11 мин
944

Алтын Урдада татарлар булганмы? Аларның саны, этник составы.

Татарча
Русча

Алтын Урда татарлары дигәндә, без кемне күз алдына китерәбез?

Беренчедән, тарихка кагылышлы этноним, политоним, экзоним терминнарына тукталыйк.. Әлеге терминнар тирәсендә бу сорауны ачыкларга кирәк. Экзоним — ул читтән кушылган исем. Политоним — бер дәүләттәге  халыкларга гомумиләштереп  кушылган исем. Этноним — үз атамасы.

Алтын Урда татарларының формалашуына килгәндә, шуны әйтә алабыз: бүгенге көндәге татарларның этник яктан төрле компонентлар кергән вакыты — ул Алтын Урда чоры. Алтын Урдада кемнәр яшәгән соң? Татарлар яшәгәнме, юкса, бу атама политоним гына булганмы? Менә моны тикшергәндә, шуны әйтә алабыз: этник төркем буларак “татар” исеме  VII-VIII гасырдан билгеле. Тарих фәненә кереп калган. Ягъни, кергәндә, ниндидер бер көчле этник төркем булганы аңлашыла.

Руник язмалардан күренгәнчә, алар Төньяк Кытай, Үзәк Азия территориясендә яшәгән, күчмән дә булмаганнар, утрак тормышта игенчелек белән шөгыльләнгән, төрки телдә сөйләшкән татар кабиләләр булганын аңлыйбыз. Соңыннан Рашитетдин аларның алты дәүләт корганлыгы турында, Үзәк Азиядә зур, көчле дәүләт булганнары турында сөйли. Менә шул дәүләтләрнең берсе җимерелгәннән соң, аннан качкан татарлар яңадан бер дәүләт төзиләр. Менә анысы — тарихка кереп калган Кимәк каганлыгы.

Кимәк каганлыгы көчсезләнә башлагач, аларның бер өлеше кыпчак булып дөньяга таныла һәм тарала. Ә кимәкләр үзләр шул ук вакытта калалар. Харезмшаһ дәүләте эчендә булалар, Иртыш елгасы тирәсендә яшиләр. Аларның билгеле булган Кимаки, Имаки дигән шәһәрләре бар. Чыңгыз хан вакытында да күчмә төрки,  монгол, татар кабиләләрен берләштергәннәр. Без анда да күрәбез “татар” исеменең киң кулланылганын. Мәсәлән, Кытай чыганакларында ак татарлар, кара татарлар, кыргый татарлар дип әйтелә. Ягъни бу, әлбәттә, политонимны да күрсәтә, әмма шул ук вакытта ниндидер этник төркемнәр дә булуы аңлашыла.

Менә Чыңгыз хан берләштергәннән соң, зур улы — Жучи Иртыш янындагы җирдә үзенең беренче олысын корып җибәрә. Нәкъ Кимәк каганлыгы булган җирдә аның беренче башкаласы да була. Әлбәттә, күчмә шәкелендә. Соңыннан, Хорезмшаһ дәүләте җимерелгәч,  башкаланы Ургенч шәһәренә күчерәләр, соңыннан безнең Болгарга, соңыннан Иделгә. Менә шушы татарлар.

Аннан соң Чыңгызхан күтәрелгәндә, аның дүрт татар кабиләсе белән  көрәшкәне билгеле. Алчын татарлар, Бигән татарлар, мәсәлән. Татар исеме инде ул вакытта билгеле, көчле, танылган була. Шуның өчен хәтта политоним буларак үз исемен бирә. Мәсәлән, Чыңгызханның полководецлары үзләрен: “Без-татарлар”, — дип, горурланып сөйлиләр. Бу шуны күрсәтә: “татар” исеме астында этник төркем дә һәм  политоним да булган.  

Әйтергә кирәк, татарны монгол итеп күрсәтү — бу бүгенге тарихчыларның интерпритациясе. Юкса, Кытай империясендәге монголлар корган Юань дәүләтендә халыклар да татарлар дип аталган. Шул ук вакытта Иран һәм Анатолия территориясендә булган Хулагу дәүләтенең кабиләләре дә кара татарлар, ак татарлар буларак билгеле. Европа чыганакларында Алтын Урданың Анатолия, Иран, Кытай территорияләрен карап чыксак, күрәбез: алар бөтен җирдә татар итеп танытылган.

Моны механик рәвештә татар-монгол итеп күрсәтергә теләүчеләр бар, әмма яхшылап анализлаганда, аңлашыла. Мәсәлән, алар нинди телдә сөйләшкәннәр? Чыганаклар күп түгел, ләкин булганнарыннан билгеле: төрки телдә. Шулай ук аларны төрки дип атаучы чыганаклар да күп. Шуңа күрә без, этноним буларак төшенгәндә, Алтын Урда татарларына кадәр булган татарларның да зур өлешенең төрки-татар икәнлекләрен күрәбез.

Ә менә Алтын Урда вакытында татар исеме астында кыпчаклар, болгарлар, төрки һәм төрки булмаганнар  да бер халык буларак формалаша. Халык дип әйтергә дөресме? Әйе, дөрес, чөнки шул рәвештә үзаң булган. Алтын Урда җимерелгәннән соң дә, Себердә, Кырымда, Әстерханда, Буджакта, Казанда — кайда гына булмасын, үзаң татар буларак калган. Бу — безнең җир, бер халык икәнлекләрен ул вакытта ук аңлаганнар. Моны үзаң, үзатама буларак та, әлбәттә, без күрәбез.

Аннан соң, әлбәттә, телгә игътибар итәргә кирәк. Бүгенге көндә татар телен белгән кеше Алтын Урда ярлыкларын бернинди авырлыксыз укый ала. Тел үзгәрә, төрле кушылулар барлыкка килә, әмма телнең нигезе сакланган һәм бүгенге татар кешесе ул ядкәрләрне проблемасыз, аңлап, укый ала.

Димәк, без күрәбез: әлбәттә, Алтын Урда татарларын киңрәк төшенергә кирәк. Чөнки Алтын Урда җимерелгәннән соң, башка дәүләтләр, процесслар барлыкка килә, башка халыклар, этник төркемнәр формалаша. Әмма аның үзәге шул татар буларак формалаша һәм татар булып дәвам итә, бүгенге көнгә кадәр килеп җитә.

Руник чыганакларга, мәсәлән, Күлтәгин язмаларына карасак, “татар” дип язылган ул. Аннан соң аның формасы төрле. Мәсәлән революциягә кадәр хәзерге хакаслар, шорцлар үзләрен “тадар кешесе” дип йөрткән. “Т” хәрефе “д” га әйләнгән. Мәсәлән, якутларның бабалары шулай ук Чыңгызхан белән сугышып, җиңелеп киткән Татар-Таймадан һәм “таатар” дип сузып әйтәләр.

Американы, океанны ачкач, Европада портуланнар, карталар бик күп кирәк булган. Җитмәсә, Венеция, Генуалар да диңгезләр аша сәүдә иткән. Ни өчен ул карталарда “Тартария” дигән вариант күберәк кулланылган? XVIII гасырга кадәрге чыганакларына караганда, татар сүзе кулланыла. Соңыннан, тәре йөреше сугышлары тәэсирендә, идеология, дин ягыннан кулланып, “тартар” формасында язганнар. (Грек телендәге Библиядә “тартар” сүзе җәһәннәмдәге кешеләр дигәнне аңлата.) Шуңа күрә Европа карталарында күбрәк Тартария дип язылган. Менә хәзер берничә том латин чыганаклары әзерләнелә. Анда да тартар дип бирелә. Әлбәттә, тәрҗемә иткәндә, аны бөтен кеше “татар” сүзеннән булуын аңлый.

Урта гасырлар турында сөйләгәндә, хәзерге көн аңлаешыбыз белән якын килеп булмый. Урта гасыр кешесе ничек уйлый? Бер дәүләт эчендә төрле милләт булырга, әмма аның үзаңы дәүләтнеке булырга мөмкин. Гомумән алганда, милләтнең формалашуында дәүләтләр беренче урында тора. Дәүләт булганда, аның чигендә төрле кабиләләр берләшә, кайнаша һәм бер милләт уртага килә. Үзаңы, теле, ассимиляция белән барлыкка килә. Империяләрдә мәсьәлә бераз катлаулырак. Әмма, алда әйтеп үткәнчә, чыганакларда тулысынча күрсәтелгән: этник төркем буларак татарлар яшәгән һәм аларның төрки телле булганын күрәбез.

Чыңгызхан Монгол империясен корганда, алар үзләрен татар, әмма кара татарлар дип әйтәләр. Тарихчылар ак татарларны төрки булган, ә кара татар политоним рәвешендә, күчмә халыкларга, күбрәк монголларга караган дип әйтәләр. Булуы мөмкин, бу — бәхәсле сораулар. Әмма Кытай тарафыннан политоним буларак кулланганда, бөтен далада татарлар яши. аларның бер өлеше төрки телле, ә бер өлеше, төрки булмаса да, бу — конграмелат дәүләт эчендә. Шуңа күрә алар, ул вакыт төшенчәсе белән, үзләрен аерым да карамаганнар, без — татар дип караганнар.

Төрле телдә сөйләшкән халыклар булулары мөмкин. Әлбәттә, Чыңгызхан монгол телендә сөйләшкән. Бүгенге монголлар белән генә бәйләп карау дөрес түгел, чөнки тел дә башка, үзаң башка. Бу — башка дөнья, исем генә бер, чөнки соңгы монголлар — алар халха-монголлар. Алар да катнаша, әлбәттә. Ә шушы этник төркемнәр политоним буларак   Алтын Урда эчендә формалаша. Анда үзаңлы яңа милләт, яңа халык барлыкка килә. Алтын Урда чикләрендә “Без — татарлар” дигән бер халык барлыкка килә.  Аларның үзаңлы элитасы да бар, әлеге үзаң халыкка үтеп кергән. Һәм, әлбәттә, тел. Мәсәлән, Алтын Урдада идарә иткән Жучилар килгәндә үк ике телле булган, монгол һәм төрки телдә сөйләшкәннәр. Ә соңыннан без монгол телендә берни күрмибез. Алар инде тулысынча татарлаша, төркиләшә.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Илнур Миргалеев