17 мин
363

Татар халык киемнәренең тарихы, аларга хас билгеләр.

Татарча
Русча

Идел-Урал татарларының милли киемнәре нидән гыйбарәт? Иң элек ул хатын-кызларда да, ир-атларда да туник сыман күлмәк. Киң адымлы чалбарлар шулай ук хатын-кызлар һәм ир-атлар тарафыннан киелгән. Киң адымлы чалбарлар татарларга да, шулай ук башка төрки халыкларга да хас булган, мәсәлән, казакларга. Нәрсә соң ул киң адымлы чалбар? Ул, уртасыннан өченче буй тукыма белән тегелгән, ике буй тукыма. Чалбарның ир-атлар тарафыннан да, хатын-кызлар тарафыннан да киелүе нәрсә белән бәйле соң? Бу, әлбәттә, күчмәлек тамырлары. Ягъни алар, вакытлар узу белән, XIXгасырның уртысында яки ахырында  гадәттән чыгалар. Ләкин алар бәйрәм культурасында калалар, мәсәлән, кияүнең туй чалбары. XIX гасыр ахырына — XX гасыр башына алар бөтенләй гадәттән чыгалар дип әйтергә була, ләкин нигездә шәһәр мохитендә, ә авыл җирлегендә әлеге кием саклана. XIX гасыр башында туник сыман бөтен күлмәк булса, XIX гасыр уртасына ул үзенең өлгесен бераз үзгәртә. Ул киселмәлегә әйләнә һәм бала итәк формасындагы декоратив өлешләр барлыкка килә. Шәһәр культурасы турында әйтсәк, һичшиксез, үзара йогынты бар. Ягъни XIX гасыр ахыры шәһәрлеләр киемен алсак, монда рус һәм европа культурасының йогынтысы бар. Һичшиксез, хатын-кызлар үзләрен бизәргә яратканнар. Традицион туник сыман күлмәкнең уртасында капланырга тиешле уем булган.  Төзелеше буенча гадиерәк һәм функциональ эчке изү- күкрәкчек булган. Шулай ук тышкы изү булган, ул кәйтән тасмалар, чигүләр һәм җиз тәңкәләр белән бизәлгән була. XIX ахырына ул да гадәттән чыга.  Традицион костюм турында сөйләгәндә, визуаль материаллар турында искәртмәү ярамас. Ягъни  XIX уртасы — XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башы әйберләрен без музей коллекцияләренә күрә алабыз. Ә инде элгәре чорлар турында сөйләсәк,  без костюм җыелмаларын тасвирлаган тикшеренүчеләргә һәм аларны ясап калдыручы рәссамнарга мөрәҗәгать итәбез. Бик еш экспедицияләр вакытында үзләре белән рәссамнарны да алганнар, алар хәзерге фотоаппарат ролен башкарганнар. Ягъни алар Россия мпериясендә яшәгән халыкларнын рәсемнәрен ясаганнар. Бу архив материалларында һәм музей коллекцияләрендә күрсәтмә материал буларак сакланып калганнар.  Идел-Урал татарларының традицион костюмнары турында сөйләгәндә, татар халкының вакуум эчендә яшәмәгәнен аңларга кирәк, ягъни алар башка халыклар белән дә үзара тәэсир итешкәннәр, ягъни якында яшәүче фин-угор халыкларының, славян халыкларының һәм шулай ук актив сәүдә алып барылган Урта Азия халыкларының да ниндидер йогынтылары бар. Мәсәлән, чапан һәм җилән турында сөйләгәндә, әлеге халат сынам киемнең Урта Азия халыклары өчен дә хас булуын истә тотырга кирәк. Мәсәлән, Воробьев үзенең хезмәтендә җиләнне татарлар өчен хас түгел, ул алып кайтылган, ди. Аның китабындагы бер хатын-кыз әлеге халат сыман кием безгә хас түгел, ул муллаларда гына очрый һәм тора-бара гадәткә керә дия. XIX гасыр татарлары турында сөйләгәндә, без еш кына хатын-кызларның урамга бөркәнеп чыгуы турында материал очрата алабыз. Бөркәнүнең бер ысулы — булып ир иңеннән җиләннең япмасы дип атала, бу аның башын һәм бөтен тәнен диярлек каплый.  Җиңнәр арттан бәйләнә яки аска тошеп тора. Җиңнәр тегелгән яки декоратив элемент буларак, өстәмә була ала. Традицион кием турында сөйләгәндә шунысын да әйтеп китәргә кирәк, кием-салым җенес һәм яшь ягыннан аерылган, мәсәлән, әле кияүгә чыкмаган кызның нәрсә киюе, кияүгә чыккан балалы хатынныкыннан аерылып тора.  Мәсәлән, безнең көннәргә кадәр сакланып калган баш киеме — калфак турында сөйләсәк, аның өйдә киелгән эчке баш киеме булуы турында әйтергә кирәк. Алдан ул чәчләрне тулаем каплап торучы «волосник»функциясен башкарган, ә соңрак декоратив функция башкарган кечкенә генә баш киеменә әйләнгән. Алдан ул трикотаж тукымадан ясалган һәм озынлыгы белән 50-70 сантиметрга җиткән, аны  хатын-кызның аркасына тошеп торган калак периметры буенча да, каймадан да бизәгәннәр.  Вакытлар узу белән, калфак кечерәя башлый һәм инде XIX йөз  ахыры — XX йөз башына аның биеклеге 10-12 сантиметр озынлыкка җитә һәм ул декоратив элемент булып кала. Ләкин урамга хатын-кызлар бары тик калфактан гына чыкмыйлар, кыз әле кияүдә булмаса да, аның чәчләрен каплыйлар. Хатын-кыз олыгая барган саен, аның тәне күбрәк каплана.   XX гасыр фотосурәтләрен искә алсак, бездә еш кына шундый сорау туа : тикшеренүчеләр һәм галимнәр безгә хатын-кызларны бөркәнәләр диләр, ләкин без аларның башлары капланмаган булуын күрәбез.   Ләкин бу фотосурәтләрнең ойдә куллану өчен булуларын истә тотарга кирәк. Әлеге фотосурәтләр урамнарда булган чынбарлыкны чагылдырмыйлар. Ягъни аларны кеше күрә алмаган. Ягъни әлеге фотосурәтләр өйдә куллану өчен булганнанар һәм анда кызлар, хатыннар  купшы, бәйрәм киемнәреннән булсалар да, урамныкыннан түгел.  Ягъни бу фактны хисапка алырга кирәк. Традицион кием турында сөйләгәндә, халык культурасы татарларда гына түгел, безнең территориядә яшәүче фин-угор, славян халыкларында да хатын-кызларның башлары капланмауны күзалламый. Традицион культурада хатын-кызга, кияүгә чыккач, башны капламаска рөхсәт ителми. Бу кияүгә чыкмаган кызларга да хас булган. Мәсәлән, фин-угор халыкларының туй киемнәрен чагыштырсак, мәсәлән, мариларда, удмуртларда туй киеме комплексы кызның бөтенләй диярлек башы һәм ара-тирә йөзе дә капланган булудан гыйбарәт. Кияүгә чыкканнан соң кыз, инде кыз түгел, ә кияүдәге хатын үзенә урамга капланмаган баш белән чыгырга ирек бирмәгән. Ә татарларда дин белән, Ислам белән бәйле бу бераз гипертрофланган формада була. Шуңа күрә, урамга чыканда башларын гына түгел, җилкәләрен, кулларын, э вакыт-вакыт йөзләрен дә капларга тырышкканнар. Шунлыктан, хатын-кызларның кием комплексы гаиләдә, урамда, җәмгыятьтә булганыннан аерылып тора. Баш киеменә кире кайтсак, аның төрле булуын билгеләргә кирәк. Кызларның баш киеме- тәкыя аеруча ачык була.  Бу башлык сыман  бәйләп куелган тукыма кисәге, яки бөтен калфакчык. Хатын-кыз, бигрәк тә Казан татарлары, калфакны өйдәге көнкүрештә кия, урамда башын каплый. Баш һәм тәннең иң капланган өлеше, әлбәттә, өлкән хатыннарда. Аны өрпек каплый, ул диаметры белән бер ярым – ике метрга кадәр җиткән  өчпочмаклы яулыкны хәтерләтә.  Яулык күпмегә баерак, бәйрәмчәрәк булса, шунын кадәр ул бизәлә. Ягъни ул кайма буенча бизәлә ала. Нәрсә сон ул кайма? Ул өске өлеш, маңгай өстендә урнашкан. Ул кәйтән тасмалар, чигүләр, пайеткалар белән бизәлгән, бизәкләр бөтен периметр буенча яки яулыкның почмакларында булырга мөмкин булган, ягъни ачык була алган урыннарда.  Ягъни хатын-кыз  узен каплап ике яктан, бизәлгән генә була алган әлеге почмакларны чыгарган. Өрпек өстеннән камчак бүрек киелгән. Без боларны музей коллекцияләрендә күрә алабыз, анда әлеге баш киемнәре сакланган, шулай ук фотосурәтләр дә бар, аларда өрпек һәм камчак бүректән олы яшьтәге хатын сурәтләнгән. Ир-атлар киеме турында сөйләсәк, ул  күбрәк унификацияләнгән  булган. Ягъни шәһәр культурасы һичшиксез йогынты ясаган, бу гадиләшүгә китергән, мәсәлән, XIX гасыр ахырына шәһәрдә бөтенләй диярлек киң адымлы чалбарлардан баш тартканнар, европача тегелеш кулланыла алган.  Камзул кия алганнар, ләкин бөтенләй диярлек кулланмаганнар, ягъни рус-европа модасы йогынты ясаган, бигрәк тә татар зыялыларына. Традицияләр күбрәк, әлбәттә, авылларда сакланган, хатын-кызларның кием комплексы турында сойләгәндә, XIX гасыр ахыры- XX гасыр башында көнкүрештә модерн стиле булган, ягъни бу турнюрлы бил буеннан киселмәле күлмәк , ләкин авылда гадиерәк вариант булган. XIX гасыр ахыры- XXгасыр башында туник сыман күлмәк бөтенләй диярлек гадәттән чыга. Элгәре кием комплекслары, бигрәк тә авылныкылар, өйдә тукылган тукымадан тегелгән, ягъни йорт шартларында үстерелгән җитеннән. Анардан тукыганнар, тукыманы буяганнар, химик буяу матдәләре барлыкка килгәнче, табигый буяулар кулланганнар.  Бу төрле тамырлар, үләннәр булган, шунлыктан төсләр дә тоныграк. Ягъни болар кызыл кирпеч төсе, зәңгәр, ак. Инде химик буяу матдәләре барлыкка килгәч, күптөслелек барлыкка килә, өстәвенә күптөслелек үзенең бөтен күренешләрендә,  салават күперенең бөтен төсләре диярлек.  Татар хатын-кызлары төсләрне бик нык яратканнар, аеруча чигүдә. Ләкин зур бер проблема бар:  кызганычка каршы, шул заманның химик буяулары нык булмаган һәм безнең замандашлар өчен проблема шуннан гыйбарәт тә, чөнки алар уңалар. Аларны чистартып булмый, чөнки алар шуның кадәр башка тукымаларга сеңәләр ки, мәсәлән, музейда сакланганда да, дымлылык азга гына күтәрелсә дә, барлык буяулар аста төшәләр. Ягъни башка киемнәрне дә бозалар. Ләкин ул вакытта, минем уйлавымча, монын хакында уйланмаганнар, ягъни химик буяулар барлыкка килгән, аларны актив кулланганнар, өстәвенә ярминкәләрдә сатып алганнар, чиккәннәр, кызларга бирнәне үзләре әзерләү табигый булган. Ягъни ул көнкүреш кирәк-яракларын да, төрле челтәрләрне, үзенә киемнәрне,әлбәттә, булачак киявенә бүләкне чигә.  Шундый бүләкләрнең берсе –туй чолгавы, алар кияүгә, иргә бүләк ителәләр һәм  туй йоласы вакытында ул аларны күн итекләр өстеннән чыгарып кия. Алар үсемлекләр характерындагы чигү белән  бизәлә. Алар алтын җепләр белән дә, мамык яки химик буяулар белән буялган ефәк җепләр белән дә чигелә алганнар. Шулай ук, бәйрәм киемнәрен җитештерү кыйбатлы булуын искәртеп үтү кирәк. Күп кенә тикшеренүчеләр күрүенчә,  үз хатыннарын киендерү өчен татарлар тарафыннан бик күп күләмдә акча сарыф ителгән. Мәсәлән, энҗе чигүләр, пайеткалар, төрле ташлар белән бизәлгән  шул ук калфак, камзул, күлмәк – болар барысы да актив рәветә бизәлгән, өстәвенә кыйбатлы ефәк тукымалар алына, алар озак киеләләр,ягъни болар бер генә ел киелмәгән бер-ике күлмәк була.  Шул ук күн мозаикалы күн итекләр – болар кыйммәт ләззәтлекләр булалар. Төрле бизәнү әйберләре, алкалар, каешлар, сөяк өсте бизәнгечләре  — болар барысы да, нигездә, көмештән ясала, төрле ташлар белән бизәлә.  Көмеш табый төстә дә, шулай ук өстеннән алтын белән буялган да була ала. Ягъни, ул алтынсыман төстә була, ләкин нигезе көмеш. Шулай итеп, традицион татар киеме – бай кием. Әлбәттә, көндәлек тормышта, бигрәк тә авыл җирлегендә, гадиерәк тукымалар була. Тукымалар табигый, ягъни  йорт станокларында җитештерелгән  һәм тегелгән булырга, шулай ук сатып алынган булырга да мөмкин. Ягъни мамык тукыма барлыкка килү белән шулай ук көндәлек тормышта бик актив кулланыла башлый. XIXгасыр башы- XIXгасыр ахырында, традицион кием турында сөйләгәндә, бу төсле кием. Ягъни йорт киемнәре дә , туник сыман күлмәкләр төсле булган. Өй тукымасы буялмаган җитеннән тукыла, ә соңрак буяла. Тукучылык гади дә, элмә да була ала, бу татарларга гына түгел, шулай ук фин-угыр, славян халыкларына да хас,  шулай ук кыстырып тукучылык. Кыстырып тукучылык – әлбәттә, төрки халыклар өчен характерлы тукучылык. Кыстырып тукучылык  көндәлек тормышка һәм шулай ук булачак иргә бүләккә сөлгеләр җитештергәндә актив кулланылган. Төсләр төрле була алган, ягъни, элмә тукучылык булса- нигездә ак һәм кызыл, ак нигез һәм кызыл бизәк,  кыстырып тукучылык- ул төрле төсләрне куллану. Ягъни анда кызыл яки сары гына төс булган дип әйтү дөрес түгел. Кыстырма бизәк хуҗабикә файдалана алырлык барлык төсләрдә дә диярлек була ала.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Динә Гатина-Шәфыйкова