм башка сүзлекләрдән, ләкин аерым-аерым. Ул процесслар бик актив башланган иде 90 нчы елларда, хәзер тагын туктап калды. Мәсәлән, газета-журналларда, газеталарда, бигрәк тә, “яңа сүзләр” дигән рубрика басылып чыга иде. Я ул искергән сүзләрне кире кайтару, яңа уйлап табылган сүзләр. Хәзер без тагын ничектер тынычланып калдык бер мәлгә. Ләкин, минемчә, яңадан ул процесс әйләнер. Ул бит инде тәгәрмәч кебек гел әйләнеп тора. Бу хәлләр яңадан, яхшы мәгънәсендә, мәйданга чыгар дип уйлыйм мин. Телнең чисталыгы, телнең байлыгы мәсьәләләре.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Әлфия Юсупова