13 мин
702

Татар архитектурасының нигезе һәм чыганаклары, аның үзгәреш процессы.

Татарча
Русча

Шундый гомум кабул ителгән караш бар, Идел буе Болгар дәүләте булган, аннан соң Монголлар килнәннәр, димәк, Болгар иле беткән һәм ниндидер башка бер культура башланган.  Болгар дәүләте үзенең ботен культурасы белән юкка чыгарылган һәм Алтын Урда чоры башланып киткән. Минемчә, ике урыннан карасак, бу дөрес  түгел.  Беренчесе – XVI гасырдан чагыртышмалы чит халыклар түгел, ә шундый ук төркиләр килә. Өстәвенә дингә түземле. Ягъни бу төркиләр мөселман булмасалар да, мөселманнарны кысрыкламаганнар. Киресенчә, Болгар Алтын Урданың мөселман шәһәре буларак корылып бетә. Нәкъ менә Идел буеның мөселманлык үзәге буларак, бу беренче.  Икенче – Алтын Урда үзе, минем фикеремчә, дүрт төп компонентка нигезләнеп төзелә. Иң беренче Болгар – мәдәни компонент, аннан соң Харәзем, өченче – Кырым, дүртенче – Төньяк Кавказ. Болар барысы да болгарларның таралу урыны. Шул ук болгарлар, Идел буе Болгар дәүләте аерым яшәсә дә, Харәзем тирәсендә дә, Каспий буенда да яшәгәннәр, Төньяк Кавказда бүгенге көнгә кадәр Булгария бар. Хәзәр территориясендә Болгар шәһәрләре булган, болар болгар-баранджарлар булганнар һәм Апширонда торганнар. Анда бүгенгә көнгә кадәр Беленджер җирлеге бар, мин анда булдым һәм бу бараджарлар VIII гасырда монда күченәләр һәм алар анда да калалар. Ягъни болар барысы да болгар зонасы. Ул ниндидер формалар алган, татарлар да бүгенге көндә бөтен җирдә яшәгән кебек. Пермь татарлары бар, Кырым татарлары, Әстерхан татарлары һәм башкалар, алар да татар бит, нигезе барыбер бер. Алтын Урда дәүләте, тупас кына итеп әйткәндә, үзе белән болгар зонасын каплый һәм «промокашка» аша үткән кебек, болгарның мәдәнияте Алтын Урдага күчә. Әйе, ул башкача формалашкан, ләкин  һәрбер дәвер үзе белән бер шаукым алып килә, ләкин ул мәдәниятне тамырыннан үзгәртми. Хәзер фаразлар кылалар без, димәк, татарлар түгел, без болгарлар дип. Бу гомумән бәхәсләшерлек түгел, әйе, аламасы үзгәрде, ә мәгънәсе нидә соң? Ләкин, чыннан да, болгарлар бүтән халык. Чөнки татарлар богарлардан кала үз эчләренә тагын бик күп халыкларны алганнар. Монда әле менә шундый буталчык барлыкка килә:  болгарлар каны монда ниндидер бер компонент тәшкил итә һәм тагын башкалар да күп. Ләкин мәдәни нигез барыбыз нигез булып кала. Ләкин Алтын Урда архитектурасы болгарныкына карата күчелгән. Шуңа күрә дә Бату үзенең тору урыны итеп Болгарны сайлый. Һәм кырык ел буе Болгар Алтын Урданың мәркәзе була.  Нәкъ менә бу вакытта анда актив төзелеш башлана, шул вакытта әле хәзер дә урынында торган искиткеч мәчет төзелә. Иң  искиткеч мәчетләрнең берсе, гомумән, Алтын Урдада. Һәм ул үрнәк булып тора, хәзерге вакытта Казан кремлендәге Кол-Шәриф мәчете күп җирләрдәге күчерелмәләре өчен үрнәк булган кебек, шул исәптән Казахстанда да әлеге мәчетнең бер версиясе төзелә. Шулай Болгардагы мәчет тә Кырымда төзелеш өчен үрнәк була, тагын кайлардадыр, ә иң мөһиме – Түбән Идел буенда да охшаш мәчетләр калкып чыга. Ләкин кемдер бу манаралар белән әзерли, ә кемдер аларсыз. Ләкин планлаштыру принципларының үзләре буенча, шуңа өстәп архитектур оформлениянең кисәкләре буенча, әлеге мәчетнең күчерелгән булуы күренә иде. Шуңа күрә Алтын Урда архитектурасы –  моңа кадәр күпкә алдан башланган, болгар архитектурасының яңа үсеш этабы гына. Ә менә аның ничек башлануы бик кызык. Чөнки ул Чистайның барлыкка килүе белән охшаш, аны 200 ел элек барлыкка килгән дип сөйлиләр, ләкин шәһәр уртасындагы XVI гасыр зираты белән нишләргә . Анда кемне күмгәннәр соң?  Әле кабер ташларында «монда төзүче, архитектор күмелгән» дип язылган. Ничек болай соң ул? Димәк, анда шулай да шәһәр булган. Димәк, Чистайның башлануын шул вакыттан башларга кирәк, ә Екатеринаның әлеге җирлекне шәһәр итеп атарга указ чыгарган карарыннан түгел.  Монда да шулай ук, татарларның архитектурасы күпкә алдан башланган, нәкъ менә профессиональ структура, чөнки шәһәрләр барлыкка килә һәм Биләр кебек шәһәр халык төзүчеләре белән генә төзелә алмый.  Бу бүгенге көндә дә гаять зур шәһәр һәм ул, минемчә, 60 гектардан артык җир били. Шул вакытларда ул хәзерге Париж, Лондон, Дамасктан арткан, ягъни ул бик зур, бик зур шәһәр булган. Әйе, ул монгол яулары белән җимерелгән була. Ләкин монда феодаль сугыш белән халыклар сугышын бутарга кирәкми. Руслар да менә бер-берләрен бик әйбәт юкка чыгарганнар, ләкин моннан берни дә чыкмый.  Димәк, монголлар килделәр дә бөтен әйберне җимерделәр диләр. Җимерделәр алар Болгарны юкка чыгарганга түгел, ә бер феодалның башка феодалга карата территорияләр яулап алу барганга. Болгар карышкан, Биләр карышкан – гомумән болгарлар карышкан һәм Харәзем дә карышкан.

Мин гомерем буе архитектура традициясен өйрәндем. Бу өйрәнүне Казандагы татар бистәсеннән башладым. Һәм XIXнчы гасыр татар архитектурасының, татар өенең, мәчетенең физиономиясен җитди карый башлагач, мин шуны аңладым, алдагы чорларны өйрәнмичә, без бернидә аңламаячакбыз икән. Мәсәлән, ачабыз теләсә нинди китап, анда язылган: «мәчете Мәрҗани, Апанаев мәчете, бу, димәк, рус бароккосы», —  ярар, бу рус барокко, әйдәгез чагыштырабыз. Алабыз Мәрҗәни мәчетенең түшәмнәрен һәм интернетта эзлибез, димәк, рус бароккосы. Кайда анда интерьер? Берни дә юк. Апанева мәчете түбәләре, рус бароккосы эзлибез – анда андый түбәләр юк. Ул чакта ни өчен бу рус бароккосы? Ә чөнки башка барокконы җәмгыять белми дә, рустан башка берни дә белмибез. Россиядә яшибез икән, димәк, барысы да татарча булырга тиеш дип уйлыйсынмы? Барокко икән, димәк, русныкы, димәк, татарлар руслардан алганнар. Ә бит барокко һәрҗирдә булган, бу бит чор стиле. Ул руссларда гына түгел, Чехиядә дә, алманнарда да, Франциядә дә бароккобулган, һәм Италиядә, һәм Госманлыларда да ул булган. Әйдәгез Госман архитектурасын карыйбыз. Татарлар – төркиләр һәм алар өчен осман империясе, нидер шундый әйбер – анда халифат, халиф утыралар.  Истанбул алар өчен иде икенче башкала, мөселман дөньясының башкаласы булган. Анда сәүдәгәр балалары укырга барганнар, ә Петербургка түгел. Госман мәчете белән чагыштыра башлагач, шуны ук күрәбез, менә ул безнең Апанай мәчете,  менә аның манаралары анда. Нур Османия Истанбулдагы мәчет, манаралары безнең Апанай мәчетенеке анда, түбәләре. Солтан сарае Топкап яки Бакчасарай сараенда,  мәчет төзелгәндә әле русслар тарафыннан басып алынмаган булган, ул вакытта әле Кырым ханлыгы.  Ягъни үрнәкләре башка урында бар, берничек тә русс бароккасы түгел бу, ә Госман бароккасы.  Ельцин  әйтмешли, менә шундый буталчык килеп чыга. Алга таба Әтнәдә, Миңгәрдә атаклы, өч этажлы йортларны карый башлыйбыз, аларның барасын да татар йортлары диләр. Госман архитектурасын белмәүчеләр, бу рус классицизмы диләр. Госман йортлары белән чагыштыра башлыйсын, менә алар Бурсе шәһәрләрендә тора,  шундый ук йортлар. Бу Госман архитектурасы, ул татарлар тарафыннан кабул ителгән, ләкин  икенче яктан, татарларның үзләренең архитектура үсеш линиясе булган. Бәлки алар Госманлылардан күчермә ясамаганнардыр, бәлки болар барысы да параллель рәвештә баргандыр. Ягъни бер-берсе белән корреспондировалось, әмма шәхси архитектура традициясе булган, һәм ул Госман архитектура үзәнендә үскән. Ә алардан күчерелмә ясалмаган, аңлыйсызмы аерманы. Ягъни бездәархитектура башта Болгар, аннары Алтын Урда, аннары Алтвн Урдадан соңгы вакыт, аннары соңрак барокко үзәнендә. Әмма бу вакытта барокко Госманнарда да бар иде, алар нәрсәләрдер уйрәнделәр, анда архитектура мондагыга караганда текәрәк булган, менә шулай. Димәк татар архитектура линиясы өзлексез, күзәтелә, әмма ул, анда артык туганчы, биредәгегә караганда, Петербургта, Мәскәүдә һәм алга таба. Менә бу иң кызыклы нәтиҗәләрнең берсе, ул безгә нигез  рассларга ирек бирә болай дип: безнең архитектура русслар тарафыннан Казанны басып алырга кисешми, ә үзенең үсешен дәвам итә. Һәм үзенең үзенә күрә үсешен дәвам итә, өстәвенә, югары үсеш. Әйе, күп нәрсәләр тыелган була, зур мәчетләр төзергә мөмкин булмаган, ниндидер менә шундый әйберләр, шулай була. Ярар, Кавказдагы Кубачи авылы декоратив-гамәли сәнгатьнең  шедеврларын бирә, менә бу менә торевтиклар, алар дөньяда беркайда да артык юк, булса да, бу бары тик аул. Ягъни, үзеннән-үзе ничек зур булмаган мөмкинлекләр мәдәният биеклегеннән, мәдәният үсешеннән компенсацияләнә. Монда шул ук хәл, ягъни, әйе, безнең чикләгәннәр, бездә үз дәүләтебез булмаган, әмма көч-кодрәт, гореф-гадәтләр сакланып калган. Ул вакытта булган югары үрнәкләрнең  хәзер инде саны кимеде, хәтта хәзер дә әле кайбер җирләрдә искиткеч орнамент үрнәкләре беләнамента бу кабер ташлары бар, ә ул чакта алар күбрәк булган. Ул чакта әле Петре I каршындагы  биналар басып тордылар, 72 корылма болгар шәһәрчегендә басып тордылар . Болгар шәһәрчегеннән тыш 10нап яки 100ләп башка шәһәрчекләр булган. Искиткеч хәлдә менә бу рәсемнәр сәфәрчеләрдә бар. Зур, тулы берКаир кебек үле шәһәрләр, болар барысы даүрнәкләр. Алар хәтта русларның хушын алганнар. Сөембикә манарасындаа элементлары бар, алар бүгенге көндә булмаган татар биналарыннан күчермә булып торалар. Менә, ягъни, татар архитектурасы юка чыкмады, ул аз гына кысылды, әмма шуңа да карамастан, мөселман дөньясы эпохасы стиленә үз хосусый, эчке үсешенә барган кебек барды. Ул, үз чиратында,  мода каннуннары чыгаручы көнбатыш Европа мәдәнияты стандартларын кабул итте.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Нияз Халитов