10 мин
1 171

Сабантуй бәйгеләренең килеп чыгышы һәм ритуаль мәгънәсе.

Татарча
Русча

Сабантуйның күчмә тормышка мөнәсәбәтле нәрсәсе барлыгын карыйк. Сабантуйның икенче, ягъни мәйдан өлеше безнең күчмә системабыздан килә.  Бик күп халыклар традицияләренә мөнәсәбәтле рәвештә, Сабантуйда да кавемнең, ыруның Тәңрегә тиң иң көчле егетен, батырын билгеләү ята. Барлык ярышларның шәхси ярышлар булуын һәм теләге булган бөтен кешенең ярышу мөмкинлеге булуын искәртергә кирәк. Без дөньяны спиранль буенча үсештә дип карыйбыз, һәм кешелек цивилизациясе дә шушындый рәвештә яши. Цивилизация кагыйдәләре дә, мондагы борынгы ыруглык системасы да гаҗәп демократик үзенчәлекле идарә итү системасы. Шул системаның бер билгесе – Сабантуйларга салынган бәйгеләр. Бүгенге көндә көрәшчеләр авырлыкларын үлчәп, шул кагыйдәләр буенча көрәшәләр. Бу – милләт күрсәткече. Ә асыл Сабантуй бәйрәме турында сөйләгәндә, халык күрсәткече турында сүз бара. Ә халыкта бөтен кеше бертигез. Көрәшче булсаң, синең авырлыгыңны да, көндәшеңнең авырлыгын да үлчәмиләр. Көндәш сүзенең ясалма булуы күренеп тора, биредә мәйдан тотучы дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Бүгенге күзлектән чыгып караганда, мәйданда бар ярышлар һәм бар күңел ачу бәйгеләре, уеннар. Ярыш системасының билгеле-бер тотрыклы кагыйдәләре буенча үткәрелә торган бәйгеләрне караганда, беренче чиратта көрәшне карарга. Көрәш беткәч, мәйдан бетә. Төп максат – батырны сайлау.

Икенче бик үзенчәлекле бәйге – ат чабышы. Шулай ук гаҗәп кызыклы һәм борынгы традицияләр нигезендә формалашып, бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән тагын бер бәйге ул – чүлмәк вату, авырлык күтәрү. 80 елларның урталарына кадәр кайбер авылларда таш күтәргәннәр. Махсус Сабантуй ташлары булган, беренчесен, унынчысын күтәргәннәр. Никадәр күбрәк күтәрәсең, шул кадәр көчлерәк. Тагын бер бәйге – капчык сугышы, туры һәм авыш колгага менү. Асылында, әлбәттә, гореф-гадәт булып килә торган ыруг сакчыларын, хәрбиләрен сайлау билгеләү ята. Мәсәлән, авыш баганага менү төркиләр, һуннар, кирмәннәр дөньясы билгесе. Авыш багана ул – кирмән алу.

Терминнар мәсьәләсе дә бик кызыклы. Төрки халыклар терминологиясендә искиткеч уртаклык күзәтелә. Алай гына да түгел. Безнең белән күрше булып яшәүче фин-угор халыкларын терминнарын караганда да, төрки-татар терминнарын күрәсең.

Алтай төркиләрендә бәйгеләрнең эчтәлеге күңел ачу, шаяру түгел, киресенчә, безнең кебек.

Мәйдан уртасында колга булырга тиеш. Колгага менү бәйгесе гаҗәп кызыклы. Колга булдымы – җир аталанды.

Чүлмәк вату уенын чынлап торып карасаң, ул бит чүлмәк түгел, ә баш сөяге вату. Караңгыда да ыруны сакларга кирәк. Караңгыда да ырулар арасында көрәш булырга мөмкин. Кешенең, гомумән, яшәү системасы шундый. Аңа һәрвакыт нәрсәдер алырга кирәк.

Капчык белән сугышу. Бу бәйгене җайдаклар сугышын символлаштыра. Сиңа каршы килә торган җайдакны вакытында бәреп төшермәсәң, ул сине бәреп төшерә. Бу җитезлек, осталык, атта утыра белү – болар барысы безнең борынгы төрки чорларыбыздан килгән, беркадәр хәрбиләштерелгән бәйгеләребез.

Татарлар кайда гына яшәми. Бер танышым Ухта шәһәрендә яши һәм миңа шундый сорау бирде: тәкә урынына болан булса ярыймы ди. Җавабым: «Ярамый». Ни өчен? Беренчедән, болан төркиләрдә – изге хайван. Икенчедән, тик торганнан гына тәкә сайламаганнар бит. Гади тәкә дә түгел бит, мөгезле, чормалы мөгезле тәкә сайланган Сабантуйларга. Тауларда яши торган тәкәләргә охшаш булуы хуплаган. Безнең аң системабызда Тәңрегә иң якын урын, иң изге урын – тау. Ул бездә дә, буддизм диннен тотучыларда да шулай. Шулай булгач, Тәңрегә иң якын җан иясе – тау тәкәләре. Менә бу адәм баласын үзен Аллаһка иң якын иягә, Аллаһның кашка тәкәсенә лаек дип табу батырны Тәңрегә якынайту дип атала. Тәңре белән тәңгәлләштерү түгел! Шушы кавемнең иң яшь, иң лаеклы батырын Тәңрегә якынайту. Сабантуй дип әйтәбез икән, безнең бик үзенчәлекле уртак тормышлы, игенчелек белән шөгыльләнә торган татарлар һәм күчмә традицияләр синтезенда барлыкка килеп, бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итүче гаҗәп бәйрәмнәребезнең берсе булуын беләргә тиешбез.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Фәнзилә Җәүһәрова