15 мин
731

Алтын Урданың бер феномены буларак — шәһәрләр. Аларның саны, зурлыгы һәм төзелеше.

Татарча
Русча

Алтын урданың тагын бер феномены бар, менә ул соңыннан да булмый, аннан алда да үрнәген китерү авыр, ул – далада зур шәһәрләрнең барлыкка килүе һәм далада яшәгән күчмәннәр белән бу шәһәрнең симбиоз булуы. Моңа иң беренчеләрдән игътибар итеп, ул мәсьәләне күтәргән галим — ул Федоров-Давыдов, билгеле бер археолог. Менә Алтын Урда күчмәннәрен әгәрдә без карасак, соңыннан да күчмәннәр була. Мәсәлән: юрталарда гына яшиләр, классик чыганаклардан, әдәбияттан күргәнебез күчмәннәр бар. Шәһәр юк, менә күчмәннәр алар хайваннарын карыйлар, зур көтүләре бар. Алтын Урда күчмәннәр андый түгелләр. Иң әзеннән Алтын Урданың Үзәк һәм көнбатыш өлешендәге күчмәннәр һәм зур шәһәрләрнең бар. Мәсәлән, әйтик, Алтын Урдада бүгенге көнгә 200гә якын шәһәр билгеле, Алтын Урданың шәһәре. Ул вакыт өчен җитди сан дип әйтик. Һәм зур шәһәрләре, мәсәлән, Түбән Иделдә, анда шәһәрләр арасы: шәһәр, тирә-ягында авыллар туктамыйча бара, ягъни, агломерация дип әйтә алабыз. Җитмәсә әле, Алтын Урда шәһәрләре крепость белән әйләндереп алынмаган, ачык тулысынча. Беренчедән без курыкмыйбыз, теләгән кеше килсен дигән кебек (көлеп әйтәбез инде). Ә икенче яктан, бу тулысынча ачык корылган. Ни өчен соң бу феномен бу шикелле дәвам иткән? Мәсәлән, күчмән, шәһәрдә дә яшәргә мөмкин, күчмән дә булып йори ала. Шәһәр белән эчле-тышлы бу кеше. Күчмән тормыш ул – шәһәрдән, утрак тормыштан бик нык ансыз яши алмый, нигә, чөнки күчмән, әйтик менә, «разделение труда» дип әйтәбез бит Европа вәкилләрендә, монда да шуның кебек. Ул хайваннар үрчетә, игенчелек белән шөгыльләнергә мөмкин, чәчә дә соңыннан ала, мәсәлән. Барбари Хем Кантарини боларны ачык калдыра. Үзләре күчмән, но иген чәчәләр. Ә менә шәһәрдә инде монда – тимерчелек, башка һөнәрләр бар. Менә алар бер-берсен тулыландырып торалар. Һәм Алтын Урдада бу феномен тулыландырып торган. Нәрсәдән соң, ни өчен соң бу феномен булган, һәм ни өчен ул соңыннан җимерелгән? Менә моңарга игътибар иткәндә, без карый алабыз, хәтта, мәсәлән, ханнар да күчмә Урдада яшәгәннәр. Җәй көне күчкәннәр, кыш көне шәһәрдә торганнар, үзләренең сарайлары булган, торганнар. Ә җәй көне зур урда күчеп йөргән. Ул урданы караганда да, бу юрталар күчеп йөри торган дип күзалдына китерергә түгел, ә менә чыганаклардан да күргәнчә дә, шәһәр күчеп йөргән. Нинди шәһәр: анда бар үзләренең һөнәрчеләре бар, тимерчеләре бар, акча да сугылган, хәтта мәсәлән, Урда Әлмазам, Урда Базар, Урда Әл-Җәдид дип, Алтын Урданың акчалары бар, кайда басылган, ягъни, Урдада басылган, күчеп йөргән Урдада. Хан яшәгән, анда аның хатыннары, бөтенесе күчеп йөри һәм әлбәттә комфорт әйберләр бөтенесе бар. Зур юрталар, 100-150 кеше сыярлык юрталары бар. Алар җәй көне Алтын Урданың олыслары, зур шәһәрләре арасында Кырым, Болгар, Түбән Идел, Сарай арасында шушы җирдә күчеп йөргәннәр. Ягъни бу контроль ягыннан да яхшы, илен дә күрә, бөтенесен алып бара һәм хан, һәр җирдә аны күрәләр, хан шундый зур территорияны идарә итә ала. Ул вакытта, беләсез, тиз генә хәбәр җибәрү, ничек элемтәдә тору мәсьәләләре бүгенге кебек түгел. Шуңа күрә, бу система бик эффектив булган. Нәрсәдән соң ул шулай барлыкка килгән, ни өчен соң ул җимерелгән дисәк, менә Чыңгыз дәүләтенә карарга кирәк, Чыңгызи дәүләтләренә. Чыңгызханның уллары, оныклары корган дәүләт: Кытайда – Юан империясе, аннан соң Урта Азияда – Чыгатай олысы, Иранда – Хулагул олысы һәм Алтын Урда. Евразияның әйтергә кирәк, иң зур өлешен кулында тоткан бу Чыңгыз дәүләтләре. Һәм аларның иң беренче, төп аларны характерлаган әйбер, ул алып-сату эше. Менә кәрваннарның йөрүе, таможня пошлиналарының бик әз булуы, мәсәлән, безнең бөтенесе буенча чыганаклар юк, әмма, Кара диңгездәге пошлиналарның 3-4% кына булганын күрә алабыз. Ягъни, пошлиналар әз, җитәрки, «син минем территория аша үт, товарыңны алып бар, синен товарың белән бернәрсә булмый, үлеп китсәң дә синең товарың гаиләңә кайтарыла, я дустыңа кайтарыла, таможня пошлиналары бик әз, әйдә менә кил, бөтен сиңа шартларны булдырам». Бүгенге көндә менә «свободные экономические зоны» диләр, Алтын Урдада да алар булган. Мәсәлән, Кырымда, әйтәбез, без аны башка төрле характерлап та булмый, ул чөнки анда килә, товарын бушата, бөтен Кытайга кадәрле җибәрә, пошлиналар  бик әз. Бүгенге көндә дә андый пошлиналар бармы икән әле.

Юан империясенда Хуанхе буенча алып барган алып-сатуның күләмен тикшереп карыйлар, ул ХХ гасырның башында ХIII гасыр башындагы күләмгә генә җитә ала. Ягъни, XIII-XIV гасырның беренче яртысында булган күләм, дәүләт җимерелгәннән соң, XX гасыр башында гына ул күләмгә кайтып була. Ни өчен бу хәтле булган, менә зур Евразия территориясендә, ул вакытта әле, беләбез, Америка ачылмаган, аннан алып-сату юк, кризис булганнан соң бит ул юллларны эзли башлыйлар. Һэм менэ күп товар, эйтик, бүгенге көндә дә «Шелковый путь» дигән проект бар, Кытай белән берләштерү, Россия территориясе аша үткәрергә телиләр. Аның булган берничә юлы: иң төп юллары, ике юл булган. Берсе, төньяк трансконтиненталь юлы, берсе көньяк. Төньягы – Алтын Урда территориясе аша үткән. Ул, Алтын Урда дәүләте корылганчыга кадәр, ул юллар булган, әмма ул төп булмаган, көньяк төп булган. Алтын Урда җимерелгәннән соң да, ул шулай ук беткән инде ул юл, көньягы күбрәк булган. Бүгенге көндә дә көньягы беренче урынга чыкты инде. Россиягә дә, сылтама ясасак, Алтын Урда вакытында да, нәкъ менә бу юл булган иде дип күрсәтеп була. Шуның өчен, алып-сату яхшы, көчле булгач, шуңа күрә, күчмәннәр дә ихтыяҗ кадәрле генә йөриләр. Алар гаскәр була, алар саклыйлар юлларны. Төп алга баручы ул шәһәрләр барлыкка килә. Шуңа күрә бу симбиоз, чынында әйткәндә, бүгенге көндә дә өйрәнүне көтә. Бик күп хәзер археологлар менә бу мәсьәләләрне шәһәр һәм округа дип әйтәләр инде, чөнки бу шәһәрләр генә булмаган, ул округа белән, шундый зур агломерациялар булган. Аларны аңлату, бүгенге күзлектән хаман җитеп бетми. Чөнки аны, әйткәнемчә, аны бер феномен итеп кабул итәргә кирәк. Менә Монгол дәүләтләре, Чыңгызхан корган дәүләтләр, Юан империясе, иң беренче, Урта Азиядәге Чыгатай олысы, соңыннан Хулате дәүләте җимерелгәннән соң, Алтын Урдада да бу система, әлбәттә, җимерелә башлый. Соңыннан, дала эчендә генә булган бу шәһәрләрнең, әлбәттә, алып-сатуга гына корылган үзеннең менә бер урынын тапкан бу шәһәрләр, әлбәттә, бөлгенлеккә киләләр. Һәм кайсы җирләрдәдер күчмәннәр барлыкка килә, көчлелек килә, шәһәрләр бетә башлый, симбиоз шуннан таркала. Ягъни, бу бөтен нәрсә аңлата: Евразия территориясендә бер глобаль, алып-сату хуҗалыгына корылган бер система дип әйтә алабыз. Шәһәр төшенчәсе, бүгенге көндә әгәр без карасак, Европа һәм Рус терминологиясенә туры килгән, «город, огород, огорожанный » дип. Алтын Урда шәһәрләре алай түгел: крепостьлар юк, огорожан түгел, һәм, мәсәлән, соңыннан Рус дәүләте бу җирләрне алгач, көчләнә һәм Рус шәһәрләре корыла. Әмма аларны да, мәслән, ничек аерып була дигәндә, авыл дип карарга кирәк инде аларны да, крепосте булган авыл. Нигә? Чөнки беренчедән саны күп түгел, крепосте бар, эчендә авыл өйләре инде. Ул соңыннан гына үсеп китә XIX гасырларда гына әле, шәһәр менә бүгенге төшенчә шәһәренә әйләнәләр. Алтын Урда шәһәрләренә килгәндә, аларны ,әлбәттә, бүгенге төшенчәдән аерыбрак карарга кирәк. Чөнки Урта гасыр эчендә алар аңлашылмаган булган, аерым булган. Ничек инде синен крепость юк? Юкса карасак, зур шәһәрләр. Шәһәр дигәндә без нәрсәләрне китерә алабыз? Мәсәлән, анда да һөнәрчелек урыннары бар, әйтик кирамика. Кирамика ул – археологлар тарафыннан иң күп табылган әйберләрдән. Әмма һәр дәүләттә, мәсәлән, үз керамикасы булмаган. Ә менә Алтын Урдада ул керамиканың мичләре табылган. Анда брак булганы табыла, ягъни, монда җитештерелгәнлеге.Тимерчеләр ние, кавер ниләре башка, ягъни, монда җитештерү дә булган. Әмма ул җитештерү генә түгел, Алтын Урда шәһәрләренең тагын бер үзенчәлеге – алып-сату нигезенә корылган. Алып-сату менә бу җирлектә генә түгел, ә менә бу бөтен Евразия киңлегендә төшенергә кирәк. Чөнки караваннар, Кытайдан алып монда кадәрле, Европага кадәрле. Кырымга инде, Кырымнан, әлбәттә, инде Европаныкылар алып китә. Бу бөтен Евразия территориясындагы алып-сату. Бөтен товарларның моннан үтүе. Шәһәр беренче урында менә шушыны килә. Алып-сату өчен килдең дә, товарыңны куйдың да, ә анда склад кына кирәкми бит. Анда ял итә, туктап кала, нәрсәдер ала, менә Алтын Урдада, безнең Болгарда да аны күрәбез, мунчалар күп. Мунчаларны да тикшергәндә, бардың да юына торган урын гына түгел, ә менә ял итә торган урыннар. Анда, хәзер менә аңлашылганча инде, анда да кәраван сараена килә алып-сатучы,  аның зур складлары бар, куйды товарны, бәлки нәрсәнедер сата. Монда ул ниндидер эшләр алып бара. Мунчада бара, юына, юынырга гына бармый, ә сөйләшүгә бара, ял итә, алып бара. Шәһәр менә бөтен бу комфортны да тәкъдим иткән, бу ягыннан да. Һәм үзендә җитештергән товары да бар. Менә сиңа нәрсә кирәк – ал, моннан да алып була. Хәтта бу алып-сатуда ханнар да катнашканнар. Мәсәлән, үзеннән акча биргән. Синең бу нигә куям, аннан соң, әлбәттә, сатабыз, күбрәк кайта. Ягъни, дәүләт, системалы бүгенге көндә Японияда байлар, зур корпарацияларны кешеләр дәүләт башына да килә бит, менә шуның кебек идарә иткән, шул система кебегрәк күзаллап була. Алтын Урдада дәүләт корылып утырганнан соң, яулар үткәннән соң, тынычлык. Һәм, ул вакытта тирә-якта тынычлык белән проблемалар. Мәсәлән, әйтик, Якын көнчыгыш һәм Анатолия территориясендә тынычлык юк. Чөнки с дәүләте корыла, анда каршылыклар. Аннан бик күп халыкның күчкәне, Алтын Урда территориясенә күчеп килгәне аңлашыла. Һәм беренче күчүне җиңел шәһәр халкы да күчә. Нигә? Чөнки, ул җиргә генә бәйләнмәгән, башка территорядән күчеп килә ала. Һәм менә, төрле археологик һәм язма чыганаклар нигезендә әйтә алабыз, Алтын Урдага XIII гасырда тирә-яктан, бигрәк тә мөселман дәүләтләреннән күп кеше күчеп килгәне аңлашыла. Һәм бигрәк тә алар шәһәргә күчеп килгәннәр. Зурмы шәһәрләр? Әйе, зур шәһәрләр һәм аларны агломерация итеп карага кирәк. Менә крепосте да булмагач, аның тирә ягында «округа» дип әйтелә инде ул, «шәһәр һәм округа» дип өйрәнелә бүгенге көндә. Нигә? Чөнки, шәһәр — һөнәрчелек булган территорияне алсак, ә менә авыл-хуҗалыгы белән бергә бәйле, авыл инде ул аның пригороды кебек, округалары бар. Болары да бер үк агломмерация, аның өчен аны бүгенге көндә дә Алтын Урда шәһәрләрен ничек характерлаштыру, аны ничек аңлатырга, бүгенге көндә дә әле бәхәсләр бара. Чөнки аны, Рус дәүләтендәге шәһәрләр яки Европа шәһәрләре итеп карарга ярамый. Шәһәрләрнең санына килгәндә, әлбәттә ул вакытта иң зур шәһәрләр, 10-20 мең кеше. Әгәрдә инде, 50-60 мең булса, ул инде бүгенге көндә Мехико шәһәре, Нью-Йорк шәһәре дип төшенергә кирәк. Менә Алтын Урданың берничә шәһәрне чыганаклар яхшы гына итеп язып калдырганнар. Соңыннан чума белән дә бәйле ул, Кара үләт белән, я Ибн-Батутының Сарай шәһәрендә йөреп нинди саннарны әйтеп китә ул. Анда күрәбез, Алтын Урданың Сарай шәһәре 80мең тирәсе булгандыр кеше. Ул вакыт өчен инде бу, әлбәттә, зур шәһәр санала. Кырымда, мәсәлән, 70 мең. Укек шәһәренең санын китерә ул, Болгарны ничектер әйтеп була. Бу шәһәрләрне караганда, алар, әлбәттә, ул заман өчен бик зур шәһәрләр саналганнар. Биредә әле округаны да китерсәк, димәк ки, Алтын Урданың менә бу алып-сату системасында, димәк, ихтыяҗ бу хәтле булган ки, ул хатле шәһәрләр бу нидә, һәм тынычлык бу шәһәрләрдә. Тынычлык бетә башлагач бу шәһәрләр иң беренче җимерелеп, югалып бетәләр. Ни өчен? Чөнки, алып-сату хуҗалыгында булган кешеләр, әлбәттә, алар тынычлыкны эзли, кайда мөмкинлек бар. Сәяси үзгәрешләргә реакция бик тиз бирә торган шәһәрләр. Алтын Урданың шәһәрләренең дә феномены анда дип әйтеп була.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Илнур Миргалеев