274

Хәзерге татар музыкасына нәрсә керә?

Татарча
Русча

Татар музыкасы, заманча татар музыкасы турында сөйләсәң,нәрсә соң ул заманча татар музыкасы дигән сорау туа. Минем үземнән еш кына сорыйлар һәм минем өчен әлеге сорау чынлыкта ачык. Чөнки монда берничә аспект барлыкка килә һәм безгә татар музыкасының ниндидер милли сыйфатлар, фольклор сыйфатлары, интонацион һәм ладлы сыйфатлар хас музыка гына түгел, ә гомумән татарлар тарафыннан барлыкка китерелгән музыка икәнен онытмаска кирәк. Без шундый заманда яшибез, беренче тапкыр кешелек глобалицация моменты белән очраша, кайчан барлык цивилизацияле  җәмгыять уртак стандартлар белән яши. Бу тормышның уртак стандартлары, ашау, кием. Без дөньяның башка халыклары төсле киемне киябез һәм ашыйбыз, димәк, музыканы да без якынча бер төслене тыңлыйбыз. Шуңа күрә бу безнең үзаңыбызга һәм иҗатыбызга тәэсир итә. Йомык мәдәниятләр заманы китте, композиторлар бер генә тирәлектә өлгереп, үз тирәлегендә генә ишеткән музыканы тудырган йомык иҗат заманы китте. Бүген без бөтен дөньяны диярлек ишетәбез. Интернет безгә барлык кырларны да ачты, музыкаль сәнгатьнең барлык чикләрен  һәм безнең һәрберебез аны сайлый ала.  Шуңа да, әгәр милли иҗат турында сөйләсәк, ул инде, әйтик, Сәйдәшев заманындагы татар профессиональ музыкасының таңындагы кебек була алмый. Әлбәттә, без үзебезгә тәэсир иткән барлык әйберне ишетәбез. Мин үзем дә, композитор буларак, моны һәрчак тоям һәм моннан беркая да китергә кирәкми. Бу әйбәт тә, начар да түгел, бу без яшәгән чынбарлык. Һәм шунлыктан татар музыкасы турында сөйләгәндә, ул бүген, әлбәттә, икенче төрле. Без үзебезнең тамырларыбызны онытырга тиеш түгел, без аларга таянырга тиеш, тик әгәр дә без миллине барлыкка китерергә теләсәк, без алга таба хәрәкәтләренгә тиеш һәм бүгенге көндә дөньяда нәрсә бар, шуның белән эш итәргә тиеш, шул очракта гына бу милли бүгенге көндә актуаль булачак. Без алдан ук музей өчен язылган сәнгать барлыкка китерергә тиеш түгел. Ул бүген актуаль булырга тиеш, ә актуаль була алачак шул очракта гына, кайчан шул приемнарны, техниканы, стильләрне  куллана, монда бик озак санап була.  Әле Ленин ук безнең өчен иң мөһим сәнгать төрләре кино һәм цирк дигән.  Әлбәттә, бу сурәтле фикерләү, кино иң беренче чиратта, минем фикеремчә, әйдәп баручы, замана сәнгатенең  магистраль сызыгы. Шуңа күрә кулланма музыка – кино, рекламадагы музыка.  Без еш кына шундый күренеш белән очрашабыз, кайчан музыканы ниндидер реклама музыкасы кебек кенә беләләр. Хәтта бөек шедеврларны да төп масса  фильм яки реклама өлеше итеп кенә кабул итә. Һәм бу да әйбәт тә, начар да түгел, бу без яшәгән чынбарлык.  Шуңа күрә реклама, кино, ниндидер медиа товарлары кебек жанрлар белән бәйле булган барлык әйбер, минемчә, иң мөһим сызык.  Әлбәтә, тарихтан шулай  барлыкка килгән,  чиста музыка, без аны инструменталь музыка дип атыйбыз, академик музыка, классик музыка бар.  Тик бу музыка  моның белән шөгыльләнгән, моңа өйрәнгән,  музыка алар өчен  ниндидер профессиональ кызыксыну белдергән махсус кешеләр төркеме өчен. Киң катламнар мондый музыканы күләмле итеп беркайчан да тыңламаячак, ул шуңа күрә дә элитар дип атала. Ә безгә телевидениедан, радиодан, интернеттан коелганнары иң беренче читатта, әлбәттә, популяр музыка һәм ниндидер медиа киңлек эченә салынган музыка.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Эльмир Низамов