12 мин
213

Кулъязмаларның бер жанры буларак — хатлар. Аларның үзенчәлекләре.

Татарча
Русча

Татар әдәбиятыбыз һәм шулай ук кулъязма мирасыбыз – бик бай. Кайчак без үзебез дә аны бәлки аңламыйбыз да һәм ышанып бетмибез. Шуңа күрә кайчак кулъязма китапларга караганда, аерым битләрне дә актарганда бик кызыклы әйберләр килеп чыга.

Минем өчен соңгы арада шундый ачыш булды: иң шундый кыска һәм бәлки бик информатив та түгел дип уйларга мөмкин жанр – ул татар хатлары. Кешеләр элек-электән, әлбәттә, ниндидер кечкенә запискалар, хатлар үзләренең туганнарына, белешләренә җибәреп торганнар иде. Һәм аларны өйрәнү бик кызыклы булыр иде, чөнки без, тарихчылар ,моны еш очракта зур ниндидер процесслар турында уйларга тырышабыз һәм яратабыз. Шулай ук менә безнең әдәбият өйрәнү традициясендә дә күбрәк шундый зур күзәтүләр, ниндидер анда процесслар бара торган, зур карашлар белән карарга яраталар иде. Һәм мин үзем дә шул традицияләрдә үсеп, торган кеше.

Шуңа күрә кайчак шундый кечкенә жанрга, кечкенә текстларга күз салсаң, беренче карашка уйлыйсың: нәрсә бар монда шундый, нинди мәгълүмат алып була. Мәсәлән, әтисе үз улына яки үз кызыга ниндидер хат яза: “Кызым, мин сине фәлән-фәлән бәйрәм белән тәбриклим һәм шундый бүләкләрне җибәрәм. Без кичә кунакта булдык яки шундый-шундый сәфәрдә булдык” – һәм шуның белән тәмам. Гадәттә шундый кыска хатлар язылган булган.

Нинди мәгълүмат моннан чыгарып була? Минемчә, хатлар үз сыйфатларын, үз кызыклы мәгълүматларын һәм рухын шул очракта күрсәтә ала, кайчан без ниндидер перспектива күрә алабыз. Мәсәлән, бер гаилә эчендә кешеләр аралаша. Әтисе баштан үз улларына, кызларына хатлар юллый, аннары алар мәдрәсәдә укыган чакта, мәсәлән, әтисенә җавап бирә. Аннары тора-бара менә бу уллары үсәләр, язарга өйрәнәләр, мәдрәсә шәкертләре буларак гарәп сүзләрен дә кыстырып җибәрәләр, үз белемнәрен күрсәтер өчен. Аннары да кайберләре Коръән аятьләрен дә язып җибәрәләр, менә шундый Коръән культурасына нигезләнеп.

Берничә дистә ел яки берничә кешеләр арасында шушындый аралашу эзләрен күз алдына китерсәк, бу очракта хатлар бик кызыклы чыганак була ала. Һәм монда без күп нәрсә белә алабыз. Мәсәлән, тагын да үзем өчен шундый кечкенә ачыш ясадым, бәлки ул ачыш та түгелдер, башка кешеләргә билгеле булган факт: Рәсәй империясендә мөселманнар шундый рәсми почтаны бик сирәк кулланганнар. Үзара аралашыр өчен алар я дусларын, я кемдер, авылдан шәһәргә бара торган кешеләргә, хатларны я бүләкләрне ышанып бу рәвешчә юллап торганнар иде. Бик сирәк рәсми почтаны кулланып.

Бу инде, бер яктан, ничек шундый горизонталь элемтәләр эшли иде, икенче яктан, хат эчендә, әлбәттә, үз ниндидер кагыйдәләр: тышкы яктан да хат ничек күренергә тиеш, ничек аны язарга кирәк, нинди (5:11) белән, нинди сүзләрне кулланырга кирәк, хат башында хат алучы ничек сәламнәргә кирәк, кемгә сәлам бирергә, кемгә сәлам бирмәскә. Шундый кызыклы-кызыклы кагыйдәләр бар иде икән.

Шуларны хаттә аерым формалардан өйрәнеп була. Аларны мәдрәсәләрдә бирәләр иде, алар – ниша дип атала. Анда, мәсәлән, бер кешедән икенче кешегә хатлар мисалы. Ничек, мәсәлән, улы үз әниенә хат язарга тиеш, я анда хат башы – фәлән-фәлән – менә шулай. Аннары, мәсәлән, бу шәкерт бу форма эченә үз әниенең исемен куя да хат эчтәлеген язып җибәрә. Бу инде, бер яктан карасаң, шушындый бик рәсми булган кагыйдәләр. Әмма дә ләкин еллар буенда, дистә еллар буенда, гасырлар буе дип әйтергә мөмкин, моны шушындый хатлар язу кагыйдәләре бик киң таралыш тапкан һәм анда төрле формаларын табарга мөмкин.

Хатлар теле дә бик үзенчәлекле була. Күбесе, әлбәттә, халык телендә, татар телендә язылган. Сирәк кенә бик белемле булган галимнәр анда күп фарсы теленнән алынмаларны һәм гарәп сүзләрен дә кертергә тырышканнар, ниндидер китапларга сылтамаларны куеп җибәрәләр иде. Бу инде, чынлап та хатлар, гомумән, шундый татар әдәбиятының бер тармагы икәнлегенә дәлил булып тора. Чөнки татар халкының көндәлеге белән бәйле булган  фактлар гына түгел, гомумән татар әдәбияты белән бәйле күренешләрне табып була һәм күрергә мөмкин була.

Әгәр дә хатларның төрләренә карасак, күпчелеге бәлки көндәлеге белән бәйле. Әйтүемчә, гаилә әгъзаләре арасында ниндидер аралашу. Икенче төр – шәкерт белән остаз арасында бәйләнешләр. Менә күптән тугел минем кулыма шундый зур гына кулъязма җыентык эләкте. Анда дагестанлы мәшһүр суфи шәех  Мәхмүт әль Алмалый үз дустына, үз шәкертенә татар галиме, татар шәехы Мөхәммәтзакир әль Чиставигә юлланган хатлар җыентыгы. Менә бу җыентыкта күреп була ничек бу ике кеше ике төрле шәһәрләрдә, ике төрле урыннарда торып, Рәсәй империясе контекстында аралашканнар.

Бер яктан, бу хатлар, әлбәттә, үзенчәлекле, чөнки аларны аерым дини әсәрләр кебек  кабул итәргә мөмкин. Чөнки Мәхмүт әль Алмалый үз шәкертенә дини нәсыйхәт, суфизм буенча ниндидер фикерләрне юллый һәм аңлата. Икенче яктан, анда көндәлеккә кагылышлы мәгълүматны да табып була. Хәтта шундый кызыклы фактларны өйрәнеп була: Мәхмүт әль Алмалый 1860 нчы елларда Болгар җиренә зирят итә, изге урыннарга килеп Болгар җирендә йөри һәм татарлар арасында шәкертләрне һәм мөритләрне таба.

Икенче кызыклы факт медицина белемнәре белән бәйле: беркөнне Мөхәммәтзакир Чиставинең кызы авырып китә һәм менә бу Мәхмүт әль Алмалыйны кайгыга төшерә. Һәм ул әйтә: “Мин үзем даруларны төшереп, Татарстанга, Чистайга барам һәм синең кызыңны дәвалыйм” – һәм ул шунда рецептларны да язып җибәрә, ничек кызын дәваларга кирәк. Юкса анда тагын башка авырту мисаллары да китерелә. Мәсәлән, бер шәкерт кәефсезлегенә зарланып торган. Бу инде ничек аңларга билгесез, чөнки кәефсез ул төрле мәгънә үз эченә ала ала. Әмма дә ләкин Мәхмүт әль Алмалый үз хаты эчендә нәсыйхәтләр һәм конкрет бер рецепт бирә: ничек менә бу кәефсезлегеннән азат булырга. Сөтне җылытырга кирәк, сөт эченә ниндидер даруларны салырга һәм аннары көн дәвамында өч тапкыр эчергә, анннан соң берничә көн үткәч кеше дәваланырга тиеш шушныдый кәефсезлегеннән. Билгесез инде, әгәр кеше эчеп караса, бәлки җайларны күрер.

Билгеле инде татар хатлары арасында солдат хатлары да бар. Татар тарихына кагылышлы һәм шундый шәхсият тарихына карый торган мәгълүматларны җыеп була һәм өйрәнеп була.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Әлфрид Бостанов