8 мин
329

Алтын Урданың таркалу процессы һәм вакытына күзәтү.

Татарча
Русча

Алтын Урданың таркалуына килгәндә, XV гасырның, әйтик, беренче өлеше менә бу процесслар дәвам итә. Алтын Урдада төрле көчләр барлыкка килә. Туктамыш хан һәм аның уллары үтерелгәннән соң, аның тарафдарлары берничә төркемгә бүленә. Шул ук вакытта аның каршы тарафында булганнар да берничә төркемгә бүленә. Һәм берничә төп менә шундый көчләр барлыкка килә. Ике генә түгел, ә берничәгә әйләнәләр. Аларның башында тора һәм Җучи нәселеннән булганнар, һәм менә Идегәй нәселе үзенчә көчле дәвам итә, Җучи булмаганнардан.

Һәм проблема тагын нәрсәдә була: менә Тимур җимерә Алтын Урданың шәһәрләрен. Максат итеп куя моны үзенә. Чөнки Көнчыгыштан үткән алып сату юлын көчлеләндерергә теләп, Алын Урда территориясендәге менә бу транконтиненталь юлны бетерер өчен, ул шәһәрләрне җимерә беренче очракта. Һәм менә башкала – Сарай көчсез хәлдә җимерелә. Яңадан ул әле яши, әмма, көчсез хәлгә килгәч, менә берләштерә торган үзәк тә югала.  

Ул вакытта менә бу проблемаларны күз алдына китерсәк инде, ханнар килә, берничә хан барлыкка килә. Хәтта бәхәсләшү бара: ничек бу ханнар үзләрен тоткан? Менә бу ситуацияне карый алабыз: төрле территориядә ханнар барлыкка килә, әйтик, Көнчыгышта ханнар, көнбатышта, Кырымда үзендә ханнар утыра башлый. Әмма шул вакытта тәхет иле дигән , тәхет инде – тронное владение, престольное владение дип әйтәбез. Андый төшенчә барлыкка килә. Ягъни менә мин Кырымда ханмын, Сарайның ханы бар. Ул -зуррак хан. Инде каган төшенчәсе белән, ну анда икесендә дә хан итеп кулланалар.

Менә шундый төшенчә белән яшәп киләләр. Бар бер хан, иң көчле хан. Ә менә мин бу территориядә хан. Мин Шәйбани ханы, мин Сулкулда хан, мин Кырымда хан, фәлән. Менә шулай яшәп киләләр. Әмма бер хан төшенчәсе бар. Менә соңгы Алтын Урданың бер ханы дип әйткәндә, ул – Олы Мөхәммәт хан. Ул инде, беләбез, безнең Казан ханлыгын корган кеше. Менә Олы Мөхәммәткә каршы Кече Мөхәммәт дигән чыга һәм ул аны җиңә. Кырымнан һәм Түбән Иделгән китәргә мәҗбүр кала Олы Мөхәммәт. Ул, әлбәттә, килә Урта Идел буйларына. Әмма ул әйтми: “Мин дәүләт корам” — дип. “Яңа монда дәүләт корам, Алтын Урда белән бетте”. Ул үзен Алтын Урда ханымын дип саный, әмма менә шәһәрдә тәхетен югалтан бер хан.

Шулай ук, шундый ук төшенчәдә булган Мәхмүт хан һәм Ибраһим ханны да китереп, менә бөтенесе алар үзләрен Алтын Урда ханнары дип атаганнар. Рус чыганакларында да аларны Казан ханы димәгәннәр, Казан вилаяте ханы димәгәннәр. Ә татар ханы дигәннәр. Татарский император, татарский царь, Европа ниләре белән тәгаен карасак. Ягъни алар үзләрен Алтын урда ханнары дип игълан иткәннәр.

Әмма менә бу ситуация, әлбәттә, вакыт алга бара. Бу территориядә инде алар утырдылар, шәһәрләрен кордылар, башкаласы бар. Кырымда үз нәселе утырды, Әстерханда. Менә һәр җирдә бу ханнар әкерен-әкерен генә дәвам итә-итә, тахет иле дигән төшенчә XV гасырның соңында бетә инде ул. Һәм ул виртуаль рәвештә генә кала, улу курда дигән рәвештә генә кала.

Татар ханлыкларында әгәр дә карасак, көнчыгыш өлеше Алтын Урданың Шәйбанилар анда Алтын Урда өчен көрәшеп карыйлар Әбелхаир, соңыннан Мөхәммәт Шайбани. Барып чыкмый. Соңыннан алар анда Себердә бер-ике ханлык коралар. Шәйбанилар бер өлеше китә Урта Азиягә, Чыгатай Олысын кул астына төшереп, анда, белгәнебезчә, Урта Азиядә Үзбәк дәүләте корыла. Ә менә алардан качып киткән, үзаллы булган казаклар. Алар Чыгатай Олысыннан монголларны берләштереп, яңа бер дәүләт барлыкка килә.

Ә менә үзәк өлешендә, көнбатыш өлешендә нәкъ Алтын Урданың үзәк җирләрендә инде, бу әкерен генә трансформация шулай барлыкка килә, тәхет иле төшенчәсе шулай бетә башлый. Һәм бу дәүләтләр әкерен генә тамыр җибәреп, әйе, алар беләләр бер-берсен тугандаш халык, дәүләтләр утрак булып китәләр.

Әмма шул ук вакытта карасак та, Казан ханлыгы җимерелгәнчә кадәрле бер ханлык дип үзен атамый. Казан вилаяте. Менә без хәзер минем төшенчәм буенча, Олуг Урда барлыкка килә Әхмәт хан заманында. Аны кырымлылылар җимергәннән соң, үзләрен Олуг Урда дип атыйлар.

Менә Кырымны әгәр дә карасак, Кырым ханлыгы дип, чыганакларда алай түгел. Үзләрен бервакытта да Кырым ханнары дип атамаганнар. Атаганнар Олуг Урда һәм Тәшти кыпчак ханлыгы. Ягъни алар төп хан, тәхет иленең дәвамы алар. Кырым ханнары өстен торалар барсыннан да. Алардан түбәнрәк буларак, Казан ханнары – вилаять, үзләрен вилаять дип атаганнар. Менә вилаяте Казан. Һәм Себердәге Шиванилар Тула вилаяте, Төмән вилаяте, соңыннан Себер вилаяте. Менә анда йорт дигән төшенчә бар да, вилаять күбрәк.  Һәм бераз түбәнрәк тора – анысы йорт. Йорт дип атыйбыз инде. Әлбәттә Казан-йорт дигән төшенчә дә бар, әмма бераз структурадан караганда, йорт ул Монгорт йорты Ногай дәүләтеннән була, Әстерхан йорты һәм Касыйм – Мещерский йорт.

Бу иерархик система –  XVI гасырның соңына кадәрле дип әйтик инде дәвам иткән тәхет иле дигән төшенчә. Ягъни без әйтә алабыз инде Алтын Урда ул – поздний Алтын Урда, соңгы Алтын Урда дигән термин да бар. Ягъни татар ханлыклары аерылдылар да, бөтен нәрсәне оныттык та – юк. Әгәр дә династия ягыннан карасак, һәр дәүләттә бер-берсеннән килеп, хан утыра алган. Әлбәттә, моның үрнәкләрен һәр җирдән китерү мөмкин түгел. Мәсәлән, Кырымда, әйтик, һәрвакыт Гәрәй дигән династия дәвам иткән.  Ә менә Касыймда, әйтик, Казанда, бәлки бераз Себерне дә китереп була, менә монда тулыссынча үрнәген китерә алабыз. Әйтик, Казанны әгәр дә карак, классик бер үрнәк: монда булган, әлбәттә, Олы Мөхәммәт нәселе, соңыннан Олугурданыкы Касыйм аша килгән Шахгали нәселенеке һәм Гәрәйләр дә утырганнар, соңыннан Ядегәр хан да, Хаҗи Тархан ханы да. Һәм Себердән дә, Мамук, мәсәлән, килеп утырган. Ягъни бөтен татар ханлыкларыннан династиялар килеп утырганнар. Һәм аларның хакы да булган, әлбәттә,  монарга.

Касыймда инде, мәсәлән, анда дәвам итеп була, Казах ханлыгыннан да Ураз Мөхәммәт аны да, мәсәлән, хан итеп куйганнар. Әлбәттә анда Рус дүәләте куя. Ә менә куялганнар, чөнки хакы бар. Аның природное право дип әйтик. Аның андый хакы бар. Шуңа күрә, татар ханлыклары, менә XV гасырда таралып бетә. Аннары үз нигезендә алар аерым дәүләтләр итеп карап була. Әмма аны бер-берсеннән аерым карау дөрес түгел, чөнки дүәләт төшенчәсе һәм халык ягыннан, һәм династия ягыннан, һәм икъдисат ягыннан ул бер дөнья. Төрки-татар дөньясы итеп карыйбыз инде без аны. Шуңа күрә, аерылу, травсформация, период распада дип, аны менә шулай карап була.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Илнур Миргалеев