11 мин
82

Алтын Урдада исламның роле һәм географиясе.

Татарча
Русча

Алтын Урдада ислам дигәч, беренчедән, карарга кирәк территорияне, Алтын Урда территориясен. Әгәр дә без карасак, Алтын Урда территориясендә, Урта Азияда Хорезм аггломирациясе һәм Урта Иделдә Идел Болгары — болар ислам дәүләтләре. Калган җирдә, әйтик, ике арада булган, бигрәк тә, Хорезм белән Болгар арасындагы далада мөселман тәэсирендә булган, көнчыгыш кыпчаклар дип әйтәләр, кимаклардан калган. Әмма әле исламга тулысынча күчеп бетмәгән күчмәннәр. Көнбатышны әгәр дә карасак, мәсәлән, Иделнең уң ягын, Кара диңгез өсләрен, Кырымга кадәрле, ул вакытта, XIII гасырга кадәрле анда исламның эзе юк. Анда да кыпчаклар Тәңре динендә, шундый шаман динендә дип әйтеп була. Һәм христиан тәэсире дә бар, Византиядан, Русьтан. Ислам юк. Түбән Иделдә, әлбәттә, Хәзәр Каганлыгында VIII гасырдан ук ислам бар. Әмма ул да беренче урында түгел.

Менә Алтын Урда дәүләте корыла һәм бик тиз арада Алтын Урда ислам дәүләтенә әйләнеп китә. Әйтик, безнең Болгар шәһәре – бәләкәй генә бер шәһәр. Биләрне әйтмим, Болгарны. Бату хан вакытында ул инде йөз тапкырга зурая. Халык барлыкка килә һәм Түбән Иделдә зур-зур шәһәрләр төзелә. Мәсәлән, Сарай, Гөлстан шәһәрләре. Зур шәһәрләр, бик зур шәһәрләр һәм алар шунда ук мөселман шәһәрләре. Шул укны без күрә алабыз Кырымда, мәсәлән, Иске Кырым шәһәре,Солхат шәһәре шунда ук ислам шәһәре. Бөтен аның архитектурасы, мәчетләре белән. Әлбәттә, анда дин иреге булгач, христиан монастырьлары бар, храмнары бар, әмма күпчелек ислам.

Каян соң бу ислам? Каян килеп чыкты? Кинәт кенә болай мөселман дәүләтенә әйләнде дә куйды бу дәүләт дип әйтергә  була. Һәм менә моны тикшергәндә, әлбәттә, берничә мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк. Тиз арада исламлаштыру өчен, мөселман халкы кирәк. Синең күпчелегең дә булырга тиеш, әз халык белән генә мөмкин түгел. Бу – беренчедән. Икенчедән, галимнәрең кирәк, дәүләт сәясәте кирәк. Ничек булган соң бу? Менә монда әгәр дә игътибар итсәк, мөселман, менә төрки телдә сөйләшкән мөселман компонент кайдан дигәндә, ул, әлбәттә, Көнчыгыш кыпчаклар, Кимәкләр һәм Хорезм ягы белән күбрәк бәйләнелә. Чөнки Болгарларның гына саны җитмәс иде, әлбәттә. Һәм менә бу халык тиз арада мөселманлаштыруда да, чөнки көнбатыштагы кыпчаклар белән бер телдә сөйләшелә һәм бер халык тиз арада мөселманлаштыруны ничек аңлата.

Икенчесе, әлбәттә, Алтын Урданың беренче ханнарына дип әйтик, Җучи һәм Батуның да исламга килгәне турында чыганакларда бар. Әлбәттә, алар килүе ачык мәсьәлә кала. Әмма Бәркә хан, Алтын Урданың икенче ханы, ул инде мөселман була һәм аның хәтта үзенең мөселман гвардиясе була. Ул мөселманнардан гына торган, намазлыгы белән, чын мөселманнар. Утыз мең гаскәре булганлыгы турында сөйләнелә. Һәм Бәркә ханнан соң да мөселман булмаган ханнар килә, әмма алар бөтенесе мөселман группалары белән, ислам идеологиясе белән бик бәйләнештә һәм исламга һәрвакыт яхшы мөгаләмәдә булган. Юл ачканнар, исламлаштыруда дәвам иткәннәр. Ә Үзбәк хан инде нокта гына куйган. Әлбәттә, Үзбәк ханнан алда да суфи булган ханнар булган, Тохта хан соңында исламга күчкәне турында, мәсәлән, дәлилләр бар.

Бу нәрсәне күрсәтә? Алтын Урданың формалашуы, монгол империясеннән аерылып чыгуы. Ул вакыттагы ислам дөньясы җимерелсә дә, мәсәлән, монголлар тарафыннан Багдад хәлифәте бетерелә, аннан алда Хорезмшах дәүләте, крестоносецлар килә, аңа карамастан, ислам бик каты тарала, халкы тарала.

Һәм соңгы тикшерүләрдә, әйтик, Алтын Урдада фетнәләр заманында “Нәһҗел-Фәрадис” дигән, дингә кайту, кризис вакытында Алланы оныту, Аллага кайту, шундыйрак булган әсәр. Ә менә Алтын Урданың Үзбәк һәм Җәлебәк хан вакытында, көчле вакытында, булган бер чыганак, хәзер ул тәрҗемә ителеп фәнгә керә инде, “Каләндәрнамә” дип атала. Каләндәрләр, алар суфиның синонимы буларак та кулланыла, ул вакытты бер тәрикат тә булганы аңлашыла. Аларның хәтта Чыңгыз ханны да исламга чакырыр өчен кеше җибәргәнлеге турында аңлашыла.

Беренче, мәсәлән, караганда монгол дәүләте ислам белән сугышкан. Шундый историяграфик төшенчә дә бар. Югыйсә, карасак, Хорезмшах белән сугышканда Чыңгыз хан тарафында бик күп мөселманнар бар. Аның бөтен икътисад системасында Кытай һәм мөселманнардан торган. Мәхмүт Ялавачлар, мәсәлән, бөтен экономик системасын корып бирә.

Багдад хәлифәте белән элемтә булганлыгы, хәтта Багдад хәлифәтенә соңыннан Хулагу яу алып барырга теләгәннән соң, Алтын Урданың Бату һәм Бәркәне бу яуга каршы чыгып, ике ел буе туктатканы, Батуның үлеп киткәннән соң гына бу яу мөмкин булганлыгы турында билгеле. Нәрсәдән? Бәркә хан әйтә: “Алар безнең союзниклар, безнең белән бергә эш алып барган кешеләр”. Ягъни яклыйлар үзләрен.

Соңыннан да, Багдад хәлифәте җимерелгәннән соң да, Алтын Урда хәлифәтне яңадан күтәрер өчен тырыша. Һәм ул вакытта Мәмлүкләр дәүләте, алар да кыпчаклардан, татар телле, менә шундый династия, Египетны тотканнар, Мисырны. Алар Аббасилардан бер кешене табып, исән калганны хәлиф итәләр. Алтын Урда аны кабул итә һәм үзенең сагы астына ала, минем кеше дип. Һәм алар Мәккә, Мәдинәдә Алтын Урда ханнарының, Мәмлүкләрнең исемнәренә хәтбә укый торган булалар. Хәтбә уку нәрсә дигән сүз? Ягъни сәяси системада бу безнең ханыбыз, бу безнең солтаныбыз дип атала. Бу Алтын Урданың Бәркә ханның вакытыннан ук куелган, зур галимнәр китерүен күрсәтә. Соңыннан Сарай шәһәренең, мәсәлән, Ибн Батута аңлата: мәчетләре бик күп, зур шәһәр һәм ????? мәчетләре бар – ди. Хәнәфи мәзһәбе, Шәфи мәзһәбе булган. Һәм Алтын Урда ханы Мөхәммәт Үзбәкнең килеп андагы имамнарына тезенә утырып, имамнардан вәгазь алып, аларга үзенең эчке дөньясын аңлатып. Ягъни хан кеше бу. Ничек төшенә алабыз.

Ягъни бу нәрсәне күрсәтә? Алтын Урда ханнары да исламны һәм илдә утырту өчен бөтен сәясәтне алып барганнар. Әлбәттә, ул акыллы сәясәт булган. Башка диннәрне туктату аларга ?????? кисү булмаган, аларга да дин иреклеге бирелгән. Шул ук вакытта урыска европа миссионерлары эшләгән. Буддизмның, мәсәлән, кешеләре булганы күренә бүгенге көндә. XIV гасыр кадәргәчә.

Әмма ислам беренче урынга күчә һәм тиз арада зур территория дәр исламга әверелә. Беләбез, “ислам” төшенчәсендә ислам җире бар һәм дарвихат бар – сугыша торган җир. Алтын Урда җире дарвихат буларак барлыкка килә, ягъни басып алынган бер җир. Мөселман да, ике мөселман дәүләте җимерелгән һәм мөселман булмаган территория чынгызыйларда, мөселман түгел. Аңа карамастан, җитмәсә әле, Хорезм һәм Болгар дәүләте мөселман дәүләтләре җимерелер. Соңыннан әле Багдад хәлифәтен җимерәләр һәм хәлифне үтерәләр. Территориянең зур өлеше исламга кермәгән була, әмма ислам дөньясында бу дарвихат буларак кабул ителми, ягъни сугыш җире, мөселман булмаган җир дип кабул ителми. Фәтвалар бирелми, ә Дәрел исламга әйләнә тиз арада.

Бу бер феномен, аны бүгенге көндә дә ачыкланып  бетмәгән. Ни өчен? XIII гасыр эчендә, бер гасырдан аз вакыт эчендә, зур территориядә һәм  мөселман шәһәрләре, мөселман дине һәм көчле рәвештә, үзенең әдәбияты белән – болар җитди бер рәвештә языла. Мәсәлән, ул ………….  аны язган кеше үзе Аксарай шәһәреннән килгән Анатолийдан, Калан Дәриләр Тәрикатыннан. Һәм менә Җәләлетдин Руминың “Мәснәвиләр”ен бөтен дөнья белә, укыйбыз. Аның дәрәҗәсендә язылган бер әсәр. Ягъни аны язар өчен, димәк, җирлек булыга тиеш, димәк, аның укучылары булырга тиеш, без аны дәреслек дип тә уйлыйбыз. Чөнки нәкъ менә аңлата, исламны аңлату рәвешендә, зур бер галимнең аңлатуы .

Ничек бу җирлек барлыкка килде? Бүгенге көндә дә әле ныклап өйрәнелмәгән бу тема. Әмма шул аңлашыла: менә төрле тарикатлар, бу җимерелгән мөселман дәүләтеннән калган халык бик актив дингә кайтып, дингә кайту гына түгел, тирә-якны да мөселманлаштыралар.  Калан дәриләрнекенә караганда без бер мәсьәләгә игътибар итәргә мөмкин: Калан дәриләр үзләрен бик ачып күрсәтмәгәннәр иршатны, динне таратуны. Һәм беренче урынга куйганнар элитаны мөселманлаштыру. Чыңгызханга җибәргәннәр, соңыннан, мәсәлән, Алтын Урдада аталыклар бар. Аталык ул – суфида итүче кебек нәрсә, шул ук вакытта дини тәрбия итүче дә. Димәк, бу Каландәриләр ханнар белән берләшеп, ислам динендә булган халыкларның бер кешесе буларак боларга таянып булганы турында кабул иттерәләр ханнарны. Һәм, мәсәлән, Бәркә ханнан соң ханнар алышына килә, ислам туктатылмый,  Үзбәк хан вакытында дәүләткә килгәндә дә “кара кешеләр” дип әйтелә инде исламда булмаган, исламга килә һәм мөселманнар беренче аның таянычы була дип күрсәтәләр. Ягъни болар ханнар белән, элита белән берләшә ала тиз арада, җимерелгән менә бу көч. Һәм аларны киресенчә исламлаштыралар да. Бу, әлбәттә, бер феномен, аны тиз генә, бүгенге көндә генә өйрәнелгән мәсьәлә дә түгел. Әмма бик кызык, тиз арада исламлаштырган бер Алтын Урданы исламлаштыру менә шундый кызык була.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Илнур Миргалеев