10 мин
623

Коръәнне татар теленә тәрҗемә итү тарихы. Аның мәсьәләләре.

Татарча
Русча

Татар телендә Коръән тәрҗемәләре шушындый кайгылы рәвештә аларның тарихи эзләре югалса да, менә бер Коръән тәрҗемәсе безнең вакытка хәтле иреште. Ул да булса Габделбари хәзрәт Исаевның Коръән тәрҗемәсе һәм шулай ук берничә дистә ел дәвамында Коръән белән бәйле язылган дини әсрләре. Ул үзе хәзерге Башкортстан җөмһуриятенең җирлегендә туган. 1907 елда дөньяга килә. Һәм, әйтергә кирәк, диния нәзарәте хозурында имам вазифасын үтәү өчен ул указ ала. Анысы инде Совет чорында була. Репрессиягә эләгә, аннары Урта Азиядән кайтып, Икенче Дөнья сугышында катнаша. Һәм гомер буе дип әйтерлек, Коръән белән бәйле дини әсәрләрне язып бара.

Бу мисал бик шундый романтик мисал дип әйтергә мөмкин, чөнки Габделбари Исаев Совет шартларында яшәсә дә, Шәригать буенча яшәргә мөмкин, дип ышанган. Шуңа күрә үз әсәрләрен дә ул гадихалыкка, мөселманнарга таратырга тырышкан. Әмма хөкүмәтнең басымы аркасында, аның хыяллары, аның фикерләре шәхси архивларда гына сакланып кала.

Шулай булса да, аның язмалары хәзерге вакытта да исән. Ул 1950 нче еллардан башлап- 1970 нче елларга хәтле Коръәнне тулысынча хәзерге татар теленә тәрҗемә итә. Менә бу тәрҗемә инде берничә шушындый этапка һәм катламга нигезләнә. Баштан инде ул аерым карточкаларны ясап алды, аннары аларны тематик рубрикатор буенча куйды. Мәсәлән, кинга кагылышлы аятьләр һәм фәлән. Аларга шундый гамәли тәрҗемәләрне ясый. Алар бөтенесе, әлбәттә, гарәп шрифты белән язылган булган. Аннары да менә боларны бергә җыеп, тематический тәрҗемәләрне һәм дә карточкаларны бергә туплап, ул инде кирилл хәрефләре белән хәзерге татар телендә менә шушындый тулы Коръән тәрҗемәсен тәкъдим итә. Һәм тулы нөсхәне Совет хокүмәтенә җибәрә. Нинди өмет белән? Шушы китапны кирилл хәрефләр белән бастырып, бөтен Советлар Союзына тарату өчен. Дин белеме югалмасын өчен һәм Коръән сүзе ниһаять мөселманнарга милли телендә, туган телендә ирешсен дип.

Менә шушы нөсхәнең язмышы билгеле түгел. Без беләбез моны кайчан Габделбари хәзрәт менә бу эшне тәмамлый, үз әсәрләрен хокүмәткә тапшыра. Ул инде мөфти булып тора һәм җибәргәч тә аны бу вазифадан төшерәләр. Монда инде төрле гипотезалар да, төрле сораулар да куярга мөмкин. Минемчә, бу төшерү, нәкъ менә бу белемнәрне тарату, Коръәнне бастыру өмете белән һәм бу эш белән бәйле. Шуңа күрә менә бу зур эш, менә бу зур өметләр шулай ук юкка чыга дип әйтергә мөмкин, бер яктан. Икенче яктан, -Аллага шөкер, менә бу кулъязмалар бүгенге көннәребезгә иреште. Хәзер инде без аларны бастыруга да әзерләдек һәм алга таба, киләсе айларда, киләсе вакытта, бу тәрҗемә, ниһаять, үз укучысын табачак, дип өметләник.

Сорау туырга мөмкин: хәзерге вакытта бит инде рус теле бөтен урында. Коръән тәрҗемәләре дә рус телендә киң таралган. Әмма, әйтергә кирәк, һәр телнең, әлбәттә, үз шушындый сыйфатлары, үз характерлы мәгънәләре бар, ниндидер ассоцияацияләр. Шуңа күрә, татар телендә булган Коръән тәрҗемәсе артында зур шундый традиция тора:әгәр без чынлап та безнең милләтебезгә кагылышлы һәм якын булган дини традицияләрне торгызырга тырышабыз икән, менә монда Коръән тәрҗемәләренең урыны һәм әһәмияте, минемчә, бик зур.

Әлбәттә, Кoръән сүзенең мәгънәләрен, аның тирәнлеген күрсәтер өчен,тәвсир авторлары һәм тәрҗемә авторлары төрле методикаларны куллана. Әйтүемчә, әлбәттә, тәвсирдә бу мөмкинчәлекләр зуррак. Чөнки анда бер-ике аять турында күпме нәрсә язып була. Болай да, тегеләй аңлатып була. Кайбер авторлар шушындый тәвсир жанрында түгел, ә менә дини әсәр булса анда кайберләре хәтта  шигырьләрне дә китерә. Шигырь аша, бигрәк тә фарсы телендә шигырьләрне китергәндә, төрле метафораларны кулланганда,авторлар тырышалар Коръәннең мәгънәләрен телтләр күрсәтергә.

Ә  менә тәрҗемәләргә киләндә, бу максат, әлбәттә, катлаулырак. Чөнки монда күр нәрсә сүз сайлавыннан тора. Габделбари хәзрәтнең тәрҗемәсендә бу мәсьәлә бик кызыклы хәл ителә. Чөнки ул кайбер очракта, рус сүзләрен куллана. Татар тәрҗемәсендә рус сүзләрен куллана. Бер яктан ул, әлбәттә, Совет чорында татар теленә рус теленең тәэсире һәм шәһәр шартларында яшәү нәтиҗәсе. Икенче яктан, бу идеологоия белән бәйле.Чөнки Габледбари хәзрәт өчен Коръән ул дини китап кына түгел, ул фәнни китап. Ул менә бу фикерне еш кына теленә ала һәм ассызыклый. Коръән һәр кеше өчен җибәрелгән. Аны гади сүзләр белән һәм һәр кешегә аңлаешлы итеп аңлатып була. Шуңа күрә ул тәрҗемә, Коръәннең тәрҗемәсен дә ясый.Һәм шул ук вакытта Фатиха сурәсенең тәвсирен дә яза. Тәвсирләп менә ислам диненә мәгънәләрен, философиясен шунда бирә. Әгәр кеше тирәнлеген, төрле-җөрле үзенчәлекләрен   һәм диннең тәмен аңларга тырыша икән, менә шул очракта укучыны Габделбари хәзрәт тәвсиргә адреслый. Әгәр дә шудый гомуми караш һәм беренче адым буларак,әлбәттә, тәрҗемәнең роле бик әһәмиятле.

Теленең үзенчәлекләрендә кайтсак,әлбәттә, татар теле үзе бик бай.Анда кереп күп һәм төрле мәгнәләрне биреп була. Әгәр дә элеккеге әбәдиятка һәм диалектларга мөрәҗәгать итсәк. Габделбари хәзрәт үзе мишәр булгач, ул үзе еш кына кайбер формаларны мишәр теленнән дә ала. Аның сйләм культурасы да бик бай. Шул ук вакытта аның белеме элеккеге дин әдәбиятын яхшы белү – аңа менә бу катлаулы эштә, һичшиксез, булышты.Һәм нәтиҗәләрне без күрә алабыз. Әлбәттә монда һәр тәрҗемәне бәяләргә мөмкин, шундый яклары бар, монда җитешсезлекләр булырга мөмкин. Бәлки менә хәзерге укучылар әйтер сорарга мөмкин “ Нәрсәгә анда юлгылар эзләргә кирәк, гомумән аларны алып ташларга да мөмкин, татар сүзләре белән алыштырып. Әмма һәр текстның үз вкыты, үз урыны бар. Шуңа күрә аларны безгә кабул итеп өйрәнергә генә кирәк.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Әлфрид Бостанов