6 мин
123

ХХ гасыр башында татарларның үзбилгеләнү процессы.

Татарча
Русча

Гомумән, безнең уртак контекст бармы? Безнең милләт бармы? Гади кеше үзен бер милләт өлеше, вәкиле дип хис итәме, гомумән? Менә шундый сораулар туа. Һәм инде бу сорауларга бер җавап бар:“әйе, бар, әйе, бөтенесе дә булган”. Ничек торган ул һәм ничек ясалган ул, һәм ничек аны тотып карап була, дип әйтик инде. Бу мәсьәләне менә нәрсәдән башларга кирәк. Беренчедән, менә ХХ гасырның башына караганда татарлар, хәзерге татар халкының бабалары-әбиләре дип әйтик, ул, дөресен генә әйткәндә, менә шушы үзенең, үзбилгеләнүнең кайбер аспектлары, үзенчәлекләренә таяныпбер милләт корырга әзер булган. Әмма корганмы аны юкмы – бу ачык сорау. Нишләп соң ул алай? Беренчедән, ул милләтнең исеме булмаган. Чөнки менә Мәрҗәнидә ачып карасак, күп кенә очракларда безнең бабаларыбыз татар сүзеннән баш тартканнар. “Татар” сүзе – ул бик кызыклы сүз һәм инде ул вакытта кайбер контекстларда, дип әйтик, оппозициядә торган. Мәсәлән, күп кенә очракта алар үзләрен мөселман дип билгелиләр. Димәк, мөселман безнеңчә киенгән, безнеңчә сөйләшкән, аның кыяфәте безнеңчә, аның ашавы безнеңчә, аның эчүләре безнеңчә – менә ул мөселман була. Ә менә “татар” сүзе бу позициядән чит итеп кулланган. Димәк, аны күп очракта, алар баш тарттылар” – дип тә әйтеп булмый, чөнки бит алар татарлыгын аңлаганнар, документларда, бөтен җирдә татар дип языла. Әмма дә ләкин, алар өчен татарлык икенче планда булган, беренче очракта – мөселманлык. Ничек соң ул мөселманлык? Ничек соң ул менә безнечә киенү, безнеңчә ашау, безнеңчә эчү, безнең кеше булу? Менә шушы аспектның нигезен әле өйрәнергә, дөресен генә әйткәндә, кирәк. Без чыганакларны өйрәнгәндә, гомумән, ул вакытны өйрәнүчеләр дип әйтергә кирәк, күп кенә аспектлар, үзенчәлекләр конкрет булалар. Димәк, мәсәлән, без гәҗитләрдә карасак, анда күп вакытта язылмаса да, контекстта язылырга мөмкин: чәчсез кеше, яисә чәчле кеше. Әгәр дә кеше чәсез икән, ул татар була, мөселман була. Әгәр дә аның чәче үскән икән, димәк инде, аның татармы юкмы, мөселманмы юкмы дигән сорау туа. Тубык сөяге, мәсәлән, аяктагы сөяк күренергә тиеш булган, ыштаннары кыска булган. Һәм инде сакал булырга тиеш булган, нинди булса да. Чөнки әгәр дә шушы пунктлар үтәлмәсә, сорау туа: бу кеше безнең тарафдармы, бу кеше безнең арадамы, бу безнең кешеме? Шуңа күрә тагын бер әйтәм, мәсәлән, шул ук депутатлар, мөселман депутатлары, алар күп очракта шушы стереотипка туры килмәгәннәр һәм үз итеп танылмаган, дип әйтергә була – бу бер аспект.

Бу мәсьәләне үзенең китабында Алан Франк бик матур итеп ачып чыга, аның төп нәтиҗәсе болай: мөселман статусы – ул, беренчедән, мөселман кыяфәте һәм мөселманның киеме, икенчедән, аның ышанычы, мәсәлән, кагыйдә, иман шартлары һәм башкалар – ул икенче планда. Иң беренче очракта без күз белән каршы алабыз һәм инде әгәр без кеше йортына кереп, тозлар күрмибез, комган юк – димәк, алар тәһарәт алмыйлар. Тәһарәт алмыйлар  икән, алар безнең тарафдарлармы юкмы? Ул вакытта күп кенә миссионерлар тарафыннан язылган текстларда менә шушы конкрет аспектлар татарлашу һәм мөселманлашуның бер критерийлары булганнар. Һәм инде шушуы аспектларның кайсысыдыр үтәлмәсә, конкрет алганда, димәк, бу кешеләрне әле христиан диненә кайтарып була, бу инде керәшеннәргә кагылганда. Әле анда кайберләре конкрет язалар, менә барасың ди авылга, әгәр дә бу авылда чәчле кешеләр бар икән, аның түбәтәе, эшләпәсе астыннан чәчләр күренә икән, димәк, боларны кире христиан диненә кайтарырга өмет бар. Әгәр дә аның башы пләш икән, димәк, все, труба, болар татар.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Илдар Шәфыйков