8 мин
181

ХХ гасыр башында вәгазь теленең үзгәреш кичүе.

Татарча
Русча

Вәгазь проблемасы ике аспектта була дип әйтик, аның ике аспекты була. Беренчесе – шәригатькә таяну, икенчесе – вәгазьне димәк тәгълимнең, нәсыйхәтнең гади халыкка, гавамга аңлаешлы булуы. Чөңге, чөңге түгел инде, хөләсә дип әйтик инде. Беренчедән, әгәр дә без хөтбәне гел гарәпчә әйтсәк, нәсыйхәтләре белән бердән, аны гади халык аңламый. Һәм 1898 нче елда Мөхәммәдьяр мөфти, Мөхәммәдьяр Солтанов галиҗәнаплары тарафыннан фәтфә чыгарыла һәм ул фәтфәдә ул үтенеп сорый һәм әмер бирә имамнарга аена ике мәртәбә булса да һәм зур бәйрәмнәрдә вәгазьләрне гади халык телендә сөйләргә. Гавам халыкка, чөнки алар аны аңларга тиеш.

Икенче яктан, монда тагын бер аспект була, чөнки имамнар гади телне, гавәм телне күп очракта шушы телдә сөйли алмаганнар. Алар аны көнкүрештә файдаланганнар, әмма вәгазь бит инде ул лекция дип әйтергә кирәк, нәсыйхәт һәм аны дөрес итеп сөйләргә кирәк . Һәм инде монда аларның тәҗрибәләре булмаган, чөнки гадәтчә аларны мәдрәсәләрдә дәгъва итәргә, нәсыйхәт итәргә шушындый югары телдә, суфилар телендә сөйләргә өйрәткәннәр.  Һәм инде бу үзенә карата да бер каршылык булган. Әмма тиздән бу каршылыкны бетерәләр. Һәм инде гадәтчә 1910 нчы елдан соң бу проблеманы гомумән дискустан алалар дип әйтергә була. Әмма кайбер җирләрдә, мәсәлән, кадимчеләр дип әйтәләр инде күп очракта бу гадәткә каршы петицияләр язганнар. Аларның төп дәлиле, бу низагта дип әйтергә кирәк, ул менә хәзер әгәр дә гади халыкның телендә сөйли башласак дип әйтәләр алар, мәчет политик сөйләшүләр һәм әңгәмәләрнең бер таяныч ноктасы булачак дип раслыйлар алар. Әмма инде бу процессны алар кире кага алмыйлар. Дөресен генә әйткәндә, алар күп тә булмый. Күпчелек имамнар шушы Мөхәммәдьяр Солтановның әмеренә һәм фәтфәсенә буйсыналар. Һәм инде аның дәлилләренә алар өстенрәк дип карыйлар. Менә бу икенче аспект.

Әз генә тирәнрәк кереп китсәк, шушы мәхәллә тормышына һәм инде телләрдән чыгабыз әкрен генә. Монда тагын бер аспект туа. Ул – мәхәлләнең эчтән торышы һәм үзбилгеләнүе. Димәк, без хәзер конкрет мәхәлләне алабыз. Монда, нәрсә дип әйтергә кирәк, монда берничә аспект бар һәм алар берсе-берсе белән бик тыгыз бәйләнгәннәр. Мәсәлән, менә ерактан башлыйк инде, күп кенә авылларда мәхәлләләр күп булган. Димәк, мәхәллә – ул, урысча итеп әйткәндә община, никадәр мәчет бар анда, шулкадәр мәхәллә бар. Һәм инде, мәсәлән, бу һәр мәхәлләнең абруе һәм, гомумән, динчелеге дип әйтик, иманы мулладан, имамнан торган. Никадәр аның сабырлыгы булган: нәсыйхәт әйтергә, үгетләргә үз мәхәлләсен – шулкадәр диндә кешеләр булган дип әйтик, иманы да көчлерәк булган. Әмма бу имамнарның абруйлары бер-беренә карата төрле булган һәм аларның белемнәре дә төрле булган, логикасы да төрле булган. Күп очракта, шушы дини мәсьәләләрдә фикерләре дә төрлечә булган.

Менә аның бер күрсәткече – ул календарь проблемасы, гомумән, календарь проблемасы. Чөнки, мәсәлән, гәҗитләрдә дә ул вакытта календарь проблемасы шактый гына күтәрелә торган булган. Чөнки бөтен җирдә аны төрлечә санаганнар һәм инде без менә хиҗрә дип әйтәбез, әмма ул бөтен җирдә төрлечә булган. Аның бер күрсәткече, тагын бер әйтәм, бөтен кеше көлеп йөргән, әле ХХ гасыр башында андый проблема булган. Бер авылда мәхәлләләр, һәрбер мәхәллә үзенчә уразага кергән һәм үзенчә уразадан чыккан, мәсәлән. Аның бер көн аермасы булырга мөмкин булган, димәк, мәсәлән, берсе керәләр 20се, инде милади белән әйткәндә 20 нче февраль, ә икенчеләре 21 нче февраль керә. Шул ук авылның икенче очындагы икенче мәхәллә. Бу бер яктан күрсәтә: шушы мәхәлләнең автономлыгын, димәк, менә шушы кешеләр, халык өчен муллаларның абруе, дин проблемалары һәм дөньяви проблемалар да шулкадәр бөек дәрәҗәдә булган, һәм инде, мәсәлән, мөфтинең фәтфәсе өстеннән дә алар буйсынганнар үзләренең имамнарына, ә мөфтигә тугел.

Мөфтиләр тарафыннан фәтфә, нигә кагылышлы, рамазан аена бергә керә торган фәтфә дип әйтик инде. Ул, хәзер мин ялгышмасам, XIX гасырның икенче яртысында чыга булган. Әммә ХХ гасырның башында күп кенә җирләрдә шушы локаль гөләма дип әйтик инде, локаль дин әһелләре үзенә карата фәтфә чыгарып шушы проблемаларын үзләренчә эш итә алганнар. Һәм инде бу, дөресен әйткәндә, норма булган.

Шуннан кереп киткәндә, бу автономлык проблемасы, тагын бер әйтик, ике яклы булган. Бер яктан плюслары булган, икенче яктан шактый минуслары булган. Плюсларга кереп китсәк, мәсәлән, менә шушындый подход дип әйтик инде, шушындый бер күренеш, ул гомумән күрсәтә авылларның, авыл тормышының, шушы, гомумән, урысча әйткәндә, общий дискурста, катнашы булмавын һәм инде автономлыгын әйтә.

 

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Илдар Шәфыйков