6 мин
61

Коръәнне татар теленә тәрҗемә итү тарихы, проблемалары.

Татарча
Русча

Нәкъ менә XX гасырны — Коръән гасыры дип атарга мөмкин, чөнки менә бу гасырда ук Коръәнне төрле милли телләргә тәрҗемә итергә тырышалар. Дин галимнәре генә түгел, төрле көнчыгыш галимнәре дә – востоковедлар һәм шулай ук миссионерлар Коръәнне тәрҗемә итеп киң аудиториягә тәкъдим итә башлыйлар. Әлбәттә, монда тәвсир белән тәрҗемә арасында бер үзенчәлек бар, аларны берләштерә торган шундый сыйфат: тәрҗемә дә, тәвсир дә, әлбәттә, Коръән мәгънәләрен, Коръән  сүзен ниндидер бер идеология буенча яки бер фикер буенча тәкъдим итми. Һәр автор яки һәр тәрҗемә итүче ниндидер  идеологик тармак буенча эш итергә тырыша. Һәм менә бу авторлар алар шундый идеологик мәктәпләр тәшкил итә.

 XX гасырның башында ук танылган татар галимнәре – Галимҗан Баруди, шулай ук Иман Колый  тәвсир эшен дәвам итәләр һәм үз эшләрен кайберләре өлешчә, кайберләре тулысынча бастырып та чыгаралар. Тәрҗемә итү дисәк ул вакытта бик катлаулы булган, чөнки татар галимнәре арасында шундый бәхәс барлыкка килә: кайбер татар галимнәре әйтәләр, Коръәнне тәрҗемә итү дөрес түгел, чөнки ул Аллах сүзе. Аны ничектер алыштырып яки тәрҗемә иткәндә ниндидер ялгыш фикерләрне кертеп була, аны берничек тә үзгәртергә ярамый. Милли телләргә тәрҗемә итү ул шундый чикле әйбер , әйтик кайберләре гомумән тыелган дип әйтәләр иде. Бу инде бәхәсләр элек-электән бара торган иде, татарлар арасында гына тугел, гомумән, Ислам дөньясында  шундый бер фикергә килгәннәр: намаз укыганда, гомумән, дини гамәлләрдә Коръән оригиналда – гарәп телендә генә кулланыла ала, аның тәрҗемәсен кулланырга ярамый, ул кабул ителми Аллах тарафыннан. Әмма да ләкин, бу кагыйдә дә шулай ук үз-үзеннән барлыкка килмәде, чөнки китаплардан билгеле фарсыча тәрҗемәләрне кайбер очракта  намаз укыганда да  кулланганнар. Мондый мисаллар тарихтан билгеле.

Революциягә хәтле безгә берничә Коръән тәрҗемәләре билгеле. Аларны Муса Биги һәм Зыя Камалый, Борхан Шәраф ясыйлар. Кайберләре үз аудиторияләрен табалар, әмма дә ләкин күпчелеге шәхси архивларда калып яки гомумән югалып китәләр. Бу кызганыч хәл шундый тискәре, сәяси вакыйгалар  аркасында  була.

Билгеле инде безнең илебездә башта инкыйлаб килә, аннан соң хөҗүм, репрессияләр башлана. Күп кенә галимнәребез я чит илгә китергә туры килә, яки хөкүмәт тарафынан үтерелә. Бу күренешләр, кайгылы вакыйгалар безнең язма мирасыбызга зур зыян китерәләр. Шул исәптән, менә берничә тулы Коръән тәрҗемәләре дә юкка чыга.

Ни кызганыч: кайберләре совет чорының ахырына хәтле дә сакланып килә, әмма, мисал өчен, Борхан Шәрафнең тәрҗемәсе 1970 нче елларга хәтле тулысынча шәхси архивында, гаилә архивында сакланып калган. Әмма дә ләкин аны гаилә әгъзалары да ничек тырышсалар да саклый алмаганнар.

Әйтергә мөмкин, совет чорының ахырына хәтле әдәби татар телендә язылган татар телендә Коръән тәрҗемәсе халыкка, киң аудиториягә чыга алмады. Чөнки, әйтүемчә, тәвсир жанры ул күбрәк дин галимнәре өчен, шундый тар аудитория өчен адресланган булган.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Әлфрид Бостанов