7 мин
505

Җәдитчелек, аның иң күренекле тарафдарлары, тәнкыйть.

Татарча
Русча

Җәдитчелек XIX гасырда пәйда була. Татарның беренче җәдитчесе – Г.Курсави, 1804 елда нигезендә җәдитчелек идеясе яткан китап яза. Кадимчеләр дигәндә, Бохарада укып кайткан, үз заманында чын ислам дип белем алып, бу якларга кайткан имамнары күз алдында тотабыз. Безнең үз гореф-гадәтләребез, кыйммәтләр гарәп илләрендәге ислам кагыйдәләре туры килеп бетми. Мәсәлән, бездә ана бөек дәрәҗәгә ия, хатын-кызны хөрмәт итәләр. Гарәпләрдә хатын-кыз дөя белән бер дәрәҗәдә, кимсетелә ул. Безнең өчен әниләр – изге. Бохарадан кайткан кадимчеләр мәдәрәсәләрдә гарәп илләрендәге исламны өйрәтәләр. Кадимчелеккә тәкълид хас, ягъни синең укытучың бар икән, син тулысынча аңа ышанырга тиешсең, үз фикерең булырга тиеш түгел. Г.Курсави моны кире кага, һәр мөселман укымышлы булырга, Коръәнне үзе укып, үзе уйларга тиеш дип белдерә. Бу – иҗтихад дигән нәрсә (берәр сорау, берәр мәсьәлә туа икән, үзең Коръән укып, үзең чишәсең). Бу бөтен фикерне бүтән юнәлешкә бора.

Рәсәйгә капитализм килеп керә дә, халык Урта гасырдан яңа гасырга күчкәндә, шул вакытта җәдитләр (реформаторлар) дингә карашны үзгәртә, мәдрәсәләрне башкача кора. Эшмәкәрләргә сөйли һәм эшли белә торган яшь буын кирәк була, шуңа күрә алар мәдрәсәләргә акча бирәләр. Мәдрәсәләрдә бухгалтерлык эше, география, икътисад фәннәре укытыла. Җәдиди мәдрәсәләрдә эшкә яраклы шәкертләр укыта башлыйлар.

Җәдитчелек шушы укыту системасын үзгәртү дигән сүз. Шул ук вакытта система белән бергә икътисад та, фикерләү рәвеше дә, мәдәният тә – барысы да үзгәрә. Безнең бүгенге татар мәдәнияте җәдитчелектән килеп чыккан. Җәдитчелек кадимчеләрне кире кага. Кадимчеләрне иске фикерле, прогресска каршы кешеләр буларак яктырталар, тәнкыйтьлиләр.

Г.Курсавидан соң, Ш.Мәрҗәни килә. Ул безнең тарихны фән буларак ачып җибәрә. Утыз-Имәни, Зыя Камали, иң бөек җәдитчеләрнең берсе Муса Бигиевлар була. XX гасырда ислам дөньясында андый бөек галим булмый, бүген дә юк. Муса Бигиев “Һәркемнең Аллаһка үз юлы бар. Бүтән диннәрнең дә үз юлыннан барырга хакы бар. Аллаһ бер, юллар төрле,” – ди. Бүгенге көндә сөйләнә торган толерантлык, татар халкының бүтән мәдәниятләргә ачык булуы, белем эзләп бүтән халыкларга мөрәҗәгать итү, Ауропага карашның “ачылуы” җәдитчелектән килә.

Бүгенге тәнкыйтьчеләр күбесе гарәп илләрендә укыганнар. Шуңа күрә иң дөрес ислам гарәпләрдә диләр. Ләкин без гарәпләрнең бүген нинди хәлдә булуын яхшы күрәбез. Бүгенге имамларның 54%ының урта белеме дә юк. Шуңа күрә алар Муса Бигиены аңламый. Бигиевны аңлау өчен халыкның бөтен мирасын белергә, ислам мирасын, 10-12 гасырлардагы галимнәрнең фикерен белергә, Ибн Араби, Иман-әл-Газәли хезмәтләре белән таныш булырга кирәк. Шуңа күрә бүгенге имамнар җәдитчелекне, Муса Бигиевны аңлый алмыйлар. Аның өчен укымышлы булырга кирәк, чөнки җәдитләр үз заманында дөньяви университетларда (Сорбонна, Каһирә, Төркиядә) белем алганнар.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Рафаэль Хәкимов