10 мин
373

Мәскәү дәүләте Казан алынуына ничек әзерләнгән? Алыну вакытында булган кайбер вакыйгалар.

Татарча
Русча

Казан елъязмаларында язылганча, Казан йорты өчен, патшалыкны булдыру өчен булган сугыш, киң масштабта 1547нче елда башлана һәм өч зур поход була. Һөҗүмнәрдән тыш, өч зур поход, 1552нче елгы поход кебек. Беренче поход, инде аның башыннан ук рус иле кыенлыклар кичерә. 1547нче елда Иван IV тәхеткә утыра, митрополит Макарий аңа дошман, ягъни Казан ханлыгы халкы телләрен  яуларга фатыйхасын бирә. Һәм әзерлекләр башлана. Ел бик авыр була, корылык, иртә төшкән кыраулар, һәм, ахыр чиктә, салымнар. Ягъни бу авырлыкларга да карамастан, елъязмачылар язганча, хәтта көз көне алма зурлыгындагы боз явып бөтен булган уңышны бетергән. Менә шул авырлыкларга карамастан, хакимият салымнарны арттыра, һәм барыбер Казанга яу ясый. Бу хәрби чаралар вакытында рус дәүләте үзгәрә дип әйтик. Масштаблы реформалар уза, иң беренче чиратта, хәрби өлкәдә, салым өлкәсендә. Шул ук вакытта, Казан белән сугыш барганда укчылар полкы барлыкка килә. Бу гомумән рус армиясенең тарихы өчен яңы төр гаскәр була, ягъни шактый нәтиҗәле булып чыга. Административ реформалар да уздырыла, хәтта чиркәү реформалары. Болар барысы да патшалыкны булдыру өчен барган зур кампания, зур сугыш рамкаларында бара. Ягъни рус дәүләте Россия өчен гадәти булган әлеге сугыш барышында үзгәреш кичерә. Үрнәк итеп, мәсәлән, Россияне үзгәрткән Петр реформаларын китереп була. Төньяк сугыш барышында, Россиянең беренче чиратта хәрби ихтыҗына буйсындырылган күп реформалар уза. Монда да җитди үзгәрешләр нәкъ менә Иван IV идарәсе дәверендә, нәкъ Казан компаниясе барышында башлана. Шуңа күрә Россиягә анда кулланыр өчен коллосаль ресурлар җыерга туры килә, шуның булышлыгы белән генә Казан ханлыгын яулап алып, буйсындырып була. 1552нче елда Казанга ясаласы хәлиткеч походның әзерлеге башлана. Бу бик масштаблы чара була. Баштан ук әйтәсем килә, исәп турында төгәл бернидә билгеле түгел, күпме рус, купме татар булганы. Без бернинди төгәл санны да белмибез. Казан тарихында символик, мифик санар бар, тик без аларны дөрес дип кабул итә алмыйбыз. Ул вакыт өчен бик зур булган, артиллерияле, атлы, көймәле, кәрванлы гаскәр 1552нче елның августында Казанның диварлары астына килә. Шәһәрне тиз генә камап алып булмый, тик руслар шактый гына уңышлы итеп Идел аша узалар, шуннан соң шәһәр диварлары астында җитди бәрелеш, һөҗүм була. Кыска гына вакыт эчендә дә казанлылар камалышка язшы гына итеп эзерләнеп өлгерәләр. Шунда катнашучы, походта катнашучыларның берсе Андрей Михайлович Курбский русларның озак вакыт хәтта коры ипи белән дә туена алмауларын тасвирлый. Өлгермиләр иде. Чөнки казанлалыр бик еш шәһәрдән һөҗүмнәр ясаганнар. Шул ук вакытта русларның тылы татарларның атлы гаскәренең һөҗүменә дучар була. Ничек барган соң ул? Аның әйтүе буенча  ныгытмада байрак күтәрелгән вакытта һөҗүм башланган. Шул ук байрак атлы гаскәр өчен билге булып торган. Һәм шәһәр тышында торган атлы гаскәр Казанның төньяк-көнчыгышында, хәзерге Арча һәм Биектау районнарының ныгытмалары территориясендә төпләнә. Ул русларның тылына бәргән. Бу вакыйгаларда катнашучы, Андрей Михайлович Курбский сөйләве буенча, камап алынучылар бик озак вакыт шундый авыр халәтта торганнар. Һәм шуннан соң Иван IV бу атлы гаскәрне юкка чыгару турында карар кыла. Һәм иң яхшы көчләрне сайлап ала, гаскәр башлыклары иң яхшы көчләрне сайлап алалар. Походны гаскәр башлыгы Александр Горбатый җитәкли, берничә көн эчендә Казанның төньяк-көнчыгышындагы ныгытмлары алына, шул исәптән Арча шәһәре дә. Бу территорияләр бөлә, тылга һөҗүм ясаган гаскәрләр таратыла, һәм шуннан соң гына ботен игътибарны тулысынча шәһәрне камап алуга юнәлтеп була. Җир асты юллары казыла, белгәнебезчә, хәлиткеч штурм өчен сигнал булып 1552нче елның 2нче октябрендә булган шартлау тора. Ныгытма диварларының күпмедер өлеше шартлый һәм штурм берничә сәгатҗ дәвам итә, бу җентекле итеп берьюлы берничә чыганакларда тасвиралана. Монда, әлбәттә, күп төрле вакыйгалар була. Ахыр чиктә, бу штурм, кремль эчендә, шәһәрнең үзәгендә булган хан ныгытмасын алу белән тәмамлана. Хан Ядегәр Мөхәммәд әсирлеккә алына. Тик чыганаклар хәбәр иткәнчә, шунсы кызыклы, Андрей Михайлович Курбский да Кахан тарихы авторы да моның турында яза, татар сугышчыларының шактый зур төркеме Казаннан чыгып китә алган. Ягъни татар сугышчыларының ниндидер зур төркеме, колонна яки отряды шәһәрдән китә, һәм аларны беркем дә туктата алмый. Курбский тырышып караган, әмма көрәштә аңын югалткан. Тагын бер кызыклы факт, ул ким дигәндә, ике чыганакта сакланган. Алаймы юкмы, хан әсирлеккә эләккән, рәсми рәвештә, һәрхәлдә Мәскәү өчен, Казан ханлыгы яшәвеннән туктый. Әлбәттә, халык та, ханлык та, аксөякләр дә, сәяси элита да Казан ханлыгын торгызып карауны ташламыйлар. Көрәш әле озак бара, 1556-1557нче елларга кадәр сузыла көрәш, Казан төбәген хаман буйсындырып булмый. Тик гомумән алганда Казан, халыкара мөнәсәбәтләрнең тулы субъекты буларак яшәвен 1552нче елда ук туктата. Казанның союздашлары нишләгән соң? Кырым ул вакытта гаскәрен җибәргән, алар Тулага кадәр килеп җитә, тик руслар ул һөҗүмне каире кайтара. Анда нәрсә булганын әйтергә әлегә бик авыр. Минем уйлавымча, бу алдагы тикшеренүләрнең эше. Әмма, хәрби яктан көчлерәк булган Нагай Урдасы булыша алмый. Йосыф Би Нагайларның гомуми мобилизациясе турында хәбәр итә. Тик Исмаил морза моңа каршы чыга, урдада фетнә башлана, шуңа Нагайлар Казан ханлыгына булыша алмый, югыйсә ул Нагай җирләре белән чиктә генә урнашкан. Казан Нагай Урдасы белән җитди мөнәсәбәтләрдә булган. Социаль-иктисади планда Казан, Кырым белән чагыштырганда, Нагай Урдасы белән ныграк бәйләнештә торган. Тик, кызганычка каршы, аннан ярдәм, җитди ярдәм килми. Ниндидер аерым үз теләген белдерүчеләр, аерым отрядлар нәкъ яу көнендә, әлбәттә, Казанны яклауда катнашканнар, әмма, гомумән алганда, би ягыннан яки морза ягыннан алай җитди ярдәм булмый. Бу бөтен тарихны Алтын Урданың таркалуы һәм урданың мирасы өчен көрәш дип карасак, бу көрәштә Казанны алганнан соң Җүчи олысының күпчелек өлешен үзләштергән Мәскәү җиңүче булып чыга. Һәм XVIII гасырда Кырым да Россия империясенең составына керә.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Әнвәр Әхсәнов