16 мин
577

Карга боткасында үтәлгән йолалар, аларның тәртибе.

Татарча
Русча

Кукмара районы Кенәбаш авылында Карга боктасын күзәтеп кайттык. Анда ботка пешерү – гаҗәп күренеш, асыл төркичә. Ботканы казанда пешерәләр. Ярның уелган урынына казанны утыртып куялар. Казан кую балачактан хәтергә сеңеп калган нәрсә. Казан асты – көн саен ашарга торган урын. Казан астына ут ягып җибәрәләр, ул мичкә көйләнгән, үзенең торбага тоташтырылган урыны була. Төтен мич торбасы аркылы чыгып китә. Көндәлектән кулланыла торган, куркынычсыз ысул. Казан астына коры-сары гына ягалар, төтене дә аз, кызуны да аз бирә. Җәй көнне, челлә кызуда мич ягып булмый бит, шуңа күрә казан асты ягып ашарга пешерү иң кулай вариант була.

Карга боткасының традицион урынында нәкъ шушы система буенча казан асты ягып ботка пешерәләр. Кукмара районында якынча 150 литр су сыйдырышлы зур казанда пешерәләр ботканы. Кенәбаш авылында үзләренең казаннарының кайчангы булуын да хәтерләмиләр. Казан ботка пешерә торган гаиләнең хуҗалыгында саклана. Елга бер тапкыр гына кулланыла.

Казанны утыртып куялар, егылмасын казык утырталар бер ягына. Казанның бер ягыннан утын төртәләр, өстәп торалар, икенче ягы табигый төтен “торбасы”на әверелә. Су куела.

Һәр йоланың структурасы йоланың персоналийларын билгели, теге яки бу вазыйфаны үти торган персонажлар була. Карга боткасында, элеккеге йолалар нигезендә, ботка пешерүче ул – өлкән яшьтәге апа (70-72 яшьлек апа) һәм аңа ярдәм итүче ханым (40-45 тирәсендәге апа). Ботка пешерүче апаны киләчәктә аның ярдәмчесе алыштырыла. Ярдәмче роленә башка кеше сайлана. Бала-чага утын китерә, су ташый. Нәтиҗәдә бер әрдәнәлек утын җыела.

Ботка пешерүче апа ботканы болгату һәм учакны караудан кала берни эшләми. Ботка көймәскә тиеш. Ботка бутый торган озын агач калак була.

Су кайнап чыгуга, беренче партия ярманы салалар. Бер кат кайнап чыкканнан соң, икенче казанга су куеп җибәрәләр. Соңрак өченче казанда бер чиләк йомырканы пешереп алалар. Сөзмә белән бөтен йомырканы җыйгач, өченче порция ботканы пешерергә куеп җибәрәләр. Сәгать көндезге бер, икенче яртыларга таба беренче казандагы ботка пешә. Ботка пешкән җирдә бары тик пешекче һәм аның ярдәмчесе генә кала. Соңрак бала-чага кабат килә, һәм аларга ботка бүлеп бирә башлыйлар. Һәр балага ботка салынган тәлинкәне теләк әйтеп бирәләр. Кул пешмәсен өчен балалар кулларына бияләй-перчатка киеп киләләр. Балаларга махсус ярышлар, уеннар да уздыралар. Зәрә тауга менәләр һәм бер чиләк пешкән йомырканы таудан түбән тәгәрәтеп төшереп җибәрәләр. Бала-чага дәррәү кубып, таудан тәгәрәп төшә торган йомырка җыярга тотына. Шушы күренеш асылында җирне аталандыру символы ята. Йомырка – макрокосмоның микро өлеше.

Балалар бер кат ботка ашап алгач, бөтен авыл халкы җыела ботка ашарга. Бәйрәмгә кайта алмаучыларга махсус савытларга тутырып алалар ботканы. Чөнки һәркем ботканы ашарга тиеш. Авыз иткән һәркемгә тәненә сихәт, җанына рәхәт иңдерелә. Бер капчык ярма шул көнне пешерелеп һәм ашалып бетерелә.

Карга боткасы – структурасы белән Нәүрүзгә бик якын торган һәм безнең климатик шартларыбызга яраклаштырылган, кызыклы, Сабантуйга килеп тоташа торган бер йола.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Фәнзилә Җәүһәрова