10 мин
460

Туктамыш хан эшчәнлегенә кыска күзәтү һәм бәя.

Татарча
Русча

Минем үземнең тарихчы буларак яраткан бер шәхесләр – ул Туктамыш хан. Билгеле, ул авыр вакытта чыга, үзенең сәясәтен алып бара, Алтын Урданы берләштерүгә ирешә. Бату хан нәселе Бәрдибәк хан заманында киселгәч, яңа нәсел калмагач, ике ел буе, 1361 нче елга кадәрле Сарай әмирләре Бату хан нәселеннән дип, төрле кешеләр чыгарып, Алтын Урданы тота алалар. Әмма династияне яңартырга кирәк, чөнки билгеле булган, чын Җучи нәселеннән, Чыңгыз хан нәселеннән булган нәсел дәүләт башына килергә тиеш.

Ул вакытта Алтын Урданың сул кулы дибез, Кугурда дип тә билгеле, андагы Җучи хан нәселенәннән булган нәселләр: һәм Көнбатыш Себердәге Шибани, һәм Тукай-Тимер нәселләре – дәүләткә килә башлыйлар: “Мин хан булам, мин хан булам”. Әлбәттә, бер-берсенә каршы чыга башлыйлар һәм бу сәяси фетнәгә китерә. Моның янында әйтергә кирәк, Алтын Урданың алдында тагын нинди проблемалар барлыкка килә. Чыңгызый дәүләтләр корган система җимерелә башлый. Кытайда Юань империясе 1368 дә җимерелә. Урта Азиядә Чыгатай олысы таралып бетә. Аннан соң Иранда Хулагу дәүләте җимерелеп бетә. Һәм анда җирле бәйлекләр дәүләткә әйләнә: Кытайда Мин империясе барлыкка килә. Һәм бөтен проблема алып-сатуда нәрсәдән китә: Мин империясе Кытайны яба, алып-сату эшен туктата башлый.

Сәяси кризис, династия кризисы, экономик кризис – болар өсте-өстенә барлыкка килә. Һәм, әлбәттә, бу 20 елга якын барган фетнә бик авыр кичерелә. Шәһәрләр өчен проблема, олыслар өчен проблема, һәр җирдә проблема. Ул вакытта Туктамыш хан идеология белән уртага чыга. Нинди идеология белән чыга ул?

Ул әйтә: “Күптән түгел генә Җәлибәк һәм Үзбәк хан заманнары, бөтен җир рәхәт, илдә тынычлык, бөек ханнар. Ул заманга кайтарам Алтын Урданы”. Ут бу сәясәт белән чыга. Әлбәттә, Алтын Ураданы бөтенесе, бөтен Җучилар һәрберсе берләштерергә тырышканнар. Ә менә Туктамыш килә, идеология тәкъдим итә: Алтын Урданы кире ул заманга кайтарабыз. Ул, әйтергә кирәк, Алтын Урданы авыр хәлләр белән булса да, сугышып булса да берләштерә. 1380 нче елга инде ул бөтен Алтын Урданы үз кулына ала. Һәм бу идеологияне дәвам итә.

Аның бер идеологиясенең тагын бер мәсьәлә була – ул кара кешеләрнең дәүләткә килмәве. Кара кеше – кара сөяк, Җучи нәселеннән, Чыңгыз хан нәселеннән булмаган кешеләр, мәсәлән, Мамай. Мәшһүр Мамай ничә еллар буе тоткан, ул Мамайга каршы сугышып идеологиясенең дә төп юнәлеше шушы.

Ул Алтын Урданы берләштерә, яңадан көчле хәленә китерә, бөтен чит дәүләтләр белән, кайда территория югалтылган, кайда нәрсә, алар белән берлекләр кора башлый. Алтын Урданы яңадан дөньякүләм нигә кире кайтара.

Ул вакытта карый: чыңгызый дәүләтләр җимерелеп беткән бөтен тирә-якта. Җимерелүнең дә сәбәбе: нәселләре дә бетә, дәүләтләр җимереләгән. Элек Алтын Урда ханнары “без Җучи нәселе” дип әйтәләр иде, Чыңгыз ханның зур улыннан. Бу вакытта ул әйтә: “Мин Чыңгызның оныгы. Мин хәтта “Идегәй” дастанында мин үзем дә Чыңгыз түгелмени?” – дип әйтә ул. Ул аны титул буларак әйтә: “Мин чыңгыз түгелмени?”.

Ул вакытта икенче бер кара кеше уртага чыга. Ул да Чыгатай олысында. Чыгатай олысын берләштерә, соңыннан Иранны берләштерә, Кытайга, Алтын Урдага шундый ук якын идеология белән берләштерү – ул Аксак Тимер, Тамерлан дип, Тимерләк дип билгеле. Алтын Урданы җимерүче дип тә билгеләнгән, бик күп тарихи чыганакларга кергән, мәшһүр бер шәхес. Әмма ул чыңгызый нәселеннән түгел. Туктамыш күзлегеннән әлбәттә ул кара кеше. Аларның Туктамыш үзенең көрәшкән чагында бергә булып алуы, хәтта Тимурның “мин ярдәм иттем” дигәне билгеле, әлбәттә, ул аңа ниндидер ярдәмнәр дә итә. Ә менә соңыннан идеология буларак каршылыклар килеп чыга.

Хәтта Туктамыш үзенең басма диләр, пайцза дип тә билгеле, үзен анда “каган” ди. Элек ханнар, соңыннан солтан исеме. Каган, Чыңгыз хан вакытындагы термин онытыла башлаган була. Бу империянең башы, император дип төшенә алабыз. Туктамыш ул терминны да кайтара: “Мин – каган”.

Дастанда күрәбез: “Мин Чыңгыз хан түгел мени, кемнең заманы, Туктамыш заманы түгел мени” – дип куя. Ягъни ул дәүләт башына килгәч, киредән чыңгызыйлар системасын кайтарырга кирәк дип, башта Алтын Урдада бу идеологияне әйтә, аннан соң бөтен дөньяга, бу Евразия территориясенә ул үзенең бу идеологиясен яңадан тәкъдим итә.

Әлбәттә, 20 ел эчендә, фетнәләр эчендә каршылыклар күп. Алтын Урданың эчендә бигрәк тә каршылыклар дәвам итә. Туктамышка каршы чыккан җитди көчләр барлыкка килә. Бер яктан Җучи туганнары, нәселләре, кем чыннан да хан булырга хакы бар. Икенче яктан, аңлаганыбыз кадәрле, олыслар башында, областьларны, Алтын Урдада зур территорияләрне контрольдә тоткан бийләр,  әмирләр. Боларның бер өлеше бу үзәкләштерү, хан властен көчлеләндерегә теләүгә каршы булган кешеләр. Алар көрәшне башландырып җибәрәләр. Алтын Урдада Туктамыш алар белән көрәшергә мәҗбүр кала. Бер яктан тышкы бер зур дошманы барлыкка килә – Тимур. Икенче яктан эчтәге бу сәяси вәзыять.

Алтын Урданы бертләштереп реформалар үткәрә ул. Әйтик, акча реформасы бер үк системага китерә. Мәсәлән, рус дәүләте, Урус Олысы дип атала инде ул, Олыс дип.  Ул түләмәү, я ханнар арасында ничектер “выход” дибез инде, хараж, моны түләүне яңадан башлатып җибәрә. Европа ягында, мәсәлән, Дунай буендагы җирләрне кире кайтара. Аннан соң элекке союзникларының бөтенесе белән элемтәләргә керә.

Боларның бөтен сәясәтен алып бара, әмма аңа каршы алып барган сәясәт, ул группаны ул берничә мәртәбә җимерә ала. Әмма соңыннан ул группаның тагын икенче бер билгеле шәхес Идегәй, аның дастаны билгеле, ул группада актив бийләрдән берсе, чыңгызый түгел үзе, бу группа белән сугышып, соңыннан тышкы дошманы Тимур белән дә сугыша. Ул 1385 тән алып барып, ун ел буе, 1396 нчыга кадәрле сугыш алып бара. Бик зур сугыш була. 1391 нче елдан ул сугышларны Тимур Алтын Урда территориясенә күчерә. Һәм без белгәнебезчә, урта гасырның иң бөек, иң зур сугышлары: сан ягыннан, бөтен стратегик поход буларак әгәр төшерелсә, ике зур сугыш Алтын Урда территориясендә ул вакытта булган.

Андый сугышлар ул вакытта китерү үрнәкләре бик аз. Чөнки сан ягыннан да, “дәүләтләргә була, безгә калабыз” дип сугышканнар. Берсе аның бүгенге көндә Самара территориясендә Көндерчә елгасы буенда. Кызганычка каршы, анда Туктамыш нәкъ менә Алтын Урдадагы кайсыбер әмирләрнең сатуы буенча җиңелә, гәскәрләре китә. Аннан соң ул Алтын Урданы күтәреп, 1395 нче елда Терек елгасы, бүген Чечня территориясе, Кавказда, икенче бер зур сугыш була. Өч көн буе ул зур сугыш бара. Һәм анда ул сугыш буенча чыганаклар бик тәвсилләп язып калдырылган. Өч көн буе сугыш бара һәм Туктамыш Тимурны үзенә әсиргә ала яза. Кызганычка каршы, тагын сату була: Тимур белән, эчтәге көч белән тыштагы көч берләшә һәм Туктамыш өченче көнне җимерелә, аның дәүләте җимерелә.

Туктамышның идеологиясен шулкадәрле дошман итеп кабул иткәннәр ки, соңыннан аны үтерер өчен бик күп тырышып карыйлар. Ул да, әлбәттә, аларга каршы көрәшә, Туктамышны, әлбәттә, соңыннан үтерәләр, 1405 нче елда. Аны гына үтереп калмыйлар, аның бөтен улларын да үтереп бетерәләр. Ягъни бу идеологияне туктатырга тырышып, иң беренче чиратта. Әмма туктата алмыйлар. Мәсәлән, Туктамыш нәселеннән булмаган, аның туганнарыннан булган безнең Олуг-Мөхәммәт ханнан. Алар үзләрен безнең Туктамыш, безнең бабабыз дип алып ул идеолгияне дәвам итәләр. Кызганычка каршы, ул ике идеология нәтиҗәсендә дәүләт җимерелә. Әмма Туктамышның идеологиясе XV гасырга кадәр яшәп килә.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Илнур Миргалеев