17 мин
1 272

Татар халык уен коралларының килеп чыгышы, татарлар тормышындагы урыны.

Татарча
Русча

Гомумән, уен кораллары һәм аның барлыкка килүе кешенең хезмәте белән бәйләнгән. Иң беренче бәрмә уен кораллары (ударные дибез) булган. Мәсәлән, борынгы кеше ике таш алып, бер-берсенә суга икән, менә сиңа беренче уен коралы. Ике агач кисәге алып суга башлый, бәрмә уен корал килеп чыга. Ритм чыга, кеше шул ритмга бәлки бии башлый. Бәлки җырлый, ниндидер музыкаль тавышлар чыгара башлый.

Кешеләр элек уктан ата торган булган бит инде. Җәя кылын тартып караганда тавыш чыкканлыгын сизгәннәр. Кыллы уен коралларының нигезе шуннан тора дип уйлыйбыз. Шул ук җәягә тагын бер кылны тартса кеше, ике тавыш килеп чыга. Кыллар санын арттырырга була: өченчесен, дүртенчесен кушарга мөмкин. Шуннан гөслә килеп чыга. Җәяне башка куеп уйнап карап, бәлки думбрага нигез салынгандыр.

Җил исеп камышны сындыра һәм аның эченнән һава дулкыннары уза. Ниндидер тавыш чыга. Кызыклы бит. Тынлы уен кораллары турында сөйләгәндә, шундыйрак фараз белдерергә мөмкин.

Курайның барлыкка килүенә бәйле төрле риваятьләр бар. Җил өргәндә, камышның куыш урыныннан тавыш чыкканын ишетеп, кеше дә өреп карый һәм шундый нәрсәгә игътибар итә: көпшә озынрак булган саен, тавыш калынрак чыга. Көпшә кыска булса, нечкәрәк тавыш килеп чыга. Кеше ике көпшәне янәшә куеп уйнап карый. Кызыклы күренеш булуын аңлый. Ике көпшәне бер юлы кулланып булмаганын аңлый, шуңа күрә кеше көпшәгә тишекләр тишә башлый.

Курай татар уен коралы димәс идем мин. Курайга охшаган уен коралы һәрбер халыкта да бар. Русларда свирель, кемдәдер най дип атала.

Ни өчен без нәкъ курай дибез? Чөнки хәзер курай дип атала торган уен коралы татар көйләренә җайлаштырып эшләнгән. Шул ук пентаноникага җайлаштырылган. Беренче курайларыбыз 2-3 тишекле булганнар, хәзер алар 7 тишекле дә була ала. Музыка уен коралларының төрләрен карасак, безнең халыкта ике кыллы думбра бик популяр. Думбра да бик күп халыкларда бар: калмыкларда да, казахларда да, русларда да бар. Руслардагы уен коралы балалайка дип атала. Аның килеп чыгышы да бик бәхәсле: бик күп белгечләр балалайка ике кыллы думбрадан килеп чыккан ди. Саз да кыллы уен коралы. Аның тавыш чыгару ысуллары гына икенче төрле. Думбрада бармак белән кыллар буенча йөртеп уйныйлар. Ә сазда чиертеп уйныйлар.

Гөслә дә безнең халыкта бик популяр булган. Хәзер шул уен коралын кире кайтарырга йөрибез. Гөсләчеләребез дә, уен коралын ясаучыларыбыз да бар. Алар “Бермәнчек” ансамблендә дә, башка коллективларда да барлыкка килеп, кулланыла башладылар.

Думбраны яңадан кайтардык дисәк тә була. Шул ук мөнәҗәтләрне думбрасыз күз алдына китереп булмый.

Бәрмә уен коралларының төре йөзләгән. Кашыклар, шакылдавыклар да бәрмә уен коралына керә. Элек һәрбер авылда бәләк булган. Нәрсә ул бәләк? Бәләк – керне югач, тигезләү, яки кер тактасы рәвешендә кулланыла торган махсус җайланма. Русларда ул рубель дип атала. Менә шул бәләк матур тавыш чыгара торган булган. Хәзер иң популяр бәрмә уен коралларының берсе – дәф. Тәгәрмәч рәвешендәге, тире белән әйләндерелеп алынган корал. Аның бер төре – бубин. Дәфнең төрләре күп. Дәфсез бәет, мөнәҗәт, борынгы җырларны башкарып булмый. Элек алар барысы да бары тик дәф ярдәмендә генә башкарылар торган булганнар. Ул төрек илләрендә бигрәк тә популяр.

Кыллы уен кораллары арасыннан кыл-кубыз дигәне бар. Атның ялыннан смычок ясыйлар. Шуның ярдәмендә тавыш чыгарылган. Ул бүген камилләштерелә һәм кире үзебезгә кайтарыла. Соңрак башка уен кораллары барлыкка килә. Мәсәлән, гармун. Ул безгә – Татарстанга XIX гасырның урталарында гына килеп керә. Гармунның тарихы Кытайга барып тоташа. Осталар Европага килеп, гармун ясый башлыйлар. Шуннан безгә килеп эләгә инде. Россиядә гармун бик каты популярлаштырыла. Һәрбер халык гармунны үзенең көйләренә җайлаштырып, гармун ясый. Кавказ халкының кавказская гармоникасы бар. Аерым Саратов гармуны бар. Аның Саратов халкы такмакларын башкару өчен үз җае, хәтта кыңгыравы да бар. Татар халык көйләрен башкарырга үзебезнең тальян гармуныбыз бар.

Кызганычка каршы, төрле вакыйгалар аркасында думбра һәм саз безнең мәдәниятыбыздан китеп бара. Аңа алмашка мандолина килә. Билгеле булганча, мандолина Италия, Испания якларыннан безгә килә. Төрле гастрольләрдә йөрүче артистлар белән килеп кергәндер инде ул, күрәсең. Скрипка да шул яктан килгән. Ләкин безнең борынгы уен коралларына нигезләнеп эшләнгән. Мандолина – чиста италиян уен коралы. Ләкин сазга бик якын. Мандолинаны карасак, бер үк төрле тонга көйләнгән ике кыл (сазда кыл саны өчәү була) татар милли көйләрен уйнау өчен бик җайлы. Мәсәлән, укытучылар әзерли торган беренче уку йортларында татар укытучылары барысы да мандолинада уйный белергә тиеш булалар. Чөнки алар, шул мандолинаны күтәреп, авылга кайталар һәм җыр дәресләре алып барганнар. Ул вакытта фортепиано да, баян да, магнитофон да булмаган. Мандолинада уйнаучылар турында әйткәндә, Мансур Мозафаров, Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлилләрне искә төшерәбез. Бөтенесе дә мандолинада бик яхшы уйнаганнар. Чөнки ул чакта мандолина бик популяр була татар дөньясында. XX гасырның 40 елларында авылларда укытучылар җыр дәресләрен мандолина белән алып баралар иде. Кызганычка каршы, мандолинаны хәзер башка уен кораллары кысып чыгара. Шул ук гармун, мәсәлән. Дөньяда бер генә уен коралы да беренчел рәвештә калмый. Елдан-ел камилләшеп тора. Шул ук гармуннан баян килеп чыккан. Баян гармунны кысырыклап чыгара башлый. Чөнки баянның көй башкару, уйнау мөмкинлекләре гармунныкына караганда киңрәк. Кайбер авылларда, мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында фортепиано килеп чыга. Аннан соң фортепианоны да кысырыклап чыгара торган уен коралы барлыкка килә. Анысы – синтезатор (электрон уен коралы). Әлбәттә, аның мөмкинлекләре бик зур. Ләкин аның кирәкмәгән ягы да бар: электрон музыканың тавышы кеше тавышына туры килми, аның җаны юк. Кеше тавышны үзе чыгара икән, музыканың җаны барлыкка килә. Синтезатор бик популяр, ләкин тәрбия ягыннан аның шул бер кимчелеге бар. Синтезатор белән җырлаган җырчы… Җыр башкаралар дип күзаллыйк. Җырчының бер тавышны озаграк тотасы килә ди. Җырчы билгеле бер урынны сузып тора, ә синтезатор аны эшли алмый. Ул машина кебек, бары тик ритм суга. Җырчы туктап калды ди, ә синтезатор тукталмый. Җырчы көйне әкренәйтә, тизләтә дә алмый. Синтезатор тыңлар өчен матур. Ләкин җырчының башкару осталыгын кыса, минемчә. Бөтен музыка белгечләре дә бу фикер белән килешә.

Замана үзгәрә, электрон уен кораллары барлык килә. Ләкин алар милли музыка уен кораллары түгел. Бәлки шуңа күрәдер чит илдәге һәм кайбер Россия уку йортларында шундый кафедралар барлыкка килә. Мәсәлән, безнең консерваториядә этномузыкология кафедрасы бар. Кафедараларга халык иҗатын, борынгы уен коралларын өйрәнү хас. Ә инде чит илләрдә борынгы музыка кафедралары бар. Борынгы скрипка, виолончель, гобой, флейта, контрабасларда ничек уйнаганнар – шуны тикшерәләр. Андый кафедралар бик популярлашты. Хәтта Мәскәү консерваториясендә дә шундый кафедра бар.

Үзебезнең тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә пистолеттан атсак, киләчәк безгә пушкадан атачак. Шуңа күрә гореф-гадәтләребезне онытырга ярамый. Ул – безнең нигезебез.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Сәгыйт Хәбибуллин