22 мин
806

Карга боткасы йоласының ритуаль мәгънәсе, аның беренче (төнге) этабы.

Татарча
Русча

Карга боткасының структур системасын карыйбыз икән, җир эшкәртүгә, утрак тормышка мөнәсәбәтле эчтәлегенә игътибар итәргә тиешбез. Исеменә, бигрәк тә “карга” компонентына караганда, каргалар язны алып килүче кошлар булуына ышану барлыкны истә тотарга тиешбез. Төрки халкыларда Нәүрүз бәйрәме бар. Бәйрәм асылында мартта ләк-ләкләр (аист) килә һәм үзләре белән  язны алып килә дигән ышану ята. Бездә ләк-ләкләр юк, шуңа өстәп, март аенда кыш әле бетмәгән була. Җир ала-кола булгач, кар ачыла башлагач, безнең якларга каргалар кайта. Шуңа күрә электән каргалар белән бергә яз килә дигән ышану барлыкка килгән. Басулар ачыла башлагач, бездә карга боткасы пешергәннәр. Шушы традициянең сакланыш бүген дә кайбер авылларда күрергә була.

Карга боткасының Нәүрүз белән уртаклыгы бар. Беренчесе – иген игүгә мөнәсәбәтле уртаклык. Карга боткасы орлыкка, җирне эшкәртү, чистарту, әзерләүгә бәйләнгән. Икенче яктан карга символы бар. Угор халыкларында карга каршылау – иң зур бәйрәмнәрнең берсе, аларда карга бәйрәме бар. Кошлар килү төрки халыкларда тереклесе билгесе булып тора. Әлбәттә, язның җилен, кояш җылысын игътибардан читтә калдырмыйбыз. Тик төп билге – каргалар килү.  

Бәйрәмнең структур элементы буларак, карга – мифологик персонаж. Моннан тыш тагын акцияләр – эш-гамәлләр (җир эшкәртү) бар. Карга боткасының гаҗәп кызыклы билгеләренең берсе – зәрә таулар. Казан арты, Кукмара, Биектау районнарында Карга боткасы үткәрелә торган урыннар – зәрә тау дип атала торган топонимнар бар. Карга боткасында пешерелә торган орлыкларны өйдән-өйгә йөреп җыялар. Йөргән вакытта, махсус эндәш-төртеш такмаклары (заклички) әйтәләр. Шул такмакларда “зәр-зәр-зәрәгә/ Берсе көнгә сөрәнгә” кебек юллар очратырга мөмкин. Нәрсә соң ул зәрә? Кайбер этнолингвистлар зәрә рус телендәге “заря” сүзе дип фаразлыйлар. Кояш тау артыннан (зәрә тавы) чыга, шуңа күрә тауга шундый атама бирелә. Эзли торгач, без башка аңлатма таптык: скиф-сарматлар теленә орлык сүзе зәрә дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә зерно сүзен дә без скиф-сарматлар теле белән бәйлибез.

Йоланың төзелешен, структурасын карыйк. Йолада үсмерләр, бала-чага катнаша. Балалар олылар белән киңәшләшеп, җирнең эшкәртүгә әзерлеген билгеләп, сөрәнгә чыгу, Карга боткасы көнен көнен билгелиләр. Әзер булмаган җиргә орлык чәчүдән бик курыкканнар. Шуңа бәйле телдә, халык аңында җирнең әзерлеген билгели торган фразеологик әйтелмәләр сакланып калган. Карга боткасы көнен бөтен кешегә игълан итү өчен, бала-чага зәрә тауларына менә торган булганнар. Без бу күренешне әле 50-60 елларда да күзәтә ала идек. 7-8 яшьлек уллары булган һәр гаилә киндер тукымадан янчык-букча тегеп бирергә тиеш булган. Кояш белән бергә торып, балалар махсус такмаклар әйтеп, йорттан-йортка йөргәннәр. Бу бәйрәмне безнең Кукмара районы Кенәбаш авылында төшереп алдык. Кукмаралыларда бәйрәм үзенең темпораль кысаларын күчергән. Хәзер ул 1 майга, Кызыл йомырка көненә туры килә. Балалар авылның башыннан йорттан-йортка кереп йөри башлаганнар һәм ахыргача йөргәннәр. Ул көнне бөтен авыл халкы йокысын калдыра, гадәттәгедән иртә тора. Кичтән йомыркасын пешереп куя, чи йомырка да әзерли (ул көнне әз генә булса да, йомырка да җыялар). Орлык яки ярма әзерләп куя (теләккә һәм мөмкинлеккә карап). Биредә борчак, бодай ярмасы, солы, арпа, тары була ала. Гадәттә, ярманы киленнәр бирә, үзе белән бер кап тоз алып чыга (гадәттә, бер гаилә елдан-елга шушы Карга боткасы өчен бер кап тоз әзерләп тора). Балалар ишек алдына кереп, такмаклар сөйлиләр, текәкләр әйтәләр.

Зәр-зәр-зәрәгә

Берсе көнгә сөрәнгә.

Апа, сезне бай диләр,

Бер гөрәнкә май диләр.

Йорт хуҗасы (хатын-кыз) күккә карап мөрәҗәгать итә, теләкләр тели. 2004 елда уздырылган Карга боткасы вакытында, апа кешенең Аллаһы Тәгаләгә түгел, Тәңрегә мөрәҗәгать итү очрагына тап булдык. “Җир-суың мул булсын. Кояш вакытында яктыртсын. Җилләрең дөрес иссен. Болытларың булсын, болытларыңнан су иңсен. Болыннарда печән, кырларыңда иген булсын. Чәчәсе орлыкларыбыз тиешле вакытында төшеп, бәрәкәтле ризыклар бирсен. Патшаларыбызга – гаделлек, илебезгә иман бир,” – дип, елдан-ел катаблана торган теләкләр. Әлеге мөрәҗәгать Карга боткасының ни өчен башкарылуын, бөтен семантик структурасын билгели.

Карга боткасы, беренче чиратта, Тәңренең күңелен күрү өчен эшләнә. Бу йола үткәрелә икән, күңелдәге теләкләр әйтелә икән, димәк быелгы көзнең уңышлы булуына беркадәр ышаныч, өмет бар дигән сүз.

Балалар бөтен йортларда йөреп чыгалар, һәр гаиләдән ике куш учлап орлык, ярма җыялар, 700 гр тирәсе сөт, май алалар. 170-200 хуҗалыгы булган авылдан бер капчык ярма, ике чиләк май (сыер мае, туң май), өч чиләк сөт, йомырка җыела. Иртәнге 11ләр тирәсендә ботка пешерү урынына җыелалар.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Фәнзилә Җәүһәрова