8 мин
165

Төрки шәһәр архитектурасының барлыкка килүе, аның үзенчәлекләре, башка халыкларга тәэсире.

Татарча
Русча

Монгол дәүләтендә, Түбән Иделне үзләштерүче монголлар һәм төркиләр утраклыкка күчкән вакытта, монгол йорты барлыкка килгән. Ягъни бу үзәкле корылма.  Әйтик, бу өстәл – шакмак, аның уртасында шулай ук  учак, өстә төтен чыга торган тишек,  чатыр  һәм башкалар.  Һәм менә шундый монгол йортларыннан шундый бер типтагы урамнар төзелгән, алар Алтын Урда шәһәрләрендә күзәтелә.  Һәм корылманың мондый төре,  үзәкле корылма,  сигезкырлы яки чатырлы кубсыман, төрки һәм сельджук стильләренең нигезе була.

Нәкъ менә бу стильдә Болгар шәһәрендә, чатырларның күчмәле корылышын булдырган, “дюрбе” төзелгән. Күп кенә кешеләр әлеге “дюрбе”лар гарәпләрдә барлыкка килгән һәм безгә алардан кергән дигән ялгыш фикер йөртәләр. Чынында барысы да киресенчә. Ягъни Кече Азиягә күченгән сельджукилар һәм күчмә төркиләр соңыннан бик зур киңлекләрне яулап алалар, шул исәптән Мәккә, Мәдинә, Сирия һәм Ливан. Алар шунда үз архитектураларын таратканнар. Шулай ук болар барысы да Каирда да барлыкка килә. Гарәпләр кабул итәләр һәм үзләренчә үзгәрткәннәр. Ягъни нормаль мөселман архитектурасы, тик ул моннан тегендә күчкән, ә киресенчә түгел. Бу бер материалның икенчесенә үгәрү мисалы, тик бу киңлекнең формалашу психологиясе саклана.  Ягъни образлар, корылыш, композиция һәм әлеге киңлекләрне үзгәртү ысуллары шул ук кала.  Шуңа да без фарсы мәчетләренә күз салсак, алар, бермә-бер киез өйләрне кабатлаган, менә мондый гөмбәзләр белән тәмамлана. Һәм барлык үрнәкләр белән чыгарылган орнаментлар – асылда ефәк тукыма орнаментлары. Әгәр орнаментларны алып тәңгәлләштерсәң, аерма юк.  Архитектура ниндидер башка орнаментлар тудырырга тиеш кебек, тик ул нәкъ менә боларны тудыра. Ник? Чөнки бу, чынлыкта, архитектура орнаменты һәм тукыма арасындагы аерманы күрми торган күчмәче психологиясе.  Чөнки тукыма архитектура тирәлегенең элементларын тәшкил иткән. Киез өйләрне эчтән дә, тыштан да тукыма белән ураганнар һәм идәнгә дә чыпта, үрелгән әйберләр куелган.  Баганаларны каеш белән ураганнар, шулай сельджук архитектурасында бизәкле,орнаментланган баганалар барлыкка килә.  Орнамент бизәкләре белән бизәлгән шома блоклар, порталлар,  төрле конфигурациядәге чатырлы тәмамланулар. Анда, бигрәк тә кирпеч архитектурасында, бик үзенчәлекле орнаментлар бар. Аларның үзенчәлекле яклары шунда:  кирпечтән ясалган корылмаларны каплаган орнаментлар, шул исәптән манаралар да, бермә-бер үрелгән келәм һәм чыпталар орнаменты белән туры килә. Бу ниндидер башка, үзгә материаллардан төзелгән,  корылышларның, корылмаларның бирелеше дигән хис туа, тик бу гадәт. Бу безгә гореф-гадәтләрнең саклану механизмын күрсәтә. Киез корылмалар китте, тик алар кирпечтән төзелгән корылмаларда үзләренең эзен калдырдылар. Соңыннан бу кирпеч корылмалар да китә, бетон барлыкка килә. Бетонда да кешеләрнең ниндидер якын әйбер күрәселәре килә башлый һәм алар шул ук орнаментларны монда күчерә башлыйлар.

Татарстанда өч төп этник берлек яши : фин-угыр, төрки һәм славян. Һәм бу өч компонентның һәркайсының үз тарихы һәм психологиясе. Ягъни кайберләре төрки күчмә халыклардан чыкканнар, ә кайберләре бу киңлекләрне яулап алганнар һәм бу алар өчен берникадәр чит, чөнки славяннар Алтын Урдада 250 ел булганнар.  Ә Советлар Союзы, мин дөрес хәтерләсәм, 70 кенә ел була.  Без шундый әйбәт ориентлашканбыз, ничек урыслар 200 ел эчендә Алтын Урдада яшәү дәверендә татарлашканнар.

Фин-угырлар шулай ук төркиләр белән тарихи процесслар барышында нык якынлашканнар, тик шулай да бу төрле халыклар.  Шуңа күрә урбанизация турында сөйләгәндә, бу халыкларның һәркайсы үз юлы буенча бара. Чөнки һәр халык үзе өчен ниндидер яхшырак дип исәпләгән юллар эзли. Татарлар үзләренең күчмә тормышларын хәтерлиләр, ул хәрвакыт аңлы рәвештә эшләнми, ләкин шулай да, әйтик, безнең келәмнәр һәм төркмән келәмнәре бер тамырдан. Безнең орнаментлар һәм төрек орнаментлары – бер агачның ике ботагы. Һәм төрки күчмә халыклар белән безне күп нәрсә бәйли, шул исәптән телләр дә. Ягъни без үзебезнең күчмә төрки үткәнебезне инкяр итә алмыйбыз. Ул барыбер аңлы рәвештә килеп чыга. Киез бизәкләр, соңыннан алар  күн мозаика бизәкләренә охшыйлар. Ә күн мозаика үзе – аерым бер җыр. Бу урбанизациягә урта гасырлар заманынна керә. Сез хәзерге рестораннарның бизәлешенә күз салыгыз, анда борынгы чатырларга охшаткан чаршаулар бик күп. Ягъни бу урыслар эшләми торган нәрсәләр, чөнки аларда бу булмаган,  ә бездә Алтын Урда булды.  Безнең өчен бу мәдәниятебез үсешенең Алтын гасыры һәм, әлбәттә, безнең ориентир. Менә бу бик нык йогынты ясый.

Фин-угырлар белән бераз кыенрак, Татарстан өчен бу хәзер бик үк актуаль түгел, чөнки без төп мәдәният дип рус һәм татарныкын гына карыйбыз. Руслар өчен Зөя утрау-шәһәрчеге мөһим, ә безнең өчен Болгар. Менә ике төрле ориентир.  Ике милләт бергә яши, бер-берсенә бернинди дошманлык күрсәтмиләр, тик кыйммәтләре төрле. Бу архитектурада да чагыла. Ягъни урыс үз архитектурасын үзгәрткән чакта, Алтын Урда турында уйламый.  Ул Көнбатыш Ауропа, Борынгы Русь, Киев, Владимир-Суздаль, Псков һәм башкалар турында уйлый.  Ә безгә Псков нигә, безгә Иран, Урта Азия кызыклы, Төркия. Менә шулай урбанизация вакытында бу ориентирлар архитектураның алдагы үсешен формалаштыра.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Нияз Халитов